Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
«Үдик урта гомуми белем бирү мәктәбе”
СОҢГЫ ЗВОНОК
Төзүчесе
тәрбия эше буенча
директор урынбасары
Садретдинова Ф.М.
2012 ел
А.Б Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
2001 елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Ул көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез, алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!
11 класс укучылары һәм класс җитәкчесе Тәлгия Муфлихановна! Тантанага рәхим итегез.
(«Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры яңгырый. Чыгарылыш класс укучылары класс җитәкчесе белән линейкага уза.)
Менә алар, быелгы чыгарылыш класс укучылары! Бүген аларның бәйрәме. Иң изге, иң матур теләкләр телик без аларга.
Хөрмәтле ата-аналар, укытучы иптәшләр, укучылар һәм килгән кунаклар! “ Соңгы звонок” бәйрәменә багышланган тантананы ачык дип белдерәм.
Гимн РФ
А.Б. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм шул ук вакытта авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы.
1.Иң беренче котлау өчен сүзне мәктәп директоры Ленара Галимзяновнага бирәбез.
(Ленара Галимзяновна сөйли.)
А.Б. Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез,
Шатлык, куаныч, изге күңел белән,
Каршылагыз һәр көн иртәсен!
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә
А.Б.Ә хәзер 9 һәм 11 класс укучыларының дәүләт имтиханнарына керетелүләре турындагы приказны уку өчен сүзне мәктәпнең директор урынбасары
Римма Наризовнага бирәбез.
А.Б. Үтте бик күп айлар, үтте еллар
Күз алдында үсеп җиттегез
Белем үрләренә омтылдыгыз
Ярышларда бик күп җиңдегез.
А.Б. Ә хәзер Үдик авыл поселениесы администрациясе башлыгы
Галимҗан Зөфәрович Иртуганов сүз ала.
А.Б. Бүгенге шатлыклы көн белән уртаклашырга муниципаль район администрация башлыгы урнбасары
Хәлил Газбуллович Алапанов та килгән. Котлау өчен сүзне аңа бирәбез.
А.Б Балачактан аерылуы бик дулкынландыргыч һәм моңсу. 1 класс укучылары бу апа-абыйларга карап ни уйлый икән!!! Сүзне алар дәвам итәләр.
(1 класс укучылары сөйли.)
Иң күңелле вакыт- балачак!
Иң бәхетле вакыт - балачак!
Балачакның шат еллары
күңелләрдә мәңге калачак!
Безнең бик күңелле чаклар
көннәр буе уйныйбыз.
Ә сез - мәктәп белән хушлашасыз,
Сезне көтә алда зур тормыш.
Сезгә астан өскә таба карап йөрдек
Буйларыгыз озын, чәчләрегез бөдрә.
Сезнең уйларыгыз башка җирдә иде
Безне, кечкенәләрне, күрмәдегез бер дә.
Ә без үпкәләмибез һич тә!
Вакыт шулай сизелми үтә.
Өстән аска таба карагыз сез безгә.
10 ел элек шундый булган сез дә!
Бу стеналар эчендә
күп нәрсәләр белдегез.
Алдагы имтиханарны да
Гел 5 легә генә бирегез.
Бакчада шомырт, сиреннәр
бик күп чәчәк төрләре.
Сезне көтә,абый- апалар
Төрле юллар, тормыш үрләре.
Уңышлар юлдаш булсыннар
барасы юлыгызда.
Бәхетле тормыш ачкычы
Сезнең үз кулыгызда.
Кем булсагыз, кайда булсагыз да,
ак бәхетләр телибез сезгә.
һәрбер таң, сәгать һәм минут
Шатлык алып килсен һәммәгезгә.
Вы заботились о школе
много сделали для нас.
Но хозяевами школы
Будем мы не хуже вас.
Бүген сезнең бәйрәм-соңгы кыңгырау.
Ул чакыра сезне соңгы дәрескә.
Хәерле юл сезгә!
Изге сәгатьт
Вот закончили ученье.
Нам гулять, у вас экзаменов пора.
Пожелайте нам хороших развлечений.
Мы желаем вам:
"Ни пуха, ни пера!"
Кайчан гына күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште Сезне һәркөн
Яналыклар тулы дәрескә.
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киңлекләргә очасыз.
Хәерле юл,Сезгә!Куллар болгап
Сезне менә озатып калабыз.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр минем йөрәктә.
Хәерле юл Сезгә,Унберенчеләр-
Калабыз без шушы теләктә!
Бүген сезгә истәлеккә
Бирәбез без бүләкләр.
Тик алар гади түгелләр
Бар җирдә дә кирәкләр.
(Бүләкләр тапшыралар)
А.Б. Ә хәзер сүзне җавап итеп чыгарылыш класс укучыларына бирәбез.
Альбина
1класс укучылары! Безнең дә иң кечкенә дусларыбызга әйтер сүзләребез бар. Мәктәп еллары буенча дәвам итә торган кыңгырау чыңнары безнең өчен соңгысы, ә сезнең өчен ул чың тагын 10 ел сезне дәрескә чакырып чыңлар.Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Класс җитәкчегез Минсара апа белән белемнәрнең үрләренә менегез,тырышып укыгыз,тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзе җиткерерсез.
Марат
Узып китте мәктәп елларыбыз,
Ямансу да бүген, читен дә.
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек
Ватылган да төсле, бөтен дә.
К.Алина
Мәктәп еллары!
Нинди гузәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучынын кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян жырлары,
Яшь кызларнын керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдэ кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
И.Алина
11 ел гомер сизелмәгән, үтеп киткән
Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән..
Мәктәптә без булырбыз тик кунак кына
Шаярмабыз элеккечә, утырырбыз тыйнак кына.
(Җыр хор “ ”? )
Ленара
Вакыт-елга бик тиз агып беткән
Сабый чакларны да алып киткән
Балачакның татлы хыялларын,
Тормышка ашырыр вакыт җиткән
Эмиль
Канат биргән олы оябыздан
Таралабыз төрле тарафка
Мәктәбебез охшап кала сыман
Причалдагы бик зур корабка.
Гүзәл
Укытучым!
Кайларда гына йөрсәк тә,
Күп җирләрне гизсәк тә,
Сезнең керсез, изге исем
Һәрчак булыр йөрәктә.
Алёна
Ишек тобендэ елмаеп
Каршы алдын укытучым.
Куркып кына килгэн идем
Соенеп сезгэ чэчэк суздым.
Борчуда да, шатлыкта да
Безнен хэлгэ сез кердегез.
Яшэргэ дэрт, укуга коч,
Белем ачкычы бирдегез.
(Җыр “Алёна” )
Динара.
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең мәрхәмәтле күңелегез, олы йөрәгегез, сабырлыгыгыз алдында баш иябез. Балалык ваемсызлыгы белән сезгә китергән борчуларыбыз өчен гафу үтенәбез. Без сезнең белән горуланабыз һәм бик яратабыз. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр кебек тоела.
Ләйсән.
Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр
Күзегезгә чыкмаса да күңелегез тулгандыр
Рәнҗеткән чаклар булгандыр,үпкәләткән минутлар
Бер дә юкка, күңел калдырган чаклар.
Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек
Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек
Дөньяда тик ике кеше: укытучы, ана
Ялгышларны оныта һәм кичерә ала
Элина.
Хөрмәтле Ленара Галимҗановна! Оста җитәкче, мәктәбебезнең уңышлары сезнең турыдан-туры хезмәт җимешегез. Сез укучылар белән дә, укытучылар белән дә яхшы мөгаләмәдә. Шушы кечкенә бүләгебезне яраткан мәктәбебезгә рәхмәтебез буларак кабул итегез.(Бүләкләү.) Шулай ук Сезгә чиксез рәхмәт белдереп, гади дә, җитди дә, кайчакларда кырыс та җитәкче була алуыгыз өчен баш иябез! Сезнең изгелекне онытмабыз. Рәхмәт Сезгә!
Алёна.
Хөрмәтле Римма Наризовна!
Еллар үтеп, чәчкә чал керсә дә
Сездән киңәш сорап килербез
Сез бит әле безгә һаман да
Якын киңәшчебез диярбез.
Асыл хезмәтегез җимешләре
Җылытсын гел сезнең йөрәкне,
Кабул итегезче, Римма апа
Чын йөрәктән чыккан теләкне
(Бүләкләү)
Света
Безнең беренче укытучыларыбыз Зөһрә Фаритовна,Әлфия Миннулловна, Тәскирә Газыевна! Сез хәреф таныткан малайлар, кызлар бүген мәктәпкә соңгы дәрескә җыелдылар.Сез җитәкләп алып кергән балалар бүген үзләре нинди зурлар! Мәктәпнең соңгы баскычында басып торучы барлык классташларым исеменнән баш иеп рәхмәт белдерәм сезгә.
Тэуге класс, тэуге класс,
Искэ алдык сине бераз.
Ойрэттен син язарга да,
Укырга да, санарга да.
Рэхмэт сезгэ, рэхмэт сезгэ
Энидэй булдыгыз безгэ.
Гел тырыш, унган балалар
Укырга керсеннэр сезгэ.
(Бүләкләү)
А.Б.Беренче укытучылар исеменнән сүзне
Зөһрә Фаритовнага бирәбез.
Алина А.
Уку дәверендә безнең класс җитәкчеләре булып Фәридә Рафиковна, Альбина Газимовна, Гузәлия Мусавировна булып тордылар! Без аларга чиксез рәхмәтлебез.
К.Алина.
11 классны без Тәлгия Муфлихановна җитәкчелегендә тәмамлыйбыз. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез Тәлгия Муфлихановна! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Сабый күңелебезгә ачкыч таба белдегез. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
(
Бүләкләү)
А.Б. 11 класс укучыларына ак юллар теләп калучы, аларга күңел җылысын өләшүче класс җитәкчесе
Тәлгия Муфлихановнага сүз бирәбез.
Гүзәл.
Ленара Галимзяновна, Ризеда Фаритовна, Малифа Фатхулловна!
Читать, писать и говорить
По правилам и без ошибок
Вы нас сумели научить
За что большое вам спасибо
Ваш труд не переоценить
Ведь каждому понятно сразу
Ты можешь Пушкиным не быть
Но русский язык знать обязан.
(Бүләкләү)
К.Алина:
Татар теле, туган телем
Иң яраткан үз телем.
үз телемдэ Фирдәүсә апа
Яратып бирде белем.
(Бүләкләү)
Альбина.
Халыкара аралашу телләрен өйрәтүче, шул телләргә мәхәббәт уятучы чит тел укытучыбыз Әлфирә Ахоновна! (Бүләкләү)
Лилия.
Айсылу Раизовна, Әлфия Габдрашитовна!
Рәхмәт сезгэ, безнең өчен
Бик тә нык тырыштыгыз.
Математик мәсьәләләр
Чишәргә булыштыгыз.
Тормыштагы мәсьәләләр
Катлаулы булмасыннар!
Калган укучылар сезне
Яратып тыңласыннар.
(Бүләкләү)
Илсур.
Заман фәне – информатика,физика укытучыларыбыз Айсылу Раизовна, Таһир Габлаханович! ! (Бүләкләү)
И.Алина
Дөньяны танып белергә, җиһан киңлекләренә сәяхәт итәргә өйрәткән география укытучысы Тәлгия Муфлихановна, биология укытучысы Гүзәлия Мусавировна, халкыбызның үткәнен хөрмәт итәргә, бүгенгесенең кадерен белергә өйрәткән тарих укытучыларыбыз Фәридә Рафиковна, Альбина Газимовна, табигатьнең могҗизалы серләренә төшенергә, аны яратырга һәм байлыкларын сакларга өйрәтүче химия укытучыбыз Раилә Нургалиевна (Бүләкләү)
Альгиз.
Районда гына түгел, өлкә ярышларында да зур казанышлар яуларга ярдәм иткән, безнең уңышлар өчен үзен дә , вакытын да кызганмаган физик тәрбия укытучыларыбыз Таһир Габлаханович, Юныс Мухлисович! (Бүләкләү)
Линара.
Хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңларга ярдәм иткән, матурлыкны яратырга өйрәткән укытучыбыз Светлана Талгатовна, Айсылу Мухаматнуровна, Гөлшат Мусагитовна! (Бүләкләү)
Лилия
Безнең мәктәбебезнең чисталыгы, җыйнаклыгы өчен кайгыртучы Зөһрә,Физия, Әлфия, апаларга, шоферларыбыз Альберт һәм Хәнәфи абыйларга,шулай ук Фәнизә апага,тәмле ашлары белән безне сөендергән ашханәдә эшләүче Рәисә, Рауза, Әлфирә , Лилия апаларга, бухгалтерия хезмәткәрләре Расилә, Нәҗмия, Ирина һәм Алия апаларга, безне кирәкле китаплар һәм әсбаплар белән тәэмин итүче Резеда апага, завхоз Роза апабызга, Хәлил һәм Азат абыйга, секретарь Гаҗилә апага, табибыбыз Рәисә апага эшләрендә уңышлар, тазалык, бәхет-шатлык юлдаш булсын. !(Бүләкләүләр)
А.Б. – Укучылар, сезгә дә укытучыларга алып килгән букетларыгызны тапшырырга рөхсәт ителә.
Зилә.
Хөрмәтле әти-әниләребез! Бүгенге көндә безнең өчен иң куанучы, һәм кайгыртучы әти-әниләребез! Бүген рәхмәтебезнең иң олысы сезгә!Сез безне тудырып үстергән, яшәргә көч биргән,кирәк чакта юаткан, файдалы киңәш биргән. Без әти-әниләребезгә гомергә бурычлы. Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Сезнең хәер- фатихагызны алып киткәндә генә безнең юлларыбыз уң булыр.
А.Алина.
Ашкынабыз ерак юлларга без
Яулар өчен күбрәк җиңү-дан
Юлда безне бәлалардан саклар
Әни, синең хәер-фатихаң
Руслан:
Баш очында кайчак кояш сүнә,
Атмас кебек була алсу таң,
Караңгыда безгә юл күрстә
Әни, синең юл- фатихаң
А.Б. Котлау өчен сүзне әти-әниләр исеменнән Фируза Фаизовна Мансурова ала.
Җыр “ “ К. Алина
А.Б. 11 класс укучыларын “Соңгы мәктәп вальсы”на чакырабыз.
А.Б.
Соңгы кыңгырау яңгрый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау – әнкәй догасы
Изге юл тели аның тавышы
А.Б.- Хәзер 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Кыңгырау шалтырату хокукына 1 класстан уңган укучыларыбыз Устьянцев Марсель һәм Саитова Алина һәм 11 класстан олимпиадаларда призлы урыннарны яулаган һәм мәктәп эшендә актив катнашучы Абраков Марат һәм Абляшева Элина.
Шушы кыңгырау чыңы һәм алкышлар астында 11 класс укучыларын тантанадан озатып калабыз.
Хәерле юл!
Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,
Ни көткәнен белми һичкем дә –
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез.
Ашкынганнан гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле юл!
“
Саубуллашу вальсы” астында укучылар җырлап линейкадан чыгалар.