Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3страница 4
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе”

“Каралды” “Килешенде” “Раслыйм”

МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары: Мәктәп директоры_____

№ ______ _____Газизова А.Б. Мәүлетбаева Г.Ә.

“ “________ 2012 “ “_________ 2012 “ “___________ 2012

Боерык №



3 нче сыйныф өчен

әйләнә-тирә дөнья буенча эш программасы
Төзүче: II квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы



Әгълиуллина Рәсимә Мөхәммәтгали кызы
Педсовет утырышында каралды

Беркетмә №

“ “_________ 2012 ел

2012-2013 нче уку елы



I Бүлек. АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасы статусы.
III сыйныф өчен әйләнә-тирә дөньядан әлеге программа:

  1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон”ына;

  2. Әйләнә-тирә дөнья фәне буенча эш программасы Россия белем бирү Министрлыгының “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирүнең дәүләт белем бирү стандарты Федераль компонентына. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Әйләнә-тирә дөнья”: Дүртеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 сыйныф өчен дәреслек, ике кисәктә, авторы А.А.Плешаков; русча 8нче басмадан А.М. Вәлиева тәрҗемәсе. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел, Татарстан Республикасының Базис укыту планына, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2012-2013 уку елы өчен укыту планына һәм Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең эш программалары турында положениегә нигезләнеп төзелде.



Эш программасы структурасы.

Әйләнә-тирә дөньядан эш программасы 6 бүлектән тора: аңлатма язуы; төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлеге, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; укыту-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш; III cыйныфта белемнәрне бәяләү критерийлары; III сыйныфта әйләнә-тирә дөньядан белемнәрне бәяләү өчен язма эш үрнәкләре һәм календарь-тематик план.

II Өйрәнеләчәк фәнгә гомуми тасвирлама.

Программа “Дөнья ничек төзелгән” (4сәг.), “Бу гаҗәеп табигать” (21сәг.), “Без һәм безнең сәламәтлек” (8 сәг.), “Безнең иминлегебез” (27 сәг.), “Җир-тормыш планетасы” (8 сәг.) бүлекләреннән тора (68 сәг). Һәр бүлектә башта терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр, аннан соң-үсемлекләр һәм хайваннар тормышы өйрәнелә.

Әйләнә-тирә дөнья дәресләре экологик һәм культурологик белем формалаштыруда зур мөмкинлекләргә ия : табигатьне күзәтә белү, тәҗрибәләр ясый белү, табигатьтә үзеңне тота белү кагыйдәләре. Программа фикер йөртүне , сөйләмне үстерүгә, эмоциональ-эстетик зәвык тәрбияләүгә йогынты ясый. Моңа табигать һәм халык культурасы турындагы фактик материал булышлык итә. Үз ягың флора, фаунасын, аларның төрләрен белү, тануга игъбар ителә. Табигать һәм кеше арасындагы бәйләнеш ярыйсы ук тирән ачыла. Мисалларга нигезләнеп бала табигатьтә бернәрсәнең дә артык булмавына ышана, барлык компонентларның бәйләнештә булуына төшенә, борынгы кешеләр табигыйлекләрен аңлаган кебек, бүгенге кеше дә бу бәйләнешне сакларга тиешлеккә инана.



III сыйныфта әйләнә-тирә дөнья буенча белем бирүнең төп максатлары:
Максатлар:
- әйләнә-тирә дөнья объектларын күзәтү, характеристика бирү, анализлау,гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү
- әйләнә-тирә дөнья, аның табигый һәм социаль бердәмлеге, аерымлыгы, кешенең табигатьтәге, җәмгыятьтәге урыны турында белемнәр үзләштерү;
- әйләнә-тирә дөньяга позитив эмоциональ мөнәсәбәт, экологик әхлак культурасы, патриотик хис, табигатьтә, җәмгыятьтә иҗади гамәл кылу , сәламәтлекне саклау, ныгыту теләге тәрбияләү.

Бурычлар:
- бала аңында әйләнә-тирә дөнья турында үзеңнеке генә һәм шул ук вакытта гомуми дә булган йорт образы тудыру;
-үз шәһәреңә, илеңә мәхәббәт тәрбияләү,
-табигатьтә, җәмгыятьтә экологик, эстетик кагыйдәләргә буйсынган тәртип тәрбияләү;
- үзеңне һәм тирә-юньне белүгә кызыксыну уяту.
Татарстан Республикасы Базис укыту планында һәм Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планында 3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья Россия Федерациясенең федераль базис уку планы нигезендә 68 сәгать каралган. ТР ның базис укыту планы 3 нче сыйныфта әйләнә - тирә дөнья 68 сәгать дәрес уздыруны тәкъдим итә. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планында 3 нче сыйныфта әйләнә - тирә 68 сәгать күләмендә укыту каралган.

Эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән ел дәвамында барлыгы 68 сәгать дәрес планлаштырыла.

Барлык сәгатьләрдән: экскурсия -1; практик эш -4.

Эш программасының эчтәлеге укучыларга әйләнә-тирә дөнья буенча белем һәм күнекмәләр бирүне күздә тота һәм Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы белән тәңгәл килә.


Эш программасы түбәндәге бүлекләрдән тора:

  1. “Дөнья ничек төзелгән” (4сәг.)

  2. “Бу гаҗәеп табигать” (21сәг.)

  3. “Без һәм безнең сәламәтлек” (8 сәг.)

  4. “Безнең иминлегебез” (27 сәг.)

  5. “Җир-тормыш планетасы” (8 сәг.)


Дөнья ничек төзелгән (4сәг.)

Табигатьнең күптөрлелеге. Терек булмаган табигать. Терек табигать (кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроорганизмнар). Табигать үзара бәйләнешләр.

Кешеләр тормышында табигатьнең роле (матурлыгы, практик әһәмияте, сәламәтләндерү роле, табигатьне танып белү шатлыгы).

Хуҗалык эшчәнлегенең һәм кешеләрнең үз-үзен тотышының табигатькә тискәре йогынтысы: һаваны һәм суны пычрату, урманнарны бетерү, үләннәрне һәм хайваннарны юкка чыгару. Кешеләр гаебе белән беткән хайваннар. Сирәк үсемлекләр һәм хайваннар.

Табигатьне саклау: һаваны һәм суны пычратулардан саклау, урманнарны яңадан торгызу, сирәк үсемлекләр һәм хайваннарны саклау, тыюлыклар төзү, һәр кешенең табигатьтә үз-үзен тотышы өчен җаваплылыгы.

Табигатьне саклау буенча практик эш (агач яки куаклар утырту, кошлар өчен җимлек ясау).


Бу гаҗәеп табигать (21сәг.)

Җисемнәр, матдәләр, кисәкчәләр. Каты,сыек һәм каты хәлендәге җисемнәр һәм матдәләр.

Һава. Һаваның үзлекләре: үтә күренмәле, төссез, иссез, җылытканда киңәя, суытканда кысыла, җылыны начар үткәрә. Һаваны пычрату чыганаклары: промышленность калдыклары, транспорт чаралары калдыклары. Пычранган һаваның организмга тәэсире.

Су.Суның үзлекләре. Суның өч халәте. Т абигатьтә су әйләнеше. Суны пычрату чыганаклары.

Каты токымнарның су, җил, үсемлекләр, температура үзгәрешләре тәэсиреннән ашалып җимерелүе.

Туфрак. Туфракның төзелеше. Уңдырышлылык-туфракның төп үзлеге.

Үсемлекләрнең күптөрлелеге: суүсемнәр, мүкләр, абагалар, ылыслы, чәчәкле үсемлекләр. Хайваннарның күптөрлелеге: бөҗәкләр, балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, кошлар, җәнлекләр яки имезүчеләр.

Үлән ашаучылар, бөҗәк ашаучылар, ерткыч, җәнлекләр, талымсызлар. Туклану чылбырлары. Табигатьтә ерткыч хайваннарның роле. Кешенең табигый туклану чылбырларын бозуы һәм бу күренешнең тискәре йогынтысы.

Үсемлекләрнең үрчүе һәм үсүе. Хайваннарның үз балалары турында кайгыртуы.

Үсемлек һәм хайваннарны саклау. Безнең илнең Кызыл китабына кергән төбәкнең сакланырга тиешле кайбер төрләре. Үсемлек һәм хайваннарны саклауда тыюлыкларның ботаник бакчалар, зоопаркларның роле.


Без һәм безнең сәламәтлек (8 сәг.)

Кеше-терек табигатьнең бер өлеше. Кеше өчен һава, су, җылылык һәм азыкның кирәклеге. Кешенең хайваннардан аермасы (фикерләү, сөйләм, хезмәт). Кешенең үсеше һәм тәрбиясенә әйләнә-тирәдәге кешеләрнең роле.

Нерв системасы. Сизү органнары. Кеше скелеты һәм мускаллары. Гәүдә торышы. Тире һәм аның гигиенасы.

Безнең туклануыбыз. Туклану гигиенасы.

Кешенең сулавы. Кеше тәнендә кан йөреше. Организмнан зарарлы продуктларны бүлеп чыгару.

Һава, су, кояш белән чыгыну. Йогышлы авырулар һәм аларны булдырмау юллары.



Безнең иминлегебез (25сәг.)

Ут, газ, су белән сак эш итү. Юл билгеләрен өйрәнү. Хәтәр урыннар үз-үзеңне дөрес тоту. Хәтәр урыннарда сак булу. Экологик иминлек. Икътисад нәрсә өчен кирәк? Икътисадның өч “киты”.

Файдалы казылмалар, аларның төрлелеге, кеше өчен әһәмияте. Файдалы казылмаларны табу юлы.

Үсемлекчелек һәм терлекчелек –авыл хуҗалыгының состав өлешләре.

Сәнәгать тармаклары. Акча берәмлекләре. Эш хакы. Саклыккка җыелган акча.

Дәүләт бюджеты. Салымнар. Гаилә бюджеты. Керемнәр. Чыгымнар.

Икътисад һәм экология. Аның зыяны.

Җир-тормыш планетасы (8 сәг.)

Россиянең Алтын боҗрасы. Андагы шәһәрләр. Троице-Сергий лаврасы, Владимирның төп истәлекле урыннар белән танышу.

Безнең иң якын күршеләребез. Россия чикләре буйлап сәяхәт. Иң якын күршеләребез белән танышу.

Европа илләре. Фьорд , бердәнбер корабльнең музее, күлләр һәм аквапарклар белән танышу.

Бенилюкс нәрсә ул? Серле сүзнең мәгънәсен ачыклау. Бельгия, Нилерланд һәм Люксембург шәһәрләре белән танышу.

Европаның үзәге. Германия, Авсрия һәм Швейцария белән танышу.

Франция һәм Бөекбритания белән танышу. Таблица һәм карта белән эш.

Европаның көньягында. Италия, Греция ииләре белән танышу.

Дөньяның тарихи истәлекле урыннарында сәяхәт. Төрле илләрне өйрәнү, иң кызыклы һәм тарихи истәлекле урыннары белән танышу.
IV Бүлек. Укыту – методик комплекты

1. А.А.Плешаков. Окружающий мир. 3 класс. Учебник для общеобразовательных учреждений. В 2 ч.Ч 1. М.: Просвещение, 2009. Русча 8 нче басмадан А. М. Вәлиева тәрҗемәсе. Казан, Мәгариф нәшрияты 2009 ел. 1 нче кисәк.


2. А.А.Плешаков. Окружающий мир. 3 класс. Учебник для общеобразовательных учреждений. В 2 ч.Ч 2. М.: Просвещение, 2009. Русча 8 нче басмадан А.М. Вәлиева тәрҗемәсе. Казан, Мәгариф нәшрияты 2009 ел. 2 нче кисәк.
3. А.А.Плешаков. Окружающий мир. 2 класс. Рабочая тетрадь. Пособие для учащихся общеобразовательных учреждений. В 2 ч.Ч 1. М.: Просвещение, 2012.
4. А.А.Плешаков. Окружающий мир. 2 класс. Рабочая тетрадь. Пособие для учащихся общеобразовательных учреждений. В 2 ч.Ч 2. М.: Просвещение, 2012.
V Бүлек. III сыйныфта белемнәрне бәяләү нормалары
Әйләнә-тирә дөнья.

5”ле билгесе:


укучы уку материалын аңлап, табигатьтәге күзәтүләрен дә файдаланып аңлата ала, табигатьтәге бәйләнешләрне дәлилли , практик эшләрне дөрес үти, куелган барлык сорауларга да дөрес җавап бирә.

4”ле билгесе:


җавап нигездә “5”ле таләпләренә туры килә , әмма укучы җавабында һәм практик эшендә кечкенә төгәлсезлекләр җибәрә, кимчелекләрне үзе җиңел төзәтә.

3”ле билгесе:


уку материалының төп эчтәлеген үзләштергән, тик күзәтү нәтиҗәләрен куллана белми, табигатьтәге бәйләнешләрне аңлатканда һәм практик эш вакытында авырыксына, әмма бу кимчелекләрне укытучы ярдәме белән төзәтә ала.

2”ле билгесе:


программа материалының күпчелек өлешен үзләштермәгән, практик эшләрне укытучы ярдәме белән дә эшли алмый.

Тестларны бәяләү.

Контроль тикшерү материалы булып, 2 сыйныфлар өчен А.А.Плешаков төзегән тестлар алына.



А өлешендәге дөрес җаваплар 1 балл, В өлешендәге җаваплар 2 балл, С өлешендәге җавплар 3 балл белән бәяләнә.

Максималь баллның 80%-100% - “5”ле;

Максималь баллның 60%-80% - “4”ле;

Максималь баллның 40%-60% - “3”ле;

Максималь баллның 0%-40% - “2”ле билгесе белән бәяләнә

Төзәтмәләр кертү




Дәрес темасы

План

Факт

Үзгәреш сәбәбе













































































































№ п/п

Программа разделы

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Эчтәлек элементлары

Белем-күнекмәләренә таләпләр (тиеш)

Контроль

Өстәмә элемент

лары


Дәрес үткәрү вакыты

план

Факт

1

Нәрсә ул әйләнә-тирә дөнья



Куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж.

Табигатьнең төрлелеге



1

Катнаш

Табигать һәм җәмгыять әйләнә - тирә дөньяны тәшкил итүчеләр. Кеше – табигать өлеше һәм җәмгыять әгъзасы.

Әйләнә-тирәне танып-белү ысуллары: күзәтү, тәҗрибә, үлчәү, әзер модельләр белән эш, укытучы ярдәме һәм мөстәкыйль рәвештә гади модельләр ясау.



Аңларга, белергә :

  • планета, туган ил, аның башкаласы, регион, республика, район, авыл исемен;

  • РФ, ТР символикасын.

фронталь, индивидуаль




5.09




2

Кеше.

1

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




6.09




3

Җәмгыять

1

Яңа материал

фронталь




12.09




4

Дөньяга экологлар күзлегеннән караш.

1

Катнаш

Бүгенге көн табигать һәм җәмгыятьнең төп экологик проблемаларын

фронталь, индивидуаль




13.09










5

Бу гаҗәеп табигать

Табигатькә куркыныч яный. Табигатьне саклау.

1

Катнаш

Әйләнә-тирәдә җисемнәр күплеге: каты, сыек, газ хәлендә.

Тоз, шикәр – каты, һава – газ сыман матдәләр катнашмасы. Һаваның үзлекләре (үтәкүренмәле, оча, иссез, кысыла, яну өчен уңай шарт була). Һаваның хайваннар, үсемлекләр, кешеләр өчен әһәмияте.




әйләнә-тирәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә;

алган белем-күнекмәләрне көндәлек тормышта куллана белергә тиешләр



фронталь, индивидуаль (тест)

Экскурсия

19.09




6

Җисемнәр, матдәләр, кисәкчәләр.

1

Яңа материал

Фронталь




20.09




7

Матдәләрнең күптөрлелеге

Практик эш

1

Яңа материал

Фронталь




26.09




8

Һава һәм аны саклау.

1

Яңа материал

Һаваның төп үзлекләрен аңларга, белергә

фронталь, индивидуаль




27.09




9




Су һәм тормыш

Практик эш

1

Катнаш

Су, үзлекләре (агучан, төсе, исе юк, савыт формасын алучан); табигатьтә таралышы, терек органзмнар өчен әһәмияте. Суның өч халәте.

суның төп үзлекләрен;

терек органзмнар өчен кирәкле шатрларны алый, белергә

алган белем-күнекмәләрне куллана белергә


фронталь, индивидуаль




3.10




10

Суның әверелеше һәм әйләнеше

1

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




4.10




11

Суны саклагыз

1

Катнаш

фронталь, индивидуаль (тест)




10.10




12

Ташлар ничек җимерелә?

1

Яңа материал

Җир өслеге формалары

Алган белем-күнекмәләрне тормышта куллана белергә

фронталь, индивидуаль




11.10




13

Нәрсә ул туфрак?

1

Яңа материал

Туфрак, аның әһәмияте

фронталь, индивидуаль

Туфрак, аның әһәмияте, составы, уңдырышлылыгы.

17.10




14

Үсемлекләр күптөрлелеге

1

Катнаш

Үсемлекләр, аларның күптөрлелеге. Үсемлекләрнең әһәмияте, кешеләрнең үсемлекләргә карашы

Төрле группа үсемлек һәм хайванннарга мисаллар китерә белергә;

Тышкы кыяфәте һәм томышын ачыклап күрсәтә белергә



фронталь, индивидуаль




18.10




15

Кояш, үсемлекләр һәм без

1

Катнаш

фронталь, индивидуаль




24.10




16

Үсемлекләрнең үсеше һәм үрчүе

Практик эш

1

Яңа материал

Үсемлекләр тормышы өчен кирәкле шартлар (яктылык, җылылык, һава, су)

Үсемлекләрне карый белергә;

Табигать объектларының билгеләрен билгели белергә



фронталь, индивидуаль




25.10




17

Үсемлекләрне саклау

1

Катнаш

Табигатьтә һәм кеше тормышында үсемлекләрнең алып торган урыны. Кешеләрнең үсемлекләргә сакчыл карашы

фронталь, индивидуаль




31.10




18

Хайваннарның күптөрлелеге

1

Катнаш

Хайваннар күптөрлелеге. Хайваннар үсеше өчен кирәкле шартлар (һава, су, җылылык, туклану)

Бөҗәкләр, балыклар, кошлар, җәнлекләрнең күзгә күренеп торган аермалы яклары. Төрле хайваннарның төрлечә туклануы. Хайваннарның үрчүе. Хайваннарның кеше тормышындагы роле.

Кешеләрнең хайваннарга карата сакчыл карашы.


Хайваннар тормышы өчен кирәкле шартларны белергә;

Төрлек группа хайваннарын тышкы билгеләре буенча аера белергә;



фронталь, индивидуаль




1.11




19

Нинди хайваннар нәрсә белән туклана. Туклану чылбырлары.

1

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




13.11




20

Күзгә күренми торган челтәр һәм күзгә күренми торган пирамида.

1

Яңа материал

Тере органзмнар өчен кирәкле шартларны белергә;

Белем-күнекмәләрне тормышта кулланырга;



фронталь, индивидуаль




15.11




21

Хайваннарның үсүе һәм үрчүе.

1

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




20.11




22




Җәнлекләр һәм кошлар

1

Катнаш

фронталь, индивидуаль




22.11




23

Хайваннарны саклау

1

Катнаш

Хайваннарның кеше тормышындагы роле.

Кешеләрнең хайваннарга карата сакчыл карашы.



Хайваннарны карый (ашату, эчертү, чистарту, һ.б.) белергә

фронталь, индивидуаль




27.11




24

Гөмбәләр патшалыгында

1

Яңа материал

Гөмбәләр: төзелеше, үсүе, үрчүе;

Ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр;

Гөмбәләрнең күптөрлелеге


Белем-күнекмәләрне тормышта кулланырга

фронталь, индивидуаль

Гөмбәләр. Ашарга яраклы һәм яраксыз. Гөмбә җыю кагыйдәләре

29.11




25

Бөек тереклек әйләнеше

1

Яңа материал

Үсемлекләрнең табигатьтәге һәм кешеләр тормышындагы роле; кешенең үсемлекләргә сакчыл карашы.

Хайваннарның кешеләр тормышындагы роле, кешеләрнең хайваннарга сакчыл карашы.



Белем-күнекмәләрне көндәлек тормышта куллана белергә

фронталь, индивидуаль




4.12







Без һәм безнең сәламәтлек






26

Кеше организмы


1

Яңа материал

Кеше тәне төзелеше турында төп күзаллау. Органнар системаслары (терәк, аәшкайнату, сулыш алу, кан, нерв, сиземләү) , аларның роле. Гигиена.

Сәламәтлек саклау һәм ныгыту турында белергә

фронталь, индивидуаль




6.12




27

Әйләнә-тирәбездәге дөньяны кабул итү

1

Катнаш

Белем-күнекмәләрне тормышта куллана белергә

Фронталь




11.12




28

Организмның ышанычлы саклагычы

1

Катнаш

фронталь, индивидуаль




13.12




29

Тәннең терәге һәм хәрәкәт

1

Яңа материал

Сәламәтлек саклау һәм ныгыту турында белергә

Фронталь




18.12




30

Безнең туклану

1

Катнаш

Органнар системасы, аларның организм эчләнлегендәге роле

Сәламәтлек саклау һәм ныгыту турында белергә;

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә



фронталь, индивидуаль




20.12




31

Сулыш, кан әйләнеше

1

Яңа материал

Органнар системасы







25.12




32

Организмны чыныктыру

1

Катнаш

Шәхси гигиена, физик культура, саф һавадагы уеннар – сәламәтлек ныгыту һәм чыныгуның төп ысуллары

Фронталь




27.12




33


Сәламәт яшәү рәвеше. Йомгаклау.

1

Катнаш

фронталь, индивидуаль (тест)




15.01






Безнең иминлегебез







34

Ут, су һәм газ

2

Катнаш

Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре, газ, электроприборлар, су белән ничек эш итү кагыйдәләре

Юл, су буенда, мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен;

Алган белем-күнекмәләрне куллана белергә



фронталь, индивидуаль

Беренче ярдәм. Ашыгыч ярдәм телефоннары.

17.01




35




Катнаш

фронталь, индивидуаль




22.01




36




Юлын хәерле булсын дисәң

1

Катнаш

фронталь, индивидуаль




24.01




37




Юл билгеләре

1 1

Катнаш

Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре

Сәламәтлек саклау һәм ныгыту турында белергә

фронталь, индивидуаль




29.01




38




Катнаш

фронталь, индивидуаль




31.01




39




Куркыныч урыннар

1

Катнаш

Елның төрле вакытында урманда, су буенча үзеңне тоту кагыйдәләре

Әйләнә - тирәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә

фронталь, индивидуаль

Практик эш: Беренче ярдәм

5.02




40




Яшен, елан, этләр һәм башкалар турында

2

Катнаш

фронталь, индивидуаль

7.02




41




Катнаш

фронталь, индивидуаль

12.02




42




Экологик иминлек

2

Катнаш

Сәламәтлек саклау һәм ныгыту турында белергә

фронталь, индивидуаль




14.02




43




Катнаш

фронталь, индивидуаль





19.02




44

Икътисад нәрсәгә өйрәтә?



Икътисад ни өчен кирәк?

1

Яңа материал

Экономика (икътисад)

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә

Фронталь





21.02




45

Икътисадның “өч киты”

1

Яңа материал







Фронталь




26.02




46

Файдалы казылмалар

2

Яңа материал

Файдалы казылмалар

Табигатьнең төрле объктларының билгеләрен аера белергә (төс, форма, чагыштырмача үлчәмнәре)

фронталь, индивидуаль

Туган якның файдалы казылмалары. Туган якта кешеләр хезмәте

28.02




47

Яңа материал

фронталь, индивидуаль

5.03




48

Үсемлекчелек

1

Яңа материал

Кыргый һәм культуралы үсемлекләр. Аларның аермалы яклары

Табигатьтәге объектларны аера белергә

фронталь, индивидуаль

Туган якта кешеләр хезмәте, профессияләр

7.03




49

Терлекчелек

1

Яңа материал

Хайваннарның кеше тормышындагы роле

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә

индивидуаль

12.03




50

Сәнәгать нинди була?

2

Яңа материал

Сәнәгать

Табигать һәм сәнәгать объктларын аера белергә

фронталь, индивидуаль




14.03




51

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




19.03




52

Акча нәрсә ул?

1

Яңа материал

Акча

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә

фронталь, индивидуаль

Хуҗалык, гаилә, керем, чыгым, акча

21.03




53

Дәүләт бюджеты

1

Яңа материал

Бюджет

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә

фронталь, индивидуаль

2.04




54

Гаилә бюджеты

2

Яңа материал

Гаилә - баланың беренче коллективы

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә

фронталь, индивидуаль

4.04




55

Яңа материал

фронталь, индивидуаль

9.04




56




Икътисад һәм экология

2

Яңа материал

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Тормышта алган белемнәрне табигатьне саклау максатында куллана белергә

фронталь, индивидуаль




1104




57

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




16.04




58




Йомгаклау. Икътисад нәрсәгә өйрәтә.

1

Катнаш

Экономика.

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә

фронталь, индивидуаль




18.04




59

Шәһәрләр һәм илләр буйлап сәяхәт

Россиянең Алтын боҗрасы.

2

Яңа материал

Мәскәү – Россия башкаласы

Россия шәһәрләре.

Санкт-Петербург


Туган ил, аның башкаласы, регион, район, авыл исемен белергә;

Картадан Россиянең чикләрен, кайбер шәһәрләрен (туган шәһәр, башкала, 1-2 шәһәр) күрсәтә;

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә


фронталь, индивидуаль

Мәскәүнең күренекле урыннары: Кремль, кызыл мәйдан, Зур театр;

Җир шарындагы илләр, халыклар күптөрлелеге



23.04




60

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




25.04




61

Җир – тормыш планетасы

Безнең иң якын күршеләребез

1

Яңа материал

Дөньяның илләре һәм халыклары

фронталь, индивидуаль




30.04




62

Европаның төньягында

1

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




2.05




63

Бенилюкс нәрсә ул?

1

Яңа материал

Дөньяның илләре һәм халыклары

Фронталь

2-3 ил белән танышу, исеме, картада урнашуы, башкаласы, һ.б.

7.05




64

Европа үзәгендә

1

Яңа материал

Картадан өйрәнгән илләрне күрсәтә;

Тормышта алган белемнәрне куллана белергә



фронталь, индивидуаль




9.05




65

Франция һәм Бөекбритания буйлап сәяхәт

1

Яңа материал

фронталь, индивидуаль




14.05




66

Европаның көньягында

1

Яңа материал


фронталь, индивидуаль




16.05




67

Дөньяның тарихи истәлекле урыннарына сәяхәт




Яңа материал

фронталь, индивидуаль




21.05




68

Төрле илләр буйлап сәяхәт

1

Ныгыту

фронталь, индивидуаль




23.05





Белемнәрне бәяләү өчен язма эш үрнәкләре.
Тесты к разделу «Как устроен мир»

ТЕСТ №1


следующая страница>


Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел, Татарстан Республикасының Базис укыту планына, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2012-2013 уку елы өчен

767.37kb.

25 12 2014
4 стр.


Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Муниципаль гомум белем бирү учреждениесе
631.9kb.

25 12 2014
3 стр.


Пояснительная записка Статус документа

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесе

454.24kb.

18 12 2014
2 стр.


Максат. Укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштыру, сугыш афәтенең котычкыч фаҗига булуын төшендерү, бу җиңүнең миллионланган совет халкының

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Норма урта гомуми белем мәктәбе” филиалы “Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”

60.94kb.

25 12 2014
1 стр.


Методическое пособие для учителей. Часть 1, Информационная картина мира / под ред проф. Н. В. Макаровой спб.: Питер, 2008

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесе

877.32kb.

30 09 2014
4 стр.


Приказ №115-о/д от 24. 08. 2012г и Устава мбоу «Таш-Чишминская нош» Атнинского муниципального района рт

ТНӘ муниципаль районы белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «ташчишмә башлангыч гомумбелем мәКТӘБЕ»

12.64kb.

12 10 2014
1 стр.


Әдәби уку буенча эш программасы Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәренең муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәренең муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе

231.44kb.

01 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “ Олы Әтнә балалар бакчасы”

Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын һәм аларны ярату хисләрен үстерүне дәвам иттерү

54.55kb.

15 10 2014
1 стр.