Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Түбән Көек урта мәктәбе

Тема: “Без – Тукай шәкертләре”.

2 – 4 нче сыйныфлар
Укытучылар: Галиәхмәтова Г.Н. - 2 кв. кат.
Кәбирова Г.С. – 2 кв. кат.

2006 ел, март
Без – Тукай шәкертләре

Әдәби- музыкаль кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Тукай портреты янында – кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куелган. Күргәзмәгә балалар ясаган рәсемнәр һәм башка төрле әйберләр урнаштырылган.

Тукай турында җыр яңгырый һәм залга бәйрәмчә киенгән балалар үтәләр, кулларында - чәчәкләр.
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар! Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г. Тукайга багышланган әдәби – музыкаль кичәне башлыйбыз.

1 нче бала. Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә-якны ямьгә күмеп,

Шаулап, гөрләп,

Яз килә.


Алып баручы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г. Тукай туган.

2 нче бала. Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга,

Әй шагыйрьләр солтаны.



3 нче бала. Шагыйрьләр солтаны булып

Тусаң да, Тукай, җиргә,

Җәбер , золым, кимсетүләр

Туры килгән күрергә.



4 нче бала. Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,-

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

“ Бәйрәм бүген” дигән җыр (Җ. Фәйзи көе, Г. Тукай сүзләре) башкарыла.

5 нче бала. Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар,

Шигъриятең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Көй уйнавын дәвам итә. Балалар Г. Тукай портреты янындагы кечкенә өстәлгә чәчәкләр куялар һәм урыннарына утыралар.

Алып баручы. Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел “еңне.

Залдагы барлык балалар һәм килгән кунаклар “Туган тел” җырын (татар халык көе) җырлыйлар.

1 нче бала. Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.



Икесе бергә. И туган тел, и матур тел.

2 нче бала. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы“, “Шүрәлеләр”-

Безнең дуслар барсы да.

“Кырлай” дигән симфоник поэмадан ( Н. Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда- урман күренеше ( анда ясалма чыршылар, каен агачлары куела). “Күбәләк” очып керә. Кулына кәрҗин тоткан кыз “Күбәләк”не тотарга тели.

Кыз. Нинди матур күбәләк!

“Бала белән Күбәләк” җыры ( З. Хәбибуллин көе) башкарыла.

“Күбәләк” очып китә.

Кыз. Җиләк җыям , как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк икән.

Ачы итеп кычкырган тавыш ишетелә.

Алып баручы. Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә, бии- бии Шүрәле керә. Кыз качмакчы була.



Шүрәле. Әй сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет.

Килче, икәү уйныйк бераз кети – кети.

Бер дә шикләнмә, кызый, син: мин карак- угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел...



Кыз. Әйдә соң , уйныйк бераз кети-кети.

З. Хәбибуллинның “Пар ат” көе ишетелә. Ат туктаткан тавыш (тпру-трр- тррр). Шүрәле, кереп килгән Былтырны күреп, артка таба чигенә, качмакчы була.



Былтыр. Ах син, урман сарыгы, син әле һаман үз эшеңдәмени? Бу юлы сиңа миннән котылу юк. ( Шүрәлене кулыннан эләктереп ала).

Шүрәле. Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?



Былтыр. Атла-атла, күп сөйләнмә.

Бу юлы миннән сиңа

Котылу юк, бичара.

Шүрәле. Былтыр, син кыю егет, ашыкмыйча фикер йөрт.

Сүзләремне тыңлап бетер, зинһар, бераз сабыр ит.

Тукай кичәсенә диеп, баруым иде минем,

Сылу кызны күргәч, туктап,әзрәк шаярган идем.



Былтыр. Җитте инде, алдама.

Шүрәле. Һич санама ялганга, зинһар, хәлемне аңла,

Балалар чакырган иде, нәкъ унынчы яртыга.

Сүзләремә ышанмасаң, барып шулардан сора.

Былтыр. Миннән булсын изгелек,

Ярый ,тыңлыйм сүзеңне.

Әгәр ялганлаган булсаң,

Биетермен үзеңне.

Син шушында утырып тор,

Моннан беркая китмә;

Тыңламыйча китеп барсаң ,

Миннән яхшылык көтмә.

Шүрәле агач төбенә утыра. Былтыр балалар янына килә.

Былтыр. Исәнмесез!

Балалар. Исәнмесез!

Былтыр. Килдем сезне күрергә,

Хәлегезне белергә.



Алып баручы . Әйдә, Былтыр, рәхим ит ,

Син кадерле кунак бит.



Былтыр. Рәхмәт! Рәхмәт!

Балалар, менә нәрсә...

Килгәндә сезнең янга,

Тап булдым бер хайванга.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Ялтырый ике күзе.

Җенме, өрәкме әллә?

Бигрәк килешсез гәүдә.

Үстергән сакал, мыек ,

Таккан озын койрык.

Кәп-кәкредер борыны,

Төз түгел аяк-кулы.

Бармаклары төз төзен,

Тик килешсез, бик озын,

Кычкыра шашып үзе .

“Былтыр кысты” – бар сүзе,

Ул кем әле?

Балалар. Шүрәле.

Былтыр. Бик дөрес . Шүрәле сезнең янга кунакка килергә җыенып йөри иде.

Алып баручы. Әйе шул, чакырган идек,

Никтер, көттерә озак.

Шүрәлене күргән дә юк,

Урман авылга ерак.



Былтыр. Алай икән. Ярый инде,

Шүрәлене табармын.

Кичәгә килерлек микән,

Тәртибенә карармын.

Былтыр Шүрәле янына килә.

Былтыр Утырасыңмы ? Бик яхшы.

Менә бу ошый миңа.

Балалар янына тиз кил,

Өч минут бирәм сиңа.

Былтыр чыгып китә. Шүрәле, бии-бии, балалар янына килә.

Шүрәле. Исәнмесез, балалар,

Минем исемем – Шүрәле.

Тукай әкиятеннән мин,

Сез белмисездер әле?



Балалар. Беләбез инде, беләбез.

Сине күптән көтәбез.



Шүрәле. Рәхмәт инде, балалар,

Чакыргансыз кичәгә.

Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә.

Балалар, “Карабай” көенә (башкырт халык көе) биеп, түгәрәккә басалар. Шүрәле уртада кала.

Балалар. Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Шүрәле.

Син нишлисең, ни кыласың,

Шулай эшләрбез әле.



Шүрәле. Менә болай, менә болай,

Әйдә, эшләгез шулай.

Шүрәле бию хәрәкәте күрсәтә, ә балалар аны кабатлый. Уен тагын дәвам итә, Шүрәле койрыгын болгап яки мөгезен борып күрсәтә. Балалар көлешәләр.

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Шүрәле. Үзеңнең шаянлыгың, зирәклегең белән безнең күңелләрне күтәрдең. Ә хәзер, “Шүрәле” җырын ( З. Гыйбадуллин көе, З. Хөснияр сүзләре) башкаралар.

Таңсылу белән Айтуган йөгереп керәләр.



Таңсылу. Минем исемем – Таңсылу.

Айтуган. Ә мин булам – Айтуган.

Икесе бергә. Табигать саклаучылар без,

Нәниләр клубыннан.



Алып баручы. Рәхим итеп керегез,

Ни бар, сөйләп бирегез.



Таңсылу. Ерак Кырлай ягыннан

Хәбәрчебез саескан:

“Шүрәлене саклагыз”,- дип,

Телеграмма суккан.



Айтуган. Чөнки байтак урманнар

Шүрәлесез, ди, хәзер.

Киек-җанвар аннан башка

Ямь табалмый нигәдер.



Алып баручы. Борчылмагыз, дусларым,

Миннән сезгә киңәш шул.

Кичәбезнең түрендә

Бүген олы кунак ул.



Таңсылу.

Шүрәлеләр бүтән хәзер Һәммәсе дә шат күңелле,

Усал түгелләр һич тә. Уйныйлар да көләләр.

Алар якын дуслар белән Якын дусларын алар да

Очраша иртә-кичтә. Кунак итә беләләр.

Айтуган. Сез дә барыгыз әле

Кырлай урманнарына,

Урманнарның Шүрәле

Яши торганнарына.



Алып баручы.

Рәхмәт сезгә, нәни дуслар, Ә хәзер, нәни дусларым,

Табигать сакчылары. Уйнап , көлеп алыгыз.

Киңәшегез бик урынлы, Чын күңелдән чакырабыз,

Без үтәрбез аларны. Кичәбездә калыгыз.

Балалар, Г. Тукай татар халык уеннарын бик яраткан. Шундыйларның берсе – “Ачык авыз” дигән уен. Әйдәгез, хәзер шуны уйнап алыйк.

“Ачык авыз” уены уйнала. Парсыз калган балага җәза бирелә.( Шакирова Э. “Туган авылым” җырын җырлый, Шәйхиев Д. “Ата-илә бала” шигырен, Василова Э. “Сабыйга” шигырен сөйлиләр).

Таңсылу. Кадерле дуслар, безгә китәргә кирәк.

Айтуган. Шүрәле дус, балалар белән хушлашыр вакыт җитте.

Шүрәле. Рәхмәт сезгә, балалар. Мин бүген үземне бик бәхетле итеп сизәм, чөнки сез миңа күпме шатлык-куаныч, дуслык хисләре бүләк иттегез. Сау булыгыз, җәй көне урманга гөмбә җыярга килегез. (Эченә төрле бүләкләр салынган зур “гөмбә”не һәм табышмаклар язылган кәгазьдән эшләнгән “каен ботагы” н алып баручыга бирә).

Айтуган, Таңсылу , Шүрәле китәләр

Алып баручы. Шаян да инде бу Шүрәле. Карагыз инде, балалар, “гөмбә” белән “каен ботагы” бүләк итте. “Энә дә бүләк”,- диләр бит, рәхмәт инде... Тукта-тукта, болар гади бүләкләр генә түгел, монда ниндидер сер бар кебек. Карыйк әле. (“Каен ботагы”н сүтә башлый).

Чынлап та, балалар, әлеге “каен ботагы” чыннан да серле булып чыкты. Каен тузына табышмаклар язылган икән бит. Табышмакның җавабын табып, кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә кирәк. Дөрес җавап биргән баланы бүләк көтә, диелгән... Бүләге кайда икән соң аның, сез белмисезме?



Балалар. “Гөмбә”дә.

Алып баручы. (“гөмбә”нең эшләпәсен ача) Я, балалар, кайсыгыз, табышмакларны чишеп, бүләк алырга тели? Кайсыгыз Тукай әсәрләрен яхшы белүен күрсәтә ала? Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер табышмаклар әйтәм.

  • Нәкъ кеше кебек үзе ,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты”,- дип акыра,

Туганнарын чакыра? (Шүрәле)


  • Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның... (Сарык.) (“Кәҗә белән Сарык”)


  • Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (Эт) (“Кызыклы шәкерт”.)

* Кулы юк, балчык ташый;

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач.) (“Карлыгач”)


  • Аның ике иҗеге

Безгә көн дә сөт бирә.

Өченчесен үләннән

Кояш алып бетерә. (Сыерчык) (“Бала белән сыерчык”)


  • Җәен соры , кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян) (“Бичара куян”)

  • Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк.) (“Бала белән Күбәләк”)

Алып баручы балаларга бүләкләр өләшә.



Алып баручы. Рәхмәт сезгә, балалар, Г. Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар. Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез.

Без Тукай шәкертләре

Тукай портреты янында – кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куелган. Күргәзмәгә балалар ясаган рәсемнәр һәм башка төрле әйберләр урнаштырылган

76.88kb.

15 10 2014
1 стр.


Габдулла Тукай. "Фатыйма белән Сандугач" шигыре

Г. Тукай иҗатына багышланган презентация, Г. Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе, аудиоязма: ”Кошлар тавышы”, дәреслек Р. Х. Ягъфәрова “Уку китабы” 4 сыйныф

49.64kb.

09 10 2014
1 стр.


Тукай иҗаты буенча ачык чара 1 нче алып баручы

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора

96.58kb.

25 12 2014
1 стр.


Сценарий Залның түрендә Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә

Алып баручы. Исәнмесез, „хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры яңгырый

54.63kb.

14 10 2014
1 стр.


Биография Тукай происходил из семьи простого муллы. Когда ему исполнилось четыре месяца, он лишился отца, а в возрасте четырёх лет стал круглым сиротой. В 1892-1895 гг его жизнь проходит в семье крестьянина Сагди в деревне Кырлай

Габдулла Тукай, Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, عبدالله توقاي‎) (14 апреля (26 апреля) 1886, деревня Кушлауч Казанской губернии (ныне Арский район Татарстана) — 2 апреля

40.01kb.

16 12 2014
1 стр.


Якташларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары

Татарстан республикасы буа шәҺӘре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “5 нче номерлы мәКТӘП”

99.32kb.

12 10 2014
1 стр.


«Тукай безне телле итте»

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм сөйләм телен үстерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру

36.18kb.

25 12 2014
1 стр.


Литературоведение, языкознание

Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус

16.68kb.

12 10 2014
1 стр.