Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1

Методик берләшмә утырышында

каралды:


Методик берләшмә җитәкчесе:

_______/ Р.С.Галимова/

Беркетмә № 1

«01» сентябрь 2012 нче ел.





Эш программасы


Килешенеп,раслыйм:

Мәктәп директоры:

_______/Ф.С.Фархаев/

Боерык № 62

«01» сентябрь 2012 нче ел.


Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы

Акъяр башлангыч мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Рузия Рәүф кызының


4 нче сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы
Программа педагогик киңәшмәдә

каралды, раслатылды.

Беркетмә №1«31»август2012нче ел.

2012-2013 нче уку елы


Эш программасы түбәндәге ярдәмлекләр нигезендә төзелде:
1.Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын үстерешле укыту пограммасы. 1-4нче сыйныфлары өчен.

Төзүче авторы А.Г. Яхин.КАЗАН “МӘГАРИФ” НӘШРИЯТЫ, 2010 нчы ел.


2.Дәреслек : А.Г. Яхин "Әдәбият" 4нче сыйныф, Казан. ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ, 2011нче ел.(Ике кисәктән).

3. А.Г.Яхин. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбе, 4нче сыйныф өчен хрестоматия,КАЗАН “МӘГАРИФ” НӘШРИЯТЫ, 2008нче ел.

4. Әдәбият дәресләре өчен методик кулланма,КАЗАН “МӘГАРИФ” НӘШРИЯТЫ, 2005 нче ел.
5. Өстәмә әдәбият:Р.З.Биктимерова Көч , рух тамырлары .Казан.

А.Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр. Казан.

Р.К.Шәехова. Иҗат баскычлары. Казан.

В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы.


Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

  • укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;

  • әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен
    билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

  • укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү;

  • хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;

  • текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен аерып күрсәтү;

  • әсәрнең төп геройларына характеристика бирү.


Аңлатма язуы

Әдәбият фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән

А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә төзелде. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Әдәбият» дәреслек-хрестоматия белән тәэмин ителгән. Авторы: А.Г.Яхин.

4 нче сыйныфта еллык тема: әсәргә анализ гамәлләре. Татар әдәбиятын башлангыч сыйныфларда үстерешле укыту программасы дәреслек эчтәлеген тамырдан үзгәртә.Темаларга аңлатма бирелә, кагыйдәләрнең нинди теория элементы булуы күрсәтелә.



Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

  1. Тиз, аңлап, дөрес итеп укырга өйрәтү;

  2. Балаларны ашыкмыйча, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;

  3. Балаларның активлыгын үстерү;

  4. Уй - фикерен ачык итеп әйтү өчен тема белән кызыксынырга, уку мәсьәләсен чишәргә өйрәтү;

  5. Уйлау алымнарына өйрәтү һәм үз уен теләп әйтеп бирергә күнектерү.



Укучы балаларның әзерлек дәрәҗәсе.
Әдәби уку фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә 4 нче сыйныф укучысы таныш булырга тиеш:

  • әдәби әсәрләр, аларның авторларын;

  • китапның элементлары (тышы, эчтәлеге, титул бите, иллюстацияләр);

белергә тиеш:

  • аңлап эчтән уку;

  • әсәрнең темасын һәм фикерен белү;

  • эчтәлеген сөйләү;

  • әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү;

  • вакыйгаларны бәяләү;

  • сәнгатьле итеп яттан сөйләү;

  • балалар әдәбиятының жанрлары (әкият, хикәя, мәсәл).

Дүртенче сыйныфта әсәргә анализ ясау гамәлләрен өйрәнәбез. Темадагы төшенчәләр эчтәлеген искә төшерик.



Анализсүзен ишетү белән, логика кагыйдәләрен яхшы белгән кеше бармак яный:

— «Анализ» төшенчәсенең бер генә эчтәлеге була ала. Анализ : нәрсәне-дер өлешләргә таркатып, өлешләрне берәм-берәм өйрәнү гамәле ул. Бер төшенчәгә ике эчтәлек салып фикерләүче йә ялганчы, йә надан,— ди.

Ләкин әдәбият теориясен яхшы белгән кеше башкача аңлата. «Анализ» төшенчәсенә ул, әдәби әсәрне төрле яктан өйрәнеп, аның эчтәлеген табу гамәлләрен кертә.

— Без логика кагыйдәләренә аз гына да каршы килмибез. Киресенчә, әсәр-не өйрәнгәндә, таркату, кушу, гомумиләштерү, абстракция дәрәҗәсенә җит-керү гамәлләрен фәкать логика кагыйдәләренә буйсынып кына башкарабыз. «Анализ» төшенчәсенә без әдәбият теориясенең үз гамәлләрен дә өстибез. Димәк, без бу төшенчәне әдәбият теориясенең үз төшенчәсе дип исәплибез,- ди.

Ә без исә: «Әһә, бу төшенчәнең күңеле киң икән, ул ике төрле аңлатманы каршылыкка китерми, икесен дә сыйдыра икән»,— дип күңелгә салып куябыз.

«Анализ» төшенчәсенең эче тулы гамәл булуын күрдек. Хәзер үрдәк бәбкәләре кебек анализ-аналары артыннан чабучы гамәлләр белән танышыйк. Бер урында аз гына да тик тора алмый торган эш-хәрәкәт ул гамәл.

Беренче нәтиҗәне ясыйк.
Әсәрне таркату да, өлешләрне берәм-берәм өйрәнеп, охшаш өлешләрен кушканнан соң, башкача итеп күз алдына китерү дә, образларның мәгънәләрен табу да хәрәкәт булгач, димәк, без дүртенче сыйныфта сәнгать гамәлләренең үз вазифаларын ничек үтәүләрен өйрәнәбез.

Дүртенче сыйныфтагы дәресләр алдагы сыйныфларда алган белемгә нигезләнә. Бу сыйныфта да, әсәр эчтәлеген табу өчен, әсәрне вакыйгаларга бүләрбез (фикерләүнең анализ алымы), охшаш өлешләрне кушарбыз (фикерләүнең синтез алымы), өлешләргә исем уйлап табарбыз- (фикерләүнең гомумиләштерү алымы). Авторкатнашкан урыннарны табып, сәнгать алымнары белән танышырбыз, чөнки ул алымнарны әсәргә автор алып кергән бит. Әсәрнең идеясен, темасын белербез, чөнки әсәргә аларны да автор бүләк итә. Ә укучылар әсәрдә сәнгать телен аңлаучылар һәм нәтиҗә чыгаручылар булып катнашырлар. Бу гамәлләрне укучылар дүртенче, бишенче һәм башка сыйныфларда да кулланачаклар. Шунсыз әсәрнең эчтәлеген табу да, балаларны уйларга өйрәтү дә мөмкин түгел.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсенә шактый зур үзгәрешләр кертергә карар кылды. Карарны Дәүләт Думасы раслады. Ә үзгәрешнең төп таләбе укучыларны мәктәп тәмамлагач ук тормыш юлларында яткан киртәләрне үз акыллары белән үтәрлек дәрәҗәдә фикерләргә өйрәтүдән гыйбарәт.

Икенче нәтиҗәне ясыйк.

Әдәбият дәресләрендә балалар иҗади фикер йөртергә күнегәләр.

Бер бай көтүчесенә көтүдәге сарыкларын санарга кушкан. Икенче көнне көтүче байга мондый хисап биргән:

Биш йөз дә кырык өч сарыкны санадым. Ләкин бу сан бик үк дөрес булмас: бер сарыкны берничек тә исәпли алмадым. Ул көтү эчендә әрле-бирле чабып йөрде,дигән.

Көтүчебез гадәти фикер йөртүче егет булган. Әле монда, әле тегендә күренгән сарык бәрәнен бер дип тә, күп дип тә санарга икеләнгән.

Безнең балалар күзгә күренгән предметларны гына берәмлек итеп күз алдына китерергә гадәтләнгәннәр. Математика дәресләрендә алар эчтәлексез саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау кебек эчтәлексез гамәлләр ярдәмендә уйларга өйрәнә башлыйлар. Математика кагыйдәләре логика кагыйдәләренә буйсына. Шул кысалар эчендә уйлый-уйлый әллә нинди тирәнлекләргә кереп китә. Ә кагыйдәләрдән бер генә бөртек тайпылсаң да, нәтиҗә дөрес булмаячак.

Әдәбият дәресләрендә укучылар өйрәнә торган объект — язучы иҗаты. Башкача әйтсәк, авторның сәнгать образлары белән уйлау нәтиҗәсе. Ә образлар логика законнарына буйсынмый. Логика бер төшенчәдә бер генә эчтәлек булырга тиеш ди. Сәнгать логикасы исә: «Бер төшенчәдә дә, бер предметта да, бер хәрәкәттә дә тагын бер эчтәлек бар. Ул — автор салган мәгънә. Ә автор мәгънәсе янына әсәрне укучы тагын бер-ике мәгънә өсти ала»,— ди.

Әдәбият дәресләрендә бала иҗади фикерне логик гамәлләрдән файдаланып анализлый. Димәк, әдәбият дәресләренә укучыны иҗади һәм бер үк вакытта логик фикерләүгә күнектерү мөмкинлеге салынган. Әдәбият дәресләре башка дәресләрдән шул ягы белән аерылып тора.

Безнең программа эчтәлеге шул мөмкинлекне файдалану гамәлләреннән гыйбарәт.

Дәреслекнең төзелеше.

«Әсәрне өлешләргә (катнашучыларга) бүлү» темасын үткәндә, укучылар үткән сыйныфта өйрәнгән әсәрләрдән катлаулырак әсәрләрне бүләргә өйрәнә башлыйлар.

Әсәргә анализ гамәлен без логик анализ гамәле белән башлап җибәрәбез. Әсәрне өлешләргә таркатабыз. Логика таләп иткәнчә, таркату өчен бер генә нигездән файдаланабыз. Әйтик, Габдулла Тукайның безгә таныш «Гали белән кәҗә» шигыре «Гали турында», «кәҗә турында» һәм «рәхмәт әйтү турында» дип бүленә алмый. Фәнни фикер йөртү өчен, без дә логика кагыйдәләренә буйсынырга тиеш булабыз. Шуңа күрә шигырьне бер генә нигез белән йә катнашучыларга гына, йә вакыйгаларга гына бүләргә мөмкин, дибез. Балаларны да шулай уйларга өйрәтәбез. Ләкин шул ук вакытта кәҗәнең сакалын селкетеп рәхмәт әйтүен дә шик астына алмыйбыз. Автор белән килешәбез: яхшылыкка һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр, дип шул вакыйгадан үз нәтиҗәбезне чыгарабыз.

Сәнгать әсәрен өйрәнүнең бу үзенчәлеген бер-ике дәрестә генә аңлату мөмкин түгел. Баштагы дәресләрдә күбрәк үзебезгә сөйләргә һәм күрсәтеп бирергә туры киләчәк. Темаларның һәркайсы берничә дәрестә үтелгәнлектән, балалар әкренләп анализ ясауда үзләре дә катнаша башлыйлар. Соңыннан гадирәк әсәрләрне үзләре аңларга өйрәнәләр.

Бүленгән өлешләргә исем бирү өчен бала текст эчтәлегенең төп темасын табарга һәм аны бер-ике генә сүз белән әйтеп бирергә тиеш була. Бу теманы үзләштергәндә дә, укучылар үткән сыйныфта өйрәнгәннәрен искә төшерәләр. Кыска итеп әйтү өчен төшенчә-сүзләр эзлиләр.

Өлешләргә исем уйлап табу бүлегендә укучылар охшаш өлешләрне гомумиләштерергә өйрәнәләр. Сәнгать теленең кабатлау алымы белән танышалар.



«Автор теләген табарга өйрәник» бүлегендә өлешләр бәйләнешен табу күнекмәләре үткәрәбез. Автор теләген әсәрдә катнашучы авторны табып беләбез.

«Автор көлүе» бүлеге юмор әсәрләренә анализ ясау үзенчәлеге белән танышуга багышлана.«Кош-кортларны сөйләштерү, предметларны җанландыру» темасы да - үткән сыйныфларда өйрәнә башлаган теманың дәвамы. Бу теманы үткәндә, укучылар образларга автор салган мәгънәне эзләп табалар.«Арттыру алымы» темасын үткәндә, укучылар әдипнең укучысы белән диалогка керү алымы белән танышалар.«Хәрәкәт охшашлыгы» темасы әсәрне вакыйгаларга бүләргә өйрәтә.

Программада дәрестән тыш укыганны сөйләү өчен күп вакыт бирелгән.

Дәрестән тыш ни укырга?

Күләмле әсәрләрне балалар дәрестә укып бетерә алмыйлар. Аларның бер өлеше дәрестә укыла, калганы өйдә укырга бирелә. Димәк, аерым темалар өчен бирелгән сәгатьләргә сыйныфтан тыш укырга бирелгән сәгатьләр дә өстәлә.



Сәгатьләрне шул рәвешле бүлү укытучыларның эшен җиңеләйтә: сыйныфның белем дәрәҗәсенә карап, дәресләр санын арттыра да, киметә дә ала. Мәсәлән, искә төшерү дәресләренә дүрт сәгать каралган. Укытучы, дәреслектә бирелгән материалны ниндидер сәбәпләр белән дүрт сәгатькә сыйдыра алмаса, әсәрләрнең кайберләрен өйдә укытып, анализны дәрестә ясый ала. Әлеге дүрт сәгатькә сыйныфтан тыш укуга бирелгән вакыт өстәлә.
Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы темалары,белем һәм күнекмәләре.




Тема

Дәрес саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Үткән сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү. Хис темасы.

6

Хис темасын искә төшерү. Күңел дөньясының хәтердә сакланган хисләр җыелмасы икәнлеген ачыклау.

2

Әсәрне катнашучыларга бүлү.

15

Укучыларны бөтенне таркатырга , ягъни фикерләүнең адым саен кирәкле алымына – анализлауга күнектерү. Әсәрне катнашучыларга бүләргә өйрәнү.

3

Автор теләген табарга өйрәнү.

9

Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу – тема – идея – эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.

4

Автор көлүе. Көлке ничек туган? Көлке ничек халык авыз
иҗатына килеп кергән? Әдәби әсәрдәге көлке.

12

Әдипләрнең үткен фикерләү алымнарын өйрәнү. Юморның да, сатираның да алымнары уртак икәнлеген белү.

5

Кош-кортларны сөйләштерү, предметларны җанландыру.

7

Әсәрдә катнашучы кош-кортларны һәм башкаларны кешеләр итеп күз алдына китерү - аларга автор салган мәгънәне белү. Мифларга мәгънә килеп керүен табу, сөйләмдә куллана белү.

6

Арттыру алымы.

9

Арттыру алымы аша әсәр эчтәлеген табарга күнегү. Ирония, юмор-сатира да, геройларның хис дәрәҗәләре дә шул алым белән сурәтләнүен белү. Әсәрне язылганча сөйли белү. Авторның тулаем әсәрдәге арттыруларын табу һәм үз сүзләрең белән сөйләү.

7

Хәрәкәт охшашлыгы. Кузгалу, күчү, гамәл, вакыйга.

10

“Метафора” төшенчәсен аңлата белү. Әсәрне өлешләргә бүлү һәм өлешләрнең охшашлыгын таба белү. Аларның ни өчен янәшә килүен ачыклый белү.

Әсәрне уку, китапны ябып , кузгалу, күчү, үзгәрү атамаларының билгеләмәлә-рен эчтән генә үзләренә үзләре сөйли һәм хәтердә калган өлешен дәфтәргә яза белү. Кабат китапны ачып, хаталарын тикшерү һәм төзәтү эшләрен башкара белү.




Уку елы ахырында укучылар белергә тиешләр:

  • укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;

  • әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен
    билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

  • укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү;

  • хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;

  • текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен аерып күрсәтү;

  • әсәрнең төп геройларына характеристика бирү.

Әдәбият
Тематик план атнага 2 сәгать исәбеннән, барлыгы 68 сәгатькә исәп итеп төзелә.

ТЕМАЛАР БҮЛЕНЕШЕ:

Өченче сыйныфта өйрәнгән белемне искә төшерү – 4 сәгать

Хис темасын искә төшерик - 3 сәгать

Әсәрне катнашучыларга бүлик - 4 сәгать

Бүленгән өлешләргә исем бирик - 8 сәгать

Автор теләген табарга өйрәник - 9 сәгать

Автор көлүе - 4 сәгать

Әдәби әсәрләрдәге көлке - 20 сәгать

Арттыру алымын өйрәник – 12 сәгать

Хәрәкәт охшашлыгы – 4 сәгать


Календар тематик планлаштыру.


Тәртип саны

Программаның бүлеге

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәрес-нең тибы

Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәлэр


Дәреслек бите

Өй эше

Үткәрү

вакыты

План буенча

Фактта



Өченче сыйныфта өйрәнгән белемне искә төшерү

4 сәг.

Үткән сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү. Ярты ат. Эрих Распе.

1 сәг.

Комбиниров.

Тиз, аңлап дөрес уку.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.



3

3-10 бит, укырга.

04.09.2012






Ядрәгә атланып. Эрих Распе.


1 сәг.


Комбиниров.


Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү.

10

Әкиятнең иң мөһим урынын уйлап килергә.

06.09.






Дүрт сукыр һәм фил (Мәсәл).

Гадәт.Фәнис Яруллин.



1 сәг.

Комбиниров.

Тиз, аңлап дөрес уку.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.



12

13нче биттәге3 биремгә җавап язарга.

11.09






КТУ. № 1 Әкиятләр.

1 сәг.

Комбиниров.

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү.




Әкиятләр укырга.

13.09.






Хис темасын искә төшерик

3 сәг.

Хис темасын искә төшерик.

Халык җырлары.



1 сәг.

Яңа матери-алны өйрәнү.

Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү.

13

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

18.09.






Мәктәптән кайтып киләм.

Фәнис Яруллин.



1 сәг.

Комбиниров.

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә күнектерү

14

13 биттәге сорауга җавап язарга.

20.09.






КТУ № 2. Табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр.

1 сәг.

Комбиниров

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.




Табышмаклар укырга.

25.09.






Әсәрне катнашучы-ларга бүлик

4 сәг.


Юлдашым. М.Әгъләмов

Баланың ата-анасын сөюе.

ГабдуллаТукай.


1 сәг.

Яңа матери-алны өйрәнү.

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

16

15-16 бит укырга.

27.09.






Илгә сәлам. Хәсән Туфан.


1 сәг.

Комбиниров.

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә, басымнарның дөрес куелышына, тәэсирле итеп укуга өйрәтү.

18

“Илгә сәлам”шигырен ятларга.

02.10.






Көнгә күренмәс көмеш сылу.

(Татар халык әкияте)



1 сәг.

Комбиниров.

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.

19

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

04.10.






Эш беткәч, уйнарга ярый.

Габдулла Тукай.



1 сәг.

Комбиниров.

Шигырь җөмләләрен кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәтү.

26

30нчы биттәге 2 биремгә җавап язарга.

09.10.






Бүленгән өлешләргә исем бирик

8 сәг.

Бүленгән өлешләргә исем бирик.

Челән белән сандугач. (Әкият)



1 сәг.

Яңа матери-алны өйрәнү.

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.

42

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

11.10.






КТУ № 3.

Кар бөртекләре. Фәнис Яруллин.



1 сәг.

Комбиниров.

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

44

45-47 битләрне укырга.

16.10.






Велосипедлы Мөнир. Нурихан Фәттах.

1 сәг.

Комбиниров.

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

45

48-53битләрне укырга.

18.10.






Сертотмас үрдәк. Абдулла Алиш.

1 сәг.

Комбиниров.

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә, басымнарның дөрес куелышына, тәэсирле итеп укуга өйрәтү.

48

54 нче биттәге 2 биремгә җавап язарга.

23.10.






КТУ № 4. Абдулла Алиш иҗаты.

1 сәг.

Комбиниров.

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.




Абдулла Алиш әкиятләрен укырга.


30.10.






Әллә каян күренеп тора.

Виктор Голявкин.



1 сәг.

Комбиниров.

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

54

57-59 бит, укырга.

01.11.






Куркак батыр. Вахит Монасыйпов.

1 сәг.

Комбиниров.

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.

57

60нчы биттәге4 биремгә җавап яарга.

13.11.






КТУ № 5.

Хәйләнең файдасы.Шәүкәт Галиев.

Марат белән Миңнури.

Әминә Бикчәнтәева.



1 сәг.

Конт-роль.

Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту.




Дәфтәрдге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

15.11.







Автор теләген табарга өйрәник .

9сәг.

Өйдә юк. Зәки Нури.

1 сәг.


Яңаматери-алны өйрәнү.

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү.

64

65-78нче битләрне укырга.

20.11.






Карамарыдагы ишәк.

Элинор Фарджон.



1 сәг.

Комбиниров.

Тиз, аңлап дөрес уку.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.



50

78 нче биттәге 12 биремгә җавап әзерләргә.

22.11.






КТУ № 6.

Көнбатыш урманы.

Элинор Фарджон.


1 сәг.

Комбиниров.

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.




Сеңлем ак каен. Хәсән Туфан.Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.

27.11.






Сеңлем ак каен. Хәсән Туфан.

1 сәг.

Комбиниров.

Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү.

78

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

29.11






Моңсу бәйрәм. Резеда Вәлиева.

1 сәг.

Комбиниров

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә күнектерү

88

“Моңсу бәйрәм”шигырен ятларга.

04.11.






Балыкчы һәм балык турында әкият.

А. С. Пушкин.



1 сәг.

Комбиниров

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

79

87нче биттәге2 нче биремгә язмача җавап әзерләнергә.


06.12






Балыкчы һәм балык турында әкият.

А. С. Пушкин.



1 сәг.

Комбиниров

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү. Сөйләм телләрен үстерү.

79

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

11.12.






КТУ № 7.

Мәкальләр һәм әйтемнәр.



1 сәг.

Комбиниров

Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту.




Мәкальләр һәм әйтемнәр китабын алып укырга,2мәкаль,2 әйтемгә анализ ясарга.

13.12






Балта ничек үзенә сап ясаган.

Әхмәт Исхак.



1 сәг.

Кон-троль

Шигырь җөмләләренк кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрөтү.

89

Әхмәт Исхак шигырьләрен укырга.

18.12






Автор

көлүе.

4 сәг.


Көлке ничек туган?

1 сәг.


Яңа матери-алны өйрәнү


Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

121

121-122нче битләрне укырга, сөйләргә өйрәнергә.

20.12.






КТУ № 8.

Башмак.(Татар халык әкияте).




1 сәг.


Комбиниров

Әкияттән көлхне табарга өйрәнү.




Җир яралу.Җил иясе.турында дәреслекнең122-124 б.укырга.сөйләргә өй-гә.

25.12.






Җир яралу.Җил иясе.

1 сәг.


Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

122

Дәфтәрдә язганнарны сөйләргә өйрәнергә.

27.12.






Тургай һәм кояш.

1 сәг.


Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

124

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

15.01.2013






Әдәби әсәрләрдәге көлке.

20 сәг.


Карт белән карчык (балалар иҗаты)

1 сәг.


Яңа матери-алны өйрәнү


Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту.

127

128нче биттәге мәзәкләрне укырга,сорауларга җавап әзерләргә.

17.01.






КТУ № 9.

Мактанырга ярамый.Роберт Миңнуллин.



1 сәг.


Комбиниров

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю.







22.01.






Әтәч илә энҗе бөртеге.

Габдулла Тукай.



1 сәг.


Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.



132

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

24.01.






Көзге һәм маймыл.

Габдулла Тукай.



1 сәг.


Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.

133

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

29.01.






Кәҗә белән сарык хиякәясе.

Габдулла Тукай.



1 сәг.


Комбиниров

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү

134

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

31.01.






Яшь оста. Гамил Афзал.

Юрисүричүп. Ләбиб Лерон.



1 сәг.


Комбиниров

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә кунектерү

140,142




05.02.






КТУ № 10.

Тагын Бер рәхмәт. Шәүкәт Галиев.



1 сәг.


Комбиниров

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү




Ш.Галиев шигырьләрен укырга.

07.02.






Нәни принц.

Антуан де Сент-Экзюпери.



1 сәг.


Комбиниров

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә, басымнарның дөрес куелышына карап тәэсирле итеп укырга өйрәтү.

143

153 нче биттәге биремгә җавап әзерләргә.

12.02.






Табигать хаклы. (Мәсәл).

1 сәг.


Комбиниров

Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту.

153

102 бит, укырга

14.02.






Җәй матурлыгы.

Фәтих Әмирхан.



1 сәг.


Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

154

155нче биттәге 2 биремгә җавап язарга.

19.02.






Кош-кортларны сөйләштерү, предметларны җанландыру.

1 сәг.


Комбиниров

Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту.

3-4

2нче кисәк:

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.




21.02.






КТУ № 11.

Йөри торган агач. (Миф).



1 сәг.


Комбиниров

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү.




Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.


26.02.






Йөри торган агач. (Миф)

1 сәг.


Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.









28.02.






Чишмә.Әхмәт Исхак.

Ак чабата.Фәннур Сафин.

Сыерчык. Гасыйм Лотфи.


1 сәг.


Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп шигырьләрне уку.Эчтәлекләрен аңлаганча сөйләү.

7-9

Үзеңә ошаган шигырьнең берсен ятларга.

05.03.






Бай әтәч, Ярлы әтәч. (Миф)

1 сәг.


Комбиниров

Тема белән куызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү.

6

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.


07.03.






КТУ № 12.

Ай сукмагы. Габделхәй Сабитов.



1 сәг.


Комбиниров

Укучыны уйлау алымнарына өйрәтү, уйны теләп әйтеп бирергә күнектерү.

12

37


Павел Бажовның “Көмеш тояк” хикәясен укырга.

12.03.






Көмеш тояк. Павел Бажов

1 сәг.


Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.



38

48нче биттәге 4,5биремнәргә җавап әзерләргә.

14.03.






Чылбырдагы эт. Габдулла Тукай.

1 сәг.


Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.




Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.


19.03.






Ипекәй. Әмирхан Еники.

1 сәг.


Комбиниров

Шигырь җөмләләрне, кыскартыбрак үз сүзебез белән әйтә белү, анализ ясарга өйрәтү

49

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.


21.03.






КТУ № 13. Борын. Идрис Туктар.

Өч сорау. (Әкият)



1 сәг.


Контроль

Укчыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.




Үзлектән хикәя укырга.

02.04.






Арттыру алымын өйрәник.

12 сәг.

Надан юлбашчы. (Миф)

1 сәг

Яңа матери-алны өйрәнү

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

53

Ялган белән арттыру алымнарына хас сыйфатларны язарга.

04.04.






Бер агай.

1 сәг.


Комбиниров

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөоес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү.


57

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.


09.04.






Каракош һәм чүл.

(Кытай халык әкияте)



1 сәг.


Комбиниров

Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү.

62

65


Каракошка бәяләмә язарга.

11.04.






Каракош һәм чүл.

(Кытай халык әкияте)



1 сәг.


Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.




Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.


16.04.






КТУ № 14.

Татар халык әкиятләре.



1 сәг.


Комбиниров

Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту




Әкият язып карарга.

18.04.






Төз атылган ядрә. Эрих Распе.

1 сәг.


Комбиниров

Әсәрне өлешләргә таркату, охшашларын җыю, гомимиләштерү

65

67


68нче биттәге 2нче сорауга җавап язарга.

23.04.






Курчак бытыр. Бари Рәхмәт.

1 сәг.


Комбиниров

Тиз, аңлап дөрес уку

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.



68

71 нче биттәге 3нче сорауга җавап язарга.

25.04.






Курчак бытыр. Бари Рәхмәт.

1 сәг.


Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.




Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.


30.04.






КТУ № 15.

Мишка пешергән ботка.

Николай Носов.


1 сәг.


Комбиниров

Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтергә өйрәнү.

71

72нче биттәге сорауга җавап язарга.

02.05.






Джельсомино ялганчылар илендә.

Джанни Родари.



1 сәг.


Комбиниров

Укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү.

73

77нче биттәгеике сорауга җавап әзерләргә.

07.05.






Джельсомино ялганчылар илендә.

Джанни Родари.



1 сәг.


Контроль

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.




Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

14.05.






Кузгалу, күчү, гамәл, вакыйга.

Туганнар мәхәббәте (Мәзәк).



1 сәг.


Яңа матери-алны өйрәнү

Сүзләрнең дөрес әйтелешенә басымнарның дөрес куелышына тәэсирле итеп укуга өйрәтү

82

84


Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

16.05.






Хәрәкәт охшашлыгы

4 сәг.

Ике бәти. Җәүдәт Дәрзаман.

1 сәг.


Комбиниров

Әсәргә анализ алымын үзләштерү һәм ныгыту

85

Дәфтәрдәге схема буенча сөйләргә өйрәнергә.

21.05.






КТУ № 16.

Тукрансакал.

Бертуган Гриммнар.


1 сәг.


Комбиниров

Сыйфатларны барлау, гомумиләштерү.

86

Ел буена үткәннәрне кабатларга.

23.05






Уку тизлекләрен тикшерү.

1 сәг.


Контроль

Тиз, аңлап дөрес укуны,

эчтәлек сөйлүне тикшерү.






Үзлектән уку тизлекләрен тикшереп берәр текст укырга.

28.05.






Йомгаклау дәрес. Җәйге биремнәр.

1 сәг.


Комбиниров

Ашыкмыйча, матур итеп сәнгатьле итеп сөйләү.







30.05.




Программа педагогик киңәшмәдә каралды, раслатылды. Беркетмә №1 «31» август 2012нче ел. 2012-2013 нче уку елы

Акъяр башлангыч мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Рузия Рәүф кызының

289.41kb.

18 12 2014
1 стр.


Каралды: Методик берләшмә җитәкчесе: /Закиева Л. З./ Беркетмә № от " " 20

Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде

116.39kb.

13 09 2014
1 стр.


«Каралды» мб җитәкчесе / Г. Р. Бутяева/ Беркетмә № 201 г.

Уку курсларының, фәннәрнең эш программаларын якынча эшкәртмәләренең тәртибен тр белем бирү учреждениеләрнең раславы турында” боерыгына нигезләнеп

258.4kb.

04 09 2014
1 стр.


Кояшкай” балалар бакчасы мөдир Динмөхәмәтова М. М. Зурлар төркеменең эш программасы 2012-2013 нче уку елы

Баланың педагог һәм башка балалар белән төрле хәбәрләр уртаклашасы килү теләген хуплау, алынган мәгълүматның чыганагын (телетапшыру, якын кешенең сөйләве, күргәзмәдә, балалар спек

1541.59kb.

11 10 2014
8 стр.


Ю. А. Исрафилова Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасының 2012-2013 уку елы өчен атналык шөгыльләр бүленеше

Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасының 2012-2013 уку елы өчен атналык шөгыльләр бүленеше

19.6kb.

15 10 2014
1 стр.


Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбе китапханәсенең 2011/12 уку елы өчен еллык эш планы

Уку Һәм тәрбия процессында китап укучыларны яңа информацион алымнар белән тәэмин итү

178.29kb.

08 10 2014
1 стр.


Каралды: Килешенде: Раслыйм

Планлаштыру нигезләнеп төзелгән программа Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары 5-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010

284.07kb.

08 10 2014
1 стр.


Нче уку елы Алып баручы

Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?- дип каршы алу гадәткә кергән.Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнепкайту күп зиһен һәм тапкырлык сор

83.89kb.

17 12 2014
1 стр.