Әтнә районы Әйшияз башлангыч мәктәбенең
1нче квалификацион категорияле укытучысы
Шакирова Венера Илгизәр кызы
Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы
Тема. Эчсәң чәй – җанда җәй.
Максат. Чәй һәм аның үзлекләре белән таныштыру,чәй әзерләү,
чәй эчү серләренә төшендерү;
гаиләдә балалар һәм өлкәннәр арасында җылы мөнәсә-
бәт тәрбияләү;
мәктәп һәм гаилә арасындагы бердәмлекне ныгыту.
Материал. “Сөембикә” журналы, 32 бит, №3 , 1999 ел;
“Ачык дәрес” газетасы, март 2008;
“Гаилә календаре”
Җиһазлау. Мәкальләр язылган плакат, шарлар, чәй каплары,
чәй өстәле.
Чара төре. Чәй өстәле артында сөйләшү.
Әзерлек эше. Балалар өчен чыгышлар бүлеп бирү, теләкләр
яздыру, ситуацияләр өйрәнү, уеннар сайлау,
чәй өстәле әзерләү, бүлмә бизәү.
- Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле әниләр, укытучылар, укучылар. Бездә бүген чәй бәйрәме!
Без бергәләп чәй эчү ләззәтен тоя белгән халык - татарлар буларак чәй өстәле янына җыелдык. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да үзенең “Тәүлек”шигырендә:
... Чәй исләргә төшеп,
Халык эшне ташлыйдыр.
Тәмле - тәмле сөйләшеп,
Чәй эчәргә башлыйдыр.
Халкыбызның матур бер гореф – гадәте ул чәй эчү, чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшү. “Чәйдән соң – күңелдә җәй” ди татар халык мәкале.
1 нче бала.
Таң атуга җырлый – җырлый табынга менеп кунаклаган самавыр үзе ни тора! Чәй – татарның йөзе. Ә инде чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала.
Элегрәк алтын бәрабәренә торган такта чәйләрне әби – бабаларыбыз бик яратып эчкән. Ә Г.Тукай, Ф.Әмирхан заманындагы Кытай, Һинд чәйләре, Казан чәйханәләре тарихта югалмас эз калдырган.
(“Сөембикә” журналы, 32 бит.)
Әти - әниләрне үз баласы чәй белән сыйлый.
Концерт номеры башкарыла. Җыр “Нәни дусларым”
2 нче бала.
Затлы чәйдә алтынсу – көрән төстәге чәчәк бөреләре күп була. Шул бөреләр чәйне хуш исле, тәмле һәм файдалы итә. Иң югары сыйфатлы чәй, җайдак татарның күн итеге кебек бөрешкән, үгез муены сыман бөдрә, күл өстедәй ялтыравык, дымлы җир шикелле сусыл һәм йомшак булырга тиеш. Ә төнәтмәне ничек әзерләргә?
(Әниләр сөйли. Өйдә ничек әзерли .)
Укытучы сөйли:
-Кызганыч ки, күпләр чәйне чыгу куелыгына карап сайлыйлар. Чәйнең сыйфаты төнәтмә төсенә карап билгеләнми. Затлы чәйнең төнәтмәсе кызгылт гәрәбә, ә чәшкедәге каймасы алтынсу төстә булырга тиеш. Һәм хуш исле!
Көн дәвамында кат – кат пешерелгән чәйнең исә зарардан башка файдасы юк.
“Яңа ясалган чәй- бальзамга, ә төнгә калдырылганы еланга тиң”,- ди халык.
Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә; 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычлындыра: 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.
(“Сөембикә” журналы. 32 бит)
Чәй пешерү серләре.
Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар.Һәм һәрберсе үзенекен мактый.
-
Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерәләр.
-
Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу- кагыйдә.
-
Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.
-
Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.
-
Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.
-
Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.
Уен уйнау. “Кем чәйне тизрәк эчеп бетерә”. Бала белән әни катнаша, кайсы пар бал кашыгы белән тизрәк эчертеп бетерә.
Чәй эчү церемониясе - Кытайда туган йола. Хәзерге вакытта бу йола Япониядә сакланып калган. Анда чәй эчү өчен махсус чәй йортлары бар. Бу йортның ишеген атлап кергәндә һәр кеше үзенең бөтен эш – шөгыльләрен бусаганың теге ягында калдыра, матур уйлар белән генә ача бу йорт ишеген. Чәй янында эчкерсез әңгәмәләр генә алып барыла. Чәй йортында булган кеше үзен бөтенләй башка дөньяда булган итеп хис итә.
Чәй эчү йоласы Мәскәү дәүләтендә иң беренче 1638 елда барлыкка килә. Чәйне башта дару буларак кына кулланалар. Аннары экзотик эчемлек булганга аны эчү модага керә. Чәй табыны матур итеп бизәлә, бәйрәм төсен ала.
Чәй әле ул бик бай даруханә дә. Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә , кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк.
Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта , күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.
Табышмаклар ярышы
1.Кечкенә генә кыз бала
Йөрәгенә ут сала. (самовар)
2.Өстәлемдә бер үгез,
Маңгаенда бер мөгез. (чәйнек)
3. Кар түгел – ак
Боз түгел –каты.
Тоз түгел – эри.(шикәр)
4.Кечкенә генә кызым бар,
Кергән – чыккан үбәдер.(чынаяк)
5.Менә кызык, менә кызык,
Менә китте кодалар кызып,
Берсе менә, берсе төшә,
Берсе тора сызгырып.(самавыр, поднос, чынаяклар)
6. Бохарадан килгән кунак
Ут ашый да су эчә.(самавыр)
7. Тәнендә - мунча,
Борынында – рәшәткә.
Аркасында бер кул.(чәйнек)
8. Икесе дә - ак,
Икесе дә - вак,
Аерыйм дисәң – кап!(шикәр комы һәм тоз)
Чәйнең туган җире булып ни өчен Кытай санала соң? Бервакыт Кытай императорына бирү өчен су кайнаталар, савытка чәй куагыннын берничә чәй яфрагы очып төшә, су каралып китә һәм аннан бик нәфис һәм күңелгә хуш ис аңкый. Бу төнәтмәне эчеп карыйлар һәм шаккаталар.
Чәйнең Европага килеп җитү юлы бик озын һәм авыр була. Бөтен Европалылар да чәй белән эш итә белмиләр. Әнисенә ул вакытта иң кыйммәт булып саналган чәй җибәргән инглиз морягы турында шундый хикәя бар. Әнисе нәфис, затлы ризыктан авыз итәргә кунаклар чакыра. Ул чәйне савытта пешереп, кирәкмәгән дип уйлаган сыеклыкны түгә дә, пешкән чәй яфракларын порцияләргә бүлеп, аларны каймак белән болгатып өстәлгә бирә.
Уен “Күңелле күрүчеләр” Кәгазьдән ясалган бинокль белән бер өстәлдән икенче өстәлгә предметлар күчер.
Чәйнең җитмеш төрле файдасы бар
Базарда һәм кибетләрдә сатыла торган чәйләр арасында иң яхшы сыйфатлы чәй- “Брук Бонд”(Һиндстан). Хәтерләсәгез,бөек шымчы Шерлок Холмс та нәкъ менә шушы чәйне эчәргә киңәш итә. Бу эчемлек искиткеч тәмле, хуш исле һәм куе чыга. Шулай ук “Липтон (Лондон) һәм “Дилмах”(Һиндстан)чәйләре тәме, сыйфаты ягыннан “Брук”тан калышмыйлар. Бу өч төр чәйнең яфраклары тигез, бертөрле һәм бөтерелеп тора. Билгеле булганча, нәкъ менә шундый чәй югары сыйфатлы санала.
Безнең илдә чыгарыла торган “Майский” чәе дә тәмле, яхшы пешә. Ә менә “Восточный базар” (Мәскәү чәеннән) кара җимеш тәме килә.Чәй сатып алганда шуңа игътибар итегез: аның кабында штрих- код булырга, еллык срогы күрсәтелергә тиеш. Кабына шулай ук продукциянең кайсы илдә чыгарылуы, нинди фирманыкы, авырлыгы турында рус телендә мәгълүмат язылырга тиеш.
Чәй өстәле артында уңай энергетика саклана, борчулы уйларны тарату өчен иң кулай вакыт – чәй өстәле артында сөйләшү. Әйдәгез без дә гаиләдә була торган ситуацияләрне чишеп алыйк әле.
1 нче ситуация.
2 нче ситуация.
3 нче ситуация.
4 нче ситуация.
5 нче ситуация.
Чәйнең тәме суга бәйле. Су катырак булган саен,чәй тәмсезрәк була. Пекин урамнарында хәтта “чәй суы” да саталар. Бу су бик кыйммәт тора. Аны, нигездә, таулы районнардагы иң яхшы чишмәләрдән китерәләр. Чәчәк атып утыручы персик яки слива агачларына яуган карны эреткән су бигрәк тә әйбәт санала.
Шәһәр шартларында “чәй суы” дип сайлана алмыйсың. Шулай да кран суын бер тәүлек булса да тондырырга кирәк.
Концерт номеры башкарыла. “Төлке белән бүре” Ф. Яруллин әкиятен сәхнәләштерү.
Чәегез тәмле, хуш исле һәм файдалы булсын өчен аны пешергәндә кайбер кагыйдәләрне тотарга тырышыгыз.Чәйнек фарфор яки фаянстан булсын. Металл чәйнекнең тәме чыга.
Чәй дым тарта һәм төрле исләргә дә битараф түгел. Аны тыгыз ябыла торган капкачлы пыяла яки фарфор савытта сакларга кирәк. Пластмасса савытта чәй сакларга ярамый.
Уен “ Үз исемеңне тап!” Балалар исемнәре язып тыгылган шарлар очырыла, үз исеме тыгылган шар чыккан бала җиңүче була.