Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Поводырь (Җитәкләп йөртүче)

Укытучыга багышлана

Яраткан кешедән өйрәнәләр”

Иоганн Вольфганг Гёте

Сәнгать мәктәбе директоры аз сүзле иде:

-Магомед Агаев исемле. Беренче апрельдә туганмын...

-Шундый җитди булмаган көн.

- илле тугызынчы елның. Татлярда башлангыч мәктәпне тәмамладым, дүртенче сыйныфтан – Дербентка, 1нче санлы интернатка. Менә, мөгаен, үзем турында әйтергә теләгәннәрем шулар...

Мин блокнотымны өметсез генә читкә алып куйдым. Ак биткә языла башлаган юл тукталып калды. (“Кызыклы әңгәмәдәшне тыңладым!” дип атала инде)

-Иң яхшысы сез минем музыка укытучысы турында языгыз.

-?..


-Антонин Карлович Качмарик – милләте буенча чех... Аңа җитмеш яшьләр тирәсе иде. Күз чокырлары буш - тома сукыр. Бу физик кимчелек - педагогның бөек таланты өчен күктәгеләргә ачы түләү булса кирәк. Һәрвакыт түгәрәк кара күзлекләрдә, таяк белән йөри, азрак бөкрәйгән гәүдәсендә – баян...
***

Интернаттагы беренче көннәремне онытмыйм...

Аскы катта – сыйныфлар, икенче катта – тору бүлмәләре. Барысы да таныш түгел, ялгыз, ят... Дәресләрдән соң мин буш коридорлар буйлап йөрим. Почмакларга сыенам... Беркемне белмим. Бик озын караңгы коридорлар, биек түшәмнәр. Бу сиңа безнең авылдагы җыйнак саман өйләр түгел... Һәр адымнан кайтаваз шавы ишетелә: “Бух –ббу-ууух”. Һәм кинәт шунда әкрен генә уйнаган көй тавышларын ишетәм... Мин, хәйран калган күбәләк төсле, утка таба йөздем (миңа көй ошый иде). Мәҗлесләр залының ишеге төбендә туктадым. Тыңлап торам. Кызык... Әкрен генә, шыгырдатмаска тырышып, авыр ишекне тарттым, ярыкка карыйм: кара костюмлы, чал чәчле карт баянда уйный, ә балалар – миңа таныш булмаган уен кораллары белән. Кинәт баянчы кулын күтәрә, оркестр тынып кала... карт кисәк кенә йөзе белән миңа таба борыла... Аның күзләрендә түгәрәк кара күзлекләр.

Су-кыыр!


Башта тиз генә шылырга теләдем... Нәрсәдер туктатты...

-Ке-еем анда?

Иелгән башымны суздым:

-Агаэв... Магомэд.

-Я, кер әле.

Мин авыл егете, рус телен бик белми идем. Керәм.

-Магомед дисең алайса?

-Ы-ыы,- дип баш кагам.

-Сирәк исем. Син каян?

-Татляр.


Ул миңа мөрәҗәгать итә, ә мин кая карарга белмим. Күзләре күренми...

-Ничәнче сыйныфта?

-Дүрт,- дөреслек өчен бармакларда күрсәтәм.

Бөтен балалар мине күзәтәләр, тик беркем дә көлми.

-Сиңа музыка ошыймы?

-Болай ошый инде...

Ул бармаклары белән өстәлгә ритмлап шакылдатып алды:

-Кабатла.

Кыюсызлыгымны җиңеп, мин кабатладым. Үземә хәтта кызык...

-Иртәгә дәресләрдән соң кил, түгәрәккә.


Төнлә минем төшемә түгәрәк кара күзлекле сукыр карт керде: ул мине кулымнан тотып кларнеттан скрипкага йөртте, скрипкадан балалайкага, баянга һәм нәрсәдер аңлатты...
Мин бер уен коралында да уйный белмәсәм дә, минем ниндидер сәләтем, күрәсең, булгандыр. Минем әтием сорнайда яхшы гына уйный иде.

Икенче көнне дәресләр бетүен көч-хәл белән көтеп алдым – залга йөгердем. Шакыдым.

-Ә, Магомед, кер.

Карт сөйли, ә башы, гадәти булмаганча, як-якка карый. Әле бер кырыйга, әле икенче... Әйтерсең әңгәмәдәшен эзли. Уйчан гына пианинога килә:

-Нинди ноталарны алганны истә калдырасыңмы?

Һәм бер-бер артлы клавишаларны чиртә башлады. Авазлар миңа бик ачык ишетелделәр. Мин шундый ук эзлеклелектә аклы-каралы шома таякчыкларга бастым.

Ул көйләде:

-Ля-ля-ля... Кабатлый аласыңмы?

Мин җырлап күрсәттем.

-Ә менә болай: та-та-та-тааа...

Мин тагын кабатлыйм.

-Магомед, син сәләтле малай, синең барып чыгачак.

Эссе булып китте! Шундый сүзләр...Патимат әби кабатларга ярата бит: “Мактасаң, хәтта ишәк баласы да сикереп куя”.

Башта мин берни дә белмәдем. Ул аңлатты:

-Ноталар рәте биш сызыктан тора. Һәм җиде нота бар: до,ре, ми, фа, соль, ля, си. Барысы җиде.

- Салават күпере төсләре кебекме?- дип сорадым мин беркатлылык белән.

Карт тынып калды, әйтерсең лә абынды... Йөзендә моңсулык чагылып үтте.

-Әйе, салават күперендәге төсле... Биш горизонталь сызыклар сыз. Аскарак нокта куй: анда “до” нотасы языла.

“До” ны өстәмәдә ясыйлар икән.

Без аның белән чиреклек, сигезенче, уналтынчы ноталарны өйрәндек... Ул миңа акбур яки ручка белән язып күрсәтә алмый иде... Бөтенесен бай мимикасы, тавышы белән билгеләде. Мин аның артыннан язам, кайда нинди түгәрәк ясавымны кычкырып әйтә барам. Антонин Карлович башлангыч мәгълүматларны өйрәтте. Музыка дөньясында миңа юл күрсәтүче булып хезмәт итте!.. Оркестрда күп төрле уен кораллары бар иде: думбра, балалайка, тромбон, контрабас. Барысында да уйнамаса да, ул аларны бик җентекләп белә иде.

Мин бик кызыксынучан булдым. Аның белән шулкадәр мавыгып шөгыльләндем, әйтерсең, безнең арадан очкын йөгереп узды...

Бер айдан соң дәресләрнең берсендә ул сорап куйды:

-Магомед, сиңа кайсы уен коралы башкаларыннан якынрак?

-Менә.


Мин сак кына кларнетны кулыма алдым һәм укытучыма бирдем. Бездә ул вакытларда кларнетта бөтен җирдә уйныйлар иде: туйларда, авыл бәйрәмнәрендә...

-Ал аны, мөштеген куй һәм өр. Бары тик өр. “Соль” нотасы барлыкка киләчәк. Бармагыңны беренче клавишага куй – монысы “ми”.

Өрәм.

-Магомед, улым минем, дөрес тавыш түгел. Син һаваны тиешенчә бирмәдең. Таягын тыгызрак кыс, мөштеген тирәнрәк. Иреннәр куелышын үзгәрт. Телең белән черкелдәт!... “Ту”ны яса, көнбагыш ярган сыман...



Һәм күрсәтә башлады: бер көнне – бер тавышны, икенче көнне – икенчесен.

Кларнет – бик катлаулы уен коралы. Тик акрынлап, акрынлап... Көнләп түгел, айлар буе өйрәнү дәвам итте. Килеп чыга һәм... ошый башлады: “Мин үзем кларнетта көй чыгарам!” Ә чынлап торып уйный башлагач... О! Ант итәм, үзем белән горурландым. Вакыты җиткәч, ул миңа кларнетны бөтенләйгә бирде. Оркестрга кабул итте. Шулай ук мин думбрада, балалайкада өйрәндем... Кышын мәктәп кичәсендә уйнадым. Куанычымнан күкләрдә очтым!.. Сыйныфташ кызларым кушылып җырладылар.

Бер елдан соң мин оркестрда “беренче скрипка”га әйләндем.
Яңа әсәр өйрәнә башласак, мин аны нота буенча укый идем:

-Ми- чиреклек, соль – сигезенче, до – уналтынчы...

Ул барысын да истә калдыра иде. Без уйныйбыз - ул тыңлый. Кинәт туктата. Җыерчыклы йөзе сизелер-сизелмәс кенә сытылып ала:

-Анда ничәнче нота бара?

-Сигезенче.

-Син дөрес әйтмәдең, улым. Сигезенче булу мөмкин түгел, игътибарлырак кара әле...

Музыка өлкәсендә чиксез сәләтле булганга күрә, ул моны бик ышанып әйтә, әйтерсең ноталарны мин укымыйм, ә ул...

-Сез хаклы, Антонин Карлович!

Беренче май, Совет армиясе көне яисә Җиңү көне кебек зур бәйрәмнәр якынлашканда, ул мәҗлесләр залына талантлырак балаларны җыя һәм барысы бергә бәйрәм концерты әзерлиләр иде. Егермеләп кешедән торган хор җыялар. Җырлар өйрәнәләр. Нигездә революцион: “Прощание славянки”, “Варшавянка”, “Взвейтесь кострами”, “Варяг”, “Шёл отряд по берегу”... Ике тавышка җырлыйлар. Антонин Карлович үзе баянда уйный һәм дирижёрлык итә иде:

-Кем анда икенче тавыш белән суза? Сереза Табова, дөрес җырламыйсың. Аду, тиешле нотаны алмадың. Тагын кабатлап кара.

Һәм яңа баштан. Уннарча тапкыр. Идеаль башкаруга ирешкәнчегә кадәр.

Мине өйрәткән төсле, ул бөтен авыл балаларын өйрәтте: аварларны, даргин, әзербайҗан, лезгиннарны... Музыка безгә, төрле милләт кешеләренә, икенче аралашу теленә әйләнде. Дербенттагы бер генә парад та, бер генә тантаналы чара да безнең танылган корыч инструментлар оркестрыннан башка узмады. Колоннаның иң алдында минем сыйныфташым Мөхетдин барды. Антонин Карлович аңа зур барабанны ышанып тапшыра иде. Мөхетдин аңа колотушка белән, гел тактка туры китермәсә дә, бик тырышып, дәртләнеп, хисләнеп суга иде.

Ә менә мәктәптәге музыка дәресләре белән начаррак булды. Минем яшьтәшләрем бөтенләй диярлек тырышмадылар, ә мин, яраткан дәресемә башым белән чумар урында, аларның шуклыкларына түздем.

Мәсәлән, сыйныфта барлау болай башлана:

-Надир.

-Мин!


-Руханият.

-Мин!


-Али.

Надир аның урынына кычкыра: “Мин!”

Антонин Карлович шелтә белән башын чайкый:

-Юк, бу Али түгел. Шулай бит, улым?

Кулын минем башка куя. Мин раслыйм:

-Әйе, бу Али түгел, малайлар шаярталар.

Аңа мин ялганлый алмый идем.

Антонин Карловичның безгә ничек түземлеге җитте икән? Аңлый алмыйм. Ул беркайчан да кызып китми иде...

Дәрес бара. Утырабыз: алтышар-алтышар парта. Кесә көзгесе белән яктыртылган кояшлы куян глобус буйлап йөгереп уза, тавышсыз гына такта буйлап шуа, укытучыда туктала. Ачык якты төстәге тап пиджакның майланган кесәсен яктырта, тупас кына битенә үрмәли. Антонин Карлович, җылыны сизеп, борынын, иреннәрен тоткалый... Тыелып торган көлү ишетелә.

- Бишенче партаның сул ягында утырган укучы... Магомед, исемен әйт әле.

-Руслан.

-...Руслан, зинһар өчен, сыйныфтан чыгыгыз.

Ә Руслан инде тавышланып ук көлә һәм басмый да. Мин сыйныфта беркемнән дә курыкмый идем һәм һәрвакыт укытучы яклы булдым:

-Руслан, сиңа әйттеләр бит...

Теге теләмичә генә кысын партадан чыга.

Миңа башкалар алдында уңайсыз... тик башкача нишләргә? Антонин Карлович – зирәк кеше. Мәрхәмәтле. Ул күп нәрсәгә өйрәтте. Ант итеп әйтәм, язмыш безне очраштырганга мин бәхетле!

-Магомед, улым, син рус телен яхшылап өйрән. Күбрәк укы: хикәяләр, шигырьләр. Тырыш. Бу бөек тел! Менә тыңла әле:

А весною я в ненастье не верю,

И капелей не боюсь моросящих.

А весной линяют разные звери.

Не линяет только солнечный зайчик.
Мин укырга тырыштым.

Бу кеше минем күңелемә ныклап кереп урнашты... Бу хисләр уртак булгандыр дип уйлыйм. Ул көннән-көн ныграк ачыла барды. Шулай ук көчсезлегендә дә:

-Магомед, өйгә кадәр алып бар әле.

Ә мин ул чакта әле урамнарны белми идем, шулай да кире какмадым. Мин хәтта горурландым...

Ул мине кулымнан җитәкли, без тузанлы урамнардан барабыз... Кисәтә:

-Анда баскыч булыр...- төшәбез. – Хәзер сулга, капкага.

Шундый күренеш килеп чыга: шәһәр буйлап мин аны түгел, ә ул, сукыр кеше, мине алып бара. (Аның сиземләве көчле иде: “Сукыр кеше Алланы рухы белән күрә”.) Чынлыкта Антонин Карлович темпераментлы, эштә тынгысыз. Хәзер мин аны бөтен җирдә озатып йөрим: өенә, өченче мәктәпкә җыр дәресләренә, балалар йортына. Хәзер аны озатырга кем генә сораса да, ул йомшак кына кире кага: “Рәхмәт, Магомед белән барам!” Күзләре өчен малайлар укытучыны котырта иделәр: “Магомедның бабасы”. Һәм миннән дә астыртын гына көләләр, ирештерәләр:

-Без хәзер футбол уйнарга барабыз, диңгездә коенабыз, ә син үзеңнең күзсез Кошмаригың белән китәсеңме?.. Җитәкләп йөртүче! Җи-тәк-ләп йөртү-чеее! Ы-ыыы!..

“Кешеләр нигә шулай усал?!” – бу уй тыгыз кыршау белән... минем йөрәгемне кыса иде. Мин үпкәләмим...ниндидер күңелсез халәткә төшә идем һәм кыланучы, әйләнә-тирәдә сикергәләүче малайларга карый идем... Аларны аптырап, шаккатып күзәтә идем... Төгәл генә берсен дә танымыйм... Әйе, мин үземнең тормышымны тулысы белән, бернинди чигенүсез, яраткан укытучыма багышладым. “Минем бөек җырчым”,- күңелдән генә шулай атадым. Ул миңа әти түгел, бабам да, абыем да түгел... Мөһимрәк булып чыкты. Ияләштем мин аңа. Һәр көнне, һәр адымда янәшә: бердәмлектә, сакта. Дөнья кояшлымы, айлымы, томанлы яки йолдыз-төнлеме – аның өчен тоташ кара. Һәм инде беркайчан да салават күпере үзенең күзләрне камаштырырлык төсләре белән аңа җырламаячак. Үзенең ап-ак карлары белән кавказ таулыкларын каплаучы, агачларны шәрәләндерүче кыш хуҗаларча хокукларын яулыймы, көнчыгыш гүзәле яз үзенең яктылыгы белән җирне, тауларны, виноград агачлыкларын, күк һәм диңгезләрне уятамы, - аның өчен барысы да авазлар теленә, җил сызгыруына, кошлар сайравына, “җылы-салкын”га күчерелгән. Антонин Карловичка төп сизү органы - күзләре урынында хәтере һәм мин булдым.

Соңга кадәр яңа көйне өйрәнә. Исенә килсә – кара төн җиткән инде... Безнең палатага менә, ишек төбеннән тыңлана, сулышымнан мине таный. Сиземләп килә:

-Магомед, озат әле.

Торам. Беләм: башка берәү дә озатмаячак. Барысы да йоклый. Йокылы көенчә киенәм, күзләр йомыла... Урамда чәнечкеле кар. Сыек соры төстәге киемемә төренәм. Салкын! Аның белән төнге шәһәр урамыннан барам, ул минем кулымнан тота. Аның кулы изге, җылы. Ул интернаттан ерак, базар артында ук яши иде... Кайчагында бер якка барганда без автобуска җитешә идек, ә кире кайтканда юк. Кирегә – мин үзем генә...

Төн. Җәяү, аулак тыкрыклар буйлап. Тирә-як әйтерсең карага буялган... Куркыныч.
Шунда яшәүчеләрнең миңа бәйләнгән чаклары да булды. ( Шул чакта ук сизгән идем: начар кешеләр төнлә йокламый!) Йөгереп китәргә һәрвакытта да җитешми идем. Әгәр алар ике-өч булсалар, сугыштым. Күп булсалар – түздем. Һәрберсе тибеп чыга да, мыскыллы көлеп, шайтан тавышы белән куалар иде:

-Безнең районга борыныңны тыкма!!!

Икенче юлы барам – тагын саклап торалар.

-Син аңламадыңмени, ишәк?.. Ишәк малае!..

Интернатта укыган биш ел дәвамында мин аның белән шулай йөрдем.
Сигезенче сыйныф ахырына якынлашты.

Кая барырга? Дербент музыка училищесына укырга керергә теләдем, тик анда профильле мәктәпне бетермичә алмыйлар. Үземнең теләгем турында мин укытучыма сөйләндем. Ул тынычландырды:

-Борчылма! Алырлар.
Кулга кул тотынып, без икебез педагогларга килдек (ә алар барысы да аның элекке укучылары икән). Ул мине тәкъдим итте:

-Кабул итегез. Әзерлекле малай.

Шунда мин үзем өчен ачыкладым: күпчелек танылган осталар музыка дөньясына башлангыч адымнары белән беренче Остазларына – шушы тыйнак сукыр музыкантка бурычлылар.

Соңгы вакытта Антонин Карлович нык кына биреште. Көчсезлек, картлык галәмәте аяусыз якынлаша иделәр.

Мин интернаттан китәргә җыенгач, ул үтенде:

-Магомед, мине картлар йортына илтеп куй әле. Монда берүзем калырга теләмим...

Ул төнне бөтенләй диярлек йокламадым.

Вакыт-вакыт, тавышымны чыгармас өчен, көч-хәл белән үземне тыеп тордым...

Приютка! Нәрсә соң бу?!!

Безнең Кавказда әти-әниләрне ташламыйлар...(Минем беркайчан да ишеткәнем булмады.)

Минем бабам Гасан хәзергә чаклы үзенең туксан җиде яшьлек әтисен карый. Ул миңа карт бабам була инде. Хәким бабай. Аның аксыл таягы бар, куе кашлар, йонлач кара папаха кигән. Гасан бабай үзе аңа тәһарәт алу өчен комган китерә. Әтисен сак кына тотып тора, әйтерсең кечкенә бала, адымлап саф һавага чыгарга булыша, кояшка, күктәге кошларга карап сокланырга мөмкинлек бирә. Кайгыртып, җылы бурка белән төрә. Һәм Хәким сиздермичә йокымсырый... Ә Гасан бабай, кем дә булса, хәтта очраклы рәвештә дә, аның ярымйокылы халәтен бозмасын өчен, көнләшеп диярлек аны күзәтә.

Без барыбыз да берсүзсез Хәким бабайга буйсынабыз. Минем абый-апалар, әти дә, әни дә, хәтта Патимат әби дә.

Бервакыт мин мәктәптән кайтканда күрәм: Гасан бабай өй каршындагы утыргычта утыра һәм тавышсыз гына ачы итеп елый. Сакалы калтырап куя. Мин аңа ташландым. Үзем ярсудан калтырыйм. “Бабай! Бабакай! Кем сине рәнҗетергә батырчылык итте? Әйт шул кешене!” – мин ул кешегә каты җәза бирергә әзер идем. “Хәким әтие-ең... таяк белән су-укты...” Гасан бабай миңа бик кызганыч иде, тик мин нишли алам?.. Андый мәсьәләдә аңа беркем дә ярдәм итмәячәк иде. Хәким бабай тухумда иң өлкәне, димәк, иң баш кеше! Өлкәннәрне тыңларга гына кирәк.

Ә картлар йорты – исәннәр каберлеге ул... Булдыра алсам, яраткан укытучымны үземә алган булыр идем. Тик мин әлегә бары тик беренче курс студенты гына идем. Антонин Карловичның хатыны үлде. Балалары икәү: кыз һәм ул; мәктәпне тәмамлаганнан соң кайсы кая киттеләр, әтиләрендә эшләре дә юк... (Ул искә төшерергә яратмый иде.) Кызы Мәскәүдә ниндидер институтта укыган: “геодезия-физика-астрономия”. (Мин мондый сүзләрне беренче мәртәбә аннан ишеттем.) Улы – кайдадыр еракта капитан: аның үз гаиләсе. Һәм менә хәзер минем яраткан укытучым... ятимнәр йортында, әйтерсең ул беркемгә дә кирәкми, ташланган кеше... Укулар башланырга бер көн кала мин аны шунда озаттым. Палатага кадәр керттем. Караучы хатын соры төстәге урын-җир әйберләре бирде, мин аларны караватка җәйдем. (Тагын нәрсә эшли ала идем инде мин?..) Саубуллашканда моңсу гына кочаклаштык. Аның кызылсары төстәге тимерчыбык тоткалы кара күзлеге читкәрәк китте... Буш күз төбеннән эре күз яше тәгәрәде.

Үземне көчкә генә тыеп киттем. Берүзен калдырдым.

Капкага җиткәч, борылып карадым һәм күрдем: тәрәзә янында ярдәмчесез бөкрерәк гәүдә... күз яшьләренә буылды...

Укыган вакытта еш кына аның янына барып йөрдем.

-Магомед, минем бар да яхшы. Иң мөһиме – син яхшы укы...

Училищены бетергәч, иң беренче итеп өр-яңа диплом белән аның янына барырга иде дә бит... Өйгә йөгердем. Ә көзен, вакыт табып, җиләк-җимешләр белән барсам... ул юк иде инде. Соңардым... Кабул итү бүлмәсендә коры гына әйттеләр: “Үлде. Баяны калды”. Миңа аның баянын алырга рөхсәт иттеләр. Укытучыны кем күмгән? Кайда?... – билгесез. Без ул чакта яшь идек, югалтуларга да бик зур әһәмият бирми идек. Әгәр вакытны кире кайтарып, безгә тагын бер мөмкинлек бирсәләр... Бүгенге акыл белән, әлбәттә, зурлаулар, лаеклы озатулар да оештырган булыр идек. Юк, беркем дә һәм беркайчан да безгә тормышны чиста биттән язарга мөмкинлек бирмәячәк...
***
Мәңгелек Кешегә мактау һәм хөрмәт.

Шулай була күрсен.



Дербент шәһәре, 2010 ел

Яраткан кешедән өйрәнәләр

Татлярда башлангыч мәктәпне тәмамладым, дүртенче сыйныфтан – Дербентка, 1нче санлы интернатка. Менә, мөгаен, үзем турында әйтергә теләгәннәрем шулар

112.6kb.

17 12 2014
1 стр.


Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар
74.41kb.

09 09 2014
1 стр.


Фәридә Гыйсмәтуллина, Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе. Китап белем чишмәсе

Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе, слайдлар, классик музыка язмалары

90.47kb.

25 12 2014
1 стр.


Нәрсә ул яраткан да,ябышкан да?

Тел, сүз, исем –фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы. Һәркемгш үз исеме –күңеленә иң якын,иң кадерле исем—сүз”-дигән Гомәр Саттаров

48.66kb.

13 09 2014
1 стр.


Гайсина Ф. Г., №242-772-075

Безнең, әкиятебез гадәти генә түгел, чөнки аның, геройлары балалар бакчасына йөриләр, анда татар теле, авазларны дөрес әйтергә өйрәнәләр. Борын-борын заманда түгел, нәкъ безнең көн

81.67kb.

16 12 2014
1 стр.