Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
-- Нәрсә ул яраткан да,ябышкан да?

--Исем.


Дөньядагы һәр нәрсәнең исеме бар

“ Тел, сүз , исем –фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы. Һәркемгш үз исеме –күңеленә иң якын ,иң кадерле исем—сүз”-дигән Гомәр Саттаров.


Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Өйгә,гаиләгә яңа ямь,юаныч ,куаныч, бәхет өстәлә.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкәтләр китерә. Аларның иң беренчесе—балага исем кушу.Аңа нинди исем биререгә? Бу сорау өәрбер ата-ананы ,баланың бертуганнарын ,туган-тумачаларын уйландыра,борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә.Һәр кеше үз исеменә күнегә һәм ул аның иң кадерле сүзе булып тоела.

Элек-электән яңа туган балага исем кушу—ул зур җаваплылык. Билгеле инде ,һәрбер әти-әни баласына исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле ,мәгънәле исемнәр биререгш тырыша.

“Кыз бла исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге,ир-ат исемнәрендә кылыч чаңы һәм китап акылы чагылсын!”-дигән Р.Гамзатов
Менә алдыгызда утырган 1993 елдатуган 10 укучының да исем кушуларының үз тарихы бар. Әйдәгез әле сүзне аларга бирик.

(укучылар чыгышы.)

1.

Айдар- төрки,1.айлы,ай сыйфатлы.2.дәрәҗәле билгеле егет9Хайдар(гәрәп))

болгар-лаеклы)


--Айдар да үз исеменә лаеклы урын алып киләчәктә Айның бүгенге көндә ачылып бетмәгән серләрен табу өстендә эшләр.
2.Айнур-төрки—ай нуры,яктыртучы
-Безгә караңгы төндәяктылыкны ай нурлары бирә.

Ай нурында коенып тугансыздыр--Айнурлар

Ай нурлары балкый йөзегездә

Саф чык тамчыларыдай саф мәхәббәт яңгырыйдыр бүген җырыгызда.

(җыр башкарыла)


3.Ләйсән—гәрәп “нисан”(юмарт)сүзеннән.Борыңгы Сирия календаре буенча явым-төшемгә юмарт апрелҗ ае атамасы.Бездә беренче шифалы яңгыр исеме.
4.Фәнис-фарсы—1.маяк,яктырткыч.2.шикәр.фән кешесе
Киләчәктә Фәнис үзенең фән белән бәйләнгән исемен аклар һәм нинди дә буласа олы бер шәхес булыр дип өметләнеп яшик.
5.Индира-1.Борыңгы Һинд мифологиясендә давыл,яшен һәм сугыш алласы;2. Һиндстандагы Инд елгасының кызы.
Исеме чит телдән аынсада үзенең елга агымы кебек җитезлеге Индираның татар биюләрендә чагыла (татар халык биюе башкарыла)
6.Рамил—гәрәп—тылсымлы,”рамл”сүзе “комда багу, юрау” төшенчәсен белдерә.Көнчыгышта комга ясаган нокта һәм сызыклар буенча багу-юрауның бик киң таралган төре.
--Заман тәләбе буенча эстрасенслар бик күбәеп китте .Бәлки безнең Рамил да үз исеменә тугры калып ,киләчәктә безне төрле заман авырулардан коткарыр дип ышаныйк.
7.Зөлфия—бөдрә чәчле;сөйкемле,чибәр,талантлы,томыш сөючән,фәннәр белән кызыксынучан,иҗади шәхес.спорт ярата.
Хатын –кызлырга багышланган җырлар бик күп.Шуларның иң матуры Зөлфия турында.Борынгыдан ук егетләр Зөлфия исемен кушып болай дип җырлаганнар:

Өзгән чәчәчкләрең шиңде

Ялындырма Зөлфия,

Ялкынымда янмассың бит

Җырлалы бер Зөлфия

(җыр башкарыла)
8.Николай-грек:авырмыйторган,көчле,хезмәт сөючән.Акча эшләүдән баш тартмый.Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә,күп эшләрне үзе башкара;мөстәкыйлҗллекне ярата.
Эш яратулары киләчәктә берәр төрле бизнес ачып җибәрүгә этәргеч бирер дип ышанып калабыз

9.Илназ—ил назы


Туган авылының урамын Илназ урамый кемнәр урасын?

Туган илен,туган җирен мактап Илназ җырламый

кемнәр җырласын?

(җыр башкарыла)


Татарларны татар иткән – исемнәр,

Исемнәр бит милләт йөзе—җисемнә:

Миңсылу,Айсылу,Сәрвиназ,Айназ,

Миңлебай,Минтимер,Габдулла,Фәрваз,

Гомәр,Госман,Ибраһим,Зәкәрия,

Гөлсем,Зәйнәп,Әлфия,Кәмәрия,

Гөлсинә,Гөлназ,Гөлгенә,Гөлнәфис....

Барчасының асылы гүзәл вә нәфис.

Галиәхмәт Шаһиәхмәт,Минәхмәт,

Караәхмәтле халкыма мең рәхмәт.

Шиһабетдин ,Хисаметдин,Хайретдин,

Сафагәрәй,Әхмәтгәрәй кемнән ким ким?!

Исемнәрнең кәттәләре татарда......

Бар Гафур да ,Сөембикә ,Саттар да,

Айрат,Айдар,Илдус,Гыйлемдар,

Татарларда чук-чук күркәм исем бар.

Әхмәт,Мәхмүт,Хәмит,Фәрит,Әдһәм бар,

Әхмәтгали ,Әхмәтвәли вә һәм бар.

Энҗе,Мәрҗән,Гәүһәр Җәүһәр,Фирәзә -

Асыл ташлы исме асыл безләрдә,

Илһам тулы иман нурлы йөзләрдә.

Нурислам, Нурихан,Гөлнур,Халисә,

Нурбәнат,Нурсылулар күп ирсә,

Галиулла,Сафиулла,Сәйфулла,Исемнәре кире кайтса ,шәп була?!

Нәкъ Исламча,мөселманча гамәл бу,

Нәкъ болгарча вә татарча әмәл бу;

Болгарлыкка ,булганлыкка кайту бу,

Ата-бабалар рухын яңарту бу,

Зәвыклы асыл исемнәр ярату бу.
Күрәсезме ,татар теле – бөтендөнья күләмндә кеше исемнәренә иң бай,кеше исемнәренә хазинәсенә мул булган телләрнең берсе.
Яхшы исем кыйммәт барсыннанда

Аннан тугры дустыңны күрмисең;

Безнең хакта мәңге ядькәр саклап

Картаймыйча яши һәр исем.
Исеме онытылмаган кеше-иң бәхетле кеше”—дип әйткән боек үзбәк шагыйре Алишер Нәваи.Чөнки киләчәктә:” Искә алырлар,исемне уртага салып”(Утыз Имәни)
И әдәмәр,кирәк белмәк:

Исем бирмәк,исем кушмак,

Исем алмак,исем тотмак,

Исем йөртмәк—олуг нәрсә;

Исемең дан алса,мәртәбә,

Исемең хур булса,мәсхәрә.
Исем йөртмәк—серле хикмәт,

Исем тотмак—гомер ,хезмәт,

Җисем үлсә ,исем кала,

Исем өлсә нәрәң кала?

Йә укучым,әйтеп кара!

Җирдә яшәвең югала.
Җисем0исем боңра-алка,

Яхшы исем өскә калка,

Һәркемгә зарурддыр белсә,

Исем—иң кадерле нәрсә.
Гамәлеңбулса, күркәм-зат,

Тарихка керә исем-ат –

Исемен асыл итә алган,

Чал тарихта китә алган.
Бу дөньда шул нәрсәне,

Кешеләр,булдыралыйк,

Тарихта урын алырлык

Яхшы исем калдыралыйк!

(бергә җыр башкарыла)

Яшәргә дип килдек без бу җиргә,

Яшәр өчен исемнәр кирәк,

Исемнәрсез кеше була алмый,

Исемнәрсез кеше яши алмый,

Исемнәр бит безгә гел кирәк.

Яратыгыз матур исемнәрне

Яратыгыз исем бирүчеләрне

Бернигәдә карамый

Исемнәрсез яшәү ярамый!

Татар Мөшегесе урта мәктәбе

“Классым –горурлыгым” класс чарасы

Исемсез кеше яши алмый”

класс җитәкчесе

Аглиева А.Х



2006 ел

Нәрсә ул яраткан да,ябышкан да?

Тел, сүз, исем –фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы. Һәркемгш үз исеме –күңеленә иң якын,иң кадерле исем—сүз”-дигән Гомәр Саттаров

48.66kb.

13 09 2014
1 стр.


Нәрсә ул бәхет?” ( Сыйныф сәгате)

Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү

44.6kb.

13 09 2014
1 стр.


Натюрморт нәрсә ул? (I сыйныф)

Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда сынлы сәнгатьтән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

37.7kb.

14 10 2014
1 стр.


Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар
74.41kb.

09 09 2014
1 стр.


Яраткан кешедән өйрәнәләр

Татлярда башлангыч мәктәпне тәмамладым, дүртенче сыйныфтан – Дербентка, 1нче санлы интернатка. Менә, мөгаен, үзем турында әйтергә теләгәннәрем шулар

112.6kb.

17 12 2014
1 стр.


Оештыру моменты. Кереш өлеш. Уку мәсьәләсен кую

Сез санап киткән байлыклардан тыш дөньяда Ходай биргән иң зур байлык – нәрсә икән ул?

128.7kb.

15 10 2014
1 стр.


Фәридә Гыйсмәтуллина, Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе. Китап белем чишмәсе

Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе, слайдлар, классик музыка язмалары

90.47kb.

25 12 2014
1 стр.


Нәрсә ул бәхет? Бәхетле кеше нинди була?

К. Насыйри “Китаб-эт тәрбия”; “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы; Л. Шагыйрьҗан шигырьләре, “Идел” журналы, 1990 ел, “Гыйбрәтле хәлләр” китабы

31.6kb.

13 09 2014
1 стр.