Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1


Балтач муниципаль районы Норма урта гомум белем бирү мәктәбе филиалы Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Азкомлектлы башлангыч мәктәптә сыйныф сәгате.



Тема:Китап – киңәшчең синең, дустың,ярдәмчең синең.

Максат: укучыларны китап-дәреслекләр белә кызыксындыру; балаларның эзләнү,кызыксыну, тикшеренү сәләтләрен үстерү; коллективта эшләү күнекмәсе булдыру.

Җиһазлау: китап күгәзмәсе, компьютер, «авырып” киткэн китаплар, киңәшләр китапчыгы,плакатлар.

Сыйныф сәгатенең барышы.

Укытучы: Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?(китап)

-Әйе, укучылар китап.Бүген сүзебез китап турында барыр. Ул “Китап - киңәшчең синең, дустың,ярдәмчең синең.” дип атала.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып,әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул – гыйлем алу. Көмеш кыңгырау чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

“Китап” ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң,ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. “Могҗизаларның могҗизасы,”- дип язды Ибраһим Гази.

Китап – тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Китап - халыклар белән халыкларны тоташтыручы, чорлар арасына күпер салучы ул. Иң беренче, плакатларга күз салыйк, әле.

...Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың”. (Гомәр Бәширов)
Белем алыйм дисәң ничаклы –

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” (Габдулла Тукай)

Бу сүзләр китапның кешенең дусты икәнлеген,аны хөрмәт итәргә кирәклеген аңлата.

2- сыйныф укучылары сөйли:

Кем күп белергә тели –

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.
Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар –

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.


Мәктәптә иң кирәклесе –

Иң әйбәт өйрәтүче.

Беләбез ич, ул – белемнең

Учагын көйрәтүче.



Укытучы Укучылар, матур рәсемнәренә сокланып язуларын укып караган беренче китабыгызны хәтерлисезме? (балаларның җавабы)

1-сыйныф укучылары сөйли:

Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китапбар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.


И әлифбам,

Син – тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле,

Син- туган телемнең

Алтын ачкычы.

“Әлифба” җыры

Укытучы. Китап – якын дус, турылыклы юлдаш ул.Мәдәниятле кеше китапсыз яши алмый. Яхшы китап геройлары бездә Ватанны һәм халыкка хезмәт итү,кыюлык,дуслык хисләре тәрбияли.

3,4-сыйныф укучылары сөйли:

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда.

Рәхмәтләрем чиксез минем

Киптап язучыларга.


Китап дусты кешеләрнең

Һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.



Укытучы. Әйдәгез, киңәшләр китапчыгына күз салыйк әле.(киңәшләрне укыту)

Нәни дустым!

  • Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда , яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.

  • Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.

  • Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

  • Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер.

  • Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

  • Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

  • Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән,башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Укытучы. Киңәшләрне истә тотарбыз. Бәздә ел саен бик күп китаплар басыла. Укый башлаган катабыңны ахыргача аңлап укысаң гына үзеңә көч алырсың. Китап – гаҗәеп хәзинә. Ул бер кешегә генә түгел, ә миллионнарга хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга һәм саклый белергә кирәк.

Х.Халиковның “Китап докторы” шигырен уку. Әйдәгез, балалар “Авырып “ киткән китапларны бергәләп дәвалыйк. Аларга яңа сулыш өрергә нинди дәва кирәк булыр икән?(берничә китапны ремонтлау, эш барышында Җ. Тәрҗемәнов сүзләре, З.Хәбибуллин көенә “Китап”җырын яңгырату)



Укытучы. Халыкта “Китап – белем чишмәсе”, “Китап –кешенең дусты.” –дигән әйтемнәр бар.Кипап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!



Китап киңәшчең синең, дустың,ярдәмчең синең

Балтач муниципаль районы Норма урта гомум белем бирү мәктәбе филиалы Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

36.06kb.

25 12 2014
1 стр.


Национальная (татарская гимназия)

Напишите подходящие притяжательные местоимения минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның

22.27kb.

11 09 2014
1 стр.


Кайтыр юллар Күзләреңдә синең зәңгәр моңл

Матдә һәм энергия саклану кануннарын мыскыл иткәндәй, ул кинәт юктан бар була. Бу кануннарны ачкан Лавуазье һәм Джо­ульләр мондый чакта данлы табутта яткан килеш оятларын­нан кызар

198.33kb.

25 12 2014
1 стр.


«Ел укучысы» бәйгесе. Максат

Илебездәге халыклар дуслыгына, туган илебезгә мәхәббәт, китап уку, белем алуга кызыксыну тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү, уеннарда катнашу теләге уяту

39.99kb.

14 10 2014
1 стр.


Фәридә Гыйсмәтуллина, Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе. Китап белем чишмәсе

Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе, слайдлар, классик музыка язмалары

90.47kb.

25 12 2014
1 стр.


Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбе китапханәсенең 2011/12 уку елы өчен еллык эш планы

Уку Һәм тәрбия процессында китап укучыларны яңа информацион алымнар белән тәэмин итү

178.29kb.

08 10 2014
1 стр.


Иса Месих насъл дирилди?

Бир инанч системи дору му, деил ми дийе анламак истерсек, “Ама бизим китапта дийор ки ” гиби сьозлери кулланамайъз. Херкес биртакъм гюзел сьозлер дизип, онлара ‘Аллахтан гелен кита

129.25kb.

25 12 2014
1 стр.


Чакмагыш 2008 Каръяуды м8кт8бене6 110 еллыгына

Бу китап Каръяуды м8кт8бе тарихы д8вамында т7рле елларда эшл8г8н, укыган кешел8рне6 х8тер сандыкларында сакланып килг8н ист8лекл8р тупланмасы. Шул ист8лекл8р аша укучы м8кт8пне6 ты

1725.04kb.

17 12 2014
7 стр.