Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1


Буа районы Яңа Тинчәле урта мәктәбе

“Сәләмәтлек иленә сәяхәт”

Класстан тыш чара

Максат:


1.Чисталыкның сәламәтлек нигезе булуын аңлату.

2.Сөйләм телен үстерү.

3.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм

чисталыкка омтылыш тәрбияләү.



Алып баручы: Исәнмесез кадерле кунаклар. Хәерле иртә. Белгәнебезчә быелгы елСпорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без сезгә азмы-күпме булса да сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан “Сәламәтлек иленә сәяхәт” исемле сыйныф сәгате күрсәтергә булдык.Сәламәтлек иленә сәяхәт итәр алдыннан Дамир Гарифуллинның “Алсу” шигырен тыңлап үтик әле.

1.Алсу чыккан урамга,

Тик чәчен тарамаган

Битен,кулын юмаган,

Көзгегә карамаган.

2.Туфлиен чистартмаган

Сөртеп ялтыратмаган.

Оекларын юуны

Кирәк дип тә тапмаган.

3.Күгәрченнәр гөр-гөр килә:

Гөлдергү дә,гөлдергү.

Бигрәк шапшак кыз икән ,

Безнең Алсу түгел бу... .

-Укучылар,шигырьдәге Алсу турында нәрсә әйтә аласыз?(шапшак кыз).

-Алсу кебек булмас өчен нишләргә кирәк?(юынырга ,чиста, пөхтә булырга).

-Сезнең арада да шундый балалар бармы?(юк).

Димәк,сез түбәндәге кагыйдәләрнеяхшы беләсез.

1.Пычраклык һәм чиста киенмәү-үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул!

2.Чисталык-сәламәтлекнең нигезе.

3.Байлык бер айлык,саулык-гомерлек.

4.Сәламәт тәндә сәламәт акыл.

Ә хәзер сәяхәтебезгә юл тотыйк.



Алып баручы:Борынгы грек табибы,мәшһүр Гиппократ,кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгән дә,физкультура белән шөгыльләнергә киңәш итә.Гимнастика,физик күнегүләр,җәяү йөрү ,эшкә сәләтлелеген,тулы канлы һәм шатлыклы тормышын сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек шөгыленә әверелергә тиеш.

Беренче тукталыш. Спорт сөючеләр тукталышына килеп җиттек. Спортчы. Балалар сезнең сәламәт буласыгыз киләме ? Төрле физик күнегүләр ,хәрәкәтле уеннар ,спорт белән шөгельләнү-сәламәтлекне ныгытүчы чаралар . Даими шөгыл ьләнгәндә генә аларның файдасы булыр .Хәзер,әйдәгез , иртәнге гимнастика ясап алыйк.

Менә шушы гимнастиканы һәркөн иртән ясыйк. Алып баручы.Иртәнге зарядканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый .Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга маташалар.Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт тугел.Ул эшчәлекнең көчәеүнә,дәрт артуга ,кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә тәмам картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Хәзерге тукталыш “Юындыр” тукталышы . “Юындыр”һәм аның ярдәмчеләре чыга.



1 нче укучы.

Иртә белән торабыз ,

Битләрне юабыз.

Сабын белән юынгачтын ,

Бигрәк матур булабыз.

2 нче укучы.

Бит -кулларны юабыз,

Тешләрне чистартабыз.

Пөхтәлекне,чисталыкны

Һәрвакыт яратабыз.

3 нче укучы.

Аш алдыннан һәрвакыт ,

Кулыбызны юабыз.

Ап-ак итеп кулны юып,

Ашарга утырабыз.

4 нче укучы.

Аякларны кич белән

Сабын белән юабыз.

Юынырга яратабыз,

Без бик чиста торабыз.

Юындыр.

Исәнмесез,балалар,

Кунакка килдегезме?

Мин иң бөек юындыр

Юындыр ул –начальник,

Ә мунчада-командир

Минем әле ,балалар .ярдәмчеләрем дә бар .Аларның кем икәнен,сез мин әйткән табышмаклардан белерсез : 1.Үзе шома ,күбеккә күмә,

Хуш исле ул,я кем белә?(Сабын)

2.Аркасында сөяге,

Сөягендә мыегы.

Ак койманы агарта,

Мыегы белән чистарта.(Теш щёткасы)

3.Он түгел,үзе ак,авызыңа куеп бак,

Тешне агарта,ап-ак итә.

Бу ни була,әйтеп бак.(Теш пастасы)

4.Кирәк була мунчада

Минем исемем?(Мунчала)

5.Битне-кулны,муенны корыта

Үзе дә чисталыкны ярата.(Сөлге) Дусларым,сезгә тагын әйтәсе сүзем бар.Чисталык –сәламәтлекнең нигезе.Бу әйтемне бербакытта да исегездән чыгармагыз.Сау-сәламәт булыгыз,хушыгыз!

Алып баручы:Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Дөрес туклану кешегә бик күп авыруны булдырмаска ярдәм итә. Аппетит белән аша , Булырсың таза.

Ә чамадан тыш ашау

Үзе бер каза.

Шулай итеп, без “Туклану” тукталышына килеп җиттек.



Әби. Улым ,туктале,әйдә башта кулыңны әйбәтләп юып кил дә өстәл янына утыр.Балам,ашарга утыргач,син башта тынычлан,әкрен генә,ашыкмыйча гына чәйнә.Шулай ашаган да гына йөрәгеңә ятар .Ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә.Китап укыма,сөйләшмә,телевизор карама.Ипи валчыгы да бездән олы.Сыныгыңны ашап бетер,бәхетеңне калдырасың бит.Ашап туйгач та кулыңны ю,авызыңны су белән чайка,өстәл яныннан рәхмәтеңне әйтеп кит. Алып баручы:Сәяхәтебезне дәвам итәбез. “Табип өч корал-сүз, үсемлек һәм пычак белән эш итә”, дигән борынгы иран табибләре .Акыл ияләренеңбу гыйбрәтле гыйбарәсендә сүзнең беренче урынга куелуы юкка гына түгел.Кеше чирли башлаганчы,ягъни сәламәт вакытта ук табиб белән очрашырга тиеш. Ул үзенең киңәшләре белән ярдәм итәр,авыру көчәеп киткәнче дәвалау да уңышлы үтәр. Алдагы тукталыш “Табибкә һәм үз-үзеңә ышан” дип атала. Табиб.Сиңа салкын тигән.Син бик яшь әле,хәзердән үк организмны чыныктырсаң,башка бервакытта да авырмассың. Сәламәт булу өчен чыныгуның әһәмияте зур.Ә чыныгуны аяклардан башларга кирәк,һәр көнне аякларны юарга һәм көн саен температураны 1 градуска төшерә барырга кирәк.Әкрен-әкрен генә тән салкынга күнегә.Чыныгу өчен һава ванналары да әһәмиятле.

Инде соңгы тукталышка да килеп җитәбез.”Шәфкать бабай бакчасы” дип атала ул. Бабай.Балалар,мин сезгә дару үләннәре турында сөйләргә җыенам.Менә сукмак кырыенда үсә торган бака үләнен генә алыйк.Җәй көннәрендә сез бигрәк тә күп җәрәхәтләнәсез. Менә шушы җәрәхәтләрне бака яфрагы сыгынтысы дәвалый. Салкын тигәндә үги ана яфрагы,мәтрүшкә,юкә чәе, гөлҗимештән ясалган чәй эчегез.Сөйли китсәң алар бик күп инде.Мин сезгә бары тик шуны гына әйтергә телим,дару төймәсе капканчы,үләннәрдән файдаланыгыз.Озак яшәрсез. Ромашка,ромашка, кая болай чабасың ? Ромашка. Чапмый хәлем юк, Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан, шуны дәваларга чабам. - Энҗе чәчәк ! Туктале, кая болай чабыш? - Гафу, гафу!Туктап торырлык вакыт юк ! Мөнәвәрә апаның нервылары какшаган , шуны тергезергә ашыгам. - Бака яфрагы , бака яфрагы ! Соңыннан, соңыннан ! Вакытым юк. Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан. Шуны дәваларга кирәк. - Кычыткан, кычыткан ! Ә син кая ? - Искәндәр дигән малай янына, арт сабагын укытырга ! Бүген тагын “2”ле эләктергән, юньсез ! Алып баручы. Шәфкать бабай, алмаларың да бик күп өлгереп пешкәннәр икән, бакчадагы алмалардан балалар да авыз итсен әле.



Бабай. Алмаларым – хикмәтле, авыз итегез балалар (алмалар җыелар)

Алып баручы. Булдырдыгыз, балалар, сез бик күп нәрсәләр беләсез икән. Күрәсез укучылар, сәламәтлекне саклау, ныгыту – һәркемнең кулыннан килердәй эш. Укучылар мин сезнең тормышка белемле булып кына түгел, сәламәт булып кына түгел, сәламәт булып аяк басуыгызны телим.

Авырмагыз, исәнлек- саулык сезгә.



Чыгышыбызны җыр белән тәмамлыйбыз.



Максат: Чисталыкның сәламәтлек нигезе булуын аңлату

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без сезгә азмы-күпме булса да сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан “Сәламәтлек иленә сәяхәт” исемле сыйныф сәга

56.98kb.

08 10 2014
1 стр.


Хөснинең “ Йөзек кашы” әсәренә анализ ясау. Максат

Максат: Әсәрдә конфликтларны табарга өйрәнү, аларның чишелешен, әһәмиятен аңлату

42.35kb.

23 09 2014
1 стр.


Әни! Күпме йокысыз төннәр, борчу һәм сагыш бу сүздә! Газап һәм тирән борчулар

Максат. Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат аңлату; туган

170.91kb.

25 12 2014
1 стр.


Программалар:«Мирас вә заман», «Сәламәтлек»,«Ата- аналар белән хезмәт» Спорт- сәламәтлек тәрбиясе

Идеальная цель – воспитание у детей и подростков готовности и способности жить в постоянно меняющемся мире, уметь реализовывать свою индивидуальность и свои способности

76.37kb.

25 12 2014
1 стр.


Максат. Укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштыру, сугыш афәтенең котычкыч фаҗига булуын төшендерү, бу җиңүнең миллионланган совет халкының

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Норма урта гомуми белем мәктәбе” филиалы “Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”

60.94kb.

25 12 2014
1 стр.


Әти- әни белән бергәләп (Гаилә бәйрәме) Максат

Максат. Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү

60.84kb.

13 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юн

218.59kb.

25 12 2014
1 стр.


«Авазлар һәм хәрефләр дөньясында». (5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт). Фидания Ибраһимова, Яшел Үзән районы Зур Ключи урта мәктәбе укытучысы. Максат

Максат: Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның белемен ныгыту, системага салу; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү

60.49kb.

10 10 2014
1 стр.