“
Нәрсә ул бәхет?” ( Сыйныф сәгате)
Дәрес темасы – Бәхет.
Уздыру формасы – диспут.
Максат:
-
Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.
-
Укучыларны үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү.
Бәхет
Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул?
Ничек аны эзләп табарга?
Тормышыңда берни уйламыйча,
Сөю утларында янарга.
Бәхетле булу нәрсә икән соң ул?
Тыныч һәм кайгысыз көннәрме?
Бу җирдәге һәрбер кешене
Язмышлар бәхетле итәрме?
Укучылар! Без бик еш бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабызда бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Бәхет турындагы әңгәмә беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә. ә нәрсә икән соң ул бәхет?
1.Энергизатор нәрсә ул бәхет?
Укучылар! Минем фикеремчә кеше бәхетне нидә күрсә, шуңа гомере буе омтылып яши торгандыр. Бер – берегезне тыңлаганнан соң. сез бәлки “Бәхет” төшенчәсенә бүтәнгәрәк карый башларсыз, аңа ирешү өчен көрәшергә, максатчан яшәргә кирәклегенә төшенерсез.
2 Төркемнәрдә ситуацияләр тикшерелә
Ике малай хоккейдан кайталар. Үзара бәхәсләшеп тә алалар, төрткәләшә дә башлыйлар . Шулвакыт яннарына чит ил машинасы килеп туктады. Тәрәзәсен тиз генә төшерде дә, машинадан да чыкмыйча, Равил абыйларның кайда торганлыгын сорады. Малайлар өйрәтеп җибәрделәр.
-
Эх,бар да соң бәхетле кешеләр,- диде Илдар.
-
Әйтәсең бармы?- дип килеште дусты белән Рамил.
Сөйләшә-сөйләшә чит ил машинасы туктаган җиргә килеп тә җиттеләр.
Һәм шып туктап калдылар: машинадан коляскада баягы абый төшеп килә иде...
Малайлар фикере белән килешәсезме? Чынлап та бәхет байлыктамы?
Алсу белән Алинә кичәдән кайтып киләләр. Көлешәләр , шаярышып бер-берсен этеп тә җибәрәләр. Шул ук вакытта кочаклашып та алалар. Артларыннан Лилия килә. Сиздермәскә тырышса да, аның борчулы икәне күренә. Ул кызлар янына килә алмый, аларны бик нык үпкәләтте шул ул.
Ни өчен икән? Бәхет төшенчәсе монда ничек сурәтләнгән?
Илшат бүген үз-үзенә урын таба алмый: әле тегендә барып бәрелә, әле монда сугыла. Аның бөтен нәрсәсе дә бар: квартиры, машинасы, эше, әти - әнисе дә таза- саулар. Очрашып йөри торган кызы да бар, тик сизелеп тора: кыз аның белән бары тик байлыгы өчен генә очраша. Илшат та алай янып- көеп тормый.
Илшат ни өчен бәхетсез?
3. Экспертлар фикере:
1. Дусларымның “ бәхет ул сәламәтлектә” дигән фикере белән килешәм. Мин бәхетне сәламәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәламәт булмаса, үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү – бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрә дә безгә үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәк, минемчә.
2. Әие, тормышта кеше үзе генә яши алмый. Иң олы җәза итеп, кешенең гомерен алмыйча, аны ялгызлыкка дучар итеп, җәмгыятьтән куганнары мәгълүм. Тик дуслык нык булсын, аны саклап калу өчен үзең дә көрәшергә кирәк. “100 акчам булганчы, 100 дустың булсын” дигән әйттем дә бар бит.
3.Мин классташларның сүзләре белән килешәм. Иң зур бәхет дип сөю һәм сөенү дип саныйм. Бу хис беркемне дә читләтеп узмый торгандыр. Һади Такташ: “Мәхәббәт - ул иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта” ,-дигән. Матур әдәбиятта мәхәббәт ул иң куп урынны алган мәңгелек проблема дип саныйм мин. Киләчәктә бу хис безгә бәхет китерәчәгенә мин ышанам. Җавапсыз мәхәббәт кенә булмасын.
-
Анкета нәтиҗәләре белән таныштыру.
Сыйныф сәгате алдыннан мәктәптә югары сыйныф укучылары һәм укытучылар арасында анкета үткәрелде. Нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Нәрсә ул бәхет? дигән сорауга 20кеше –тазалык, 15 – гаиләң имин булу; 15- яшисе килеп яшәү; 15- һәр яңа көнгә сөенү; 14- дусларың булу; 14- сөю; 14- ЕГЭны әйбәт бирү; 12- сөелү; 3- тәмәке тартмау, аракы эчмәү. Наркотик кулланмау. 2- әйбәт билге алу, 1- машинаң булу дигән фикерне сайлаган.
Бәхетне акчага сатып алып буламы? дигән сорауга 19 кеше – юк, 1- әйе, 1- җавап бирә алмыйм дип җавап бирде.
Кешенең бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме? дигән сорауга 17- әйе; 4- җавап бирә алмыйм дип җавап бирде.
Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, бәхет ул – тазалыкта, дусларың булу, гаиләң имин булуда, сөю һәм сөелүдә икән. Бәхет бары тик кешенең үз кулында , аны акчага сатып алып булмый икән.
1.Бәхет төшенчәсен билгеләгән җавапларны күрсәтергә:
А) байлык Б) тазалык В) әйбәт билге алу
Г) машинаңбулу Д) гайләң имин булу
Е) дусларыңбулу Ж) ЕГЭны әйбәт бирү
З) сөю и) сөелү
К) һәр яңа туган көнгә сөенү л) яшисе килеп яшәү
М) тәмәке тартмау о) аракы эчмәү
П) наркотик кулланмау
Үз фикереңне язарга______________________________________
Бәхетне акчага сатып алып буламы?
А) әйе б) юк в) җавап бирә алмыйм
3.Кешенең бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме?
А) әйе б) юк в) җавап бирә алмыйм
Югары урыннарда утыручы депутатларыбыз бәхет турында ни дип уйлый икән? Депутат, шагыйрь Разил Вәлиевның “Нәрсә соң ул бәхет?” дигән сорауга җавабы белән танышып үтик әле:
– Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, халәт ул. Сау булыйк! Бәхетле булыйк.
Разил Вәлиев
”Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап күптөрле. Сез моны үзегезнең җавапларыгызда ачык күрәсез. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен бу сорауга җавап та үзгәрә бара. Бүген исә бу сорауга иң яшь буын җавап бирде. Бәхетне гаилә тормышында, әти - әниләрегезнең исән – сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, сезне аңлауларында күрүегез мине бик сөендерә. Бәхет ул аяк астында, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәламәтлектә, яратуда, матди яктан тәэмин ителештә, рухи байлык, дуслык, гайлә - тормышы, барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр. Санаганнардан берсе генә булмаса да бу алтын чылбыр өзелер иде... Бу хәл сезнең әле башланып кына килгән тормышыгызда була күрмәсен.
Җыр “Иң зур бәхет”
Сыйныф җитәкчесе: Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы