Татарстан Республикасы Әтнә районы
Түбән Көек урта мәктәбе
Ачык тәрбия чарасы
Тема:
Әдәплелек иленә сәяхәт
Укытучы: Мөхәммәтгалиев Ф. Т.
2006 ел
Тема: “Әдәплелек иленә сәяхәт”.
Максат: Укучыларны үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
Әдәп-әхлак, узара аралашу күнекмәләрен үстерү.
Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: 1- 4 класслар өчен кагыйдәләр, станцияләр исемлеге язылган плакатлар.(“Мәктәп”, “Әдәплеләр”, “Табигать”, “Театр”), поезд рәсеме, тылсымлы сүзләр, яфраклар, өч түгәрәк ( кызыл, сары, яшел).
Материал: “Мәгариф” журналлары (1992- 1994)
Сәяхәт барышы
-Укучылар бүген без сезнең белән “Әдәплелек иле” нә сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә поезд белән барабыз. Поездыбыз”Дуслык” дип атала. Без “Мәктәп”, “Әдәплеләр”, “Табигать”, “Кинотеатр” дигән станцияләрдә тукталыш ясарбыз. Безне һәрвакыт станция башлыгы озатып йөрер. Хәзер сүз аңа бирелә.
Станция башлыгы:
Тыңлагыз! Тыңлагыз! Безнең дуслык поезды “Мәктәп” станциясенә юл тотачак. Ләкин безгә сәяхәт алдыннан укучылар өчен кагыйдәләрне искә төшереп үтәргә кирәк.
-
Тырышып укырга.
-
Укытучының аңлатуын дикъкать белән тыңларга, аның барлык биремнәрен үтәргә.
-
Мәктәптә, җәмәгать урыннарында, урамда үзеңне үрнәк тотарга.
-
Игътибарлы һәм әдәпле булырга.
-
Укытучыларның һәм дежур торучыларның таләпләрен үтәргә.
Безнең “Мәктәп” станциясенең кагыйдәләре менә шундый. Яхшы уку өчен бу кагыйдәләрне белү кирәк.
-
Ә яхшы уку ни өчен кирәк? (яхшы уку киләчәктә яхшы хезмәт итү өчен, яхшы яшәү өчен кирәк).
-
Укырга, язарга безне нәрсә өйрәтә? (китап )
-
Булдырдыгыз, балалар, хәзер поездны җибәрермен.
Алып баручы:
“Иптәш станция башлыгы”! Укучылар”белемне китап бирә”, диләр. Китап яраталармы икән, үзләрен тикшереп карарга иде. Дөрес җавап бирсәләр, бу әкият геройлары безнең белән сәя-
хәткә барачаклар.
- Укучылар бу рәсемнәр кайсы әкиятләргә карата ясалганнар?
( “Шүрәле”, “Су анасы”, “Нечкәбил”, “Камыр батыр” әкиятләренә карата рәсемнәр күрсәтелә).
-
Егет нинди булган? Шүрәлене ничек җиңгән ?
-
“Су анасы” әкияте нәрсәгә өйрәтә?
-
“Нечкәбил” сезгә ошадымы, ни өчен?
-
Әкият геройлары безне яхшылыкка өйрәтәләр.Шулай булгач, без аларны үзебез белән сәяхәткә чакырабыз. Барыгыз да поездга утырыгыз.
Станция башлыгы:
-
Игътибар! Тыңлагыз, тыңлагыз “Дуслык” поезды “Әдәплеләр” станциясенә юл тота.
Алып баручы:
-
Укучылар, без бу станциядә үзебезнең ни дәрәҗәдә әдәпле, тәртипле икәнебезне күрсәтергә тиеш. Сез нинди тылсымлы сүзләр беләсез? ( Рәхмәт, Сау булыгыз, Исәнмесез, Гафу итегез)
Хәзер мин сезгә тормышта очрый торган кайбер хәлләр турында сөйлим, ә сез игьтибар белән тыңлагыз. Һәр очракта нинди тылсымлы сүз ярдәм иткәнне әйтегез.
Урам буйлап карт кына бер бабай бара. Ул таякка таяна – таяна әкрен генә атлый. Аңа каршы Әдип исемле малай килә. Ул күккә карап сызгыра–сызгыра бара һәм кинәт бабайга бәрелә, бабай чак кына егылмый кала. Картның ачуы чыга. Шулвакыт Әдип бабайга ягымлы итеп әйтә, бабай елмаеп җавап бирә. Әдип нинди сүз әйтә? ( Гафу итегез) Әйе, балалар, ялгыш бәрелсәң, гафу үтенергә кирәк.
Әдип трамвайда утыргычта утырган килеш, тәрәзәгә карап бара. Трамвайга бала күтәргән ана керә. Әдип тиз генә тора да нәрсә ди ул? ( Рәхим итегез) Ана сөенә-сөенә рәхмәт әйтеп утыра.
Шулвакыт трамвай кинәт кузгалып китә.
Әдип басып торучы абыйга бәрелә. Ул абыйга бер сүз әйтә, абый аны ачуланмый. Әдип нинди сүз әйтә? ( Гафу итегез)
Әдип трамвайдан төшә һәм Илдарларга туган көн бәйрәменә китә. Ул бәйрәмгә кергәндә нәрсә ди? ( Исәнмесез). Ул иптәшен туган көне белән котлый һәм бүләген бирә. Илдар нәрсә ди? (Рәхмәт) һәм аларның икесенә дә рәхәт булып китә.
Ә хәзер уен уйнап алабыз. Моның өчен 3 түгәрәк кирәк. Кызыл түгәрәк – “ гафу итегез”, яшеле – “рәхмәт”, сарысы – “исәнмесез” дигән сүзләрне аңлатыр. Мин нинди түгәрәкне күрсәтсәм, шул сүзне бергәләп әйтегез. Балалар! Бу сүзләрне беркайчанда онытмагыз!
Станция башлыгы:
- Игьтибар! Безнең “Дуслык” поезды “Әдәплелеләр” станциясеннән “ Табигать” станциясенә юл тота.
Алып баручы
- Менә дусларым “Табигать” станциясенә килеп җиттегез. Балалар, сез туган табигатегезне яратасызмы? Алай булса табышмакларга җавапны да тиз табарсыз.
Боз һәм кар эреде Көннәр озая,
Сулар йөгерде, Төннәр кыскара
Елап елгалар Бу кайсы вакыт,
Яшьләр түгелде. Я, әйтеп кара. ( яз )
Ашлыклар үсте Халык ашыга
Башаклар пеште Китә басуга
Кояш пешерә Урагын ура
Тиргә төшерә. Бу кайчан була? ( җәй)
Кырлар буш кала Һәр җир карланган,
Яңгырлар ява, Сулар бозланган,
Җирләр дымлана, Уйный җил- буран
Бу кайчан була? ( көз) Бу кайчан туган? (кыш)
- Бу табышмак- шигырьләрне кем язганын беләсезме? (Г. Тукай)
- Балалар хәзер елның нинди фасылы?
- Көз нинди айлардан тора?
Алып баручы:
-
Ә хәзер мин конкурс үткәрәм. Мин сезгә төрле агач һәм куак яфраклары күрсәтәм, сез нинди агач яки куакныкы икәнен әйтергә тырышыгыз.
-
( Шуннан соң табигать яратучы балалар турында бер кечкенә генә хикәя белән таныштырып үтелә)
-
“Дәресләр беткәч, мәктәптән без Сания апа белән кайттык. Сөйләшә-сөйләшә баргач, юл сизелмәде дә. Авыл кырыендагы паркка килеп җиттек. Без былтыр беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, истәлек булып калсын дип, монда яшь каеннар утырткан идек, быел алар күтәрелеп, үсеп киткәннәр. Шаулап утыралар. Ләкин арада бер каенның кәүсәсен нәкъ уртасыннан сындырганнар. Ул яшен түгеп утыра.
-
Кем эшләгән моны? Кемнең кулы күтәрелгән кечкенә агачка? Бу сүзләрне Сания апа тетрәнеп әйтте. Аннары ул, үз- үзен кулга алып:”Балалар, коткарыйк каенны”, - диде.
Йөгереп өйдән чүпрәк алып килдек. Каенның кәүсәсен күтәреп бәйләдек. Суы акмасын, дип җәрәхәтләрен балчык белән сыладым. Шул көннән башлап без һәр көнне каеныбызны карап су сибеп китә торган булдык. Бүген дә без таныш сукмактан атлыйбыз. Ә еракта:”Сәлам сезгә, минем дуслар! Рәхмәт сезгә!”- дигән сыман, безнең ак каен кулына яшел кулъяулык тотып, безгә кул болгый сыман”.
- Укучылар болай эшләргә ярыймы соң?
Станция башлыгы :
-
Игътибар! “Дуслык” поезды “Табигать” станциясеннән “Театр” станциясенә юл тота.
Алып баручы:
- Без “Театр” станциясенә килеп җиттек. Хәзер мин сезне театрда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән таныштырып китәм.
1. Театрга пөхтә һәм бәйрәмчә киенеп кил.
2. Спектакльгә һәм кинофильмга соңга калма.
3. Театрда өс киемеңне сал, күлмәгеңне төзәткәлә, чәчеңне тара. Ә кинотеатрда, гадәттә чишенмиләр, ләкин ир балалар баш киемен салырга тиеш.
4. Рәт арасыннан узганда, урындыкта утыручыларга алдың белән карап кер.
5. Театрга һәм клубка кергәч, билетта күрсәтелгән урынга утыр.
6. Тамаша залында тирә-юньдәгеләргә комачаулама, утыргычны шыгырдатма, кәгазь кыштырдатма, сызгырма, сөйләшмә.
7. Кинотеатр залында тыйнак, тәртипле бул: идәнне чүпләмә,
спектакль барганда ашап утырма.
-
Сезнең театрда булганыгыз бармы?
-
Нинди театрларны беләсез?
Безнең сәяхәтебез тәмамланды. Без “Әдәплелек” иленә килеп җиттек. Шушы илдә калыйк.
Һәрвакыт шулай әдәпле, тәртипле булыйк, балалар!