Балтач муниципаль районы
Муниципаль гомуми белем учреждениясе
“Кенә төп гомуми белем мәктәбе”
Дәрес-сәяхәт
Татар теле
4 класс
Тема:”Исем” темасын кабатлау.
Эшләде: Низамиева Г.Г.
Башлангыч сыйныф укытучысы
Түбән Кенә 2010 ел
Түбән 2010 ел. 1 слайд
Тема: “Исем” темасын кабатлау. 1 слайд
Максат: Укучыларның “Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, кабатлау. 2 слайд
Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшне дәвам итү.
Чиста, матур, дөрес язу күнекмәләрен арттыру.
Туган якка, аның табигатенә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: “Татар теле”, 4 класс. “Кызыклы грамматика”. “Мәгариф” журналлары. “Гөлбакча” китабы.
Җиһазлау: Кулдан ясалган таблицалар, уеннар өчен ясалган (магнитлы) балыклар, гөмбә, җиләкләр. Тиен, Куян, Керпе рәсемнәре (кул-
дан ясалган, магнитлы хәрефләр, перфокарталар, графопроектор,
магнитлы кармааклар).
Дәрес барышы.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле иртә, балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек.
- Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдем.
- Бик әйбәт, балалар. Кәефләрегез әйбәт булгач, без бүген сезнең белән сәяхәткә чыгарабыз. Ә кая сәяхәткә барабыз икән без? Белсәгез киләме? (килә). Алайса, менә монда язылган ребусны чишәргә кирәк.
1\2 4\90 4\7 4\60 2\8 2\6 4\8 2\10 5\80
И С Е М И Л Е Н Ә
3 слайд
- Без бүген күптән көтелгән сәяхәткә чыгабыз. Ә юлда барганда безгә төр-
ле биремнәр эшләргә кирәк булыр. Кайсыгыз биремнәрне төгәл, тизрәк
үтәр анысы сеезнең дәресләрдә алган белемегезгә бәйләнгән. Әйдәгез балалар, сезнең белән “Исем” турында өйрәнгәннәрне бераз искә төшереп алыйк. (Тест).
4 слайд
- Исемнәр нәрсә белдерә?
- Исем нинди сорауларга җавап булып килә?
- Исемнәр нинди 2 төркемгә бүленә?
- Ялгызлык исемнәренә нәрсәләр керә? Алар ничек языла?
- Исем нәрсәләр белән төрләнә?
- Татар телендә ничә килеш?Алар нинди сорауларга җавап булалар?
- Балалар,
без бүген сәяхәткә поездга утырып барырбыз. Мин сезгә билет-
лар өләшәм, ләкин ул “тылсымлы”. Поездга утырыр өчен, башта өйрәнгәннәрне искә төшереп, бирелгән сүзләрдән җөмлә төзергә кирәк. (Кеше саен өләшенә)
5 слайд
Җылыта, җирне, кояш.
Исә, җил, салкын.
Сайрый, кечкенә, кош.
Кояш, сибә, нурын, җылы.
Җылы, китәләр, якка, кошлар.
Бушап, кырлар, кала.
Туган, алтын, көз, килде, ягыма.
- Поезда баруы күңеллерәк булсын өчен, бераз җырлап барыйк. (Үзләренә
таныш берәр җыр җырлыйлар) “Мин кояшны яратам”.
- Җырлый-җырлый баргач, юлның озынлыгы сизелмәде дә. Без сезнең белән
“Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре аланы”на килеп чыктык. Әйдәгез, балалар, ялгызлык исемнәре турында искә төшереп китик әле. 6 слайд
- Нинди исемнәр ялгызлык исемнәр дип атала?
- Ялгызлык исемнәренә нинди сүзләр керә?
- Ялгызлык исемнәре ничек языла? (Җавап бирәләр).
- Ә хәзер, балалар, без сезнең белән “Тылсымлы таяк” уенын уйнап алыйк әле. Менә бу тылсымлы таякны алган кеше – бер ялгызлык исеме әйтергә тиеш. Ялгызлык исемен дөрес әйткән кеше таякны иптәшенә бирә. (Уен шулай дәвам итә).
- Балалар, хәзер “Нинди хәреф язарга?” дигән уен уйныйк. Менә бу шигырьнең кайбер сүзләрен нинди хәреф белән язасын белмәдем, бәлки сез ярдәм итәрсез? Ни өчен шулай язылганын аңлатып та китәрсез. (Проектордан күрсәтү). 7 слайд
1. Минем исемем – Й(й)олдыз. Энем А(а)рслан исемле. Минем Л(л)әлә,
Р(р)оза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без, М(м)иләүшә белән бакчага бардык. Без анда Л(л)әлә, М(м)иләүшә, Р(р)оза чәчкләре дә күрдек.
2. Шигырең өчен, Б(б)ари Р(р)әхмәт, бездән сиңа бик зур Р(р)әхмәт. Күктә җемелди А(а)лсу Й(й)олдызлар, мәктәптән кайта А(а)лсу, Й(й)олдызлар.
(Мөстәкыйль) рәвештә дәфтәрләренә вариантлап язалар. 1се – I вариант
өчен, 2се – II вариант өчен).
- Укучылар, сезнең зирәклегегезне дә тикшереп карыйк әле. Мин сезгә берничә табышмак әйтәм.
8 слайд
1. Һәр хәрефе бер иҗек
Исеме була ничек? (Аю)
2. Беренче кисәге салкын, каты әйбер,
Икенче кисәгем – адашканда кычкырам,
Бергә кушып укысаң – йорт хайваны булам. (Бозау)
- Юлыбызны дәвам итим. Каршыбызда “Күплек һәм берлек сандагы исемнәр аланы”.
- (Туп белән әйтү). Укытучы берлек сандагы исем әйтә, ә укучылар сүзне күплек санда әйтергә тиешсез. Алма – алмалар, урман – урманнар, һ.б.
- Әйдәгез, балалар, бу аланда без сезнең белән “Язып бетер!” уенын уйнап алыйк әле. (Графопроекторда төшерү).
Тәрәзә алдында агач...,
Каен..., тупыл..., юкә...,
Ярыша –ярыша үсәләр,
Әйтерсең, көз кыркып үтмәгән.
- Балалар, урман шундый серле бит ул. Көзге урманның, агачларының, матурлыгына карап йөри торгач, кайбер иптәшләребез адашкан. Әйдәгез,
үз “Парларыгызны табыгыз!” әле. Хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм. Карточкага исем, килеше язылган, икенче карточкаларга килеш кушымчалары язылган.
Исемнең килешенә карап, үзләренең кушымчалары белән парлашыгыз. Парларын тапканнар, вальс итә тора. (Парлашып бетеп, бераз вальс әйләнгәч, “Шома бас” көенә җырлап бииләр).
- Инде ял итеп тә алдык, әйдә, бераз эшләп алыйк. Без сезнең белән “Килешләр аланы”на килеп җиттек. Хәзер перфокарталар белән эшләп алыйк. Анда бирелгән сүзләрне килеш белән төрләндереп языгыз. (язалар).
Тиен гөмбә җыядыр,
Кәрзиненә саладыр,
Шулай Тиен Куянга
Кичке ашка киләдер.
- Балалар, менә бу Тиен Куянга кунакка бара икән. Күчтәнәчкә дип, гөмбәләр җыймакчы булган. Ләкин “Урман мәктәбендә” укыганда исемнең килеш белән төрләнүен өйрәнмәгән булган. Менә шуңа күрә гөмбәләрне
җыя алмый икән. Чөнки гөмбәләрне җыю өчен, аның артына язылган сүзләрнең килешләрен дөрес билгеләргә кирәк (гөмбә артына имәннең, кояшка, укучыны, урманда, һ.б. сүзләр язылган).
- Әйдәгез, балалар, тизрәк Тиенгә гөмбәләрен җыешыйк. Аны Куян дусты күптән көтә. (гөмбә җыялар). – Молодцы!
- Балалар, безнең “Исем иле” буйлап сәяхәтебез тәмамланып килә. Тактада язылган сүзләрнең төшеп калган хәрефләрен дөрес яза алсагыз, сез “Исем иле” буйлап сәяхәтне бик уңышлы тәмамлар идегез. (Таблицага түбәндәге сүзләр язылган).
9 слайд
-
к..дерле табиг..ть
к..газь Г..али
сәг..ть сәл..мәт
сәл..м к..ләм
мәр..ям дөн..я
кул..яулык ..әйкәл
|
(Тактага чыгып магнитлы хәрефләр белән язалар, ә калган укучылар
дәфтәрләрендә эшлиләр).
- Балалар, Тиен белән Куян безнең өчен үзләренең урман күчтәнәчләрен әзерләп куйганнар. Ләкин урман күчтәнәчләрен алу өчен аның артына язылган сүзгә тамырдан сүз табарга кирәк.
(Җиләк артына балык,эш, умарта,ил, авыл, класс,җиләк, каен,күз,имән,утын,болын,тоз,бакча,агач, тимер,таш сүзләре язылган).
- Укучылар, безнең сәяхәтебез тәмам. Инде өйгә кайтырга да вакыт.
- Балалар, карагыз әле, алда безне нинди “ил” көтә икән?
- “Фигыль иле”.
10 слайд
- Дөрес балалар, без сезнең белән “Фигыль иле”нә керәбез. “Исем иле” буйлап сәяхәттә барыгыз да актив катнаштыгыз. Молодцы!
- Сау булыгыз!