Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Әтнә районы Әйшияз башлангыч мәктәбенең

1нче квалификацион категорияле укытучысы

Шакирова Венера Илгизәр кызы.

Тема: ” Күңелләр түрендә «Әлифба» бәйрәме”


Максат: 1) Укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау; 2) укучыларны Әлифба китабының әһәмияте белән таныштыру, укуга теләк, дәрт тәрбияләү; 3)балаларны сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү; 4)әти-әниләр белән мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту.

Материал: “Ачык дәрес” газеталары, “Мәгариф” журналы.


Җиһаз: магнитофон, кассета, биремле таблицалар,

Плакат.
Чара төре: кичә.


План:

1. Котлау

2. Балалар чыгышы

3. Күңелле биремнәр үтәү.

4. Туган тел керә.

5. Ата аналар котлавы.

Әзерлек эше: шигырьләр ятлау, биремнәрне өлкән сыйныф укучылары белән сайлау,биремнәр әзерләү.

Барышы
Котлау

А. б. – Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!
Бәйрәмнәр бездә җитәрлеек,

Үзе бәйрәм – балачак!

Әлифбалы гаиләдән

Нурлар балкып торачак!

Без бүген кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе булган Әлифба бәйрәменә җыелдык. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә торгандыр. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба – озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Җир йөзендә бәйрәмнәр бик күп. Укытучылар бәйрәме, төзүчеләр көне… Бу бәйрәмнәр кайсы да булса һөнәр иясенә багышлана. Ә менә бөтен гаиләнең иң зур, иң тантаналы бәйрәме ул, мөгаен, Әлифба бәйрәмедер. Дөрестән дә, бу бәйрәм - әлифбаны укып тәмам иткән укучының да, аның әти- әнисе һәм әби- бабасының да бәйрәме. Һәммәсенең иҗат уңышлары бәйрәме.

Бүген без сезгә Әлифбаның җир йөзендәге әһәмиятен балаларыгызның иҗат эшләрендә күрсәтергә булдык. Рәхим итеп карагыз!



Балалар сөйлиләр:

Күчкәнме бу залга

Дөнҗяның бар яме?

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә

Кушыл дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!


Җыр «Әлифба» М.Мухин көе, Р.Вәлиев сүзләре

Елмаясы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.
Бүген әлифба бәйрәме,

Бар да көләч, шат бүген.

Әти-әниләр һәм кунаклар

Котларга килгән безне.

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Урамда йөргән идек.


Бик күп нәрсәләр өйрәндем

Туган җирем турында.

Мин бит инде зур үстем,

Әлифбам бар кулымда!


Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән тиз туймадык.


Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.


Аннан мисал, мәсьәлә

Чишү юлын эзләдек.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

Бишле белән бизәдек.


Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.


Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем,

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.


Җыр «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» В.Шаинский көе.
Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабыз,

Котлагыз безне бүген.



Күңелле биремнәр үтәү.

Ә.к. Минем кадерле нәни укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Бүген 1 нче сыйныфта укучы Зөһрә укый белә. Минем хикәяләремне тиз, йөгерек итеп укый ул. Ә хәзер мин аның зиһен якларын тикшереп карыйм әле. Минем сорауларга ашыкмыйча, уйлап, дөрес җавап бирергә тырыш әле.



Әлифба патшасы укучыларга сораулар бирә.

- Нинди аваздан сүз башланмый? (ъ, ъ, ң)

-З битендәге кызларның исемнәрен әйтегез.

- Әлифбада кемнең тубы суга төшеп китә?

- В битендәге чебиләрне ашатучы кызның исеме ничек?

- Хәрефләрдән сүзләр төзергә.

Балалар сүзләр төзегәндә Әлифба патшасы әти-әниләргә сораулар бирә:

- Китап тышлыгындагы рәсемдә эт кызның кайсы ягыннан бара?

- Т битендәге рәсемне әйтегез.

- С битендәге кызның исемен әйтегез.

- Җ хәрефендәге ике шигырҗнең берсен сөйләргә.

- Я битендәге куян ашатучы малайларның исемнәре ничек?

Ә.п. Хәзер мин үземнең сакчыларыма сүз бирәм. Алар мине 6 ай буе саклап, балаларга белем бирүдә миңа һәрҗяклап булышып килделәр. Алар белән бик килешеп яшәгәнгә, бергәләшеп тырышканга күрә минем нәни дусларым зур уңышларга иреште. Әйдәгез, хәзер сүзне Язу сакчыма бирәм.

Язу сакчысы:

-Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (Хәрефне язабыз, ә авазны әйтәбез)



Я.с. : Нәни дусларым, әйтегез әле, татар телендә херефләр ничә төркемгә бүленә?(Икегә: тартыкларга һәм сузыкларга)

Я.с. - Әйе. Дөрес. Сузыклар да, тартыклар да – минем аерылмас дусларым. Алар минем вәзирләрем. Хәзер мин сүзне үземнең вәзирләргә бирәм.


Язу сакчысы кулын 3 тапкыр чаба. Сузыклар тоткан балалар кереп басалар, сөйлиләр:

А - каз

Га-га –га дип казлар,

А авазын сузалар.

Бәбкәләрен тотыйм дисәң,

Ысылдаган булалар.

Ә - бәкәй

М – мә - мәкелдәп,

Чабамын киң болында.

Ә сузыгыннан башка

Яши алмыйм бер көн дә.
У –бүре

У-у-у дип улаучы

Ул соры бүре булыр.

У хәрефе Әлифбаның

Уртасында – белеп тор.
Ү – үрдәк

Үти-үти-үтиләп,

Чакырасыз сез безне.

Ү хәрефеннән башланам:

Беләсез бит сез мине.
О – ябалак

О-о-о


Бу- ябалак тавышы.

О хәрефенә охшаган

Минем бар кыланышым.
Ө - бозау

Мө- мө- мө дип елый

Сыер баласы бозау.

Ө сузыгын суза- суза

Чакыра ул анасын.
И – ишәк

И-а, и – а, и-а,

Юл бирегез ишәк килә!

И сузыгын яратканга

Ашыгып килдем сезгә.
Ы – тавык

Кы, кы, кы, кы, дип

Җырлыйм мин үз оямда.

Ы сузыгын шәп белгәнгә

Йомырка салам көн дә.
Э – кәҗә бәтие

Мэ- мэ меркелдәп

Э сузыгын мин сузам.

Сүз башында телем чыга,

Уртада башка буллам.
Я.с. Әйе, сузык булгач

Ул сузыла, җырлый ул.

Күпме генә җырласа да

Туймый ул.

Я.с. – Ярар, дусларым, хәзер тартык аваз хәрефләрен ничек истә калдырдыгыз икән, тикшереп карыйк әле. Йә, нинди тартык аваз хәрефләрен беләсез?(б, в, г, ….)


Я.с. Тартык авазлар билгеле,

Әйтеләләр башкача .

Йә кысыла, йә тешләнә,

Йә ул яңгырап куя.

-Татар телендә нинди тавышсыз хәрефләр бар? (ъ, ь)

Я.с. - Дөрес. Ә менә хәзер бу өч хәрефкә карагыз әле: ъ. ь, ң . Болар турында нәрсә әйтә аласыз? (Аларның баш хәрефләре юк. Алардан сүз башланмый.)

- Тагын бер хәреф бар әле. Менә ул: Й.



Й диләр мине

Сүз уртасы һәм азакта

О һәм Ө нең алдында

Әйтеләм мин башкача.
- Сүзләр әйтеп ярышабыз.

- Балалар, сөйләмдә иң-иң кирәклесе кайсысы дип уйлыйсыз? (Сузыклар, тартыклар)



Әкият уку.

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшә башлыйлар.

- Әлбәттә без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмас иде!- дип кычкырганнар сузыклар.

- Анысын карарбыз әле!- дип дәррәү каршы чыкканнар тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Берни дә барып чыкмаячак!

- «М» дип авыз ачмыйча да әйтеп булла!

- Шул бер «м» нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

- Барыбер без кирәгрәк!- дигәннәр сузыклар. Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка булмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз.

- Сездән башка иҗек тә. Сүз дә булмый. Анысы хак. Сез менә бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән, Татарстанның башкаласын.

- А…а…дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

- Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлап булмый. Ә менә без үзебез генә «КЗН» дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый ала.

- Ярар. Яхшы. Алайса, сез дә бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле!- дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар шәм утын сүндерергә тырышкан кебек «Ф!Ф!» дип азапланганнар да, бернәрсә дә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар.
Я.с. – Менә шулай, дусларым, сөйләмдә һәр авазның үз урыны бар. Димәк, икесе дә бик кирәк.

- Ә хәзер уеннар уйнап алабыз.



1 уен – «Адашкан хәрефләр»

Карлыгач пешеп утыра

Су буенда куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.

Чиста күлмәген киеп

Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

Озын ботлы бер чегән.

2 уен – бирелгән хәрефләрне кертеп сүзләр язарга.

Кошлар Зоопарк Бөҗәкләр

Т Ү С К З М Т К Ш Ч К Т
3 уен - әйләнчек сүзләр язарга.

Кырык

Кадак

Карак

Кабак

Калак

Ә.п. Яхшы, Язу сакчым, нәниләрне күп белемнәргә өйрәткәнсең.

А.б. Кадерле балалар, сез мәктәптә бик күп фәннәр белән дуслашкансыз. Әлифба – белеем юлыгызның башы, якты йолдызы. Анны ныклап үзләштергән бала гынаалга таба яхшы укыячак, зирәк, акыллы булачак.

Туган тел керә.

Күрәм яхшы өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагын да күп белерсез.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтер. Аның белән дус булсагыз, белеем һәм фән юлын адашмыйча, авырлыкларга бирешмичә уза алырсыз.


Әлифбадан башлап киттең

Юлны белем иленә.

Бер, ике, өч,

Белемдә - зур көч.
Өйрәтте безне Әлифба

Туган илне сөяргә.

Әдәп- әхлак серләренә

Дус һәм тату яшәргә.
Әлифба һәм Туган тел

Зиһенеңне баетсын.

Һәрбер баланың күңеле

Иманлы, нурлы булсын.
Җыр. «Туган телем». Э.Мөэминова сүзләре, М.Минһаҗев музыкасы.

Ата - аналар котлавы.

Күңелләр түрендә «Әлифба» бәйрәме

Максат: 1 Укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау; 2 укучыларны Әлифба китабының әһәмияте белән таныштыру, укуга теләк, дәрт тәрбияләү; 3 балаларны сәнгатьле сөйләм күнекмәләр

73.67kb.

25 12 2014
1 стр.


Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар
74.41kb.

09 09 2014
1 стр.


Соңгы кыңгырау” бәйрәме. 2007 нче ел

Икенче квалификацион категорияле математика, информатика укытучысы Фәтхетдинова Альбина Әнвәр кызы

188.32kb.

11 10 2014
1 стр.


Сценарий Залның түрендә Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә

Алып баручы. Исәнмесез, „хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры яңгырый

54.63kb.

14 10 2014
1 стр.


Рәхмәт сиңа, әлифбам!

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә “Рәхмәт сиңа, әлифбам” дип язылган лозунг эленгән. Укучылар музыка астында залга үтәләр

98.9kb.

12 10 2014
1 стр.


Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Кичә мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта уза. Анда “Хуш, мәктәбем!”, “Сау бул, Балачак иле!” дип язылган плакатлар эленә

51.26kb.

11 10 2014
1 стр.


Әтнә районы Әйшияз башлангыч мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле укытучысы

Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле әниләр, укытучылар, укучылар. Бездә бүген чәй бәйрәме!

58.82kb.

25 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы мбгбу “Олыяз лицее” “Әдәплеләр бәйрәме”

Ни өчен яратасыз? (бәйрәмдә күңелле була: җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз, дусларыбыз белән сөйләшәбез, аралашабыз, елмаябыз, көләбез )

74.23kb.

25 12 2014
1 стр.