Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Тема: Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

I. Дәреснең максатлары:

1.фәнни : Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

белән таныштыру;

2.коммуникатив: туган як, әниләр турында әңгәмә;

3.тәрбияви: шагыйрь иҗатына, шигърияткә карата

кызыксыну уяту;

туган якка, әниләргә, хайваннарга карата

мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

II. Дәреснең бурычлары:



  1. Укучыларның шигъри текстларны аңлау күнекмәләрен ныгыту.

III. Дәреснең принциплары:

  1. дидактик: күрсәтмәлелек, эзлеклелек, предметара бәйләнеш;

  2. гомумметодик: коммуникатив, ситуатив- тематик.

IV. Укыту ысуллары: аңлату- күрсәтү.

V. Укыту алымнары: темага карата, шигырьләр буенча фикер алышу, сәнгатьле итеп шигырьләр уку.

VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату

VII. Җиһазлау: мультипроектор, дәреслек, магнитофон, китаплар күргәзмәсе

Дәрес планы

I. Башлам өлеше. 3 м.

“ Күңелле тәнәфес” җырын тыңлау.

II. Актуальләштерү 2 м.

Дәреснең темасы белән таныштыру

III. Яңа материал өстендә эш 32 м.



  1. Р. Миңнуллинның туган ягы- Сөн буе

  2. “ Мин кунак яратам” шигырен тыңлау

  3. Дәреслектәге “ Шундый минем туган ягым” 233-234 б. укыту.

-1-

4.“ Әни кирәк!”

5. Физкультминут

6. “ Әни мин көчек күрдем!” шигырен тыңлау.

7. Иҗат тематикасы белән танышу

8. “ Энекәш кирәк миңа!” шигырен тыңлату

9. Укучылырның гаиләләргә булган теләкләре

10. .“ Бәхетле булыгыз” җырын тыңлау

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы 5 м.

Сорауларга җавап бирү

V. Йомгаклау. 3 м.

Өй эше бирү

Журналга билгеләр кую

Дәрес барышы

I.Оештыру моменты

“ Күңелле тәнәфес” җырын тыңлау. Слайд №1. “ Р. Миңнуллин- балалар шагыйре.”

II.Актуальләштерү

Укытучы:Күңелле тәнәфес тәмам. Укучылар, дәресебезне башлыйбыз. Сезгә җыр ошадымы?

Укытучы: Без бүгенге дәресебезне әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән автор-

Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышларбыз.

Слайд №2.

“ Шагыйрьләр төрле була,

Шагыйрьләр серле була.”

И. Юзеев.

III.Яңа материал өстендә эш

-2-


Слайд № 3. “ Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек.”

Укытучы: Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган Шәммәт авылында уза. Слайд № 4. “ Татлы балачагым.” Хәзерге көндә Казанда яшәсә дә, ул үз туган ягын онытмый.

Туган ягы, Сөн елгасы... Язын кошлар үз ояларына әйләнеп кайткан

кебек, шагыйрь җаны, аның канатлы хыялы шул Сөненә әйләнә дә кайта. Гаҗәпләнеп тә куясың: күпме язарга була инде кечкенә генә бер елга турында?! Р. Миңнуллин бертуктаусыз язып тора, язган саен яңара,матурлана бара аның туган ягы.

Слайд № 5. “ Мин кунак яратам!”

Укучы: Мин кунак яратам!

Кунаклар бар чакта

Тиргәми әнием

Бераз шаярсак та!

Кунаклар бар чакта

Өебез ямьлерәк,

Бәлеш тә тәмлерәк,

Коймак та тәмлерәк!

Укытучы: Әйдәгез, укучылар, без дә Р. Миңнуллинның туган ягына барып кайтыйк әле.

( Дәреслектәге “ Шундый минем туган ягым” 233-234 б. укыту.)

Ә сезнең туган ягыгыз нинди?

Укучы: Сөн буенда әнкәй басып тора,

Казан тарафында карашы.

Бигрәкләр дә ерак, ерак икән

-3-
Шәммәт белән Казан арасы.

Аралар ерак булса да, шагыйрь әнисе янына гел кайтып йөри. Слайд № 6. “ Әни кирәк!”

Укучы: Көннәр якты

Булсын өчен

Әни кирәк!

Йокы татлы

Булсын өчен

Әни кирәк!

Усаллардан

Яклар өчен

Әни кирәк!

Укытучы:Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз! “ Әнкәй!”- дигәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше- АНА! Юкка гына Җир –ана, Ватан- ана димибез бит. Хәтта туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез.

Слайд № 7. “ Иң матур исеме-Әнкәй!”

Укытучы: “ Әнкәйләр турында сүз чыкканда, мин элек үземнең Әнкәмне- Сөн буендагы Шәммәт авылында яшәүче гади бер татар хатынын искә алам. Ул үзе Гөлҗәүһәр исемле. Балалар йортында үскән. Шуннан ккалган микән, әткәй аны Галя дип кенә йөртә иде. Ә авылдашлар исә аңа Гөлҗәүһәр дип тә, ни өчендер, Җәүһәрия, Гәүһәрия дип тә, Җәүһәр, Гәүһәр, хәтта Миңнуллина дип тә дәшәләр. Безнең өчен аның иң матур исеме-ӘНКӘЙ!

Ул бер ялгызы биш бала тәрбияләп үстерде. Япь- яшь килеш тол калды.

Минем әни ни тотса, шуны булдыра торган кеше. Мин белгәннән бирле бухгалтер, ясле мөдире, сатучы, китапханәче, клуб мөдире, тегүче, чөгендер үстерүчеләр звеносы җитәкчесе, ындыр табагы мөдире булып эшләде. Ләкин

-4-
аның иң төп һөнәре барыбер Ана булып калды.

Иң гади, иң гадәти бер кеше ул минем Әнкәй. Аның бернинди дә мактаулы исемнәре дә, югары дәрәҗәләре дә, олы бүләкләре дә юк. Ул фәкать зур горурлык белән

“ Ана медале”н һәм Ана дигән бөек исемне генә йөртә. Шуңа күрә дә үземнең шигырьләремдә “ Әнкәй” сүзен мин баш хәрефтән язам. Дөньядагы иң кадерле, иң матур, иң әйбәт кешемә багышланган алар,”- дип яза Роберт Миңнуллин.

Әниләр турындагы бик күп шигыре бүген дә җыр булып яңгырый.

Слайд № 8.

“ Догаларның күңелемнән

Юк әле югалганы.

Саклый мине, яклый мине

Әнкәмнең догалары...”

“ Әнкәмнең догалары”, “ Исән- сау бул, Әни!”, “ Әнкәйнең ак чәчләре”. Физкультминут

Укытучы: Укучылар, яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Кар эри, тамчы тама, гөрләвекләр ага башлый. Хәзер без шушы күренешләрне төрле хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтәчәкбез.

Укытучы: Ял иттегезме, укучылар? Дәресебезне дәвам итәбез.

Слайд № 9. “ Әни мин көчек күрдем!”

Укытучы: Укучылар, хәзер без сезнең белән шигърият дөньясы буенча сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Дәреслекнең 231 б. ачтык, “ Әни мин көчек күрдем!” шигырен укып китәрбез.

( укытучы сөйләме)

Укытучы: Укучылар, бу бала ни өчен көчекне кызгана? Сәбәпләрен тексттан табыйк әле. Ә сез үзегез әлеге малай урынында нишләр идегез? Балалар, сез ничек уйлыйсыз: малайга әнисе рөхсәт бирер микән?

-5-

Слайд № 10 “ Иҗат тематикасы.”



Укытучы: Укучылар, шагыйрь нинди темаларга иҗат итә икән? ( укучыларга экраннан укыту)

Слайд № 11 “ Энекәш кирәк миңа!” шигырен тыңлату ( Ф. Галимуллин башкаруында)

Укытучы: Балалар, әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында барды? Сезнең гаиләдә ничә кеше? Сезгә күңеллеме?

Слайд № 12 “ Минем гаиләм”

Укытучы: Автор гаиләдә балалар күп булсын ди. Кешегә бәхетле яшәү өчен бертуганнары кирәк. Сез минем фикер белән килешәсезме? Укучылар, 2008 нче ел Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Сезнең үзегезнең гаиләләргә нинди

теләкләрегез бар?

Слайд № 13 “2008 нче елда Р. Миңнуллинның 60 яшьлек юбилее булды”

Укытучы: Хәзер без сезнең белән Р. Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән тагын бер җыр тыңлап үтәрбез.(“ Бәхетле булыгыз.”)

IV.Ныгыту

Укытучы: Сезгә Р. Миңнуллинның иҗаты ошадымы, укучылар? Хәзер түбәндәге сорауларга җавап биреп карыйк әле: 1.Шагыйрьнең балачагы кайсы елга буенда үтә? 2. Р. Миңнуллинның әнисенең исеме ничек?

3. Гаиләдә ничә бала үсәләр?

4. Шагыйрьнең нинди шигырьләрен беләсез?


V.Йомгаклау.

Журналга билгеләр кую.

Өй эше. Ошаган бер шигырен ятларга.

Саубуллашу.


-6-

Теләче муниципаль районы

Үзәк урта гомуми белем бирү

мәктәбенең 6 нче “ А”

сыйныфының татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирҗанова Г. Р.ның

Р. Миңнуллинның тормыш юлы

һәм иҗаты дигән темага үткәрелгән

ачык дәреснең

эшкәртмәсе

6 март 2009 ел

Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

Укыту алымнары: темага карата, шигырьләр буенча фикер алышу, сәнгатьле итеп шигырьләр уку

59.87kb.

15 10 2014
1 стр.


Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге. Төзүче: Абейдуллова Гелсирень Гадельзяновна, югары категорияле татар теле

Шыгырдан улы Минһаҗ Исмәгыйлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында укучыларның белмәве

221.16kb.

25 12 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты татар халык мәкальләрендәге архаик сыйфатлар

Халык авыз иҗаты текстларындагы тел мәгълүматлары халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу өчен киң кулланыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре халыкның тормыш-көнкүреше, тар

114.69kb.

15 10 2014
1 стр.


Х. Туфанның фаҗигале язмышы. "Каеннар сары иде"

Максат: Укучыларны Х. Туфанның фаҗигале язмышы, тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; сынмас рух, авыр вакытта да күңел күтәренкелеген саклау сыйфаты тәрбияләү; сәнгатьле уку күнекмәл

70.68kb.

15 12 2014
1 стр.


Мостай Кәримгә 90 йәш. Тормош юлы һәм ижадына сәйәхәт

Маҡсат: Уҡыусыларҙы Башҡортостандың халыҡ шағиры Мостай Кәримдең тормош юлы һәм ижады менән таныштырыу. Телмәр һәм логик фекерләүҙе үҫтереү, һүҙлек запасын байытыу. Яҙыусыға, уның

118.21kb.

13 09 2014
1 стр.


Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә башлангыч белем алу стандартлары салынды

Йләнә- тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты. Тр мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2004

193.33kb.

12 10 2014
1 стр.


Татарский язык язык души моей

Дәреслек ярдәмендә сөйләм эшчәнлегенең төрләренә -тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуга өйрәнергә, шулай ук шигырьләр һәм җырлар, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәкальләр, санамыш

4102.96kb.

25 12 2014
28 стр.


Дәрес №25 Электроскоп. Электр үткәрүче һәм электр үткәрмәүче җисемнәр. Электр кыры

Максатлар: электрлану күренеше, уңай һәм тискәре корылма, корылмалы җисемнәрнең тартылуы һәм этелүе турында белемнәрне ныгыту; электроскоп һәм электрометр белән танышу, аларның төз

140.96kb.

15 10 2014
1 стр.