Зиатдинова Л.М.
Тема. Сыйфат темасын кабатлау. Сәяхәт – дәрес.
Максат:
-
Сыйфат темасын ныгыту;
-
Сыйфатларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
-
Укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт , сакчыл караш тәрбияләү.
Дәреснең тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, кабатлау.
Метод: Өлешчә эзләнү.
Материал:
1. А.Х.Нуриева. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, Мәгариф, 2007.
2. С.Г.Вагыйзов ,”Кызыклы грамматика”, укытучылар өчен кулланма.
Җиһазлау: таблица “Сыйфат”, рәсемнәр, туган як табигате сурәтләнгән слайдлар.
Дәрес төре: информатик мәгълүмат кулланылган уен дәрес.
Дәрес планы.
Дәресне оештыру
- Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәрес гадәти генә дәрес булмас, ә сәяхәт дәрес булыр. Без туган ягыбыз буйлап сәяхәткә чыгарбыз.
Актуальләштерү
Слайд 1.
-
Без Балтач районында яшибез. Безнең Балтач искиткеч матур табигатьле. Күпләр аны Швейцариягә тиңли. Шушма, Арбор, Көшкәт, Куныр елгалары, серле Каракүл – безнең табигатебезнең яме.
Слайд 2.
Шушма буе таллы – таллы,
Талы саен сандугач... (Г. Мөхәммәтшин)
-
Укучылар, без Шушма елгасы буйлап җилкәнле “Хыял” көймәсендә сәяхәткә чыгарбыз. Безгә сәяхәткә чыгу өчен рөхсәт язуы кирәк.
-
Рөхсәт язуы Алтын балыкта. Аны алыр өчен Алтын балыкка хас сыйфатлар сайларга кирәк. Әйдәгез, Алтын балыкка хас булган сыйфатларны санап карыйк әле. Ул нинди?
(Алтын балыкка хас сыйфатлар сайлау: акыллы, җитез, матур, алтын, сары...
- Ә хәзер, әйдәгез, Алтын балыкка исем бирик.
(Исем кушу)
Рөхсәт язуында тизәйткеч язылган.
Абагага бага-бага
Башым бәрдем баганага.
- Нинди аваз кабатланып килә?
(б авазыннан башланган исемнәр уйлау)
-
Укучылар, без “Хыял” көймәсендә сәяхәтебезне башлыйбыз.
Слайд 3. “Ялгыз имән” тукталышы
- Без авыл башындагы тармакланып киткән ялгыз, карт имән агачы янына җиттек, туктап алыйк әле.
- Укучылар, безнең агачыбызга кортлар һөҗүм иткән. Әйдәгез агачка ярдәм итик.
(Агач, яфрак, кәүсә сүзләренә сыйфатлар сайлау)
-
Рәхмәт, укучылар. Агач безгә рәхмәт әйтә, үзенең күләгәсенә чакыра.
Слайд 4. “Җиләкле тау” тукталышы.
- Ә хәзер Җиләкле таудан ике кәрзингә бүлеп җир җиләге җыеп алыйк әле.
(Беренче кәрзингә төсне белдергән, икенчесенә форманы белдергән сыйфатлар язылган җиләкләрне җыю.)
-
Укучылар, ике кәрзингә дә җиләкләрнең тәмлеләрен генә җыйгансыз, ләкин тау битендә бер җиләк тә калмады бит. Әйдәгез бер җиләкне куянга бирик әле. Укучылар, җиләк җыйганда комсыз булмагыз, кош-кортлар өлешен калдыра торган булыгыз.
Слайд 5. ”Чишмә тукталышы”
-
Авылның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да якын, кадерле. Без барыбыз да шул чишмәләрнең суын эчеп, тәннәребезгә дәрт, җаннарыбызга сихәт алабыз. Чишмәләр саекмасын өчен, аларны гел карап, чистартып торырга кирәк. ”Күмәк көч – тау күчерә “- ди халык. Без дә чишмәне чистартыйк, ташларны күчерик. Ташларны күчерү өчен безгә тест үтәргә кирәк.
“Ташларны” - тестларны алып үтәү. Тикшерү.
Тест
Сыйфат нинди сүз төркеме?
-
предметны белдерә;
-
предметның билгесен белдерә;
-
предметның хәрәкәтен белдерә.
Сыйфат соравын күрсәт.
1) кем? нәрсә?
2) нишли?
3) нинди? кайсы?
Чишмә безгә рәхмәт әйтә һәм үзенең сихәтле суын эчәргә чакыра.
(Массаж ясау: кул, бит юган, су эчкән хәрәкәтләр ясау)
- Чишмә сүзенә сыйфатлар уйлыйк әле.
(Тәмле, салкын, саф, чиста, сихәтле.)
Слайд 6. ”Мәктәп бакчасы” тукталышы.
Бакча сөя тырышны,
Шунсыз һич тә бакчадан
Алып булмый уңышны. (Г. Латыйп)
- Без соңгы тукталышка да килеп җиттек. Безнең мәктәп бакчасында нәрсәләр үсә икән? (Тактада эшләү)
- Дәфтәрләргә сыйфатлар белән парлап язабыз.
- Укучылар, көймәдән төшик, тузаннарны кагып алыйк. (Аркага, җилкәләргә суккалап массаж ясау, кул чабу.)
I
. Дәресне йомгаклау.
1. Йомгаклау әңгәмәсе:
- Бүген дәрестә ни эшләргә теләгән идек? (“Сыйфат “ темасын кабатларга.)
- Кем бүген дәрестә үзенә “5”ле билгесе куя? Ни өчен?
(Укучылар баса, фикерләрен әйтә.)
- Кем ”4”ле билгесе куя? һ.б.
2. Өй эше: ”Минем мәктәбем” темасына кечкенә хикәя языгыз.
3. Саубуллашу:
- Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин!