Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1

Әтнә районы Үзәкләшкән китапханәләр системасының

2 нче номерлы филиалы

Олы Бәрәзә авылы китапханәсе



копия 0021-021-ptitsy

Төзеде: Китапханә мөдире

Хакимуллин Илфар Зиннурович

2013 нче ел



1 нче алып баручы: Хәерле көн кадерле укучылар. Экологиягә багышланган атналыкның чираттагы көнен кошларга багышларга булдык. Кошлар ялтыравыклы матур каурыйлары, аһәңле сайраулары, сокландыргыч очышлары белән һәркемне җәлеп итә.

Безнең якта кышлаучы кошларга ярдәм итү йөзеннән, без ел саен төрле- төрле җимлекләр ясыйбыз. Кайсы җимлеккә һәм нинди кошлар килүенә һәрдаим күзәтчелек итәбез. Без бүген безнең якта кышлаучы кошларга хас үзенчәлекләр белән күбрәк таныштыру максатыннан җыелдык.



2 нче алып баручы: Кошлар, нәкъ чәчәкләр кебек үк,- табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моң- аһәңне үзенә сеңдергән.

1 нче алып баручы: Без кошларны- канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар- табигать бизәге. Кошларның самими яңгыравык җыры, ачык төстәге каурыйлары табигатьне бизи, күңелгә сихәтлек, дәрт- дәрман өсти.

2 нче алып баручы: Кошлардан башка табигать бөтенләй җансыз кебек тоелыр иде. Кышкы чор- кошлар өчен иң авыр вакыт.

1 нче алып баручы: Кышлаучы кошлар утрак һәм күченеп йөрүчеләргә бүленә. Утрак кошлар безнең якта гомере буе яши. Әйдәгез, аларның нинди кошлар икәнен табышмаклар әйтешеп, үзебез белик:

Җәй дә гөр- гөр,

Кыш та гөр- гөр.

Гөрли дә гөрли генә.

Түбә астында яши ул,

Михнәтләр күрми генә. Күгәрчен

Учка сыеп бетә ул,

Безне якын итә ул.

Тавыкларга җим салсаң,

Хәзер килеп җитә ул. Чыпчык


Кап- кара түбәтәй кигән,

Ап-актыр яңаклары.

Яшькелт- сары түшкәйләре,

Карасу- канатлары. Песнәк


Тук та тук дип утыра ул,

Тук түгелдер, ачтыр ул.

Агачлардагы кортларны

Чүпләргә бик мачтыр ул. Тукран


Төп шөгыле- караклык,

Төсе- аклы-каралы.

Ә койрыгы сиртмәле,

Күрсәң, исең китмәле. Саескан


Күзләре- мәченекедәй,

Колаклары- локатор.

Бик тә күрергә теләсәң,

Йокламыйча саклап тор. Мәче башлы ябалак.


Куркыныч хәл була калса,

Көрткә генә чума ул.

Бераз гына тик тора да

Тагын килеп чыга ул. Көртлек.


Бу исемлекне тагын да тулыландырып була. Шундыйларга: ала карга, чәүкә, боҗыр, сары чыпчык (чибис), купшыл (щегол), яшел чыпчык (зеленушка), кәрлә тургай (королек), үрмәкош (поползень), чыелдык ( пищуха), карчыга (ястреб) керәләр.

2 нче алып баручы: Күченеп йөрүче кошларга карабүрек (снегирь), чукыр (клест), тыпырдык (чечетка), сызгырак чыпчык (свиристель), урман саесканы (сойка) һәм башкалар керә. Язын, җәен һәм көзен алар төньякта яши, ә кышын илебезнең уртача климатлы төбәкләренә күченә, әмма бу кошлар һич тә җылы якларга очып китми.

1 нче алып баручы: Бөҗәкләр белән тукланучы күпчелек кош кышын безнең яклардан китми. Болар- песнәк, үрмәкош, чыелдык кошлар, тукран, кәрлә тургайлар.

2 нче алып баручы: Кышларга калучы кошлар, азык табу җиңелрәк булмасмы дип, кешеләр яши торган урыннарга күченеп килә. Болар- чыпчык, чәүкә, ала карга, саескан, мәче башлы ябалаклар. Ә хәзер үзегез әзерләп килгән “Кышкы чорда кошлар тормышы” дигән темага чыгышларыгызны тыңлыйк.

Чыпчык булып киенгән укучы:

Я су белән юына,

Я тузанда коена.

Үзе безгә сыена.

Гомер буе безнең белән

Яшәргә дип җыена.

Кыю һәм сакланучан да, тапкыр һәм үткен дә, зиһенле һәм аралашучан да ул- кешеләр белән мөмкин кадәр якынрак яшәргә яраткан йорт чыпчыгы. Шәһәр кварталлары һәм авыл урамнары- аның яраткан урыны. Ул хәтта кибеткә дә кереп, рәхәтләнеп яшәргә мөмкин. Җылы ярата, әмма җепшек көндә карда, ә җәен тузанда коенудан курыкмый. Ул үз каурыйларын әнә шулай бик тә тырышып чистарта.

Үзенчәлеге тагын шунда: һәр 150 ата чыпчыкка бары 100 ана кош туры килә. Шуңа да гаиләсен кору өчен ата чыпчыкка шактый зирәклек һәм осталык күрсәтү сорала. Ул бик үк оста төзхче түгел. Оясы түгәрәк һәм җылы. Чыпчыклар, үсемлек фитонциды талпан һәм мамык бетләрен куып чыгарсын өчен, ояларына әрем ботагы ташый. Чыпчык оясында көн саен меңгә якын бөҗәк (шуның 800 ләбе корткыч) юк ителә.

Чыпчык- безнең якларда бер җәй эчендә өч тапкыр бала чыгара торган бердәнбер кош.

Песнәк киеме кигән укучы:

Түшләрендә кояш төсе.

Аркасында яз төсе.

Кышын тәрәзәмә килеп:

“Таныйсыңмы?”- ди төсле.

Песнәкләр агач куышларында, ояларда яши, бакча һәм паркларны төрле күбәләк личинкаларыннан, коңгызлардан, шулай ук чебен- черкиләрдән арындыра. Ул ел әйләнәсе- кышын һәм җәен агачлардагы корткыч бөҗәкләрне, аларның курчакларын һәм күкәйләрен эзләп таба. Кышын көн саен төрле бөҗәкләрнең көздән салып калдырган меңгә якын күкәй күзәнәген юк итә.

Песнәкләрнең берничә төре бар: зур песнәк, бүрекле песнәк, озын койрыклы песнәк, зәңгәр песнәк, мыеклы песнәк, гаичка.

Көзен һәм кышын 10-15 песнәк, бер өергә җыелып, кеше яшәгән җиргә күченеп килә. Кышын, бигрәк тә агачлар кар белән капланган чакта,аларга яшәве кыенлаша. Кышкы салкында азык җитмәүдән һәр ун песнәкнең 9 ы һәлак була.

Ана зур песнәкне атасыннан сары киемендәге буй- буй кара төскә карап җиңел аерып була (ата песнәктә ул- койрыгында, ә ана коштагалстук сыман). Тик табигатьтә ана песнәкләр азрак очрый. Бу кошлар киндер, көнбагыш, кабак орлыгын ярата. Туңмай яки ит кисәген җимлеккә бәйләп куярга кирәк.

3 нче укучы тукран булып киенгән. Тукраннарның ун төре очрый,зур чуар тукран, бәләкәй чуар тукран, чаларган кара тукран, яшел тукран, өч бармаклы тукран һәм башкалар. Агачта ул , сыгылмалы койрыгы белән терәлеп,утырып тора. Кара,ак, кызыл бизәкле. Теле башыннан озынрак. Ул, шул ттелен борау сыман итеп ,кортларны кайрыдан тартып ала. Койрыгы һәрчак пычрак, чөнки ылыслы агачлардан сагыз ага. Тукраннар мыеклач коңгыз, кабыкашар яки имәнкорткыч коңгызы личинкасы белән туена. Алар- чыннан да, урман санитарлары: урмандагы бер генә агачның да мыеклач яки кабыкашар коңгыз белән зарарлануына юл куймыйлар.

Карабүрек кыяфәтендә киенгән укучы. Карабүрек- эре гәүдәле һәм ачык төстәге кош. Ата карабүрекнең күкрәге- кызыл, ә ана кошныкы күгелҗем төстә. Кошлар гадәттә ирекне ярата: кайда тели, шунда куна. Ә менә карабүрекләр Америка чаганына һич утырмас. Иң яраткан агачы дардарга кунып, салмак кына сызгырырга ярата. Карабүрекнең анасы да, атасы да сайрый. Алар дуслыкның кадерен белә. Үз иптәшен югалткан карабүрек, сагышка батып, әлеге агачтан озак китми утыра, пары кайтыр, дип көтә, күрәсең. Аның каурый катламы шулкадәр тыгыз, аңа бернинди салкыннар куркыныч түгел, бары тик ашарына гына булсын.



Үрмәкош булып киенгән укучы. Үрмәкош (үрмәләч)- кәүсә буйлап башы белән аска таба төшә алган бердәнбер кош. Бөҗәкләр белән туена, урман корткычларын, аерым алганда филчекләрне (долгоносик) аулый. Кышын үрмәкош көнбагыш, карбыз һәм кабак орлыклары белән сыйланырга ярата.

Чукыр булып киенгән укучы. Чукыр- бездә кышын оя корып (хәтта 35-45 градус салкында да), балалар чыгаручы бердәнбер кош. Ылыслы агач орлыклары- чукырның бердәнбер ризыгы. Ул нарат күркәләрен өзеп ала да, аягы белән тотып торып, орлыкларын чукып чыгара. Кулга тиз ияләшә. Читлек түшәме буйлап томшыгы белән дә ябышып йөри алганы өчен чукырны еш кына “рус попугае” дип йөртәләр.

1 нче алып баручы. Кошлар- бик тә ашамчак тереклек ияләре. Әгәр дә кошлар аппетиты булса, кеше көнгә ким дигәндә 40 ипи ашар иде. 6 песнәктән торган бер төркем кош читлектә чакта көнгә уртача 60-80 суалчан һәм 2000гә якын кара таплы күбәләк йомыркасын ашый.

2 нче алып баручы. Бер песнәк көнгә үз авырлыгындагы бөҗәк һәм суалчан белән туена.

1 нче алып баручы. Кәрлә тургай бер елда 8-10 миллион бөҗәкне юк итә. Бигрәк тә аның баласы туймас тамак: әти-әнисе көнозын бөҗәк ташып торса да, ачкүз баласы һаман да ашарга сорап аптырата.

2 нче алып баручы. Үрмәкош үз баласын көнгә 370- 390 тапкыр туйдыра, ә зур песнәк белән уткойрык, 18-20 сәгать эчендә 332- 469 тапкыр очып барып, баласына ашарга алып кайта.

1 нче алып баручы. Тукраннар- урман докторлары. Алар сау- сәламәт агачка кагылмый, эчтән кайры корты һәм башка корткычлар зарарлаган агачларны гына чокый.

Тукраннар семьялыгының бер төре- яшел тукран, Кызыл Китапка кертелгән . Яшел тукран Татарстанның Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Зәй, Әлмәт районнарында, Казанның урман паркларында еш очрый. Ләкин саны кимүгә таба бара. Күчмә кош булып саналса да, күп вакытын безнең якларда кышлый. Киң яфраклы урманнарда агач куышына оя ясый. Бөҗәкләр, башлыча, кырмыска белән туклана.



Табигатебезне, андагы тереклекне саклау безнең изге бурычыбыз. Кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне кош- кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үзен-үзе юк итә дигән сүз. Ул чагында кеше үзеннән-үзе юкка чыга. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый, шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.

Тукай иҗаты буенча ачык чара 1 нче алып баручы

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора

96.58kb.

25 12 2014
1 стр.


1 нче алып баручы

Хәерле көн кадерле укучылар. Экологиягә багышланган атналыкның чираттагы көнен кошларга багышларга булдык. Кошлар ялтыравыклы матур каурыйлары, аһәңле сайраулары, сокландыргыч очыш

65.21kb.

25 12 2014
1 стр.


День матери! 1 нче алып баручы

Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән

55.15kb.

11 10 2014
1 стр.


Нче уку елы Алып баручы

Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?- дип каршы алу гадәткә кергән.Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнепкайту күп зиһен һәм тапкырлык сор

83.89kb.

17 12 2014
1 стр.


Сценарий Залның түрендә Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә

Алып баручы. Исәнмесез, „хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры яңгырый

54.63kb.

14 10 2014
1 стр.


1. Алып баручы Ни өчен тирә якта тантана? Сизәсезме, сөйләм бик тиз бетте

Рәхмәт укучылар. Күрәм сез бүген “ Математика- фәннәр патшасы” кичәсенә җыелгансыз. Математика патшалыгы –ул борынгы дәүләт. Күп гасырлардан килгән тарихы бар. Безгә кунакка борынг

109.89kb.

10 09 2014
1 стр.


1 нче октябрьдән 13 нче октябрь аралыгында Мәлләтамак авыл җирлегендә бик күп чаралар үтте

Ветеран укытучыларга, тәрбиячеләргә, техник хезмәткәрләргә укучылар концерт куйды, бәйрәм хөрмәтенә чәй табыны әзерләнде

14.83kb.

14 12 2014
1 стр.


Мұғалім мен оқушы шығармашылық зертхана

Көктемгі демалыс тез өте шықты. Дем алып, ерекше әсер алып келген оқушылар қайта партаға отырды

30.36kb.

25 12 2014
1 стр.