Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
2012 ел, 23 июль, 625 нче
карары белән расланды
Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека шартларында сатып ала торган торак урын кыйммәтенең 10 проценты күләмендә социаль ипотека шартнамәсе буенча беренчел кертемгә субсидия бирүне тәэмин итүче Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен бирү
ТӘРТИБЕ
I. Гомуми нигезләмәләр
1. Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека шартларында сатып ала торган торак урын кыйммәтенең 10 проценты күләмендә социаль ипотека шартнамәсе буенча беренчел кертемгә субсидия бирүне тәэмин итүче Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен бирү тәртибе (алга таба – Тәртип) гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен (алга таба – субсидияләр) бирү процедурасын һәм шартларын билгели.
2. Татарстан Республикасында социаль ипотека шартларында алар сатып ала торган торак урын норматив кыйммәтенең 10 проценты күләмендә субсидияләр алу хокукына «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында» 2004 ел, 27 декабрь, ТРЗ-69 нчы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында» 2004 ел, 27 декабрь, ТРЗ-69 нчы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру һәм республика дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү буенча алга таба чаралар хакында» 2007 ел, 2 август, 366 нчы карары нигезендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбендә торучы, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциягә карамаган оешмасы (алга таба – Фонд) белән социаль ипотека шартнамәсе төзегән һәм субсидияләр алу вакытына үзенең булачак торак урынын сайлап алуны гамәлгә ашырмаган 35 яшькә кадәрге яшь укытучылары (алга таба – яшь укытучылар) ия.
3. Бу Тәртип нигезендә субсидияләр социаль ипотека шартнамәсе буенча беренчел кертем түләү өчен бирелә.
4. Субсидияләр агымдагы финанс елында тиешле максатларга федераль бюджеттан алынган һәм Татарстан Республикасы бюджетында күздә тотылган акча исәбеннән бирелә.
5. Укытучылар субсидияләр алу хокукын бу Тәртип нигезендә бары бер тапкыр гына тормышка ашыра ала.
II. Субсидия бирү шартлары
6. Субсидия бирү шартлары түбәндәгеләр:
1) гражданның бу Тәртиптәге 2 нче пункт белән күздә тотылган таләпләргә җавап бирүе;
2) бу Тәртипнең 2 нче пункты нигезендә субсидия бирү турында документлар тапшыру көненә кимендә 1 ел укытучы вазыйфасында эш стажы булу;
3) гражданның субсидия алган көннән кимендә 5 ел дәвамында гомуми белем бирү учреждениеләрендә укытучы вазыйфасында эшләячәге турындагы йөкләмәсе булу.
III. Субсидия күләмен хисаплап чыгару тәртибе
7. Субсидия күләме түбәндәге формула буенча билгеләнә:
Суб=N x C x 10%,
монда:
Суб – субсидия күләме;
C – субсидия алу вакытына 1 кв.метр торакның Фонд тарафыннан расланган кыйммәте;
N – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында» 2004 ел, 27 декабрь, ТРЗ-69 нчы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру һәм республика дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү буенча алга таба чаралар хакында» 2007 ел, 2 август, 366 нчы карары белән расланган торак урыннарның гомуми мәйданы нормативы.
IV. Субсидия бирү тәртибе
8. Субсидия алу хокукын тормышка ашыру өчен 2 нче пунктта күрсәтелгән гражданнар 1 августка кадәр социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтажлар сыйфатында үзләре исәптә торучы җирле үзидарә органнарына бу Тәртипкә теркәлгән 1 нче кушымтада күрсәтелгән форма буенча гражданның бу Тәртипнең 6 нчы пунктындагы 3 нче пунктча белән күздә тотылган шарт белән танышуы турында билге куелган гариза тапшыра, аңа түбәндәге документлар теркәлә:
1) гражданның шәхесен раслый торган документ күчермәсе;
2) хезмәт кенәгәсенең нотариатта таныкланган күчермәсе һәм гражданның эш урыныннан граждан җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать иткән көнгә 15 календарь көннән дә иртәрәк булмаган вакытта бирелгән, белешмә кәгазе бирелгән көндә гражданның гомуми белем бирү учреждениесендә укытучы булып эшләвен раслый торган белешмә кәгазе;
3) гомуми белем бирү учреждениесе укытучысы вазыйфасында кимендә 1 ел эш стажы булуны раслый торган документлар (документлар күчермәләре);
4) граждан белән Фонд арасында төзелгән социаль ипотека шартнамәсе күчермәсе;
5) гражданның социаль ипотека шартнамәсе буенча торак урынга түләү өчен субсидия күчерү турында бу Тәртипкә теркәлгән 2 нче кушымтада күрсәтелгән форма буенча язылган гаризасы.
9. Җирле үзидарә органнары бу Тәртипнең 8 нче пунктында күрсәтелгән гаризаларны кабул итүне һәм аларны, һәр гаризага тәртип санын куеп, теркәү журналында теркәүне гамәлгә ашыра.
Җирле үзидарә органнары бу Тәртипнең 8 нче пункты нигезендә кертелгән документларны тикшерү эшен оештыра.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органы тарафыннан 10 көн эчендә гражданның субсидия алу хокукын тану йә танудан баш тарту турында карар кабул ителә.
Гражданның субсидия алу хокукы танылган очракта, җирле үзидарә органы аны бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен алу өчен укытучылар исемлегенә (алга таба – Исемлек) кертә.
10. Гражданны Исемлеккә кертүдән баш тарту өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:
а) гражданның бу Тәртипнең 6 нчы пунктында күрсәтелгән таләпләргә җавап бирмәве;
б) бу Тәртипнең 8 нче пунктында күрсәтелгән документларның кертелмәве яки тулысынча кертелмәве;
в) кертелгән документлардагы мәгълүматларның дөрес булмавы;
г) федераль бюджет акчасыннан файдаланып, торак шартларын яхшырту хокукының элек тормышка ашырылуы.
11. Гражданның бу Тәртипкә теркәлгән 1 нче кушымтада күрсәтелгән форма буенча гариза белән кабат мөрәҗәгать итүе бу Тәртипнең 10 нчы пунктындагы «б» һәм «в» пунктчаларында күрсәтелгән исемлеккә кертүдән баш тарту өчен нигезләрне бетергәннән соң рөхсәт ителә.
12. Җирле үзидарә органы 20 августка кадәр бу Тәртипкә теркәлгән 3 нче кушымтада күрсәтелгән форма буенча Исемлек формалаштыра, раслый һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына (алга таба – Министрлык) җибәрә.
13. Министрлык җирле үзидарә органнары керткән исемлекләр нигезендә 10 сентябрьгә кадәр бу Тәртипкә теркәлгән 4 нче кушымтада күрсәтелгән форма буенча бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен бирүгә хокуклы гражданнарның җыелма исемлеген (алга таба – Җыелма исемлек) формалаштыра һәм раслый.
Җыелма исемлек гражданнар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар сыйфатында исәпкә куелган шул ук хронологик эзлеклелек буенча формалаштырыла.
Бер үк көндә исәпкә куелган гражданнар Җыелма исемлектә алфавит тәртибендә күрсәтелә.
14. Министрлык 1 октябрьгә кадәр Җыелма исемлектәге чират нигезендә бу Тәртипкә теркәлгән 5 нче кушымтада күрсәтелгән форма буенча агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча субсидия алучы гражданнар исемлеген (алга таба – Алучылар исемлеге) формалаштыра һәм раслый.
15. Алучылар исемлегеннән чыгармаларны Министрлык Исемлек расланган көннән алып 10 көн эчендә җирле үзидарә органнары игътибарына җиткерә.
Кайсы да булса нигез буенча субсидия бирү өчен күздә тотылган федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы янга калган очракта, шулай ук Министрлыкка федераль бюджеттан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акча кергән очракта, Министрлык бу Тәртипнең 9 – 14 нче пунктлары белән билгеләнгән тәртиптә формалаштыра торган Алучыларның өстәмә исемлеген раслый.
Җирле үзидарә органнары Алучылар исемлегеннән чыгарма алган көннән 14 көн эчендә Министрлыкка бу Тәртипнең 8 нче пунктында күрсәтелгән документларны кертә.
Бу Тәртипнең 8 нче пунктында күрсәтелгән документлар кертелмәсә яки тулысынча кертелмәсә, шулай ук закон таләпләренә туры килмәсә, субсидия бирелми.
16. Министрлык Алучылар исемлеген килештерү өчен Фондка җибәрә.
17. 5 көн эчендә Фонд Алучылар исемлеген килештерә һәм аны гариза белән бергә субсидияләр күчерү өчен Министрлыкка җибәрә.
Алучылар исемлеге бу Тәртипнең 2 нче пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән очракта, Фонд Алучылар исемлеген кисәтмәләрне бетерү өчен Министрлыкка кире кайтара.
18. Министрлык субсидия күчерү өчен гариза алган көннән 5 көн эчендә акчаны алга таба яшь укытучыларның социаль ипотека шартнамәләре буенча исәпләргә күчерү өчен Фондка акча күчерә.
19. Фонд субсидияләрдән максатчан файдалануны тәэмин итә һәм субсидияләрне күчергән көннән 5 көн эчендә акчаны Алучылар исемлеге нигезендә яшь укытучыларның социаль ипотека шартнамәсе буенча исәпләргә күчерү турындагы чыгарманы Министрлыкка җибәрә.
V. Йомгаклау нигезләмәләре
20. Яшь укытучыларга субсидия бирү Фонд яшь укытучыларның социаль ипотека шартнамәсе буенча торак урын өчен түләүгә федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасын күчергән көннән үтәлгән булып санала.
21. Алга таба гражданнарның торак шартларын яхшырту, Россия Федерациясе законнарына таянып, гомуми нигезләрдә гамәлгә ашырыла.
22. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 77 статьясындагы беренче өлешнең 1, 3, 5, 7 нче пунктлары, 81 статьясындагы беренче өлешнең 3, 5, 6, 8, 11 нче пунктлары, 83 статьясындагы беренче өлешнең 4 нче пункты, 336 статьясындагы 1, 2 нче пунктлар белән күздә тотылган нигезләр буенча беренчел кертемгә акча алган көннән 5 ел үткәнгә кадәр граждан белән хезмәт шартнамәсе өзелгән очракта, граждан субсидия алу хокукын югалта.
Җирле үзидарә органы бер ай эчендә Министрлыкка граждан белән хезмәт шартнамәсен өзү турында хәбәр итә.
Бу вакытта Министрлык Фондка гражданның югарыда күрсәтелгән нигезләр буенча субсидия алу хокукын югалтуы турында хәбәр итә һәм Фондка Алучыларның өстәмә исемлеген җибәрә. Фонд Министрлыктан хәбәрнамә алган көннән бер ай эчендә акчаны Алучыларның өстәмә исемлеге нигезендә яшь укытучыларның социаль ипотека шартнамәләре буенча исәпләргә яңадан җибәрә.
Граждан алга таба гомуми белем бирү учреждениесендә укытучы вазыйфасына эшкә урнашкан очракта, ул эштән азат ителгән көннән соң 30 календарь көне үткәнгә кадәр бу Тәртип нигезендә гражданның субсидия алу хокукы саклана, бу турыда гражданга эшкә урнашкан көннән 3 эш көне дәвамында, тиешле документлар кертеп, җирле үзидарә органына хәбәр итәргә кирәк.
_____________________________________