Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1


(Тукай иҗаты буенча ачык чара)

1 нче алып баручы: Бар күңеллелек бөтен дөньяда , Бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? –

2 нче алып баручы: Мин беләм: бәйрәм бүген , бәйрәм бүген.

1 нче алып баручы: Әйе укучылар, бүген бәйрәм. Бу бәйрәм сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышлана.

2 нче алып баручы: Тукай!... Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

1 нче алып баручы: Бүген без сезнең белән татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәкбез.

1 нче алып баручы:

Гомере буе халкым моңлы булган,

Гармуннарын сузып уйнаган.

Күңеле һәрчак моңлы булган,

Күзләрендә утлар уйнаган.

2 нче алып баручы:

“Караурман”ны сузып җырлаган ул,

Ә күңеле кара булмаган.

Биеклекне максат итеп куйган,

Якты уйлар гына уйлаган.

1 нче алып баручы: Тукай дөньяда тик 27 ел гына яшәгән.

2нче алып баручы: Тукайны укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган, ябык кына, кечерәк буйлы бу кешегә шулкадәр рухи бөеклек каян килгән?

1 нче алып баручы: Күрәсең, халыктан, халык белән берегүдәндер. Табигать бөек талант та биргән – аз гына вакыт эчендә ул никадәр шигырь һәм чәчмә әсәр язып калдыра алган.

2 нче алып баручы: Аның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.

1 нче алып баручы: Тукай! Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхаббәт белән телгә алалар бу исемне. Тукай ул еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара.

Коридор буйлап килеп, сәхнәгә Кәҗә белән Сарык менә.

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Без кая килеп кердек соң, Сарык?

Сарык. Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урманда, алан да түгел, Ә бу нинди балалар?

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Ах, уңмаган, надан Сарык! Язып куелган иде бит: “Бәрәзә урта мәктәбе”, - диеп.

Сарык. М-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык! Бәйрәм бүген!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Надан Сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит! ( Капчыкта актарына башлыйлар)

Сарык. Бүре башын гына чыгара күрмә! Балалар куркышып таралырлар. Бүген бит бәйрәм!

Кәҗә. Кайгырмагыз бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Сарык. Менә бит Тукайның “Кәҗә белән сарык” китабы. (Капчыктан чыгара. Шул исемдәге китаптан бер шигырь укыла)

Кәҗә. Менә бусы – “Бала белән Күбәләк” китабы. ( Сәхнәгә бала белән Күбәләк чыга. “Бала белән Күбәләк” җыры башкарыла)

Сарык. Мә-ә-ә, менә бусы – “Су анасы” китабы ( капчыктан чыгара)

Су анасы” әсәреннән өзек.



Кәҗә. Ми-ки-ки! Карагыз әле, балалар!Менә “Шүрәле” китабы.

Шүрәле” әсәреннән өзек.



Коридор буйлап килеп, сәхнәгә Кәҗә белән Сарык менә.

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Без кая килеп кердек соң, Сарык?

Сарык. Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урманда, алан да түгел, Ә бу нинди балалар?

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Ах, уңмаган, надан Сарык! Язып куелган иде бит: “Бәрәзә урта мәктәбе”, - диеп.

Сарык. М-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык! Бәйрәм бүген!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Надан Сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит! ( Капчыкта актарына башлыйлар)

Сарык. Бүре башын гына чыгара күрмә! Балалар куркышып таралырлар. Бүген бит бәйрәм!

Кәҗә. Кайгырмагыз бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Сарык. Менә бит Тукайның “Кәҗә белән сарык” китабы. (Капчыктан чыгара. Шул исемдәге китаптан бер шигырь укыла)

Кәҗә. Менә бусы – “Бала белән Күбәләк” китабы. ( Сәхнәгә бала белән Күбәләк чыга. “Бала белән Күбәләк” җыры башкарыла)

Сарык. Мә-ә-ә, менә бусы – “Су анасы” китабы ( капчыктан чыгара)

Су анасы” әсәреннән өзек.



Кәҗә. Ми-ки-ки! Карагыз әле, балалар!Менә “Шүрәле” китабы.

Шүрәле” әсәреннән өзек.



1 нче алып баручы: Шагыйрьнең әсәрләре буенча композитор Фәрит Яруллин – “Шүрәле”, Әнвәр Бакиров – “Алтын тарак”, Рәшит Гобәйдуллин “ Кисекбаш” балетларын иҗат иткән.

2 нче алып баручы: Без Тукай оныклары.

Юк, онытмас халкым, Тукай сине

Укып үсә сине һәр буын.

Яланаяк, кәләпүшле Апуш,

Син мәңгелек булып

Күңелләрдә балкыйсың.

Сәхнә авыл өе кебек җиһазландырылган. “Тәфтиләү” көе яңгырый. Өстәл янында бер бала дәрес карап утыра, кыз бала курчак белән уйный, әби көйгә кушылып җырлап та ала. Көй туктала кыз бала җырлый-җырлый тирбәтә башлый.

Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла угълым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем балалар бакчасында өйрәндек. Анда курчакларыбызны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!

Әби: Беләм, кызым, беләм! Ә хәзер әйдә бергәләп йоклатабыз курчагыңны.( Бергәләп җырлыйлар).

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул , диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син;

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең син!

Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.

Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,(китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?( сәхнә уртасына барып, матур итеп баса).

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызныж ямен cуы, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән,

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып сөргәннәрем.

(кыз кулларын чаба)

Кыз: Абый, абый матур сөйләдең.

Әби: Улым, беләсеңме бу шшигырьне дә Тукай абыегыз язган бит.

Малай: Беләм, беләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул.

Әби: Тукай абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.

Иртә. Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала..Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем рәтендә.

Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул.

Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Бөек Тукай, шагыйрь Тукай бит ул?! Милләтебезнең йөзек кашы! Карагыз әле нинди матур көн! Рәхәтләнеп уйнап керегез.

(Шулвакыт бабай керә).Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?

Малай: Минем өй эшләрем бетте.

Кыз: Мин курчагымны йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка җон носкилар бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны! Әмин... ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.

Малай (әбигә карап): Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырен сөйли. Чыннан да шагыйрьне белмәгән кеше юк икән!

Әби: Тукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде.Аны онытырга ярамый!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Кыз. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Малай. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!



Б.а.б. Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан.

Күңелләрдә - синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.



Икенче Ничә буын сине кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.



Беренче Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган телең”не. (Х.Туфан)



Беренче Кем уйлады икән – ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип.

Мәңге-мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.



Икенче Ул ятим дә, ул мескен дә диеп

Сөйләнелгән элек-электән.

Күз алдына аны бөек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

Беренче Гап-гади бер апрель көне һаман

Татарымның күңел түрендә.

Гадәти хәл: тукмак чаклы малай

Туа ул көн Арча җирендә



Беренче Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Сабый балага бик күп гаиләдә булырга, авылдан авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.

Икенче Ләкин Казан арты авылларының бай табигате, тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үлемсез шигырьләре белән исбатлый

беренче Минем дә бит телем бу дөньяга

“әттә, әннә,” – диеп ачылган.

Һәм бикләнгән шул сүз сабый килеш

Күбәләктәй күңелләремдә.

Мин гаеплемени гомерләрнең

Шулай иртә сүрелгәненә.

Мин гаеплемени назланырга

Җитмәгәнгә миңа чиратлар.



Икенче Асрамага бала бирәм,

Йә, кайсыгыз ала?

Шомлы тавыш ишетелде

Печән базарында.

Кайберәүләр читләп үтте,

Кемдер кызганды.

Арадан бер мәрхәмәтле

Аны күтәреп алды. (Р.Арсланов)



Икенче

Үксез тормыш читкә каккан чакта

Иркәләде сине киң Кырлай

Моңлы Кырлай урманнары ничек

Синең шигъриятең шулай бит.

Икенче Г.Тукай белем алуны – яңа көн башлану белән тиңли. “Укымак – дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткән, иң кирәкле коралдыр”- дигән Тукай.

Беренче 1913 нче ел... Клячкин больницасы

Көтмәгәндә кайгы салды бу көн фәләк

Әй, сөйкемле яшь шагыйрькәй

Син югалдың иртәрәк.



Икенче Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син...

Һичвакытта чыкмас истән монда калган эшләрең

Һәрвакыт сөелеп укылыр һәр “күңел җимешләрең”. (М.Укмасый)



Әскать Хәеркәевнең “Тукайга” дигән шигыре укыла.

Беренче Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Без синең иҗат мирасыңны, рухи яктылыгыңны дәвам итүчеләр.

Икенче

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез -

Йөрәкләрдә Тукай эзләре ,

Күңелләдә Тукай сүзләре.



Газинур Моратның “Шагыйрьгә” дигән шигыре тәкъдим ителә.

Беренче Йөрәгендә халык моңы аның,

Мәңге үлми торган саф моңнар,

Ул саф моңнар еллар һәм чорларның

Кайнар җаны аша саркылган.



Икенче Ятимлеге аның – язмыштандыр,

Бөеклеге аның халыктан.

Тукай үзе халкын үксезлектән

Йолып алыр өчен калыккан.



Беренче Җаны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле, без шагыйрьле халык,

Тукайлы халык гомергә.



Икенче Тар булмаган күңел, газап чигеп,

Җирсезлектән иңрәп торса да,

Саклап калган халкым Тукайларны,

Асрамага алып булса да.



Беренче Тукай исән. Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.



Икенче Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!



Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син шагыйрьләр солтаны.

Тукай иҗаты буенча ачык чара 1 нче алып баручы

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора

96.58kb.

25 12 2014
1 стр.


Сценарий Залның түрендә Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә

Алып баручы. Исәнмесез, „хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры яңгырый

54.63kb.

14 10 2014
1 стр.


1. Кушма җөмләнең төре. 1 нче-? 2 нче-? Иярчен җөмләнең төре. Аналитик, синтетик, мәгънә буенча төре. Бәйләүче чара
202.5kb.

15 10 2014
1 стр.


1 нче алып баручы

Хәерле көн кадерле укучылар. Экологиягә багышланган атналыкның чираттагы көнен кошларга багышларга булдык. Кошлар ялтыравыклы матур каурыйлары, аһәңле сайраулары, сокландыргыч очыш

65.21kb.

25 12 2014
1 стр.


День матери! 1 нче алып баручы

Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән

55.15kb.

11 10 2014
1 стр.


Нче уку елы Алып баручы

Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?- дип каршы алу гадәткә кергән.Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнепкайту күп зиһен һәм тапкырлык сор

83.89kb.

17 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Президентының

Пу -705 нче Указын куллану чаралары турында 1999 ел, 30 октябрь, 742/1 нче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән үзенең Конституциядә каралган хокуклары һәм ирекл

32.35kb.

25 12 2014
1 стр.


Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

Укыту алымнары: темага карата, шигырьләр буенча фикер алышу, сәнгатьле итеп шигырьләр уку

59.87kb.

15 10 2014
1 стр.