Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Тема. Тиңдәш кисәкләрне кабатлау
Максат.

Тиңдәш кисәкләр турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту, сөйләм һәм язма телләрен үстерү.

Укуга аңлы караш, туган якка карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.



Җиһаз. 7нче сыйныф “Татар теле” дәреслеге, карточкалар, компьютерда тест.
Дәрес барышы.

1. Дәресне оештыру


2. Укучыларның белемен актуальләштерү.

М.Садри шигыреннән өзек уку, тиңдәш кисәкләрне табу.

Балалар,вакытында уйнагыз,

Җырлагыз, биегез, көлегез;

Ләкин сез укуның ләззәтен,

Кыйммәтен һәм кадерен белегез.

(Укучыларның сөйләм телен үстерү максатыннан, укуның кыйммәте турында кыскача әңгәмә оештыру)
ll. Сораулар ярдәмендә кагыйдәләрне искә төшерү

(эш группаларга бүлеп алып барыла)

1нче төркем

а) Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәгә әйтәбез?Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?

б) Тиңдәш кисәкләр җөмләдә нәрсә өчен хезмәт итә?

2нче төркем

а) Теркәгечләрдән башка килгән тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

б) Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә һәм алар нинди төрләргә бүленә?

3нче төркем

а) Гомумиләштерүче сүзләр дип нәрсәгә әйтәбез?Алар ничек белдерелә?

б) Гомумиләштерүче сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?
lll. Бирелгән шигырь юлларын дәфтәргә күчереп язарга, тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, схемаларын төзергә.

1нче төркем

Әй, туган җир! Синең чибәрлегең,

Иркенлегең, көчең, сафлыгың.

Сиңа булган йөрәк тирәнлегем,

Шигъриятем, кайгы-шатлыгым.

2нче төркем

Әй газиз җир!Синең чәчәкләрең,

Чыклы иртәң,тыныч кичләрең.

Сиңа булсын җырым,мәхәббәтем,

Батырлыгым,көчле хисләрем. (Ш.М.)

3нче төркем

Зәңгәр күзле җитен,карабодай,

Сары мәрҗән төсле тары да,

Бодайлар да,куе киндерләр дә,

Яшьтән таныш миңа бары да. (Ә.Ер.)


lV. Нинди тыныш билгеләре куяр идегез? Тәртип санын куеп, җавап языгыз. (185-күнегү)
V. ”Күңелле минутлар”- өй эшен тикшерү

(Тиңдәш кисәкләр кергән табышмак һәм мәкальләр әйтешү)


Vl. Тиешле тыныш билгеләрен куеп,тиңдәш кисәкләрнең һәм гомумиләштерүче сүзләрнең астына сызып күчереп язарга.

1. Нигә соң шулай бик кадерле, сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як, туган җир?! (Н.Ф.)

2. Болар барысы да тормыш бизәге: төлкесе дә, бурсыгы да, бүресе дә. (И.Г.)

3. Күпереп яткан җир,куәт иясе машина, аннан чыккан ис, ялан тәпиле балачак - болар барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.)

4. Бөтен киселгән агачлар: карт имән, ак кәүсәле каеннар, баллы юкәләр-барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.)
Vll.Компьютерга кертелгән тестлар ярдәмендә укучыларның белемен тикшерү

1. Нинди җөмлә кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала?

а) үзара бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр җөмләнең тиңдәш кисәкләре дип атала.

б) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала

в) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала

2. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

а) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала

б) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала

в) җөмләнең барлык кисәкләре дә—ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлләр, аныклагыч тиңдәшләнеп килә ала

3. Теркәгечләрдән башка бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

а) бары тик өтер генә куела

б) нокталы өтер һәм сызык куела

в) өтер, нокталы өтер, сызык куела

4. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

а) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә,аңардан соң өтер куела

б) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куела

в) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела

г) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела

д) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләште рүче сүз алдыннан ике нокта куела

5. Шигырь юлларында кайсы җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килгән?

Бу- гүзәл як. Монда һәрбер сукмак,

Һәрбер почмак изге, ягымлы.

Мин дөньяның һичбер урынына да

Алыштырмам туган ягымны. (С.Уральский)

а) тәмамлыклар һәм хәбәрләр

б) ияләр һәм хәбәрләр

в) ияләр һәм хәлләр

6. Күп нокталар урынына нинди тыныш билгеләрен куяр идегез?

Бар да якын миңа... урман... кырлар...

Миләш куаклары... зелпеләр.

Әллә инде артык сагынганга,

Һич китмиләр яннан черкиләр.(Ә.Ер.)



А) — , , , Б) : , , , В) : , ; ,
Vlll. Өйгә эш. ”Нинди ямьле син,туган ягым”темасына кыска инша язарга

lX. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

Тема. Тиңдәш кисәкләрне кабатлау Максат

Укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту, сөйләм һәм язма телләрен үстерү

40.19kb.

25 12 2014
1 стр.


"Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре."

Максат: 1 тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләрне теркәгечләр белән үзара дөрес бәйләү һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү

31kb.

25 12 2014
1 стр.


"Исем" темасын кабатлау

Максат: Укучыларның “Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, кабатлау. 2 слайд

59.7kb.

05 09 2014
1 стр.


«Авазлар һәм хәрефләр дөньясында». (5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт). Фидания Ибраһимова, Яшел Үзән районы Зур Ключи урта мәктәбе укытучысы. Максат

Максат: Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның белемен ныгыту, системага салу; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү

60.49kb.

10 10 2014
1 стр.


Тема. Сыйфат темасын кабатлау. Сәяхәт дәрес

А. Х. Нуриева. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, Мәгариф, 2007

47.25kb.

25 12 2014
1 стр.


Хөснинең “ Йөзек кашы” әсәренә анализ ясау. Максат

Максат: Әсәрдә конфликтларны табарга өйрәнү, аларның чишелешен, әһәмиятен аңлату

42.35kb.

23 09 2014
1 стр.


Тема: "фотосинтез."

Максат: Кояшның җирдәге бөтен тереклек чыганагы булуы турындагы белемнәрне ныгыту

112.57kb.

01 09 2014
1 стр.


Әти- әни белән бергәләп (Гаилә бәйрәме) Максат

Максат. Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү

60.84kb.

13 10 2014
1 стр.