Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Фәридә Гыйсмәтуллина,

Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең

китапханәчесе.
Китап - белем чишмәсе
(1-9 сыйныф укучылары белән әдәби тематик кичә үткәрү өчен сценарий үрнәге)

Максаты:

- укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү;

- китап укуга кызыксыну уяту;

- кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау;

- китапларны сак белән генә тота белү тәртибен өйрәтү.
Җиһазлау:

Плакат: “Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит , ярат китапны”(Г.Тукай),

”Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе, слайдлар, классик музыка язмалары.

Эпиграф: (Кичә барышында слайдлар күрсәтелә)

“Акыл тарихы төп ике чордан: хәреф һәм типография уйлап табудан тора; калган барлык чорлар шуларның нәтиҗәләре генә булган. Китап һәм язу кешегә яңа дөнья ача”.

(Н.М.Карамзин)

Кереш өлеш:

I.Китапханәченең чыгышы.

Хөрмәтле укучылыар! Бүген без бу залга китаплар турында сөйләшергә җыелдык.

Китап дигән дөнья бар, китап дигән галәм бар. Уйлана башласак, алай гына микән? Ай-һай, зур мәгънә ята китап сүзендә. Тормышта бүгенге дәрәҗәсенә килеп җиткәнче, китап үз тарихында гыйбрәтле юл узган, күп төрле язмышларга очраган. Халыкны котыртучы, юлдан яздыручы дигән әллә нинди гаепләнүләр, нахак бәлаләр тагып, учакларда яндыру, таш бәйләп суга салулар дисеңме , зинданнарга ябылуларны, башка золым-золмәтне дә еш күрергә туры килә аңа. Берәүләр, аны иң яман дошманы күреп, туктаусыз эзәрлекләсәләр, икенчеләре, изгегә санап, аны иң кадерле хәзинә итеп сакларга, буыннан-буынга тапшырырга, аның гомерен озайтырга тырышканнар...

Хәзерге заман балалары бик бәхетлеләр. Чөнки китапханәләрдә , кибетләрдә китапларның ниндиләре генә юк. Укырга гына кирәк, уку теләген булдырырга гына кирәк безгә.



Сәхнәгә алып баручылар чыга.
1нче алып баручы: Без гомер буе китапка мөрәҗәгать итәбез. Ул бала чактан ук безне урап алган дөньяны һәм үзебезне танырга, аңларга ярдәм итә. Үз вакытында укылган китап еш кына кешегә нинди һөнәр сайлап алырга кирәклеген әйтеп бирә.

2 нче алып баручы: Китап эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә- иптәш, кайчакта ул –күңел ачу әйбере, һәрвакытта юлдаш, киңәшче, ә аның белән дуслашкан кеше өчен ышанычлы дус.

1 нче алып баручы: Китап ул могҗиза.Менә өстәлдә куш уч төбе зурлыгында гына китап ята, ә аңа кешеләр, йортлар, шәһәрләр сыйган. Китап өстәлдә хәрәкәтсез ята, әмма ул безне зур тизлек белән бер очтан бер очка, бер илдән бер илгә һәм шулай ук җир шарының төрле почмакларына илтеп куя. Ул безне үткән һәм киләчәк заманга күчерә.

2 нче алып баручы: Китап – кеше төзегән бердәнбер вакыт машинасы. Җансыз булса да -яши, телсез булса да –сөйли.
Китап(Фаиль Г)

“Укы инде,балам,укы!,-диеп

Кирәкми лә миңа әйтергә.

Минем күңелем үзе ашкына ич

Китаплардан күпне белергә.

Геройлары белән серләшәм дә,

Шатлыклары булса сөенәм.

Кайгыларын миңа сөйләсәләр,

Алар өчен бик тә көенәм.

Җырласалар алар белән җырлыйм,

Күңелем шат була шаярсалар.

Бик ямансу булыр иде миңа,

Китаплардан бер көн аерсалар.

1 нче алып баручы: Китаплар белән шөгыльләнү балачакны ямьләндерә, яшьлекне туендыра, картлыкның күңелен күтәрә, бәхетне бизи, бәхетсезлек килгәндә сыену урыны була һәм юата, өйдә чакта шатландыра, өйдән читкә киткәндә комачауламый.(Цицерон).
(Тыныч көй уйнатыла)

2 нче алып баручы: Хэзер сезгэ Ж.Эдилэ “Татар китабы” дигэн шигырь сойли

Минем очен китап изге эйбер,

Кузем ачты бала чагымда ук:

Кинэшчем дэ булды, мен сорауга

Жавап табалмаган чагымда ук.
Экиятлэр белэн танышуым

Татар китабыннан башлангандыр.

Уги кызны” кат-кат укыганда



Ничэ тапкыр кузем яшьлэнгэндер.
Кулларыма мин еш китап алам,

Серлэшэмен ялгз калган чакта.

Халкымны, дим китап саклаган ич-

Теле онытыла язган чакта.
Адаштырмый эйдэп барасын син

Нэрсэ бар сон сина тин тагын”- дим.



Башым иеп сина табынамын-

Рэхмэт сина, Татар китабы!”- дим.



1 нче алып баручы: ”Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем, була минем юл күрсәтүче йолдызым”, дип язган Г.Тукай. Дөрестән дә, китапларда чагылдырылган тарих сабаклары үткәннәрне белергә генә түгел, ә хәзерге тормышны аңларга да һәм киләчәктә үз юлыңны сайларга да ярдәм итә.
2 нче алып баручы: Җор телле татар халкыбыз китап, уку, белемле булу турында мәкальләр иҗат иткәннәр, ә хәзер без сезнең белән татар халкының бу мәкальләрен уен формасында исебезгә төшереп китик. Мин мәкальләрне башлыйм , ә сез аларның соңгы юлларын дәвам итәрсез.

Китап - белем чишмәсе

Китап - тормыш көзгесе

Китап - якын сердәш

Китапның белмәгәне юк

Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә

Китап галим- телсез мөгаллим

Күп укыган күп белер

Китап -бакча, андагы язучылар шул бакчаның гөлләре

Күп йөргән, күп белмәс - күп укыган күп белер

Уку күңел нуры, укымый калган -кеше хуры

Гыйлем акчага килми - тырышлык белән килә

Уку каты булса да җимеше татлы

Белем-бәхет ачкычы , дәрәҗәнең баскычы

Белем беләккә көч бирә

Белемле кеше югалмас

Гыйлемлек –нур, наданлык- хур

Китапханәче: Укучылар , менә сез шактый гына татар халкының мәкальләрен исегезгә төшердегез. Мәкальләрне белү, аларны истә кадыру сезнең зиһенегезне баета, халкыбызның иҗат җимешләрен онытмаска ярдәм итә ( актив катнашкан укучыларга бүләк бирелә)
1 нче алып баручы: Китап укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ул яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, кеше бәхете өчен көрәшүчеләрнең бөек акыллары белән таныштыра. Кешегә ул бик күп нәрсә хакында сөйли, әмма аңардан басылып чыкканчы, аның нинди юл үтүен без күрмибез. Ә хәзер сүзебез китапның безнең кулга килеп эләккәнче нинди юл үтүе хакында.
Г.Фәриз

Башта кәгазь эшләү өчен

Шактый хезмәт сорала,

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.
Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул безгә җавап тота.


Эшчән басу машинасы

Биткә хәреф төшерә.

Битләр әле китап түгел,

Елмаймыйлар кешегә


Ябыштырып, төпләп куйгач

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына

Ул битләр китап була.

Менә шулай китап туа.
2 нче алып баручы: Бер язучы болай дигән: “Китап ул язылгач кына түгел, ә укылып чыккач туа”,- дигән. Һәм бу сүзләргә колак салмыйча да булмый. Чөнки китап укучыдан башка, укучының мәхәббәтеннән башка китап юк әле ул. Кайбер укучыларыбыз турында “ул укыштыргалый”, яки “ул китап укырга яратмый” дигән күңелсез сүзләр ишетергә туры килә. Мондый сүзләрне ишетәсе авыр да, күңелсез дә. Ә менә укый торган укучы булу- гүзәл нәрсә. Шундый гүзәл укучы булырга омтылу бер дә соң түгел.
1 нче алып баручы: Ә менә мин, кемнең дә булса: “Миңа күңелсез! Нәрсә эшләргә дә белмим!”- дип зарлануыын ишетсәм, гаҗәпләнәм. Китаплар булганда, эшләр нәрсә һәрвакытта да бар , дип уйлыйм мин.Китаплар барында берничек тә күңелсез була алмый.
М.Гафуриның “Китап һәм балалар” шигырен М.Язилә сөйли:
Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,

Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.

Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:

Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.

Утыралар китап укып, күңел ачып,

Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып

Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,

Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.


2 нче алып баручы: Ә хәзер башваткыч чишеп алыйк. Бирелгән башваткычны чишкәч сез бик яхшы белә торган бер сүз килеп чыгар. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз .

1 алып баручы:Бу шигырь юлларын кем иҗат иткән? Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.



(Г.Тукай “Туган авыл”).

2 алып баручы: Бу юллар, кайсы әсәрдән һәм аны кем язган?

Безнең Җамал әбинең чуар тавыгы бар. Бер авылда да юк бу тавыкка пар.Чуар тавыкны тавык димәсәң ,Җамал әбинең хәтере калып, бу сүзне улы Гата да күңеленә авыр алыр. Күгәрченнән кечкенә, сыерчыктан зур- чуар тавык әнә шундый ул. (А.Алиш “Чуар тавык”).



1 а.б.Авторын әйтегез. Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! (Г.Кутуй “Сагыну”).



2 алып баручы:. Мин, Шәвәли- шук малай

Шук малай , уңган малай. , Шәвәлине кем уйлап чыгарган? (Ш.Галиев)

1 алып баручы: Дәрҗия исемле шагыйрәнең фамилиясен исеңә төшер.

2 алып баручы: Э хэзер Абдулла исемле шагыйрьнен фамилиясен эйтеп карагыз.

1 нче алып баручы: Җаваплардан күренгәнчә бу залда китап дуслары җыелган икән . Китапларның чын дуслары булу өчен аның тарихын да белергә кирәк бит әле . Сезгә бу очракта С.Львовның “Китап турында китап” дигән җыентыгы ярдәм итәр. (Китап күрсәтелә.) Бу җыентыкта автор китапның тарихи ролен , кешенең рухи мәдәниятен формалаштыруда аның әһәмиятен күрсәтә. Атаклы галимнәрнең, язучыларның тормышында китап нинди урын алып торуы турында сөйли. Шулай ук, китаплар белән ничек эшләргә кирәклеген дә өйрәтә.
2 нче алып баручы: Ә менә бер укытучы укучыларына мондый киңәшләр бирә
(Х.Шабановның “Кадерлә син китапны” шигыре сөйләнә).

(Нуруллин Фаил)

Китап -киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.


Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син,

Керле кулың белән аны

Беркайчан да тотма син.


Ул яратмый пычракны-

Керне, тузанны, тапны,

Саф, көрсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.


Көн дә укы син аны:

Китап - якын дустың ул,

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул!


1 нче алып баручы: Чыннан да китапны укып чыгу гына түгел бит әле, озак яшәсеннәр өчен аларны кадерләп сакларга да кирәк бит.

Әйдәгез әле без дә сезнең белән китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярамаганлыкны исебезгә төшереп үтик:


1.Китапларны урталай бөкләргә ярамый.(Ирек)

2. Китапларның битләрен бөкләп куярга ярамый.(Фәнил)

3.Китап өченә карандаш, ручка тыгып калдырырга ярамый.(Раил)

4. Китапка язарга, рәсем ясарга ярамый.(Раилә)

5.Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.(Венера)

6. Ашаганда китап укып утырырга ярамый.(Илназ)

7.Китапны кояш нурлары төшкән урында укырга ярамый.(Илфир)
Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннын, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк.

Китаплар бигрәк тә үзләренә сак караганны һәм чисталыкны яраталар.

Китапларны чиста өстәлгә һәм чиста парталарга гына куярга кирәк.

Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга гадәтләнегез. Һәм беркайчан да бармагыгызны төкерекләмәгез.



Йомгаклау.

(Уртада зур хәрефләр белән язылган плакатны бергәләп уку: “ Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”.(Г.Тукай))

Китапханәче: Кадерле укучылар! Бүгенге кичәдә туган фикерләрегез сезнең күңелләрдә китапка, укуга карата кызыксыну, күп укуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде.Китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез! Бер-берегезгә дә кешелекле , ярдәмчел булып үсегез.Тәэсирләрегезне , туган фикерләрегезне дәфтәрләрегезгә языгыз, рәсем ясасагыз да була.Бәлки күңелегездә, шигырь, әкият, хикәя дә туар...

Фәридә Гыйсмәтуллина, Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе. Китап белем чишмәсе

Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе, слайдлар, классик музыка язмалары

90.47kb.

25 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел, Татарстан Республикасының Базис укыту планына, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2012-2013 уку елы өчен

767.37kb.

25 12 2014
4 стр.


Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека

Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре

82.85kb.

15 10 2014
1 стр.


Программа "Башлангыч гомуми белем бирү программалары " 2010

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

542.27kb.

15 10 2014
3 стр.


Китап киңәшчең синең, дустың,ярдәмчең синең

Балтач муниципаль районы Норма урта гомум белем бирү мәктәбе филиалы Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

36.06kb.

25 12 2014
1 стр.


Мөслим районы Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова тәҗрибәсеннән
25.34kb.

12 10 2014
1 стр.


Носы төп гомуми белем бирү мәктәбендәге укытучылар
9.86kb.

12 10 2014
1 стр.


Тематическое планирование рассчитано на 5 учебных часов в неделю, что составляет 170 учебных часов в год

Ютазы муниципаль районы Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең икенче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

3730.23kb.

07 10 2014
14 стр.