“Нәрсә ул бәхет?”
темасына сыйныф сәгате
Татар Тау Иле гомуми белем
бирү мәктәбе
Укытучы: Әюпова Асия
Мансур кызы
2010 ел
Тема: Нәрсә ул бәхет? Бәхетле кеше нинди була?
Максат: Һәркемнең бәхете аның үз кулында икәнен аңлашу.
Җиһазлау: Магнитафон, мөнәҗәтләр, язылган кассета,
К. Насыйри “Китаб-эт тәрбия”; “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы; Л. Шагыйрьҗан шигырьләре, “Идел” журналы , 1990 ел, “Гыйбрәтле хәлләр” китабы;
Дәрес барышы
Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми,
аны эзләп табалар. (Тактага языла)
-
Исәнмесез, укучылар! Хәерле җомга көннәре белән сезне. Бер-беребезгә карап елмайыйк. Көнегез шулай матур, күңелле үтсен, шундый күтәренке күңел белән дәресне башлап җибәрик.
Мин дәресне Л. Шагыйрьҗанның “Кем бәхетле
дөньяда” шигыре белән башлап җибәрәм. Аннан соң
“Бәхет” сүзенең аңлатмалы сүзлектән сүзгә-сүз
тәрҗемәсен бирү.
Бәхет – тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән.
Укытучы: Дөньяга кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Шулаен шулай да, ләкин бәхетле булу өчен бик күп нәрсә кирәк. Мәсәлән, (укучылар үзләре саныйлар)
К. Насыйриның “Китаб-эт-тәрбия” китабыннан 39 нчы тәрбия укыла. Шуннан соң тикшерү өчен сораулар бирелә:
1) Изге бәхетле кешеләр нинди була?
2) Явыз бәхетле кешеләр нинди була?
Укучыларның җаваплары тыңлана.
1 нче бирем.
Нәрсә ул бәхет?
Укучыларның җаваплары.
2 нче бирем.
-
Бәхет белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? (Өй эше итеп бирелгән иде. Укучылар әзерләп килгән мәкальләрен укыйлар)
-
Бәхет пыяла кебек, сакламасаң уала. Акыллы кеше бәхетне көтеп ятлый. Үз-үзенә ышанган кеше бәхетле була. Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар. Ызгышкан җирдән бәхет качар. Бәхете ташыпторса да, усал кеше – бәхетсез.
Укучылар үзләренең мәкальләренә аңлатмалар бирәләр.
3 нче бирем.
- Үзең белән кешеләр арасында син кемнәрне бәхетле дип саныйсың?
Укучыларның җаваплары.
Укытучы укучыларның җавапларын гомумиләштереп:
-
Бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый. Намуслы хезмәт белән яшәгән, гомер иткән кеше үзен чын бәхетле дип саный. Кайберәүләр тәмле ашау, матур киенү, кәеф-сафа коруны, башка кеше хезмәте хисабына яшәүне бәхет дип саный. Ләкин болар арасында аерма бар. Чын бәхетне тою өчен кеше бераз кыенлык та күрергә тиеш, дип саныйм мин. Шуңа күрә бәхет кыенлыкка каршы көрәштә җиңеп яулана.
4 нче бирем.
- Берәүләр акчаң булса, бәхет үзе йөгереп килә, диләр. Сез ничек уйлыйсыз?
Укучыларның җаваплары тыңлана.
Шуннан соң “Мәгариф” журналыннан мисал укыла, 1999 ел № 1.
5 нче бирем.
- Һәркем үзенчә бәхетле, дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?
Укучыларның җаваплары тыңлана.
Укытучы: Бәхетнең 90 % ы гаиләдә, ди рус халкының мәшһүр язучысы Ф. М. Достоевский. Бу фикер бүген дә искермәгән. Ни өчен?
Укучылар фикере тыңлана.
Укытучы: Бәхетле гаилә кору өчен мәхәббәт кенә җитми. Ир белән хатында бик күп кешелек сыйфатлары булу хас. Мәсәлән, намуслы булу, бер-береңнең ышанычын аклау, сабырлык, уртак тел табу, эш ярату, ир-атка авыр йөкне үз җилкәсенә алу кирәк. Гүзәл затларга, хатын-кызларга да зур җаваплылык йөкләнә. Тикмәгә генә яхшы хатын – ярты бәхет димәгәннәр. Менә шуннан соң гына гаиләгә татулык килә. Бу – үзе зур бәхет.
“Гыйбрәтле хәлләр” китабыннан хикәяләр укыла, 23, 30 битләр.
6 нчы бирем.
- Бик күпләрне бәхетле иткән кеше бәхетле кеше була, ди француз философы Дидро. Сез бу фикер белән килешәсезме?
Укучыларның җаваплары тыңлана, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыла.
Укытучы: Әйе, аның йөзе якты, күңеле керсез, яшерен сүзе, кырын эше юк. Аңардан шатлык, нур балкып тора. Без дә андый кешеләргә ошарга тырышабыз һәм бик күпләрне шулай бәхетле итик. Димәк, бәхет – омтылышларның тормышка ашуы ул. Кеше һәр кылган гамәлен бәхеткә ирешү өчен эшли.
Мөнәҗәтләр тыңлана, укытучының йомгак сүзе.
“Бәхетле булыгыз” җырын тыңлау белән дәрес тәмамлана.
Өйгә эш. “Мин – бәхетле” темасына сочинение язып килергә.