Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2 ... страница 7страница 8


Рабит Батулла


АПУШ—ТУКАЙ

КЫЙССА
Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен дә язасым килде.



Габдулла ТУКАЙ 1909 ел

Корбан

Апрель уртасында кар астына ут кермәгән иде әле. Кырларны кар каплаган. Юлның ике ягына да утыртылган озын таякларга салам учмалары бәйләнгән. Көн чалт аяз. Юл буйлап җигүле атлар ялкау гына юырта. Кайсысыдыр чанасына салам төягән, кайсысыдыр арка терәкле чанага—кашуфкыга киерелеп утырган да, айгырын көчкә тыеп бара. Айгыр дугасындагы җиз кыңгырау «зың-зың» тавыш бирә. , —Һо-оу, сак бу-ул!—дип кычкыра кемдер.

Берән-сәрән җәяүлеләр артка борылып, кашуфкыга юл саба. юл читенәрәк басып, айгыр узып киткәнне көтеп тора да ат узып киткәч, янә юлын дәвам итә.

Алда Кушлавыч авылы. Ерактан авылның мәчете күренеп тора. Анын кояш ягындагы такта түбәсе кардан арчылган. Бәлки, анын карын көрәп төшергәннәрдер.

Өйләрнең түбәләрен кар каплаган. Авыл капкасы калын көрт астында калган, атлылар да, җәяүлеләр дә капканын өстеннән йөри. Ян-яктагы өйләрне дә көрт баскан, морҗалары гына күренеп тора, төтен анда—кар астыңда өй барлыгын белмәссең дә. Капканы күмеп ] тавыңда бала-чага чана шуа, балаларның кайберсе иске кайры тун кигән, кемдер бишмәттән, кемдер кырык ямаулы чикмәнен мунчала бау белән буып куйган. Чыр-чу киләләр, битләре ут яна.

Азан әйтә башладылар. Кәр капка алдына тирән карны көрәп сукмак салынган, шул сукмаклардан берәм-берәм картлар, ир урталар, егетләр, үсмерләр чыга, алар салмак кына атлап, азан ишетелгән тарафка, мәчет ягына йөриләр.

Кушлавыч мәчетенең имам-хатибы Мөхәммәд Гариф та бәләкәй капкасыннан чыгып, мәчет ягына атлады. Гадәттә Мөхәммәт Гариф мулла җомга көнне азанны үзе әйтә торган иде. Бүген мулла абзыйның эше чыкты шул, кендек әбисе аңа мунча ягып китәргә кушкан иде.

Азан Кушлавыч авылы өстенә эленгән. Халык намазга бара. Мөхәммәд Гариф мулла авыз эченнән генә:

—Да, иляһем, хәләлем Биби Мәмдүдә баладан сау-сәламәт котылсын иде!—дип теләк тели. Аннан соң ул:—Хәбир мөәзиннең тавышы моңлы гына,—дип сөйләнеп алды:—Указдан баш тартып, әллә шуны гына калдырасы инде? Беренче мәрхүмә хатыныннан бер исән бала, монысыннан тагын бер, Аллаһы боерса, сау-сәламәт туса, әле тагын Алла башка балалар да бирер, иншалла. Муллалыкны ташлап, тегермән тарттыру эшенә керешергә кирәктер... Аһәңе матур Хәбирнең, башы да, белеме дә бар, бәлки, шулай кылырга кирәктер...

Мулла Мөхәммәд Гарифның йорт-җире, каралты-курасы зарланырлык түгел иде, урамга өч тәрәзә карый, ишегалдына таба—ике тәрәзә. Өйнең яртысын дип әйтерлек түрсәке алып тора. Түрсәкегә буйлый калын киез җәелгән. Сәкенең уң тарафында зур сандык. Сандыкның арка тарафында, китап киштәләрендә калын-калын, кжа-юка китаплар, дәфтәрләр, кулъязмалар. Урта тәрәзә кашыңда шәмаил эленгән. Өйнең сул тарафында акшарланган мич, кучкарда ике керәчин лампасы, лампаларның берсе куыклы, икенчесе сукыр иде. Мичнең алгы кучкарында каен чыралары көлтәсе. Сәке урталай чаршау белән бүленгән.

Чаршау артындагы ятакта Мәмдүдә килен тулгаклап ята иде. Ул тешен кысып ыңгыраша.

—Түз, җаным, түз, озакламый котылырсың, иншалла! —ди кендекче Җамалия хатын.Өй эчендә ыгы-зыгы, кендекче хатын белән яшь хатын Минниса чаршау эчеңдә нидер кыла. Чаршауның бу ягындагы сәкедә буй җиткән күрше кызы Фирүзә белән сабый кыз Газизә йомыш кушканны көтеп тора. Чаршауны ачып, яшь хатын Минниса кычкырды:

—Тиз! Мунчадан җылы су алып кайтыгыз!

Бу яктагы буй кыз Фирүзә йөгереп чыгып китте.

Чаршау артыннан тагын боерык килде:

—Чүпрәкләр! Тастымаллар!

Кызчык сандыкны ачып, чиста тастымаллар, чүпрәкләр алып, чаршау артыннан сузылган кулга сонды.

Ул арада ишектән чиләк белән җылы су күтәреп, баягы кыз керде.

—Чиста тагарак китер!—дип кычкырдылар чаршау артыннан.

Сабый кыз әзер тагаракны чаршау артына сузды.

—Көчән-көчән, Мәмдүдә балам!—дип кычкырды Җамалия хатын.

Ыңгырашу кычкыруга күчте, шулчак кендекче Җамалия хатынның шатлыклы тавышы яңгырады. Аның артыннан ук яңа туган баланың җылаган тавышы ишетелде.

—Сөбханалла, машалла! Биби-Мәмдүдә, улың бар! Бисмиллә ир-рахмән ир-рахим.

Сабый кыз ике кулын чәбәкләп, сәкедә сикерергә тотынды.

—Минем энем булды! Минем энем булды!—дип тәкрарлый үзе.

Кендекчегә ярдәм итүче яшь хатын арадагы чаршауны ачып куйды. Кендекченең кулында яңа туган бала туктаусыз жылый ;'-ле Баладан котылган ана елмая, башкалар да куанычларын яшерә алмый иде.

Баланы юып, тәнен корытып сөртеп, каз мае белән майлзлпыргалап, биләүләделәр.

Шулчак могҗиза башланды. Өй эче нур белән тулды кебек. Кендекче хатын да, башкалар да аптырап, бер балага, бер анага бактылар. Җамалия хатын дога укый башлады:

—Лә хәүлә вә лә куәтә, иллә билләһи галиел газим! Сөбханатла!

Сабый җылавыннан туктады.

Әллә каян гына бер мәһабәт карт пәйда булды, ул яшел чапан кигән, яшел чалма ураган. Шулчак серле аһәң ишетелә башлады, шул серле аһәң чыңлавында әлеге мәһабәт карт баланы кендекче хатын кулыннан сак кына алды да, сабыйның колагына нидер пышылдады, аннан соң баланы кендекче хатынга кайтарды.

Күренеш юкка чыкты. Аптыраган хатын-кызлар Мәмдүдәгә якын килде.

—Бу нинди могҗиза? Әстәгъфирулла!—диде яшь хатын Минниса.

Мәмдүдә зәгыйфь тавыш белән сорады:

—Ни булды ул?

Кендекче Җамалия әйтте:

—Кояш болыт астыннан чыгып яктырткандыр!—диде.

—Мин Хозыр Ильясны күрдем шикелле!—диде Мәмдүдә-ана.

—Яз кояшы шулай могҗизалар күрсәтә булыр,—диде яшь хатын Минниса.

—Барысы да Алла кулында!—диде кендекче хатын.

Мәмдүдә ястыгыннан калкына төште:

—Атасына... сөенче...—диде.

—Газизә!—дип кычкырды кендекче.

—Әү, Җамалия әби!—диде кыз.

—Бар, мулла абзыйдан сөенче ал! Аның утлы, синең энең дөньяга килде. Аллага шөкер!

—Киттем, Җамалия әби, әтидән сөенче алам!—дип Газизә чыгып чапты.

Газизә тунын кияргә дә оныткан, башына шәл каплаган көенчә генә урам буйлап йөгерә, үзе туктаусыз кычкыра:

—Сөенче... Сөенче-ее!

—Нинди сөенче?—ди малайлар.

—Энем бар!

Малайлар берьюлы кычкыра башладылар:

—Мулла абзыйның улы туга-ан! Мулла абзыйның төпчеге туган!

—Бәхете белән килсе-ен!—диләр балалар.

Җомга намазы тәмам, гыйбадәтчеләр тарала. Алар арасында башына малахай кигәне дә бар, кемдер иске бишмәттән, кемдер җилән кигән, кемнеңдер башында мескен бүрек. Кайсысыдыр каракүл бүрек кигән. Чабаталылар да, чүчинкә кигәннәр дә бар.

Мәчет капкасыннан Мөхәммәд Гариф мулла чыкты. Урам буйлап картларга каршы Газизә йөгерә, үзе:

—Сөенче, әти, сөенче!—дип кычкыра.

Кыз атасы янына килеп җитте, анын тыны капланган иде:

—Сө ... ен... ч е...—дип әйтә алды ул.

Мулла абзый кызын кочаклап:

—Сөенчегә, кызым, сиңа мамык шәльяулык!—диде.

—Минем энем бар, әти!—диде кыз.

—Машалла, төкле аягың белән, улым, үз бәхетең белән кил!—диде Мөхәммәд Гариф.—Әйдә йөгерик, кызым, салкын тигермә!

Мулла абзый кызын җитәкләп, өенә таба йөгерде.

Мәмдүдә килен тиздән аягына басты. Мулла исем кушу мәҗлесе җыйды. Коръән укылганнан соң авылның хөрмәтле аксакалы Шибай абзый бала колагына иелеп, өчәр тапкыр:

—Бисмиллаһ ир-рахмән ир-рахим... Аллаһуның колы Габдуллаҗан булыр синең исемең.

Аннан соң ике учын кушырып:

—Ля иляһә иллалаһу, аллаһу әкбәр! Колың Габдуллаҗанга муллык, бәхетләр юлла! Амин!—диде.

Кече якта утыручы хатыннар да, олы яктагы ирләр дә бергә дога кылдылар.

Бала туып, ярты ел чамасы узгач, сабыйларны җилкендерү йоласы уздырырга булдылар. Сөннәткә утыртылганнан соң бераз вакыт үткә,ч, Сөннәт туе була. Туй башланыр алдыннан ата кешеләр оланнарын ияргә алып, җилкендерү ярышы, беренче тапкыр оланның атка атлану бәйрәмен уздыралар.

Авыл капкасына озын-озын киртләрдән куелган иңлекне ачып куйдылар. Басу капкасын чыккач та арыш басуы башлана. Арыш игенен ярып, ике якка ике юл киткән. Иңлекнең тышкы ягыңда, басу юллары алдында ирләр, егетләр җыелган, авыл эчендә хатын-кызлар, бала-чагалар, җилкендерү ярышында катнашмаган егетләр, кызлар җыелган. Басу капкасы түбәсендәге аркылы агачка ике малай атланган. Алары атларның ничек барганнарын, ничек кайтканнарын күзәтергә куелган бактаннар. Атка атланган ир-егетләр юл башында тояк кыздыралар.

Яшь, гүзәл бер хатын Җиһания кочагындагы баласын юата:

—Туртай! Туртаем, бәләкәчем, җылама!

Игътибар уртасында Мөхәммәд Гариф мулла. Ул үзенең аты янында иярен, өзәңгеләрен тикшерә, кыскарта, озынайта. Аның янәшәсендә Мәмүдә килен Габдуллаҗанын күтәреп тора. Баланың йөзе ачык, сабыйның карашы җитди һәм мәгънәле иде. Ул үзенчә нидер сөйләргә тырыша, авазлар чыгара:

—Те... те... те...

—Ие, улым, әттә-тә, әттә-тә...—ди ана кеше баласына карап.

Кайсысыдыр думбра алып килде, кемдер гармун тоткан, кайсысыдыр муенына иске бәрабан аскан. Сорнайның ярык тавышы ишетелә. Малайларның кайберләре кулларына сырлы кер-бәләге тоткан да, шул сырларга таяк белән ышкып, тырылдавык тавыш чыгара. Шушы кораллардан тупланган оркестр ниндидер күңел җилкендергеч марш уйный. Ике егет мылтык тоткан.

Тамашачылар арасында кызу бәхәсләр купты:

—Кем беренче килә?—дип бәхәскә тарта бер малай.

—Туртай беренче киләчәк!—ди икенчесе.

—Юк, Габдуллаҗан беренче булачак!—ди өченчесе.

—Бураш беренче килә, менә күрерсез!-*диде дүртенчесе.

Бишенчесе аларны бүлдереп:

—Беренче килү түгел монда шарт!—диде.—Бала җыламаса шул беренче була.

Елгыр атка атланган сөрәнче егет Тархан халыкка карап:

—Җәмәгате мөслимин!—диде.—Сөннәт туеннан алда була торган йола уеннарын башлыйбыз. Әгәр дә атта чапканда бала җыламаса, шул баланы тормышында зур җиңүләр, байлык һәм хөрмәт көтә.

—Менә, әйттем бит!—дип төртте бишенче үсмер күршесша.

—Сафланыгыз!—дип кычкырды сөрәнче.

Гариф мулла җиңелчә генә ияргә менеп утырды, хатыны Мамзүзә ана Габдуллаҗанны тоттырды.

Кинәт бер-бер артлы мылтык аттылар. Бәрабан дөмбердәде. кечкенә оркестр дәртле көй уйный башлады.

Сул кулы белән баласын, ун кулы белән тезгенен тоткан килеш. Гариф мулла атына үкчәләре белән орынды. Башкалар да ярышка кушылды. Мәмдүдә киленнең күзендә шатлык яшьләре күренде.

—Ярышыгыз уң булсын!—дип пышылдады аның иреннәре.

Башка хатыннар да:

—Бу беренче ярышың булсын, соңгысы булмасын!—дип сабыйларга изге теләкләр телиләр иде.

Атлар арыш арасындагы юл буйлап кереп югалды. Оркестр һаман уйный, егетләр-кызлар бии, бала-чага шунда качышлы уйный, әбәкле куышалар.

Басу капкасының аркылы агачына утырган ике малай җир ярып кычкырды:

—Кайтала-ар!..

—Габдуллаҗан беренче килә-ә! Мулла абзый алга чыкты-ы...

—Икенче кем килә-ә?—дип кычкыралар халык арасыннан.

—Икенче Бураш чаба-а...

—Туртай аны куа килә.

Халык биюләрне, уеннарын ташлап, капканын кыр ягына чыкты, сөрәнче Тархан аларга кычкыра:

—Китегез юлдан, атлар килә-ә... Юл сабыгыз! Балаларны алыгыз...

Ыгы-зыгы купты. Арыш юлында атлар күренде. Акыралар, сызгыралар... Авыл капкасыннан беренче булып Гариф мулла узды. Аның артыннан башкалары керде... Кайсысынындыр баласы җылый. Атлар килеп бетте. Узышчылар янә капка янына әйләнеп кайттылар. Һәр хатын иярдәге ире кулыннан баласын алды. Җайдаклар җәяүләнгәч, үсмерләр ярышта катнашкан атларны тезгеннәреннән тотып, читкә алып киттеләр.

Гариф мулла кочагындагы баласын хатынына күрсәтеп:

—Габдуллаҗан сынауларны яхшы узды, карчыгым. Ул бер тапкыр да шыңшып карамады!—диде.—Түзем җегет булыр, иншаллаһ!

Сөрәнче хәбәр салды:

—Беренче урынны Габдуллаҗан, икенче урынны Туртай, өченче урынны Бураш, дүртенче урынны...

Мәмдүдә бәхетле иде. Котлау авазлары яңгырады, Гариф мулла һавага көмеш, бакыр акчалар чөйде. Бала-чага шул тиеннәр өчен сугыша-талаша калды.

Ярышта катнашучылар алдан, тамашачылар арттан йөреп, өйләренә таралды.

Мөхәммәд Гариф мулла йортына җитәрәк сөрәнче егет әйтте:

—Теләгән барлык кеше дә Гариф мулла курасына кереп, тәгам җыя ала!—диде.

Мулла йортының эчендә дә, ишегалдында да, ачык лапасында да табын ' әзерләгән иде.

Капка төбенә җиткәч, Гариф мулла якындагыларга:

—Иң башта балаларның күңелен күрегез!—диде.

Оештыручылар йорттан табагы-табагы белән сумса, телеме-телеме белән казы, буы күтәрелеп торган ит тутырылган табакларны алып чыгып, урамда, капка төбенә җыелган сабыйларга өләшә башладылар.

Гариф мулла мунчага кереп, тәһарәт алып чыкты да өйгә узды. Өй түрендә авылның абруйлы олы кешеләре утыра иде.

Гариф ишек катында туктап:

—Әссаләмү галәйкүм, кунаклар!—диде.—Дәстарханга килүегезгә күптин-күп рәхмәтләр. Каралты-курама сыйган кадәр углым Габдуллаҗанның сөннәт туена рәхим итегез!

Гариф мулла сәкегә—түргә менмәде, аягүрә басып калды, ул кунакларны шулай аягөсте сыйларга күнеккән иде.

Шулчак ишек катында сөрәнче егет Тархан пәйда булды.

—Мулла абзый!—диде ул пышылдап.—Сөннәтле сабыйлар хөрмәтенә су буенда, таллыкта кичке уен оештырырга ярамасмы?

—Ярый,—диде мулла.—Коръән күңел ачу уеннарын тыймый, фаразан. Миннән фатиха, олан. Ләкин бер шарт бар: хәттин ашмаска!

—Тәртип булыр, иншалла!—диде дә, сөрәнче шатлыгын яшерә алмыйча, өйдән чыгып китте.

Сөннәт туена авыл гаиләләре бик күп бүләкләр алып килгәннәр иде.

Су буендагы таллыкка авылның егетләре, кызлары, бала-чагасы барысй да җыелган иде. Кызлар да, егетләр дә бәйрәмчә киенгән. Кызлар бәбәй итәкле күлмәкләр киеп, чигешле алъяпкычлар бәйләп, чәчләрен толымлап үреп, толымнарына чулпылар, талир тәңкәләр тагып төшкән, бер-ике кызның башында энҗе калфак та күренә. Калфаклары булмаганнар яулыкларын почмаклап, чөеп бәйләгәннәр, матур чигеш маңгай турында нәкъ калфак кебек килешеп тора.

Кызлар әйлән-бәйлән уены оештырганнар. Уен тирәсендә сабый кызлар куышлы уйный. Әйләнә уртасында берсе гармун уйный.

Куышлы уенга катнашмыйча, калку урынга баскан бер сабый кыз күзен офыктан алмыйча әйтте:

—Анда, урман артында кара болытлар җыела!—диде.

Моны ишеткән олы кыз:

—Ул кара болыт кич саен шулай җыела да безнең авылны урап узып китә,—диде.

Икенчесе шомлы тавыш белән әйтте:

—Бу юлы ул безне урап узмас, ахрысы!

Калкулыкта басып торган кыз йөгереп төште дә уендагы апасының итәгеннән тартып:

—Айчәчәк апа, әйдә кайтыйк, яшенле яңгыр килә!—диде.

Айчәчәк түгәрәк уеннан чыкмыйча гына:

—Бар, сеңлем Зәринә, син кайт!—диде.—Мин дә озак тормам!

Кызчык кайтып китте, ул тыкрык тавыннан бер төркем егетләр төшкәнен күрде. Кемдер киереп гармун тарта. Кемдер сорнай кычкырта. Төркем артына малай-шалай ияргән. Малайларның берсе икенчесенә төртеп:

—Карале, яшенле яңгыр килә!—диде.

—Килсә соң?—диде чая малай.—Килсен! Яусын! Тоз түгел—җебемәбез, шикәр түгел—эремәбез!

Малайларның барысы да шаркылдап көлде.

Егетләр күренүгә кыз-кыркын кайсы-кая качып бетте, сабый кыз балалар гына таллык мәйданчыгыңда уйный калды. Егетләр таллыкка төшеп җиткәч, аптыраган булдылар, йөдәгән булдылар.

—Бәрәч! Кызлар уенга төшмәгәннәр ич!—дип кычкырды сөрәнче Тархан.

—Әйдәгез, алайса, кайтып китәбез. Кызлар булмагач, ул нинди уен була ди!—диде икенчесе.

Егетләр авылга борылып, кайтып киткәндәй итенделәр. Сабый кызчыклар егетләргә:

—Алар таллыкка качты!—дип пышылдагач кына кире борылдылар.

Ул арада качкан кызлар да түзмәде, атылып чыктылар ла көлешә башладылар.

Сөрәнче егет:

—Бүген бәйрәм, егетләр-кызлар!—дип кычкырды.—Бүген авылыбызның дүрт углын сөннәткә утырту хөрмәтенә бәйрәм! Бәхетле баһадирлар булып үссеннәр!

—Амин, шулай булсын!—дип кычкырдылар барысы да.

—Уенны башлыйбыз! Суз әргәнең, Әрдүан! Бәр бәрабан, Барыйжан! Тарт сорнаең, Сабирҗан!—дип сөрән салды Тархан.

Уеннар башланды. «Чума үрдәк, чума каз», «Әй дүдәме, дүдәме»ләр, ялгыз биюләр кызганнан-кыза бара иде. Аннан такмак әйтүгә күчтеләр.

Егетләр башлады:

—Җанкай-җанаш, пумала баш, чыкма урамга җаланбаш!

Кызлар җавап бирде:

—Жөрмә, шәкерт, киләпүшсез, урыс булдың, ярамас.

Кызлар чыр-чу купты.

Егетләр әйтте:

—Кушлавычның, һай, кызлары киенмәсә дә матур.

Кызлар җавап бирде:

—Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр!

Еракта, офык сызыгында яшен яшьнәп алды, бераздан соң ерак гөрелте ишетелеп куйды. Шомлы тавышлар чыгарып, каты җил исә башлады. Берничә сабый кыз белән малайлар кайтып китте. Кара болыт якыная иде. Тирә-як караңгыланды. Җил кинәт туктады. Шомлы тынлык урнашты. Күкне урталай ярып, яшен яшьнәде, дөмбердәп күк күкрәде. Җил купты. Эре-эре тамчылар шап-шап итеп яфракларга төшә башлады. Уен тукталды. Кемдер әче тавыш белән:

—Гарасат килә-ә!—дип кычкырды.

—Йа, Алла! Әстәгъфирулла! —диде икенчесе.

Яшьләр бөтенесе берьюлы тыкрык тавына таба йөгерделәр. Таллык мәйданы мизгел эчендә бушап калды. Яшен өзлексез күкне тураклый, офык кара кан төсендәге пәрдә белән капланган. Давыл башланды. Таллар суга тиярдәй булып бөгелә, атына. Яшен тагын чатырдатып сукты. Карт талларның юан ботаклары каерылып суга төште. Ишеп яңгыр ява башлады, инеш шундук су ташкынына әверелде.

Мөхәммәд Гариф мулла өендәгеләр куркышып бер почмакка җыелды. Шулчак ишек ачылып китте, бусагадан сабый Газизә белән күрше кызы Фирүзә килеп керде.

—Көчкә таптым, ул таллыкка яшьләр уенына төшкән икән,—диде буй кыз.

—Аллага шөкер, кайтып өлгердегез!—диде мулла абзый.—Белгәннәрегезне укыгыз! Барысы да Алла кулында!

Кинәт берьюлы әллә ничә тапкыр яшен яшьнәп, каты итеп күп тапкырлар күк күкрәде. Күкрәү шулкадәр каты иде ки, тәрәзә пыялалары коелып төште.

—Әстәгъфирулла! Ләхәү лә вә лә куәте.

—Бусы якын-тирәдә генә сукты!—диде Гариф.

Урам яктырып китте кебек. Бу яшен туктап тормаганнандыр, ихтимал. Бөтен дөньяда шомлы яктылык иде.

Шулчак урам буйлап кемдер кычкыра-кычкыра йөгереп узды:

—Янгы-ын! Янабы-ыз! Пожа-ар!

Гариф мулла җиләнен алып, чыгып йөгерде.

Урамда шау-шу, ыгы-зыгы, коеп яңгыр ява, дүрт өй аша бер йорт яна. Янгын тирәсендә халык шау килә. Кемдер багор, колга тоткан, чиләкләр белән су ташыйлар. Акыралар, кайсысыдыр җылый.

—Малларыгызны абзарлардан куып чыгарыгыз!—дип кычкырды Гариф мулла.

Бераздан сыерлар, сарыклар, атлар белән урам тулды. Шулчак сөрәнче егет яна торган йорт капкасыннан атылып чыкты да, тамагын киереп кычкырды:

—Анда, эчтә кешеләр ба-ар! Яна торган өй эчендә кешеләр ба-ар.

Йортны бөтен яклап ялкын чорнап алган иде. Эчтә җан әчесе белән кычкырган авазлар ишетелә. Эчтә яшь хатын Җиһания төргәк кочаклаган килеш бер тәрәзәдән икенчесенә килеп, нидер кычкыра, ярдәм сорый. Ялкын аңа тәрәзә аша сикерергә ирек куймый. Урамдагы яшь ир җан ачысы белән кычкырды:

—Җиһания-ә!..— ул кешеләргә таба борылды.—Анда минем хатын белән балам! Коткарыгыз! Туртаемны коткарыгыз!

Гариф мулла сөрәнче егеткә кычкырды:

—Тарха-ан! Минем өскә су коегыз! Чикмән-бишмәтләрегезне миңа каплагыз да, өстемә су коегыз...

Бер ир Гариф мулла өстенә бишмәт-чикмән ташлады, берничәсе аның өстенә берничә чиләк су койды. Гариф мулла:

—Аллаһу әкбәр!—дип янган ишеккә сикерде.

Барысының авызыннан берьюлы:

—Аллам сакласын! —дигән тавыш чыкты.

Ишегалдына караган тәрәзәләр чәлпәрәмә килде, аннан ниндидер төргәк очып чыкты да пычракка төште. Төргәккә ут капкан иде, аны тиз генә пычрак су белән сүндерделәр. Бу—юрганга төрелгән бала иде. Ир кеше төргәкне алып, уттан ераклашты да, тагын кычкырырга тотынды:

— Җиһания-ә...

—Мулла абзый яна бит...—дип җылый халык.

Ут капкан албакча тәрәзәсе дә ватылды, аннан хатын атылып чыкты, аның да аркасындагы туны яна иде, хатын өстенә берничә чиләк су койдылар. Шул ук тәрәзәдән Гариф мулла да сикермәкче иде, аның битенә ялкын бәрде, ул башка якка күчеп китте.

—Ходаем, мулла абзый янып үлә-ә, коткарыгыз!—дип чиный хатыннар.

Кешеләр ары чаба, бире йөгерә, ялкын өйгә якынаерга ирек бирми. Өй эчен ялкын каплады.

—Кайда Гариф мулла?—дип кычкыра ирләр.

Шулчак ишектән ялкын баганасы атылып чыкты, бу Гариф мулла иде, ул кулларын болгап каядыр чаба, яна торган йорттан бераз киткәч, ул сазга егылды, барчасы аның өстенә сыек пычрак, су сибә башладылар. Тырыша торгач, ялкын сүнде, ләкин Гариф мулла аңсыз иде. Каты ялкын кешеләрне урамның аргы ягына куды, шулчак йорт ишелеп төште.

Күрше-тирәдә тагын ике йорт соңгы бүрәнәсенә чаклы янып беткән иде.

Гариф мулланы өенә алып кайттылар. Ләкин аның гомере киселгән иде инде. Маңгае, куллары янганы өстенә, аның үпкәсен ялкын өткән иде. Аңына килалмыйча төнлә җан тартты мәрхүм.

Икенче көнне үк кояш чыкты. Коточкыч янгыннан һәм давылдан соң авыл бичара хәлдә иде. Янган йортлар урынында әле һаман пыскып ята торган кисәүләр, янмаган йорларның байтагының түбәләре каерылган, койма-капкалары ауган иде. Урамда әле һаман гөрләвекләр ага. Кешеләр аяк астындагы боламыкка әверелгән саздан атлыйлар. Алар Гариф мулланың мәетен күтәреп зиратка илтә. Җеназа артыннан бөтен авыл бара. Сабыен күкрәгенә кыскан көе, Мәмдүдә иң арттан атлый.

Матәмчеләр басу капкасын узды. Авыл башындагы күкрәп үскән арыш җиргә ятып сазга укмашкан. Ирләрдән арттарак килүче хатыннар төркемеңдә кемдер:

—Йа Аллам, ни белән балаларның тамагын туйдырырбыз!—дип кычкырды.

—Хатыннар!—диде аксакал.—Тавыш чыгармагыз мәет янында!

Матәм йөреше төп юлдан зират сукмагына борылды. Ирләр алмаш-тилмәш табутны күтәреп бара. Хатыннар зират капкасы төбендә туктады. Үсмерләр, балалар матәм артыннан китте.

Җиһания Туртайны баш очына күтәрде.

—Туртай, улым, карап кал! Ул сине, анаңны коткарып, үзе һәлак булган мулла бабаң. Гомерең буе син Гариф бабаңа рәхмәт укы!

Мәмдүдә җылый алмый, аңлый алмый иде. Үги анасы егылмасын дигәндәй, аның янында Газизә басып тора.

Габдуллаҗан төргәктән башын чыгарды.

—Әт-те, әт-те,—диде.

—Ие,—диде Газизә апасы.—Эттә, энем, эттә.

Габдуллаҗан атасы китеп бара торган якка карады, аның күзләрендә тирән мәгънә чагыла иде. Әйтерсең лә ул гомерлеккә ятим калганын аңлый иде.

Матәм төркеме Мөхәммәд Гариф мулланың җәсадын күтәреп, зират капкасыннан кереп китте.
Кара ятим
Мөхәммәд Гариф мулла вафатыннан соң йортның яме китте. Каралты-куралар да ятим булып, хуҗасыз калды, тора-бара кайсысы кыегаеп, кайсысы яңгыр суы үтеп, салмак кына җимерелә бара иде. Еллары да афәтле иде ул чакларда. Игенне яки боз сугып китә, яки корылык килеп, туфракка чәчкән кадәр дә игенне кайтарып алалмый калган чаклар була. Толбикә Мәмдүдә үги кызы Газизә, үз улы Габдулла очын-очка ялгап яши иде. Бар булган мал-туар да сызып бетте. Каралты-курага, араннарга, өйгә ятимлек сеңде. Балаларның өстенә алмаш кием алу, туйганчы ашау турында хыялланып кына була иде. Мәмдүдә, авызыннан өзеп булса да, балаларына каптырырга тырыша, еш кына ул мөмкинлек тә булмый.

Ходайның рәхмәте киң, көннәрдән бер көнне Мәмдүдәне хатынлыкка сорап, ерактагы Саена авылы мулласы Мөхәммәд Шакир исемле тол ир яучы җибәргән. Саена кешеләре: урта яшьләрдәге Мөхетдин абзый белән яшь егет яучылар сыйфатында иде. Сүзне олы яучы йөретте. Яшь яучы бары тик тынлап кына утыра калды. Мәмдүдә бичара ни кылырга белми каушап калды. Мөхәммәд Шакир мулланы көр тормышлы дип әйтәләр, табыныннан бал-май, ак күмәч өзелми диләр. Ләкин бу ике баланы ияртеп алырмы Шакир мулла? Әллә аның шарты Мәмдүдәнең ялгызын гына алып китүме?

Баш яучы әйтте:

-^Мәмдүдә килен,—диде,—син башта Шакир муллага ризалыгыңны җиткер... Безнең авылга килен булып төш, остазбикә булырсың, иншалла, аннан соң иреңнең күңел кылын тартып карарсың, балаларыңны ул синең янга алдырырмы, юкмы?

«Юк, мин балаларымны ташлап кияүгә чыга алмыйм, аларны шушы караусыз йортта ятим итеп калдыра алмыйм!.. Алса, балаларым белән алсын, юкса, бигайбә, мин аңа баралмыйм!» дип әйтергә теләде Мәмдүдә, ләкин әйтмәде. Бай кияүгә хатын булгач, аннан ризык, кием-салым алып, Кушлавычка, балаларым янына кайткалап йөрермен, дип уйлады ул һәм «риза» сүзен әйтте. Шулай итеп, Мәмдүдә үги кызы Газизәне ерак туганнарының каравында үз өендә калдырып, Габдулланы асрамага Шәрифә карчыкка ташлап, Саснага кияүгә чыкты.

Мөхәммәд Шакир мулла кырыс холыклы, эшчән, мәчеткә килгән сәдаканы үзенә түгел, мәчет файдасына тота баручы гадел имам иде. Каралты-курасын ул үз куллары белән җиткезеп, мал-туарын үз көче белән табып, аягында нык басып торучы хуҗабай иде ул. Эшкә батыр, аз сүзле ир-зат Шакир мулла Мәмдүдәне какмады, сукмады, ләкин аны иркәләп, назлап та тормады шикелле. Мәмдүдә дә иртә таңнан торып, абзар-мал арасында мәш килде. Мәмдүдә балаларын, һич югында сабые Габдулланы янына алдыру турында ел буе сүз кузгата алмый гажиз булды. Иреннән яшереп булса да, Кушлавыч кешеләре аша ул балаларына әз-мәз күчтәнәчләр җибәргәләде. Вәссәлам!

«Их, никләр теге чакта: балаларым белән алса, барам, юкса, мин кияүгә чыга алмыйм! дип әйтмәдем икән!»—дип күп тапкырлар ачынып җылый иде Мәмдүдә килен. Җылаганын иренә дә, мәрхүмәдән калган ике кыз балага да күрсәтмәскә тырышты. Кушлавычтан Саснага килүче яки Саснаны узып баручы Кушлавыч кешеләре сөйләвенчә, Гөлшәрифә карчык Габдуллаҗанны яхшылап бакмый, кайчакларда кыерсыта, ачулана икән. Хәтта ул сабый баланы суык көннәрдә ишек ачып кертмичә, ялан тәпи суык өйалдыңда да тоткалый икән.

—Күңелеңә авыр алма,—диде Кушлавычтан олаучы Фарук.—Шәрифә карчык аны юри суыкта тота дип әйтәсем килми... Бәлки, ул аны оныткандыр... Һәрхәлдә, син, Бибимәмдүдә килен, аны үз яныңа алдырырга тырыш... Әле күптән түгел генә Габдуллаҗанга суык тиеп, үпкәсе шешеп, үлгәндә генә калды...

Олаучы Фарук сөйләгәннәрдән Мәмдүдә егылып китә язды, ул кич булса җылый, төн төштеме сабыен кызганып, бичараның йокысы качты. Ничек әйтергә Шакир муллага бу турыда?

Шулай да җае чыкты бит, тәки, курада мулла абзыйның сыеры игезәк бозау китерде, күп тә узмады биясе колынлады. Сарыклар бәрәнләде, каралтыда мал артты, шөкер.

Шакир мулла ул көннәрне бик шат йөрде, аның кырыс йөзендә елмаю чаткылары уйнаганын күреп, сәке түреңдә, чәй табыны янында Мәмдүдә бичара кыюсыз гына сүз башлады:

—И атасы...—диде дә яшенә тыгылып тынып калды, алъяпкычы белән битен каплады.

—Ни булды?—диде хуҗабай:—Әйт сүзеңне!

Мәмдүдә үзен бик тиз кулга алды:

—Кушлавычта Габдулла ач утыра, атасы... әллә монда алдырасыңмы?

Шакир мулла дәшмәде. Ашыкмыйча гына чәен эчеп бетерде. Дога кылды. Алдындагы икмәк валчыкларын себереп, алдындагы тустаганга салды. Сәкедән җиңелчә генә сикереп төште дә әйтте:

—Бар, күрше Саттарны чакыр!—диде.

Мәмдүдә йөгереп чыгып китте, озак та узмастан ул үсмер егет Саттарны алып керде.

—Саттар энем!—диде Шакир мулла:—Минем Турайгырны кашуфкыга җик.

—Ярар, мулла абзый!—диде Саттар.

—Аннан Мәмдүдә абыстаң белән Кушлавычка барып, Габдуллаҗанны алып кайтырсыз!

—Баш өсте, мулла абзый! Хәзер киенеп кенә керим!—дип Саттар өенә йөгерде.

Мәмдүдәнең куанычы эченә сыймый иде, яратмыйча гына, мәҗбүрият кушканга гына кияүгә чыкканын ул яхшы андый иде, менә бу көнне, «Габдуллаҗанны алып кайтыгыз» дигән көнне Мәмдүдәнең күнел читендә ире Шакирга карата бер хис яралды. Шакир мулла аңа ягымлы, назлы булып күренде.

Ат ал аяклары белән тибенә, алгысап, ярсып тора, кучер урынында толыпка уранган Саттар аны көчкә-көчкә тыеп тора иде. Мәмдүдә кашуфкыга утырды, ире Шакир мулла Газизә белән Габдуллага, аны карап торучы Шәрифә карчыкка күчтәнәч тутырган төенчеген хатыны алдына салды, төенчек өстенә бүрек, кыска тун, олтанлы киез итекләр ташлады:

—Көне суык... Габдулланы тунга төрерсең!—диде.—Ыргып чапма, Саттар, юыртып кына йөре!

Саттар дилбегәсен бушатты, Турашыр кар учмалары аттырып гайрәт белән кузгалып китте. Ул куштояклап алга ыргылды. Саттар атка куштояклап чабарга ирек бирми, дилбегәне тарта төште, айгыр күкрәк кагып, җитез юыртуга күчте.

Мәмдүдә Саттар ишетмәсен дип тыйлыгып җылый иде. Ул Аллага чиксез шөкерләр әйтә, иренә мең-мең рәхмәтләр укый.

Иң башта Мәмдүдә төп йортка кереп, ятимә калган Газизәнең хәлен белешергә булды. Аны ерак туганнарыннан булган бер апасы карап тора икән. Хәл-әхвәл сорашып, аларга куян күчтәнәче калдырып, Мәмдүдә Шәрифә карчык йортына китте.

Мәмдүдә бусагадан атлап керүгә фәкыйрьлеккә уранып калды. Өй тараканнар катып үләрлек суык иде. Мичтә чи усак чыш-мыш килеп, янар-янмас пыскый. Түр сәкедә ертык юрганга уранган Габдуллаҗан калтыранып утыра. Мәмдүдә толыбын салып, баласына таба атлады.

—Улым, Габдуллаҗан!—диде.

Габдулла юрганын ташлап, анасының кочагына атылды. Мич тирәсендә кайнашучы Шәрифә карчык та:

—И-и, кунак бар икән!—дип Мәмдүдә белән күреште.

Ана баласын кайнар кочагына кысып, озак дәшми торды.

—Әни, нигә болай озак килми тордың?—диде сабый.

—Менә килдем, улым, сине үзем белән алып китәргә килдем!—дип Мәмдүдә баласын сак кына сәкегә бастырды да, төенчеген чишеп, сәкегә куйды:

—Гөлшәрифә түти, сезгә күчтәнәч, сыйланыгыз,—диде.

Ул арада Саттар да ат алдына печән салып, өйгә керде.

Дүртәүләшеп бик тәмләп куян күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр. Саттар ризыкка кагылмады, чәй генә эчте, Мәмдүдә чемченеп кенә утырды, Габдулла белән Шәрифә җылымса сумсаларны берәм-берәм юк итә тордылар. Бер таба гөбәдия белән ике таяк казыны алып, Шәрифә Мәмдүдә белән Шакир муллага рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчләрне чоланга чыгарып куйды.

Мәмдүдә, «Син Габдуллаҗанны юньләп карамагансың, аңа салкын тидергәнсең», дип әйтмәде. Шуннан ни файда?

«Сиңа үз балаң кирәк булмаганны, миңа ни хаҗәте!»—дип әйтсә ни кылырсың?

Ләкин Шәрифә карчык курасында берничә тапкыр үпкәсе шешеп чирләгәненең нәтиҗәсе—баланың гомерлек хаста булып китәсен Мәмдүдә дә, Шәрифә карчык та башларына да китерә алмый иде.

—Менә, Шәрифә җиңги, Габдуллаҗанны карап торганың өчен сиңа!— дип Мәмдүдә илле тиен көмеш бирде.

Шәрифә рәхмәтләр әйтеп, хәергә дога кылды.

Габдуллага тун, аягына итекләр, башына бүрек кигезеп, әнисе алдына утырттылар.

Шәрифә карчык капка төбендә күз яшьләрен сөртеп калды. Артык кашыктан котылуына сөенеп җылый идеме бу карчык, әллә чыннан да бу аерылышу аның өчен дә хәсрәт идеме?

Габдуллаҗанның кыска гына гомерендә шушы көннән дә бәхетле көне булмас, ахрысы. Кушлавычтан Саснага анасы куенында китеп барганда, җылы киенеп, тәмле ашап тамагы туйган Габдулла күкрәк кагып юыртучы айгыр җигелгән кашуфкыга утырып җилдергәндә хыял диңгезенә чумды. Тирә-як ап-ак карга чумган, бу аклык, бу пакьлек күзне камаштыра, агачлар да ап-ак бәс эчендә утыра. Дөнья нурга чумган. Алар Турайгыр җигелгән җиңел чанада ап-ак тынлыкта, ап-ак чиксез галәмдә гизә иде. Кашуфкыга утырган күчер Саттар абый да, «голт-голт» тавыш чыгарып юыртучы айгыр да, күкрәгенә улын кыскан анасы да нур эчендә иде.

Саcна авылына керделәр. Саттар абый Турайгырны дүрт баганалы ырыс капкага терәп туктатты. Кече капкадан ал арны каршы алырга өйдәгеләр чыкты. Шакир мулла, аның кызлары Бибизәкия, Бибизәйтүнә, күрше хатыннары «айлап-шаулап» аларның исән-сау кайтуларын хупладылар. Габдулланы ниндидер бер хатын Мәмдүдә кулыннан алды.

—Хуш кайттыгыз!

—Туңмадыгызмы? Юлыгыз авыр булмадымы?

—Үз бәхете белән килсен олан!—дип ду килделәр.

Аларны олы өйдә кайнар аш, кайнаган самавыр, мичтә пешкән ризыклар көтә иде. Чишенеп, юынып алгач, йортка фатиха бирделәр.

—Менә бу синең ике апаң, Бибизәкия белән Бибизәйтүнә булыр!—диде күрше хатыны.

Кызлар Габдулланы урап алдылар.

—Монысы синең атаң!—диде хатын.

Шакир мулла Габдулланы кызларыннан аралап алып, тезенә утыртты.

—Йә, җегет, ничек соң юлда, өшемәдеңме?—диде хуҗа.

—Юк,—диде Габдулла .—Эссе булды.

Габдулла үги атасын шундук яратып өлгерде, шул ук вакытта ул Шакир мулланың олпат, кырыс икәнен дә тойды, балада үги атасына карата ярату белән курку хисе бөреләнде. Шакир мулла да үги углын кабат беркайчан да тезенә утыртмады, аны шап-шап сөймәде, һәм ул аңа карата артык рәхимсез дә булмады. Ләкин Габдулла бу кешене изге ата кебек кабул итте. Җылы якты өй, абзар тулы мал, утырган саен итле аш, чәй эчкән саен бал белән май ягылган ак күмәч, яңа күлмәк-ыштаннар, аны үз энеләре кебек кабул иткән ике кыз Габдулланы чиксез бәхетле итә иде.

Ана белән олан бәхеткә иреште. Мәмдүдә баласы йоклаган чакта аңа сокланып карый, өстенә иелеп, Аллаһка рәхмәт догалары укый.

Габдуллага апалары белән аерым бүлмә иде.

Апалары инде күптән торган була, ул һаман, -иркә бала кебек, йоклап кала иде.

Көннәрдән бер көнне Габдуллаҗан төш күрде.

Имеш, ул урман авызында уйный. Чәчәк җыя. Кайдадыр күке тавышы ишетелә, Габдулла күке булып кычкыра. Кинәт давыл купты, күк күкри башлады. Урманнан коточкыч кабан дуңгызы атылып чыга. Чәчәкләрен ташлап, олан йөгерә, кабан аны куа. Олан сукмактан таяк табып ала да, кабан дуңгызын кыйный, тагын алга чаба, шулай чаба торгач, ул өйгә кайтып җитә, ишектән керим дигәндә генә кабан аны куып җитә, Габдулла җан ачысы белән кычкыра.

—Әни-ии...

Бүлмәгә әнисе йөгереп керде. Габдулла сикереп торып, әнисенең муенын кочаклап алды:

—Әни-и...

—Ни булды улым?—дип сорады Мәмдүдә.

—Әни, әллә нинди йонлач хайван куды...

—Нинди йонлач хайван?

—Куркыныч, йөнтәс, ике якта ике алагаем олы теше дә бар иде.

—Тынычлан, улым, син төш күргәнсең...

—Ул тагын минем төшкә кермәсме, әни?

—Юк-юк, кабат кермәс, улым...

Шулай кыш та, җәй дә узды, Саена авылы тагын кышка кереп бара. Үктәбер аенда ук табигатьне кар каплады, зәмһәрир суыклар килде. Чатнама суык дип тормый, урамга киеп чыгарга җылы киеме булган бала-чага тауда чана шуа, кардан арчылган боз өстендә тәткедә йөри. «Тәтке» дигәне агач табанчага тимер пычак батырып эшләнгән боз шугыч була. Чанасы да, тәткесе дә булмаганнар тактага ятып тау шуа, кемдер махсус су сибеп катырылган тирес кантарына утырып, таудан аска томырыла.

Аста буа бозында анда-санда бәкеләр күренә. Бәкеләр янында киленчәкләр, яшь кызлар, хатыннар каз юа, мал эчәкләрен таптыйлар. Бүген каз өмәсе. Габдулланың әнисе Мәмдүдә дә каз юучылар арасында.

Габдулла да тау шуарга дип ишегалына чыкты, шулчак койма өстендә күрше малае Фазылҗанның башы күренде.

—Габдуллаҗан!—диде Фазылҗан:—Әйдә киттек каз каурыйлары сибәргә!

—Безнең каз каурыйларын апамнар сибеп бетерде инде. Мин дә сибештем.

—Безнекен дә сибешерсең!—диде Фазылҗан.

—Киттек!—диде Габдулла.

Алар Фазылҗаннар ишегалдына кереп, икесе дә каз каурыйлары тутырылган берәр ләгән алды. Киттеләр.

—Карале, Абдуллаҗан,—диде Фазылҗан.—Әйдә, мин сине Апуш дип йөртим.

—Әйдә!—диде Габдулла.—Алайса, мин сине «Фазыл» гына дим, җәме?

—Киттек, Апуш!

—Киттек, Фазыл!

Малайлар ләгәнне янбашка куеп, икенче куллары белән каурыйларны сукмакка әз-әзләп сибә-сибә су буена төшеп киттеләр. Үзләре туктаусыз кабатлый:

—Йа Иләһем, киләсе елда да казларыбызны шулай күп ит!

—Казлар-казкайлар, сез буада йөзегез, симез булып үсегез!

—Алай күп сипмә, Апуш! Су буена чаклы җиткез.

Каз каурыйларын сукмакка сибеп бетергәч, Апуш белән Фазыл каурыйдан бушаган тагаракларына утырып, тау шуа башладылар. Тагараклар туры гына шумый, алар бөтерелә-әйләнә. Кызык була, көлешәләр.

Хатын-кызлар бәкеләрне сарып алган. Алар сары тыгыз каз түшкәләрен сап-салкын суда юа. Су кулларны куырып ала, судан чыккан куллар тагын да ныграк туңа, хатын-кызларның куллары күгәрчен тәпие шикелле кып-кызыл. Чыдый алмаганнар кулларын уып, култык асларына тыгалар, кайнар тын белән җылытып алалар. Аннан тагын каз юуларын дәвам итәләр. Эше беткәннәр көянтә башларына икешәр-өчәр каз асып, үргә таба йөреп китәләр. Казлар симез, казлар авыр, кызлар салмак кына атлый. Өскә таба юылган казлар күтәреп, кызлар менә, аска таба юылачак казларын күтәреп, башкалары төшә. Яз көне туган якларына кайта торган киек казлар төркеме аска төшә, көз көне Көньякка китеп баручы казлар өскә, авылга таба йөри. Казларны каклап, карындыкка төреп, чормаларга эләрләр. Кызларның бер кулы көянтәдә, икенчесе белән алар чиләк тоткан, чиләк каз башаягы: канат, бавьщ белән тулган. Бүген табыннарда эч-башаяк бәлеше булачак.

—Йа Иляһем, киләсе елда да казларыбызны шулай мул ит!—дип телиләр барчасы.

Кинәт колакларны энә белән чәнчегәндәй, куркыныч аваз ишетелде. Бу Габдулла шулай кычкыра иде:

—Әни-и, Харрас бәкегә төште-е.

—Йа Аллам, Харрас бәкегә баткан,—диде кемдер.

Каз юучы хатын-кызлар тораташ булып каткан иде. Алар әле генә Харрас чумган буш бәкегә карап тора. Бәкедә баладан бушаган чана гына йөзеп йөри. Беренче булып Мәмдүдә аңына килде.

—Хатынна-ар!—дип кычкырды ул яшелле-күкле тавыш белән.—Ирләрне чакырыгыз? Багор алып килсеннәр.

—Әһә-һәй-и, суга батты-ы!—дип кычкыра-кычкыра берничә хатын авылга таба йөгерде.

Мәмдүдә көянтәсе-ние белән казларын ап-ак карга ташлады да, бәке ягына чапты, өстеңдәге авыр бишмәтен салып ыргытты. Килә-килешли ул суга сикерде. Башта аның тыны капланды, ул сулыш алалмыйча «ыһ-ых» итеп торды, сулышы рәтләнгәч, тирән тын алып, суга чумды. Барысы да бәке кырына җыелды. Тып-тын. Барысы да Мәмдүдәнең, сабый баланың өскә калкуын көтә. Бозлы су өстендә Мәмдүдәнең башы калыкты:

—Ул аңда... турыда... алып булмады...—диде килен.

Тирән сулыш алып ул янә чумды. Тагын тынлык. Габдулла йөгереп килде дә кычкыра башлады:

—Әни-и, әнием батты... Әниемне коткарыгыз!

Су астыннан һава куыклары чыга, аннан соң Мәмдүдәнең башы күренде, ул авыр тын ала, бер кулы белән бәке кырына ябышып, икенчесе белән Харрасньщ бишмәт итәген тартьш, өскә калкытырга тырыша, хәлдән тайган Мәмдүдә, бәке кырындагыларга сузылды. Ләкин боз кителде.

—Әнием, әниемне коткарыгыз!—дип өзгәләнә Габдулла.

Йөгерә килүче ир кеше кычкыра:

—Китегез бәке кырыннан!

Кешеләр бәкедән арткарак чикте. Ир кешенең кулында багор белән бау бәйләме иде.

Ул бәкедән читтәрәк туктап, багорны Мәмдүдәгә сузды.

—Нык тотын, килен, нык тотын!—дип кычкырды ир кеше.

—Багорга ябышыгыз!—дип кычкырды ир кеше.

Айныганнар багорны тарта башлады.

Ир кеше чананы аркылы куеп өстенә ятты да, Мәмдүдәнең икенче кулындагы бишмәт итәген алды, ул Харрасның гәүдәсен тартып чыгарды. Мәмдүдәне дә бәкедән алдылар, әллә каян гына бер карчык килеп чыкты да Харрасны тезенә корсагы белән йөз түбән куеп, аркасына баскалый башлады. Малайның авызыннан су бөркелде. Байтак кына су акканнан соң, карчык сабыйны аркасына салып, ясалма сулыш алдыра башлады. Үз авызын малай иреннәренә куеп, тын өрде, тагын тирән сулыш алып, малай авызына өрде. Малай ыңгырашып куйды, аннан ютәлли-тончыга башлады, аннан соң зәгыйфь кенә еламсырау авазы чыгарды.

Мәмдүдә аягына баса алмый интегә иде, баскан саен ишелеп төшә торды. Икенче бер олы хатын Мәмдүдәнең туңган бармакларын, битен каз мае белән майларга тотынды.

—Тиз генә киленне алып кайтып, җылы мунчага алып керегез! Нашатыр иснәтегез!—диде олы хатын.

—Харрас...—диде Мәмдүдә.

—Харраска чурт та булмаган!—диде хатын.

—Аллага шөкер!—дип ^Мәмдүдә аңын җуйды.

Җылы мунча да, нашатыр да, күкрәгенә, табаннарына гәрчич каплау да ярдәм итмәде, ике атна булды дигәндә Мәмдүдә килен дәрел фәнадин дәрел бәкага күчте.

Ак өйнең түр сәкесендә Мәмдүдәнең җәсады ята. Аның йөзе ачык. Бераз сулган матур йөзе теп-тере кебек. Габдуллаҗан анасының баш очында утыра. Өй эче тып-тын. Коръән укучының тавышы гына ишетелә. Коръән тәмамланды.

—Әни,—диде Апуш.—Әни, син нигә һаман йоклыйсың ул?..

Кара өйдәге хатын-кызның борын мышкылдатканы ишетелә башлады.

—Әни, уян!—диде сабый.

Мулла абзый кырыс кына әйтеп куйды:

—Баланы алыгыз!—диде.

Бибизәкия Габдулланы бүлмәдән алып чыкты.

Аякларын алга каратып, мәетне өйдән алып чыктылар. Ишегалдында аны ачык табутка җайладылар.

—Сафланыгыз!—диде мулла.

Ирләр сафланды.

—Бу хатын кем иде?—дип сорады мулла.

Арадан кемдер:

—Аллаһның колы!—диде.

—Яхшы хатын идеме?—диде мулла.

—Яхшы хатын иде!—диделәр.

—Аның бурычлары калдымы?

—Юк, аның бурычлары калмады,—диделәр.

—Аллаһу әкбәр!

Җеназа намазы укылды.

—Бәхилләшегез!—диде мулла.

Яшь кенә хатын Харрасны җитәкләп, мәет янына алып килде дә әйтте:

—Харрас улым, сине үлемнән коткарып, бу апаң Биби Мәмдүдә үзе һәлак булды. Син гомерең буе аның рухына дога кыл!

Харрас мәеттән йөз чөереп, әнисенә таба борылды да җылый башлады. Ирләр табутны күтәреп капкадан чыкты. Кешеләр чыгып беткәч, капка ябылды. Өйдән яланөс Габдулла йөгереп чыкты. Ул ялгызы калган иде. Капкага килде, капканың келәсе биек иде, коймага барды, койма да буй җитәрлек түгел, Габдулла җылый-җылый капка астындагы карны куллары белән көри башлады. Капка астында көчек сыярлык кына тишек ачылды, шул тишектән чыгып, Габдулла урам буйлап җеназачыларны куа китте, үзе туктаусыз кычкыра:

—Әни-и, әниемне кайтарыгыз! Аны кая алып барасыз? Алып кайтыгыз әниемне!

Арткы сафтан Бибизәкия белән Бибизәйтүнә аерылды.

—Кая барасың?—диде Бибизәкия.—Катып үләсең бит.

—Әни янына барам!—дип илаулады Габдулла.

—Әниең үлде!—диде Бибизәйтүнә.

—Юк, минем әнием тере, ул йоклый гына, ул уяныр...

Ике кыз Габдулланы ике ягыннан тотып өйгә алып кайттылар. Мәетне җирләп кайтканчыга кадәр бала башын бәрә-бәрә җылады. Шакир мулла кайткач кына җылавыннан туктады, ләкин ул һаман әле ярсыган, сулкылдап-сулкылдап куя иде.

Габдуллага бу өйдә кара көннәр башланды. Шакир мулла да кара көйгән, апалары да аның белән уйнамый-көлми.

Бераз вакытлар узгач, Габдулла ишегалдында уйнап йөргәндә урам якта, капка төбеңдә карчык-апаларның сөйләшеп утырганын ишетте:

—Мөхәммәд Шакир мулла Чишмәлектән Хасбетдинның тол калган хатынын яучылап йөри икән.

—Китчәле, аның ике баласы бар бит, монда өч бала, биш баланы кая куярга исәбе?

—Монысын кире илтергә йөри ди.

Габдулла үз исеме чыкмагач, аңлап та бетермәде.

Җәйгә чыккач, мулла абзый Саттарны чакырып кертеп, ат җигәргә кушты. Ләкин Турайгырны түгел, җирән алашаны җиктерде.

Җәйге челлә зеңгелди. Басу-кырлар сап-сары коры үлән, кояш яндырган. Юл тузанын куптарып, җигүле ат бара. Арбада кучер Саттар белән Габдулла сабый. Сабыйның йөзе олыларныкы кебек җитди, хәсрәтле иде. Саттар абыйсы да моңлы көй шыңшый...


Заманалар авыр, михнәтләр күп,

Дус-иш кирәк гомерләр итәргәй...


—Саттар абый,—диде Габдулла.—Ни өчен әтием мине Зиннәтулла бабама кайтарырга кушты икән?

—һәйдә, алаша!—дип Саттар атка чыбык белән сукты, ат юырта башлады.— Ызначыт, яп-яланаяк, Шакир мулла сине угыл буларак кабул итмәгән.

—Алай димә, Саттар абый, ул яхшы әти, мине гел кәрәзле бал белән сыйлый иде ул.

—Алайса, ни өчен соң ул сине Зиннәтулла бабаңа кайтарта?

—Вакытлыча гынадыр.

—Уйлыйм әле мин, бөтенләйгә булыр дип... Охо-хох, Зиннәтулла бабайның үзендә сигез авыз. Син тугызынчысы булып кайтып төшсәң...

—Саттар абый, Зиннәтулла бабай да мулла бит, нигә ул фәкыйрь?

—Муллаларның барысы да бай түгел, энем. Зиннәтулла бабаң ертлач түгел...

Ат салмак кына юырта, күктә тургайлар сайраша.

—На-а, алаша!.. Габдуллаҗан, синең эшләр шулайрак тора...

—Чөнки Шакир мулла башка хатын алып кайтачак, диделәр.

—Син каян белдең?

—Капка төбендәге карчыклардан.

—Шулайдыр, дустым, шундый сүзләр йөри.

—Әнием үлмәгән булса...

Саттар җавап кайтармады, җырын сүзсез генә дәвам итте...

—Ни өчен Зиннәтулла бабайларның авылын Өчиле дип атаганнар ул?—дип сорады Габдуллаҗан.

—Чөнки анда нибары өч кенә өй диләр.

—Чынлапмы?

—Ни инде, өч кенә түгел, ләкин бик аз... Чөнки ул авылны шүрәле каргаган.

—Шүрәле каргаган? Ничек инде ул?

—Өчиледә башта өч йөзләп йорт булган... Шүрәле бит ул зыянсыз зат. Ни... шаян-шук була бит ул шүрәлеләр. Шүрәленең иң яраткан шөгыле атка атланып чабу, диләр.

Габдулла күзен йомып, Саттар хикәясен тыңлый. Саттар шундый оста сөйли, сөйләгәндә шүрәле авазларын, кош-кортларның ничек итеп кычкырганнарын башкарып күрсәтә белә.

Шулай итеп, хикәят Габдулла күз алдында җанлана башлады.

Киң болында җылкы көтүе утлап йөри. Атлар чиный-чиный кешни, бер-берсен куа, тибешәләр, тешләшәләр.Урманнан үсмер шүрәле чыга. Ул җитез атны тотып атлана да сызгыра, үкерә, атны куалый, яшь айгыр җан-фәрманга чаба, шүрәлегә рәхәт. Атны җан тиргә батырып, болын башыннан болын түренәчә куып йөрткәч, шүрәле җәяүләнеп, урман эченә кереп китә. Борын тишекләре кызыл итенә чаклы киңәйгән, ак күбеккә баткан ат урман кырыенда кала.

Таң аткач, кешеләр атларын алырга дип болынга чыксалар, күрәләр, иң яхшы айгыр хәлдән тайган, тиргә баткан, авызыннан селәгәе агып тора. Һәр төнне кемдер атаклы айгырны җигә, атланып чаба. Халык ду килә.

—Бу нинди эш?—дип кычкыра озын буйлы абзый.

—Кем айгырны яндыра язган?—дип өтәләнә бер ир.

Авылның бае, айгырның хуҗасы Ардаш әйтә:

—Кем дә кем минем айгырны җәберләгән затны тотып китерә, мин аңа йөз мыскал алтын бирәм,—ди.

Берсе дә теге затны тота алмый. Шуннан Зирәк атлы берәү әйтә:

—Ардаш бай,—ди.—Алтыныңның яртысын хәзер үк бирсәң, мин теге затны тотам.» ди.

Ардаш илле мыскал алтын чыгарып Зирәккә бирә. Зирәк киңәше белән айгырының сыртына калын итеп сумала сылыйлар да төнгелеккә тагын болынга җибәрәләр. Икенче көнне иртән ат көтүе авылга кайта, иң алда яхшы юргага атланган шүрәле күренә. Ул тартыла, ычкынырга тели, ләкин ычкына алмый. Шүрәленең йонлы күте сумалага нык ябышкан була. Ачулары чыккан кешеләр кайсы таяк белән, кайсысы камчы белән бичара шүрәлене кыйнарга тотына. Шүрәле акыра, ялына, ялвара. Шүрәле тавышын ата шүрәле ишетеп, авылга, кешеләр арасына төшә.

—Адәм балалары!—ди карт шүрәле.—Җибәрегез улымны! Кыйнамагыз сез аны. Ул бит атларны кыргый атлар дип уйлаган. Башларында нукталары булмагач, атланган инде. Кабат алай кылмас минем улым. Зинһар, аны кыйнамагыз, җибәрегез. Ләкин кешеләр аны тыңламаганнар, тагын да катырак кыйнарга тотынганнар. Кыйный торгач, бичара шүрәле ат сыртында ярты тиресен калдырып, урманга качкан. Шуннан соң шүрәлеләр Өчиле авылы кешеләрен бик нык каргаганнар. Авылыгыз өч өйдән артмасын дигәннәр. Шуннан бирле Өчиленең йортлары азайган, үзләре гел ач икән. Өчиледән күчеп, кешеләр башка урынга, әнә без бара торган җиргә күченеп утырганнар.

Габдулла әкиятне бик бирелеп тыңлаганга күрә, Өчилегә килеп җиткәннәрен сизмәгән дә.

Өчиле авылындагы өйләрнең барысы да салам түбәле, каралты-куралары ярым җимерек хәлдә. Зиннәтулла мулланың өе кырык терәүле, лапаслары менә ишеләм, менә ишеләм дип кенә тора кебек.

Басу капкасы янында олауны яланаяклы бер малай каршы алды. Капканы ачканда ул юлчыларның кем икәнен, кая баруларын сораштырып белде дә, капканы ябып, Саттарның аты алдыннан йөгереп китте, үзе кычкыра:

—Зиннәтулла бабай, Зиннәтулла бабай! Сөенче, сөенче!

Өйдән өерләре белән балалар атылып чыкты. Унбиш яшьлек олы кызы Саҗидә, унөч яшьлек кызы—көйсез холыклы кызы Гөлчирә, берсеннән-берсе кече тагын дүрт сабый, алар артыннан Зиннәтулла мулла үзе күренде. Аңа илле яшь чамасы булыр. Ябык-озын гәүдәле, ул муллага түгел, күбрәк мужикка охшаган иде. Башында искереп беткән киез эшләпә, күлмәгендә кырык ямау. Аягында тула оек белән чабата.

—Нинди сөенче, улым?—диде карт.—Нинди сөенче безнең авылга килеп кергән?

—Оныгьщгы алып кайталар, бабай!—диде яланаяклы малай.

—Әстәгъфирулла!—диде мулла.

Зиннәтулла абзыйның хатыны Латифа да капкадан чыкты. Бу хатынның усаллыгы кыяфәтенә дә чыккан иде. Ул аркылысы буе бер юан хатын булып, кешеләрдән әшәкелек кенә эзләүче, булмаса да ул әшәкелекне таба белүче җәнҗалчан зат иде.

—Һәй,—дип кычкырды Латифа сөенче китергән оланга.—Син ни кычкырасың анда, маңка малай?

Гөлчирә дә анасының сүзен куәтләде:

—Ни алып килдең, саескан?

—Сөенче!—диде малай.—Габдуллаҗанны алып киләләр.

—Бирермен мин сиңа сөенчеңне!—дип кычкырды Латифа.

—Аттыр моннан!—диде Гөлчирә.

Ул арада кунаклар да килеп җитте. Ат Зиннәтулла карт капкасына туктады.

—Әссәламү галәйкем!—диде Саттар.

—Вәгаләйкүм әссәлам!—диде карт.

Саттар Габдуллаҗанны арбадан төшереп:

—Кабул ит, Зиннәтулла абзый,—диде.—Оныгың Габдуллаҗан.

Зиннәтулла каушап калды, ул ни әйтергә дә белми «ык» итте, «мык» итте:

—Мин... ни...

Латифа алгарак чыгып, Саттарга кычкырды:

—Кире алып кит! Безнең үзебездә дә алты бала, үзебез белән сигез! Ә бу көчекне кая куйыйм мин?

—Ангарыбызга юк,—диде Зиннәтулла кыюсыз гына.—Шакирҗан мулла өендә ятим балага урын табылмаганмыни?

—Мин белмим!—диде Саттар.—Миңа егетне китереп куярга куштылар. Вакытым юк, мин киттем.

Саттар атын кайтыр якка борып куйды.

Латифа үзен ярсыта башлады:

—Миңа кеше баласы кирәк түгел!—дип кычкырды ул бөтен урамга.—Мин аны бусагамнан да атлатмам!

Саттарның да ачуы чыга башлаган иде, ул да каты тавыш белән:

—Аны мин тәрбияләргә тиешмени? Аның атасы вафат, анасы үлгән, сез аның иң якыннары! Ул кара ятимне мин үземә алып кайта алмыйм бит инде.

—Миңа чит-ят бала кирәкми!—дип һаман үзенекен тукый Латифа.

Саттар китә башлаган иде, арбасыннан сикереп төште дә чыбыгын янаулы тотып, Латифа картлысына килеп басты, хатынның чыраена карап әйтте:

—Анаң яламаган хатын!.. —Шулчак дүрт кечкенә бала капкадан чыгып, Латифа итәгенә ябыштылар да җылый башладылар.—Оныгыңа, ятим балага урын табалмыйсыңмыни? Мин үрәдниккә барам, менә шушыннан ук китәм дә әйтәм, губернаторга чаклы барачакмын, Зиннәтулла абыйның өеннән, аның анасы Мәмдүдә туган йорттан син бу ятимне куып чыгара алмыйсың!

Бу сүзләр ярсыган Латифаны бераз тынычландырды, ул еламсырап такмаклый-такмалый курага кереп китте, балалары аңа иярде.

Габдулла кая барырга белмичә, арба белән бабасы арасында туктаган килеш боек кына басып тора калды.

—Саттарҗан!—диде Зиннәтулла карт:—Мин сине чәй эчәргә өемә чакыра алмыйм, үзең күреп торасың... Кичер мине...

Саттар тынычлана төште.

—Ярар, Зиннәтулла абзый,—диде егет.—Онытып торам икән...—Саттар салам астыннан шактый зур төенчек чыгарды.—Шакир мулла сезгә күчтәнәч юллаган иде. Ал!

Зиннәтулла төенчекне кулына тотты.

—Анда аз гына он, бераз шикәр, бер савыт кәрәзле бал белән бер такта чәй!

Зиннәтулла оныгының иңсәсенә кулын салды.

—Кичер, Саттарҗан... Латифа бикәне... Ул шулай инде... Аннан кайта ул...

—Зарар юк, Зиннәтулла абзый!—диде Саттар.—Йә, Апуш, хуш-сау бул,—дип Саттар арбасына кырын утырды.—Мин киттем!

—На-а, бахбай!—дип Саттар чыбык белән атка кизәнде, алаша ларт-ларт юырта башлады.

Капка төбендә Зиннәтулла, Апуш, Саҗидә белән Гөлчирә калды. Соңгысы атасының кулындагы калын төенчекне сорамыйча гына тартып алды да өйгә йөгерде.

Апуш ераклаша барган Саттарга карап, тын гына җылый иде. Саҗидә энесенең иңнәреннән кочаклап алды.

—Сабыр бул, энекәшем!—диде апа кеше.

Ул сабыйның яшьләрен күлмәк җиңе белән сөреп алды.

—Барысы да Алла кулында!—диде Зиннәтулла.—Әйдә, улым, өйгә керик. Син өйдә тугызынчы ач җан булырсың.


следующая страница>


Габдулла тукай 1909 ел Корбан

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен дә язасым килде

1558.24kb.

12 10 2014
8 стр.


Габдулла Тукай. "Фатыйма белән Сандугач" шигыре

Г. Тукай иҗатына багышланган презентация, Г. Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе, аудиоязма: ”Кошлар тавышы”, дәреслек Р. Х. Ягъфәрова “Уку китабы” 4 сыйныф

49.64kb.

09 10 2014
1 стр.


Биография Тукай происходил из семьи простого муллы. Когда ему исполнилось четыре месяца, он лишился отца, а в возрасте четырёх лет стал круглым сиротой. В 1892-1895 гг его жизнь проходит в семье крестьянина Сагди в деревне Кырлай

Габдулла Тукай, Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, عبدالله توقاي‎) (14 апреля (26 апреля) 1886, деревня Кушлауч Казанской губернии (ныне Арский район Татарстана) — 2 апреля

40.01kb.

16 12 2014
1 стр.


Якташларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары

Татарстан республикасы буа шәҺӘре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “5 нче номерлы мәКТӘП”

99.32kb.

12 10 2014
1 стр.


Литературоведение, языкознание

Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус

16.68kb.

12 10 2014
1 стр.


Габдрахманова Раилә Әхъкәм, Габдулла Тукай исемендәге

Хәерле кич, нәниләребез безнең кәдерлеләребез, әти- әниләр, хөрмәтле кунакларыбыз. Сезне бүгенге гаилә бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Бәйрәмнәр күңелле үтсен!

73.48kb.

12 10 2014
1 стр.


Әтнә таңы” газетасы №18 (163), 22 апрель, 1994 ел Шагыйрь Көектә булганмы?

Билгеле булганча, Габдулла Тукай Саҗидә апасын бик ярата, аңа хатлар язып тора. Ша­гыйрь 1907 елны Уральскидан туган якларына кайтып солдат хезмәтенә каралганнан соң, апасы Саҗидә

45.98kb.

14 10 2014
1 стр.


Без Тукай шәкертләре

Тукай портреты янында – кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куелган. Күргәзмәгә балалар ясаган рәсемнәр һәм башка төрле әйберләр урнаштырылган

76.88kb.

15 10 2014
1 стр.