“Әтнә таңы” газетасы №18 (163), 22 апрель, 1994 ел
Каенсар авылында Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең сеңлесе Бибисаҗидә (1877-1956) яшәгән. Казанда мәдрәсә тәмамлаган, 24 яшьлек Көтернәс авылы (хәзер Күпербаш белән кушылган) егете Әхмәтсафа Хәбибуллин 1893 елның 25 декабрендә 17 яшьлек Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибисаҗидәгә өйләнә. Аларның туйлары Өчиле авылында була. Туйдан соң Әхмәтсафаны Каенсар авылына мулла итеп куялар һәм алар гомер буе шул авылда яшиләр. Алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Мәсрүрә (1900—1981) һәм Өммеһания (1903—1976) исемле кызлары революциядән соң Түбән Көек авылындагы мәктәптә укытучы булып эшлиләр. Билгеле булганча, Габдулла Тукай Саҗидә апасын бик ярата, аңа хатлар язып тора. Шагыйрь 1907 елны Уральскидан туган якларына кайтып солдат хезмәтенә каралганнан соң, апасы Саҗидә һәм җизнәсе Әхмәтсафа яныннан, Каенсар авылыннан турыдан-туры Казанга китә.
Тукай Казанга Түбән Көек аша китмәдеме икән, дигән сорау минем күңелгә тынгылык бирми. Әтнә аша юл булганда ни эшләп аннан йөрсен ул, — диярсез. Ашыкмагыз. Тукай яшәгән чорда Күлле Киме волостеның үзәге Югары Көек авылында булган. Волость үзәгеннән Казанга ат юлы Атамыш, Бәрәзә авыллары аша үткән. Әтнә аша әйләнгечтән барганчы, Бәрәзә аша Түбән Көек аркылы чыгып,туры бармадымы икән? Җәяү барсаң да, ат белән барсаң да якын бит. Мин шушы ук сорауны әдәбият белән кызыксынучы берничә кешегә биреп карадым. Аптырашта калдылар. Кызык бит.
Ярый, төп фикерем ул турыда түгел. Кирәк дип тапсалар, вакыт узу белән моны ачыкларлар әле. Эш башкада. Габдулла Тукай Түбәм Көек аша үтеп киткәнме, юкмы, әмма шунысы хак, биектә урнашкан Каенсардан ул Түбән Көекне күргән. Алай гына да түгел, бу авылны, бу авыл кешеләрен белгән.
Габдулла Тукайның әсәрләре арасында 1913 елның 28 мартында Зәйнәп ханым Хәсәнигә атап язылган хат бар. Зәйнәп Хәсәни һәм аның ире - әтнәле Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883—1933) «Аң» журналын оештыручылар. Г. Тукайның иң якын дуслары. Зәйнәп Хәсәнинең әтисе Кәримов Ногман (1837—1917) Түбән Көек авылында туа. Безнең якларда аны Ногман бай буларак искә алалар.
Ногманның бабасы Түбән Көеккә тимерче булып килә. Ногманның балалык еллары туган авылында үтә. Аягына оек-чабата, өстенә начар гына кием кигән 12 яшьлек Ногманны Казанның Печән базарында очраган бер бай үзенә эшкә ала. Бай аңа башта вак-төяк эшләр куша. Акыллы, тәртипле, хезмәт сөючән егет байга ошый. Ул аны сәүдә эшенә, үз һөнәренә өйрәтә башлый. Таныш бай Сафа хаҗи кызына өйләндерә. Ике катлы йорт салдырып бирә, кибет ачтыра. Ногман Кәримов сәүдә эше белән шогыльләнә башлый. Ногман байның Казандагы Нариман урамындагы йорты хәзер мәктәп хезмәтен үти. Аның ике улы, дүрт кызы була. 1897 елда туган Фатыйма исемле кызы бүген дә исән. Казанда яши.
Сәүдәгәр Ногман кешелекле, ярдәмчел була. Үз хисабына Әтнә ягындагы биш авылга (Югары Көек. Яңа Бәрәскә, Чембулат һ. б.) мәчет салдыра. Туган авылындагы мәчетне такта белән тышлата һәм буята. 1909 елны Түбән Көек авылында иске мәдрәсә урнына яңа ирләр һәм хатын-кызлар мәдрәсәсе салдыра. Һәр ике мәдрәсә дә агачтан эшләнә, үлчәмнәре 67,5 м була. Мәдрәсә төзелеп беткәч укытучылар билгеләтә. Белемгә омтылышлы кызы Зәйнәп авылга кайтып мәдрәсәгә ярдәм итеп торган. Уку-язу әсбапларын бушлай өләшкән, укучыларның белем дәрәжәсен тикшергән, укытучыларга ярдәм иткән. Мохтаҗ балаларга киемнәр белән дә булышкан. Бер кайтуында барлык балаларга да түбәтәй өләшкән.
Бу мәдрәсәдә дин белеме белән бергә арифметика, тарих һәм география кебек фәннәр дә укытылган.Ләкин 1914 елгы сугыш, 1917 елгы революция мәдрәсәләргә тулы мөмкинлегенә эшләп китәргә ирек бирмәгән. 1933 елга кадәр бу ике мәдрәсә бинасы башлангыч мәктәп хезмәтен үти.
Ногман Кәримов гаиләсе Казанда торса да, җәй көне Түбән Көеккә ял итәргә кайтырга яраткан. Авылда аның ике катлы агач йорты була. Кайткан саен авылдашларына, ярлыларга бүләк өләшкән.Ногман бай Түбән Көектән хаҗга барган бердәнбер кеше. Кызганыч, мондый игелекле кешеләргә без моңарчы «бай» тамгасы суктык та, шуның белән аларны тәмам оныттык. Үзләрен генә түгел, бала-чагаларын, нәсел-нәсәбәсен дә оныттык. Янәсе, гади халыкны талап баеганнар.
Ногманның Казандагы йортында Киме кызы Нәгыймә (1897—1975) хезмәтче булып яшәгән. Дөресрәге. Ногманның хатыны авырткан, шуңа ярдәм иткән. 24 яшьтә Нәгыймә апаны Түбән Көек егетенә бик зурлап кияүгә биргән. Нәгыймә апа үзләренә Габдулла Тукайның килүен, аның «Аң» журналында эшләүче Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр белән очрашуын, аларның бергәләп Иделгә пароходта йөрергә чыгуын горурланып сөйләргә яраткан. Нәгыймә апа Зәйнәп һәм Әхмәтгәрәйнең туйларының бик зурлап үткәрелүен әйткән. Шулай ук Нәгыймә апа Тукай җеназасын күреп калган кеше дә.
Шулай итеп, Г. Тукай Түбән Көек авылын белгән. Зәйнәп һәм Әхмәтгәрәй Хәсәниләр белән аралашып яшәгән. Әлегә ачыкланмаган, шулай да күпме мәчет һәм мәдрәсә салдырган Ногман «Аң» журналы редакциясенә дә ярдәм итеп тормадымы икән? Ногман Кәримовның шагыйрьне күрүендә шик юк.
Гомер гомергә Әтнә ягында булган Кушлавыч авылы Әтнә ягында калмаса да, Әтнә ягында Тукай эзләре калган авыллар күп икән әле. Әтнә, Каенсар, Олы Мәңгәр... Тукай аралашкан кешеләр дә булган икән, күп булган икән.
Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов,
Түбән Көек урта мәктәбе укытучысы.