Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Тукай кичәсенә сценарий

Залның түрендә — Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә.

Алып баручы. Исәнмесез, „хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры яңгырый.

Алып баручы. Балалар, бу җырның сүзләрен кем язган?

Балалар. Габдулла Тукай.

Алып баручы. Әйе. балалар, дөрес әйттегез. Бу җырны белмәгән кеше бик сирәктер. Г.Тукай

— бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә — матур яз көнендә, кошлар җылы
яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч
ки, ул бик яшьли үлә, әмма әсәрләре — озын гомерле. Бүгенге кичәдә аның кайбер әсәрләре
сәхнәләштерелеп тә күрсәтелер, шулай итеп, без яраткан шагыйребезнең туган көнен билгеләп
үтәрбез.

«Иртэ» дигән җыр (Г. Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин кое) ишетелә.

Ишек алды күренеше, өй, киртә, капка; бер кырыйда — эт оясы. Эт өрә башлый. Бабай

йокысыннан уянып чыга.

Бабай. Хәерле иртә, туганнарым! Акбай, ник өрәсең? Үзеңә генә күңелсезме әллә? Ашыйсың да

киләме? Хәзер бар да булыр, азрак сабыр ит, яме?

Бабай (әбине чакырып). Әбисе, чык әле. Чык! Акбайны ашатырга кирәк.

Әби. Әйе. әйе. аңладым. Хәзер ашатам мин аны. Менә бит, рәхмәт төшкере, якын дустыбыз

турында оныта да язганмын.

Ана, чиләккекөянтә асып, суга барырга җыена.

Ана. Ә мин. булмаса. чишмәдән су алып кайтыйм

Ага (кулына чүкеч тоткан). Киртәне төзәтәсе бар икән. Кадакларны табып, эшкә дә керешергә

мөмкин.

Песи күренә, ул юына, киерелә, уйный, мыраулап йөри. Хәерле иргә, дусларым!



Гали йөгереп керә. Ул Г. Тукайның «Безнең гаилә» дигән шигырен, гаилә әгъзаларын . сөйли башлый.

Гали. Кәҗәкәем, әйдә әле. мин сине үлән белән сыйлыйм. Мә. аша! («Гали белән Кәҗә»



әкиятен сопли.)

Гали белән .Кәҗә китә. Ишек алдына Акбай йөгереп чыга, өрә башлый. Аның артыннан, этне эзләп Айрат керә

Айрат кая йөгерәсең? Куып тотын булмый, тукта! Тукта, дим ич!

Ак-бай. Тагын өйрәтә башлыйсың инде!



Айрат. Тыңла әле әйткән сүзләремне, ярдәме тими

калмас.


— Ах, җүләр маэмай! Тырыш, яшьләй, — зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар, эш белү
уңайсыз ул! (Г. Тукай. «Кызыклы шәкерт»)

Әйдә. Галине чакырабыз да урманга барабыз. Гали! Гали! Акбай өрә. Гали керә.

Гали. Исәнмесез, саумысыз? Нигә кәҗә саумыйсыз? Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз? Ник чакырдың?

Айрат. Әйдә. урманга киттек. Суда коенырбыз. Бик эссе бит. Гали. Әйдә соң. нәрсәләр бар икән урманда? Кыз-ык!

Айрат белән Гали чәчәкләрне күзәтеп утырганда. Күбәләк очып чыга. алар аны куа башлый. «Бала белән күбәләк” шигыре ролләргә бүленеп сөйләнә.Магнитофон язмасында кошлар сайравы ишетелә.

Гали. Урманда кошлар бигрәк тә күп инде.

Айрат. Әйе шул. Әйдә, чакырыйк үзләрен. Кошлар безнең янга килсәгез иде,сезнең җырлавыгызны

бик тә тыңлыйсыбыз килә. Кошлар (кечкенә төркем балалары) очып киләләр, малайларны күреп, куркып, кире чигенәләр. ,Айрат, Гали. Туктагыз инде, курыкмагыз, без сезгә тимибез! (Алар «Кошларга» шигырен сөйли)

Учак. Учак өстенә казан эленгән. Казанда ботка пешә Ботка янында, зур кашыклар тотып. Кәҗә белән Сарык утыра

Кәҗә. Ой. кызык иттек бит бу бүреләрне, ә!

Сарык. Куркыттык шул, куркыттык! Кэҗә. Боткасы тәмле булган!

Сарык. Бик тә тәмле!

Кәҗә. Аша әле, Сарык, аша!

Сарык. Син дә аша, Кәҗә дус!

Кәҗә. Тукта, анда кемдер бар!

Сарык. Кем булыр икән ул?

Айрат, Гали һәм Акбай керә.

Айрат. Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык?!

Кәҗә. Исәнмесез, малайлар!,

Сарык. Рәхим итегез, утырышыгыз. Ботка белән сыйланыгыз.

Урманда нишләп йөрисез соң? Гали. Су коенырга дип килгән идек тә. күлне таба алмыйбыз. Сез аның кайда икәнен

белмисезме сон?

Кәҗә. Беләбез, ул күлгә бүреләр дә суга дип киткән иде әле.

Айрат. Безгә күлне күрсәтмәссезме икән?



Сарык. Күрсәтербез күрсәтүен, ләкин бер

шартыбыз бар: моның өчен сез безгә әкият сөйләп бирерсез. }Г али. Ярый. ярый, килештек. Ә хәзер мине тыңлагыз, «Борын-борын заманда яшәгән ди бер

Кәҗә. аларның өйләре булган ди таштан, этләре — каештан», сөйлимме яңабаштан?!

Кәҗә. Әй. шаяртасың ла син

Сарык. Әйдәгез, киттек! Сезгә күлне күрсәтәбез!

"Күл күренеше. Бакалар тавышыишетелә, Кәҗә белән Сарык, күлне күрсәткәч, китәләр.

Айрат. Бу гади күл генә түгел, бик тылсымлы да, бакалар бакылдаша, төнбоеклар

үсеп утыра. Әйдәгез әле, күзәтик, тагын ниләр бар икән бу күлдә

Малайлар белән Акбай, качып, күлне күзәте башлыйлар. Күлдән Су анасы һәм аның балалары

килеп чыга.



«Су аналары биюе» «Ал Зәйнәбем, гел Зәйнәбем» дигән татар халык көенә башкарыла. Бию беткәндә, Шүрәле керә.

Шүрәле. Инде бармакларым төзәлде, шуңа уйныйсы да килә башлады, Ә урманда ник бер адәм заты күренсен! Кети-кети уйнар идем.. И, монда Су аналары бар икән! Хәзер мин сезнең

белән... (Су аналарына таба йөгерә.)



Су аналары. Тукта әле. Шүрәле, тыңла сүзебезне: без бит синең турында җыр белә без һәм

хәзер аны җырлап та күрсәтербез («Шүрәле» дигән җыр (Г. Гәрәева сүзләре )



башкарыла.) ■■

Шүрәле. Әйбәт җыр булды бу. бик; тә күңелемә хуш килде, кәефем дә күтәрелде. Хәзер инде

сезне кытыкларга да була...

Су аналары. Ә без сине суга чумдырыр быз.

Шүрәле. Юк. юк. мин судан куркам. Кирәк ми... Куркам.СУ аналары барыбер аны сунга таба

өстериләр./ Кермим, куркам, куркам...

Су анасы үзе генә кала. алтын тарак белә чәчен тарый-тарый моңлы җыр башкара. Алтын

тарагын калдырып, суга чума. Качып утыр ган җиреннән Гали йөгереп чыга һәм алтын таракны
ала. '

Гали. Тарак таптым! Алтын тарак!

Айрат белән Акбай йөгереп чыгалар. Акбай өрә.



Айрат. Алма. алма таракны! Ул синеке түгел бит!

Гали. Минем тарак! Мин таптым! Тарак минеке! — Балалар. Алма. алма. карак булырсың? Ка рак!!!

Алып баручы. Килегез эле. дусларым Тыңлагыз эле сүземне! Гали. алма ул таракны Тукай абыебызда бит ул таракны алмаска кушкан. Чөнки, балалар, рөхсәтсез кеше әйберләренә тияргә ярамый! Сезгә «карак» дигән начар кушамат тагарлар. Габдулла Тукай да үзенең әсәрләре аша безгә гел акыллы, зирәк киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы{шигырьләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле Шулай бит. балалар? («Әйе, әйе» дигән сүзләр;, ишетелә)
Бала.

Апрель җитсә, исемеңне җырына куша тургай. Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы



Тукай!

“Тукай абый” дигән җыр башкарыла.

Сценарий Залның түрендә Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә

Алып баручы. Исәнмесез, „хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры яңгырый

54.63kb.

14 10 2014
1 стр.


Габдулла Тукай. "Фатыйма белән Сандугач" шигыре

Г. Тукай иҗатына багышланган презентация, Г. Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе, аудиоязма: ”Кошлар тавышы”, дәреслек Р. Х. Ягъфәрова “Уку китабы” 4 сыйныф

49.64kb.

09 10 2014
1 стр.


Без Тукай шәкертләре

Тукай портреты янында – кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куелган. Күргәзмәгә балалар ясаган рәсемнәр һәм башка төрле әйберләр урнаштырылган

76.88kb.

15 10 2014
1 стр.


Күңелләр түрендә «Әлифба» бәйрәме

Максат: 1 Укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау; 2 укучыларны Әлифба китабының әһәмияте белән таныштыру, укуга теләк, дәрт тәрбияләү; 3 балаларны сәнгатьле сөйләм күнекмәләр

73.67kb.

25 12 2014
1 стр.


Сценарий устного химического журнала «Портреты великих …»

Сценарий устного химического журнала «Портреты великих …», посвященного 175-летию Д. И. Менделеева

225.47kb.

14 12 2014
1 стр.


Габдрахманова Раилә Әхъкәм, Габдулла Тукай исемендәге

Хәерле кич, нәниләребез безнең кәдерлеләребез, әти- әниләр, хөрмәтле кунакларыбыз. Сезне бүгенге гаилә бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Бәйрәмнәр күңелле үтсен!

73.48kb.

12 10 2014
1 стр.


Габдулла тукай 1909 ел Корбан

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен дә язасым килде

1558.24kb.

12 10 2014
8 стр.


Тукай иҗаты буенча ачык чара 1 нче алып баручы

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора

96.58kb.

25 12 2014
1 стр.