ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА ШӘҺӘРЕ МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “5 НЧЕ НОМЕРЛЫ МӘКТӘП”
Габдулла Тукай исемендәге фәнни-эзләнү укулары
Якташларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Исмәгыйлев Илнур Искәндәр улы
Җитәкче: беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Г.Т.
2011 нче ел
Эчтәлек
-
Кереш. Халкымның үлемсез улы…………………………................3-4
-
Төп өлеш.
Якташларым –Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары
-
Ренат Харис – горурлыгыбыз………………………………................5-6
-
Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы ………………………….............6-8
-
Йомгаклау. …………………………………………………….........9-10
-
Кулланылган әдәбият……………………………………….............. 11
Кереш. Халкымның үлемсез улы
Шагыйрь Габдулла Тукай исеме безгә, мәктәптән тыш та, мәгълүмат алуның төрле тармаклары буенча гел ишетелеп, аның турындагы белемебез баеп тора. Әдипнең тормышы, эшчәнлеге, иҗаты турында күп санлы әдәби әсәрләр, фәнни китаплар язылган. Аның хакында байтак сәхнә әсәрләре куелган. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар даими яңгырап торалар. “Туган тел” җыры гимнга әйләнде. Рәссамнарның аңа багышланган картиналары белән дә без таныш. Музейлары хакында да күпләр белә. Габдулла Тукай һәйкәле янында ел саен шигырь бәйрәме уздырыла. Анда Г.Тукай премиясе лауреатлары да билгеле була.
Габдулла Тукай - татар халкының үлемсез улы. Аның исеме белән районнар, урамнар, аерым коллективлар атала. Казанда Тукай урамы, Тукай мәйданы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филормония, Г.Тукай исемендәге язучылар клубы, Г.Тукай исемендәге кинотеатр бар. Сыны һәйкәлләрдә гәүдәләнә, батырлыгы җырларда җырлана. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи.
Бу хакыйкать Г. Тукайга аеруча туры килә: ул үзе , бары тик үзе, исемен олы , шәрәфле, хөрмәтле итте. Гомумән, Г. Тукай исеме белән бергә әдәбиятыбызны дә мәртәбәле итте.
Габдулла Тукай – туган халыкның гына түгел, бөтен төрки халыклар, Идел буенда һәм Урал янында яшәүче угро–фин халыкларының мәдәни үсешенә билгеле өлеш керткән зур абруйлы шәхес. Аның турында тугандаш халыклар галимнәре, әдипләре, сәнгать эшлеклеләре язган тирән эчтәлекле бик күп җылы фикерләр шул хакта ачык сөйли. Ничек куанмыйсың: данлы Тукаебыз иҗаты XX гасыр башында ук башка халыкларны да сокландырган бит. Пушкин рус , Байрон инглиз, Гете немац әдәбияты өчен ничек бөек булса, Г. Тукай исә, татар әдәбияты өчен шулай бөек. Г. Тукайның әдәби язмышы да, шәхси язмышы да илебез тарихыннан аерылгысыз. Аның шигырьләре төрек, япон, инглиз, француз, итальян, немец, румын, болгар, албан, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Россиядә яшәүче халыкларның 30 телендә шигырьләре бастырылган. Шартлары туры килгән, я инде Тукай безнең заманда яшәгән булса , ул күптән инде татар әдәбиятын дөньяга ук танытыр hәм Нобель премиясе лауреаты булыр иде.
1958 нче елда Тукай премиясе бирелә башлый. Бу Татарстанда иң зур бүләк. Әдәбият, сәнгать, музыка, архитектура өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә. Абруйлы бүләкне алырга һәркем әзер. Һәр иҗатчы диярлек үзен Тукай варисы дип саный. Ә ел саен 3-4 кеше генә була.
Мин әлеге хезмәтне язу барышында үзебезнең Буа төбәгендә Г.Тукай исемендәге Республика премиясенә ия булган бөек шәхесләрне барлау эше алып бардым. Укытучым юнәлеш биреп торды. Иң башта мәктәп программасына кертелгән язучы һәм шагыйрьләрне күздән кичердем. Алар арасында якташыбыз Ренат Харис һәм Бакый Урманче да бар. Мин аларның һәркайсы турында шактый материал тупладым. Ренат Харис белән күп тапкырлар очрашканыбыз бар. Ул – районыбызның хөрмәтле кунагы. Районыбызның Туган якны өйрәнү музеенда ел саен Бакый Урманче картиналар күргәзмәсе оештырыла. Быел да аның хезмәтләренә сокланып кайттым. Эш барышында түбәндәге максатларны күздә тоттым:
-
Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;
-
якташларымны барлау;
-
Б.Урманче хезмәтләрен өйрәнү;
-
киләчәктә тикшеренү эшләре алып бару өчен җирлек әзерләү;
-
Габдулла Тукай исемендәге премиягә ия булган якташларым үрнәгендә яшәү.
Ренат Харис – горурлыгыбыз.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 нче елның 6 нчы маенда Ульянов (элекке Сембер) өлкәсенең Цильна (Чынлы, элек Богдашкино) районы Кәйлә (Зирекле Күл — Елховое Озеро) авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга еш күчеп йөргәнлектән, Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәгендәге авылларда уза.
Ул — әдәбият мәйданына алтмышынчы еллар башында төркем булып килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз тасвири алымнарын, үзләренчә язу стильләрен булдырырга омтылган шагыйрьләрдән берсе.
Р.Харис — кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. Ул — композитор М.Яруллин белән берлектә татар милли сәнгатендә оратория жанрына нигез салучы. Аның поэмалары буенча опералар («Идегәй», Р.Го-бәйдуллин; «Тукай мәхәббәте», Р.Ахиярова) языла, балет («Йосыф кыйссасы», Л.Любовский) куела, телефильмнар («Камил Якуб», «Сәйдәш яры», «Шашкын мәхәббәт») экранлаштырыла, эфирда радиоспектакльләр («Сабантуй», «Гармунчы», «Чехов базары», «Бүре күзе», «Худяков») яңгырый.
Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле «Җәлилчеләр», «Ат иярләү», «Шөкер», «Җиңү», тарихи «Ант суы», чечен халкы фаҗигасен чагылдырган «Бүре күзе», бүгенге болгавыр заман чынбарлыгын мифик һәм символик образлар ярдәмендә сарказм белән тасвирлаган «Һарут белән Марут», «Чехов базары» поэмалары, Ф.Кәрим, Дәрдемәңд, Табигать, Вакыт, Җир, Мәхәббәт турындагы шигъри цикллар, «Кеше» ораториясе шагыйрьнең шушы олы темаларны яктырту юнәлешендәге җитди уңышлары булып тора. «Кеше» ораториясе өчен шагыйрь Р. Хариска һәм композитор М.Яруллинга 1972 нче елда Республика яшьләр оешмасының М. Җәлил исемендәге премиясе бирелә.
1997 нче елда Ренат Харис лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү юлындагы зур казанышлары өчен Р. Хариска 2004 нче елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә. Мәдәниятләр диалогының замана шартларында милли эпос традицияләрен үстергәне өчен («Йосыф кыйссасы» балеты, либреттосы) Р.Харис Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек була (2005).
Ренат Харис безнең Буада бик еш була. Төрле очрашуларда, әдәбият һәм сәнгать чараларында катнаша. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә актив эшчәнлек күрсәткән берничә укучыга Р.Харис исемендәге премия тапшырыла. Шагыйрь аны үз куллары белән тантаналы рәвештә тапшыра.
Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, нәкыш остасы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, педагог, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Үзе исән чагында ук классик дип танылган рәссам.
Бакый Урманче – җитмеш елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган һәм үз иҗатында, татар халкының рухи дөньясын күрсәтү белән генә чикләнмичә, бәлки әле башкорт, рус, казак, үзбәк, уйгыр һ.б. халыклар тормышын да киң һәм тирән итеп тасвирлаган зур оста. Әсәрләренең жанр төрлелеге дә үзенчәлекле: нәкыштә - күп сурәтле тематик тукымалар һәм тарихи композицияләрдән алып вак пейзаж, натюрморт, портретларга кадәр; скульптурада кечкенә пластикадан алып зур күләмле монументаль һәйкәлләргә хәтле тупланган. Бу күпкырлылык әсәрләренең образлылык көчен арттыра, замандашының рухи дөньясын, кеше шәхесен тирәнтен ачарга ярдәм итә.
Булачак рәссам 1897 нче елның 23 нче февралендә Казан губернасының Буа районы Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 нче елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Аннары авылда укытучы булып эшли. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казахстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919-20 нче елларда Казандагы художество училищесында укый.
Бакый Урманче Казан сәнгать училищесын, Югары дәүләт-техник остаханәсен тәмамлый. 1926-1941 нче елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрына күбрәк игътибар бирә. Бу чорда "Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" кебек картиналарын иҗат итә. Шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстан сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. 1941-1958 нче елларда Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яшәп иҗат итә: рәсем сәнгате, графика, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә иҗат казанышларына ирешә. 1958 нче елда Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Аның бу елларда иҗат иткән әсәрләреннән “Кышкы кич”, “Казан чите”, “Юкәләр чәчәк ата”, “Генерал-майор Ф.Булатов”, “Ибн Фадланның Болгарга килүе” һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. Шулай ук Бакый Урманче тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерларның скульптор портретларын иҗат итә. Әлеге портретлар аша бу шәхесләрнең рухи байлыгын һәм матурлыгын күрсәтүгә ирешә.
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә график әсәрләре кергән реалистик образлы иҗат киң катлау тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә күрсәтелеп тора. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
Атаклы рәссамның исеме татар мәдәниятенең бөек эшлеклеләре белән бер рәттә тора. Талантлы улын халык онытмый. Республикада Бакый Урманче исемендәге премия булдырылган. 1998 нче елда Казанда аның музее ачылды. 1997 нче елда башкалабызның Зур Кызыл урамындагы скверда мәшһүр сынчының бронза һәйкәле урын алды.
Бакый Урманченың үз куллары белән ясалган һәйкәлләре шәһәр һәм авыл мәйданнарын, урамнарын бизи. Аның сыннарын гына күзәтсәң дә, кешенең эчке дөньясын күргәндәй буласың, аерым бер чорга эләгәсең. Бакый ага татар зыялыларыннан Урта гасыр шагыйре Кол Гали, мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, шагыйрь Дәрдмәнд һ.б. портретын иҗат иткән. Ә Арча районының Яңа Кырлай авылында сынчының үз куллары белән ясалган Г.Тукайның архитектур-мемориаль комплексына тиңнәр юк! Ул безгә Тукайның данлыклы, мәңгелек әсәрләренең геройларын бүләк итте.
Бакый Урманче дөньядан 1990 нчы елда китә. Аңа РСФСР һәм ТАССРның халык рәссамы, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
Бакый гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә мәңгелек дигәнне аңлата. Аның исеме дә җисеменә туры килә. Аның иҗаты белән кызыксыналар, яраталар. Башкалабыз Казанда да бу шәхес мәңгелләштерелгән. 1997 нче елның мартында Мөхаммәдъяр урамының 29 йортына 1958 елдан алып 1990 елга кадәр татар сынлы сәнгатенә нигез салучы яшәгән Бакый Урманчыга мемориаль такта куелды. 1999 елдан башкаланың Щапов урамында Бакый Урманче музее эшли. Туган авылы Күл-Черкен мәктәбенә дә мемориаль такта куелды. Бакый – мәңгелек!
Йомгаклау
Г. Тукайга кадәр бер генә татар язучысы да рус әдәбиятын болай тирән өйрәнмәгән. Тукай әсәрләренең төрле урыннарында Никитин, Тургенев, Толстой h.б. турында энҗеләр шикелле ничаклы фикерләр сибелгән. Пушкинны да, Гейне, Шиллерен дә, Байронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай кушкан, шулай таләп иткән , күрәсең…
Минемчә, Г Тукай мәдрәсә белеме белән берлектә европача гыйлем алган булса hәм аңа гаилә учагы җылысы тәтегән булса , ул бөтен җиhанга танылыр иде. Әлеге дөнья «рәхәтләрен » татый алмау аның күңелендә , тутырып булмастай бушлык хасил иткәндер.
Кешелек, кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары hәм бозау тиреләренә, папрус кәгазьләренә язылган китаплар турында без бик яхшы беләбез.
Гасырларны гасырлар алыштырган, дөньяда бер- бер артлы дәүләтләр hәм hәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. hәр дәүләтнең исә үз
елъязмачысы булган. Ә бит , чынында, hәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы , кеше тарихы ята.
Моң йомгагын сүтә- сүтә,
Ил буйлап йөри Тукай
Шигъриятнең пәйгәмбәре,
Мәңге үлемсез Тукай .
Р. Насретдинова
Шулай итеп, Габдулла исемендәге премия ияләрен эзләү барышында кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек дип тә кабул иттем. Халкыбыз Габдулла Тукайның иҗатын белә, аның белән горурлана. Районыбызда аның исемендәге премия лауреатлары булуга мин аеруча сөендем. Шунысы да үзенчәлекле: бүләк төрле өлкәдә хезмәт куючы шәхесләргә бирелгән. Якташларым, чыннан да, һәрьяклап тырыш халык: чөгендер үстерә, иген игә, җырлый, бии, йортлар сала, бер-бер артлы балалар бакчалары ачылып тора, мәктәпләргә ремонтлар ясала. Әлеге премиягә лаеклы шәхесләр, минемчә, байтак әле безнең төбәктә.
Кулланылган әдәбият
-
Буа ягым-тау ягым. Татарстан китап нәшрияты, 2000
-
Газета, журнал материаллары
3.Галиуллин Т. Без – Тукайлы шигърият! / Т. Галиуллин //Мәгариф 2006., №4
4. Гаффарова Ф. Хөрмәтле Габдулла ядкаре / Ф.Гаффарова // Сөембикә; 2006 ,№4
5. Ильина С. Кайдан алсын шигъре шагыйрь / С. Ильина //Мәгариф 2006., №4
6. Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр / И. Нуруллин - Татарстан китап нәшрияты 1965.
7. Ялгызак/Татарстан ; 2006 ,№ 4
8.“ Мәгариф” журналы, 2003, №2
9. Р.М.Харис Сайланма әсәрләр. 7 томда. Татарстан китап нәшрияты 2006
Заявка участника
ФИО
участника
|
Учебное заведение
|
Класс
|
Тема работы
|
Секция
|
ФИО
руководителя
|
Электронная презентация
|
Исмагилов Ильнур Искандерович
|
МОУ “СОШ №5 г.Буинска РТ”
|
8б
|
“Якташларым –Г.Тукай исемендщге премия лауреатлары”
|
Лауреаты премии имени Г.Тукая
|
Исмагилова Г.Т.
|
есть
|