“
Хәсән Туфанның фаҗигале язмышы.
“Каеннар сары иде” шигыре”
Тема: Х.Туфанның фаҗигале язмышы. “Каеннар сары иде”.
Максат: Укучыларны Х.Туфанның фаҗигале язмышы, тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; сынмас рух, авыр вакытта да күңел күтәренкелеген саклау сыйфаты тәрбияләү; сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;
Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, китаплары, аның турында язылган әсәрләр, магнитофон, стенгазета, альбом, Г.Тукай премиясе лауреатлары, сүзлек.
Дәрес барышы:
-
Кереш шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыру.
( Р.Закиров башкаруында “Агыла да болыт агыла” җыры яңгырый. Х.Туфан сүзләре, А.Акчурин көе - 1 куплет).
Укучылар, сез әле генә яшь җырчы Рөстәм Закиров башкаруында Х.Туфан сүзләренә иҗат ителгән “Агыла да болыт агыла” җырын ишеттегез.
Шигърият дөньясы йолдызлары арасында аеруча якты янганнар бар. Алар – Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим, С.Хәким. Исемлекне дәвам итеп, Х.Туфанны атыйбыз (портретын карау: карашы, йөзе, күзләре һ.б –эпиграф укыла).
Бүген без сезнең белән шагыйрьнең тормыш юлы, кыскача иҗаты белән танышырбыз. Ә хәзер Х.Туфан турында аның замандашлары, дуслары әйтеп калдырган фикерләрне тыңлыйк.
Тормыш юлы белән таныша башлаганчы, сүзлек өстендә эшләп алыйк.
Губерна-территория бүленеше берәмлеге.
Империализм-эре капит.илләрнең чит җирләрне, илләрне яулап алу өчен ерткычларча көрәшүләре.
Трагедия-тормышта зур бәхетсезлек, фаҗига.
Реабилитация-ялгыш яки явыз ният белән яла ягылган, гаепләнгән кешенең намуслы исемен кире кайтару.
Урядник-патша армиясенең казан гаскәрләрендә хезмәт итүче унтер-офицер.
Х.Туфан 1900 елның 9/XII. Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның һәм авылдашларының борынгы бабалары, алпавытлардан качып, урман арасына килеп утырган булалар. Шулай итеп, авыл барлыкка килгән. Ләкин алпавыт аларны эзләп тапкан, җәзалаткан, суктырган. Шуңа да карамастан, качаклар яңа урында төпләнеп калганнар. Алар патша тарафыннан да бик кыерсытылганнар. Аларны көчләп чукындырганнар, ләкин яшерен төстә үзләренең диннәрен саклаганнар. Исемнәре дә ике катлы (чиркәүчә-мөселманча). Өйләнешкәч, никахлашыр өчен чиркүәгә бармасалар, балалары әтисез дип саналган, фамилияләре әнисе исеме белән кушылган. Мәсәлән, Бибисарин, Зәйнәбин. 1905 елгы революцягә кадәр Хәсән һәм аның туганнарының да фамилиясе әнисе исеме буенча Гөлзизин дип йөртелә. Шагыйрь булып, әсәрләрен бастыра башлагач кына, Хәсән, бабасы Фәхретдиннең кушаматы “Дуфан”ны үзгәртеп Туфан фамилиясен ала.
Әтисе Фәхрулла эшкә гаять уңган була: иген игә, пыяла куя, рамнар ясый, сәгатьләр төзәтә. Бу эшне ул өйдән өйгә, авылдан авылга йөреп башкара. Үзе белән малаен ала. Кечкенә Хәсән дөнья күреп, табышмак, мәкаль, җыр быеп, отып кайта. Әтисенең азмы-күпме белеме дә бар. Үз вакытында, берничә кеше берләшеп, авылларында яшерен мәктәп ача. Бу эшне урядниклар сизеп ала һәм мәктәпне ябалар. Бераздан, ишеккә сакчы куеп, укытуны дәвам итәләр.
Нәтиҗә: Менә, яшьләрне белемле итүгә омтылу элек тә ничек көчле булган. Белемле кеше баркайчан да югалмый.
Х.Туфанның әнисе турында гаять җылы истәлекләре саклана. Алар белән танышканчы, шагыйрьнең “И, әниләр” шигырен тыңлыйк. (Укучы сөйли).
Класс алдына Хәсәннең яшь чагын хәтерләткәндәй киенгән укучы чыга:
“Дөньяның, табигатьнең матурлыгын күрергә әнием өйрәтте мине. Үтә дә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр ул - мине ишек алдына яки бәрәңге бакчасына алып чыга да, дөнья күрсәтеп йөри, кыр казлары, торналар белән генә түгел, үсемлекләр, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый. Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чшмәләр генә түгел, йолдызлар да, җилләр дә сөйләшә икән дигән иман тудырды. Уку-язуны укып түгел, уйный-уйный өйрәнгәнмен. Матур тышлы китапларга бик кызыга идем. Мин үскәндә 4 абыем, 1 апам исән иде әле. Башкалары бала чактан ук үлеп беткән. Бик күп җырлар ота идем мин абыйларымнан. Аларның миңа файдасы да булды бервакыт. Туп уйнаганда кызып китеп сугышырга керештек. Кысрыклый торгач, аргы урам малайлары үз якларына шылдылар. Шулай да бирелергә теләмиләр. Шулчак безнең белән сугышкан малайларның исемнәрен кертеп, тиз генә җыр чыгардым һәм кычкырып җырлап җибәрдем. Тегеләр аптырап калдылар. Бу вакыйга шигырьгә килә башлавымның беренче чагылышы булгандыр.
1906 елдан соң Кармәттә дә мәктәп салына. Хәсән мәктәпкә йөри, белем туплый.
1914 елда, яңа елда яңа йорт салу нияте белән, бер абыйсына ияреп, Урал якларына китә. Җәй буе урман кисәләр. Ләкин кинәт империалистик сугыш башлана. Хыяллар берьюлы җимерелә. Әзерләнгән бүрәнәнләр, тәгәрәшеп, урманда калалар.
Укучы чыгышы:
Абыйлары Хәсәнне бик тә укытасылары килә. Аны Уфага “Галия” мәдрәсәсенә җибәрәләр. Имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып, Хәсән алты еллык мәдрәсәнең I классына кабул ителә. Монда ул үзен бөтенләй яңа дөньяга килеп кергәндәй хис итә. Татар, башкорт, төрек егетләре белән дуслаша. Анда ул Г.Ибраһимов дәресләрен тыңлый. Кышкы ялга китәр алдыннан Г.Ибраһимов шәкертләргә эш бирә. “Үзегез яраткан темага хикәя язып килегез”,-ди. Хәсән авылларында булган, үзе күреп тетрәнгән бер вакыйга турында яза.
Г.Ибраһимов хикәяләрне тикшереп чыга һәм иң югары бәяне Хәсән хикәясенә бирә һәм болай ди:, Сез язуга сәләтле күренәсез. Үзегезне иҗат эшенә әзерләгез, күп укыгыз, әдәбиятны игътибар белән өйрәнегез. Олы әдипнең сүзләре егетне канатландырып җибәрә.
( Укучылар арасыннан каләм тибрәтүче бер-ике бала үз әсәрләрен укыйлар).
Ә иҗат эшенә Х.Туфан 1924 елда гына керешеп китә. Укытучылык эше белән дә кызыксына. Көнчыгыш педагогия институтында белем ала.
1926-27 елларда Туфан танылган шагыйрь булып җитешә. 30 нчы еллар башында аның иҗатында яңа авазлар, төсмерләр күренә башлый. Бу – аның “Ак каен” шигырендә бигрәк тә ачык күренә. (укыла)
Бу елларда шәхес культы көчәеп китә. Ялган ялалар ягып, иң яхшы акыл ияләрен кулга алулар башлана.
Х.Туфанны 1940 нчы елның 18 октябрендә кулга алалар. Аны Черек күл бинасының 58 нче камерасына ябалар. Өендә дә тентү уздыралар, квартираның астын өскә китерәләр, бөтен кәгазьләрен капчыкларга төяп алып китәләр. Шагыйрьнең гомер буе җыйган китапханәсе юкка чыга. Сорау алулар башлана. Тикшерүче аның нәрсәдә гаепләүләрен әйтә. Ул чит ил разветкалары белән элемтәгә кереп, Совет властен таркатырга теләгән икән, янәсе ( 1919 елда Ерак Көнчыгышта булуы истә тотыла).
Хәсәнгә гаебен танып кул куярга да, бу оешмада торучыларның исемнәрен атыйсы гына калган Хәсән мондый тәкъдимне җирәнү катыш нәфрәт белән кире кага. Шуннан башлана ач тотулар, йокларга ятса, урыныннан тартып төшерәләр. Бөтенләй ач килеш кеше 1-2 айга чыдый ала. Ә йокламыйча- атна-ун көн генә. “Үлсәм дә кул куймыйм”,- дигән карарга килә. Төрмәдә утырган вакытта мондый бер эпизод була:
Ялгыз камерада утырган чакта идән ярыгыннан аның янына бер тычкан чыгып йөри. Шагыйрь аның өчен ипи валчыгы әзерләп тора. Тычкан көн саен чыга, Х.Туфан аның белән сөйләшә, янында җан иясе булу аның өчен бик тә рәхәт була. Көннәрдән бер көнне ул аның гел үз янында калуын теләп, идәндәге тишекне ботинкасы белән капламакчы була, тычкан шулхатле җитез йөгерә ки, ул ботинка астында калып үлә.
Шагыйрь өчен бу иң зур трагедия була. Кинәт, һич көтмәгәндә, сорау алулар туктала. Хәсән аптырый. Пычрак газета кисәге табып ала. Эйбәтләп юып, андагы сүзләрдән, өзек-өзек җөмләләрдән Германия белән сугыш башланганын белә. Аның хәле яхшыра төшә. Шигырьләр иҗат итеп, күңеленә беркетә. Каләме, кәгазе, күзлеге юк.
Менә һавада йөрергә алып чыгалар. Сакчыларның суыкта басып торасылары килми. Алып кереп китмәкче булалар. “Юк, әле алты 6,8 минут кына узды”,-ди шагыйрь. Сакчылар аптырыйлар: “Каян белә ул вакыт исәбен, сәгате дә юк ич?”
Сере шунда: радиодан укыган шигырьләренең ничә минут яңгыраганын белә. Эчтән генә шигырьләрен укый торган була. Аны атарга хөкем итәләр, ләкин бераздан ату хөкеме – ун ел төрмә һәм 5 ел сөрген белән алмаштырыла. Төрмәдә нәкъ ун ел утыра. Коточкыч йончый, арый, хәлсезләнә. Шуннан соң Себергә, сөргенгә җибәрелә. Андагы халык тоткыннарга җылы мөнәсәбәттә була. Ләкин туган як сагындыра. Ул хәтта үзе яшәгән землянканың ишеген дә Казан ягына каратып эшли. (“Казан кичләре” җыры яңгырый. С. Садыйкова көе.)
Х. Туфанның Себердәге тормышы 1986 елда гына өйрәтелә башлый. Бу эшкә язучы Газиз Кашапов керешә.(Китабы күрсәтелә, мәкаләсе тәкъдим ителә)
Бу елларда Х. Туфанның гаиләсе дә тынычлык күрми. Тормыш иптәше Луиза ханым “халык дошманы хатыны” дип эштән куыла. Ул чәч толымнарын кисеп сата, кан бирә. Үзләренең яшәү шартлары искиткеч авыр булуга карамастан, акчасын иренә җибәрә, посылкалар сала. Әмма алар Хәсәнгә барып җитми. Бу хакта язучы сөргеннән кайткач кына белә. Шагыйрьнең сөекле хатынына багышлап язган шигыре безнең яраткан җырыбызга әйләнде. (Җыр “Әйткән идең” Ә. Бакиров көе.)
Олы җанлы Л.Сәлиәскәрова Туфанның кайтырына бер ел калгач, вафат була.( Шигырь “Кайсыгызның кулы җылы?”)
1953 елда Сталин вафат булгач аның хаталары турында сүзләр йөри башлый. Сөргендәге кешеләр берәм-берәм кайта башлыйлар. 1956 елның 19 мартында Х. Туфан да тулы реабилитация ала, аның бер дә гаебе булмавы таныла. 21 июнь көнендә аңа тиешле документларны бирәләр, һәм ул туган якларына кайтып китә.
1981 елга кадәр яши, 10 июньдә вафат була. (Шигырь “ Киек казлар”.)
II .”Каеннар сары иде” шигыре өстендә эш.
Исеменә игътибар итү.
Сары төс – поэзиядә сагыш, кайгы –хәсрәт төсе.
Шигырҗне сәнгатьле итеп уку.
-
Күңелдә нинди моңсу хисләр уяна? Ни өчен?
-
Шигырьдә кемнәр катнаша?
-
Сабый бала белән чын күңелдән сөйләшүче шагыйрь кем булыр? Ни өчсен шулай уйлыйсыз?
-
Сабыйның әтисен сугышта диләр. Бала тәрәзәгә карап, әтисен көтә. Никтер әтисеннән сәлам-хатюк. Китап шкафында да йозак. Зурлар нидер яшерәләр кебек.
Язылу вакытына игътибар итик. Туфан бу елларда Себер далаларында тоткынлыкта.
Әйе, Туфан үз сабые турында яза икән бит. Күңеленнән аның белән сөйләшә икән. (Гөлүсә, Идегәй) Хәер, андый сабыйлар күп иде бит ул чорда, аларның барысы да Х. Туфанга үз сабыйлары кебек. Шигырҗне берничә укучы сәнгатьле итеп укый.
III. Йомгаклау.
Без сезнең белән Х. Туфанның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык.
1966 елда “Сайланма әсәрләр” китабы өчен аңа Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. 1990 елда “Гүзәл гамҗ” исеме астында моңарчы басылмаган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Укучылар, аның иҗаты бездә Туган җирне ярату, матурлыкны күрә белү. Тугрылык, гаделлек хисләре тәрбияли.
Татар халкының талантлы шагыйре Х. Туфанның шушы көннәрдә (9 декабрь) туган көне. Портретына карап, аны туган көне белән котлыйбыз. Шагыйрь иҗаты алдында башыбызны иябез.
Магнитофон язмасы: Р.Закиров башкаруында “Агыла да болыт агыла” җыры дәвам итә.