Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Фәйзиева Гөлназ Мөнир кызы

Спас районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Тема: Ана – бөек исем! ( Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып үткәрелгән тәрбия сәгате)

Максат: әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын укучыларга тагын бер кат аңлату; туган җирнең, әниләрнең һәркем өчен бер генә булуын төшендерү; әниләрне рәнҗетү – зур гөнаһ икәнен аңлату; әниләргә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, компьютер, плакатлар, ана һәм бала рәсемнәре, китаплар күргәзмәсе, “ Тәрбиядән яраладыр тәрбия” Яр Чаллы “ Идел-йорт” нәшрияте, Р.Фәхреддин “ Балаларга үгет-нәсыйхәт”

Плакатка язылган сүзләр: “ Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш”. Ризаэддин Фәхреддин.



ДӘРЕС БАРЫШЫ:

Уңай психологик халәт тудыру.( талгын музыка уйный)



Слайд 1. “ Балалар һәм ата-аналар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр балаларга ата-аналарына карата зур җаваплылык өсти, үзләренә карата зур кайгыртучанлыкка, түземлеккә, яхшы мөгамәләгә һәм тәрбиягә ата-анадан да лаек беркем юк”Ризаэддин Фәхреддин.

-Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, кунаклар! Без бүген, бергәләшеп, тәрбия сәгате үткәрербез. Барыгызның да кәефләре әйбәтме? Безнең бүгенге аралашуыбыз файдалы, нәтиҗәле булыр дип ышанып калам. Бугенге дәресебез иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышланыр.



Слайд 2 Ана рәсеме.

-Әйе, “ әни”, “ әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә яңгыраса да, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә, беренчеләрдән булып, әниләр уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тыныч, йомшак тавышы балага юлдаш була.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны? ( әни)



Слайд 3 Аналар рәсеме

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы? ( әни)

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк? ( әни)

Гел шулай нур сибеп,

Яшә син, әнием!

Исәнлек-саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын берүк Ходам!

Җыр.” Әнкәмнең догалары”

Слайд 4. Сабыен күкрәгенә кыскан ана рәсеме

Фонограммада бала тавышы ишетелә.

-Дөньяга кеше дигән олы зат туды. Менә аның тәүге авазлары яңгырады. Сабый үзен тудырган әнисенең күкрәгенә сыенды. Ә ана сабыена иң татлы, иң иркэ сүзләр әйтеп, яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде, ак биләүгә салып бишек җырын көйләде.

“ Бишек җыры” яңгырый.



Слайд 5. Бишек тирбәтеп утыручы ана рәсеме

Слайд 6. Остазыбыз Р.Фәхреддин киңәшенә колак салыйк: “Ата –аналарыгыз сезнең өчен кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар һәм һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын, бу хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә һәмишә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез” ( фикер алышу)

Берни язылмаган ак кәгазь кебек бала күңеленә кешелеклелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчә, игелекле эш-гамәлләр кылырга өйрәтеп, олы юлга хәер-фатиха бирә Ана.

Укучылар, әниләр турында нинди шигырьләр беләсез? ( укучылар чыгышы тыңлана).

Слайд 7. Әниемнең күзләре.

-Ә хәзер әниләрегез турында сөйләгез әле. Бу бирем сезгә өй эше итеп бирелгән иде, ул “ Минем әнием иң-иң....” дип атала.



Слайд 8. Укучылар тарафыннан ясалган “Минем гаиләм” рәсемнәре күрсәтелә.

Укытучы Шәриф Камалның “ Буранда” хикәясен сөйли.Бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтләргә анализ ясала.

-Укучылар, аналар турында язылган нинди әсәрләр укыганыгыз бар? ( укучыларны тыңлау, әлеге әсәрләрдә балалар аналарына карата нинди хисләр кичерәләр?)

Аннан соң китаплар күргәзмәсенә күз салабыз, аналарга багышлап язылган тагын күп кенә әсәрләр исемлеге , авторлары әйтелә.

-Укучылар, аналарның бехете өчен нәрсә кирәк инде?( Әниләр бәхетле булсын өчен улының яки кызының картайгач та аны яратуы, хөрмәт итүе, каравы кирәк. Аналарның бәхете безнең кулда).

Слайд 9. Бәхетле аналар.

-Бу рәсемнәргә игътибар итегез әле, укучылар. Аналар бәхетлеме? ( Әйе). Аларның йөзләре шат, күңелләре күтәренке, чөнки янәшәләрендә балалары бар. Сезнең әниләрегез дә һәрвакыт шулай көләч йөзле, шат һәм бәхетле булсыннар.

Музыкаль тәнәфестә аналар турында җыр яңгырый.

Слайд 10. Бәхетсез аналар.

-Әйе, җир йөзендә бәхетсез аналар да бар. Экранга игътибар итегез әле. Сугыш еракта калды, ә ятимлек дәвам итә. Хәзер ятимлекнең башка төрләре чәчәк ата. Ул – картларның ятимлеге, ялгызлыгы, ярдәмсез калулары. Картлар йортында аналарның булуы бигрәк тә авыр. Олыны олылау, шәфкатьлелек төшенчәләре онытылып бара бара түгелме?

-Балалар, шәфкатьлелекнесезничек аңлыйсыз? ( яхшылык, киң күңеллелек, ярдәмчел булу, мәрхәмәтле, игелекле булу).Нинди мәкальләр беләсез? ( изгелек иткән юлда калмас, кешегә игелек итсәң, үзеңә булышасың, матурлык- бер көнлек, игелек-мәңгелек һ.б.)

-Ә хәзер мин сезгә Р.Фәхреддиннең “ Шәкертләр әдәбе” дигән хикәясеннән өзек укыйм.

Сорау. Юлчылар арасында нинди кешеләр булган? Бу хикәясе белән автор нәрсә әйтергә теләгән?

1 укучы Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигырен укый.

- Бер күренеш карап китик.Сәхнәләштерү “ Картлар йорты”

Әти-әниләребез каршында без мәңге бурычлы. Бу турыда Ризаэддин Фәхреддин үзенең үгет-нәсыйхәтләрендә кат-кат әйтә.



Слайд 11.Экраннан бер укучы укый: “ Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу – әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.” ( Р.Фәхреддин)

Үзара фикер алышу.

Әниләребезнең бүгенге көндәге хезмәтләре турында сез беләсезме икән?

1. Безнең сәламәтләнүебезне бәйрәм кебек көтеп алган әни кеше авыру баласының урын җирендә 3000 артык сәгатен йокысыз үткәрә.

2. Пешекче квалификациясе булмаса да, ана үзенең гомерендә500 артык төрледән-төрле ризык пешерә.

3. Тау-тау керләр юалар, әгәр алар юган керләрне бер җиргә өеп куйсаң, Эльбрустанда биегрәк тау булачак.

4. Алар үтүкләгән сөлгеләрне берләштерсәк, бөтен җир шарын урап алырлык булыр иде.

5. Әниләр җыр җырлыйлар,әкият сөйлиләр, бәйлиләр, тегәләр, шатланалар...

6. Шулай ук әниләр елыйлар. Аларның күз яше – диңгез яки океан.

Слайд 12.Ана һәм бала рәсеме.

Җыр “Әниемнең җылы кочагы”

-Дәресебезне “ Әниеңне берүк онытма” дигән шигырь белән йомгаклыйбыз

Күңелеңнең җылы тойгысын!

Энҗе-мәрҗәннәргә алышма:

Туган йортта көткән анага

Бурычыңны берүк онытма!

Туган телгә якты карашың,

Чит җирләргә киткәч суытма!

Тән җылысын биргән анага

Бурычыңны берүк онытма!

Тормыш юлың авыр булса да,

Горур яшә, үзең сынатма!

Бар нәрсәдән бигрәк кадерле

Әниеңне берүк онытма!

Күз яшьләрең күрмик, әнием,

Мин бит синең чәчкән орлыгың.

Хәер-фатихада яшәсен



Минем балам – синең оныгың!

Тема: Ана – бөек исем! ( Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып үткәрелгән тәрбия сәгате) Максат

Спас районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

55.72kb.

14 10 2014
1 стр.


Тукай иҗаты буенча ачык чара 1 нче алып баручы

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора

96.58kb.

25 12 2014
1 стр.


"Исем" темасын кабатлау

Максат: Укучыларның “Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, кабатлау. 2 слайд

59.7kb.

05 09 2014
1 стр.


Әти- әни белән бергәләп (Гаилә бәйрәме) Максат

Максат. Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү

60.84kb.

13 10 2014
1 стр.


А. К. Ямалова Актаныш муниципаль районы мбббу “Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең

Укыту-тәрбия процессында мәгълүмати технологияләр кулланып, физик, әхлакый һәм рухи яктан үсә баручы шәхес тәрбияләү”

681.72kb.

29 09 2014
4 стр.


Туган телем – иркә бөрем. Телләр бакчасында Иң күркәм, газиз гөлем

Бик кдерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкын

46.81kb.

25 12 2014
1 стр.


Уку елына максат һәм бурычлар. 2008-2009 уку елындагы укыту-тәрбия эшенә анализ

На второй ступени: в 7-х, 9-х классах на четверти

55.34kb.

25 12 2014
1 стр.


Максат: Чисталыкның сәламәтлек нигезе булуын аңлату

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без сезгә азмы-күпме булса да сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан “Сәламәтлек иленә сәяхәт” исемле сыйныф сәга

56.98kb.

08 10 2014
1 стр.