Перейти на главную страницу
МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары Мәктәп директоры
№1 23 август 2012 ел Загрутдинов Д.Х. Маннапов Р.К.
МБ җитәкчесе Мифтахова Р.К.
Кама Тамагы муниципаль районы
Олы Салтык гомуми урта белем бирү мәктәбе
10 нчы сыйныф өчен
татар әдәбиятыннан эш программасы
(сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать)
Төзүче: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сабирҗанова Сөембикә Камил кызы
2012-2013 нче уку елы
Педагогик совет беркетмәсе
№1 25 август 2012 ел
Укыту-тематик планлаштыру
Фәне татар әдәбияты
10 нчы сыйныф
Программа нигезенә татар мәктәпләрендә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды.
Укыту Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 10 нчы сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслегенә. (А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин. Казан, “Мәгариф”, 2005.), хрестоматиягә (А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин. 10 сыйныф, . Казан, “Мәгариф”, 2005.) нигезләнә.
10 нчы сыйныф әдәбиятын өйрәнү барышында укучылар XX йөз татар әдәбиятында илдәге һәм дөньядагы сәяси иҗтимагый хәлләр, бу гасырның социаль тетрәнүләре һәм революцияләр чагылышы, әд-ң яңа үрләргә күтәрелүе, яңа жанр төрләренә баюы, халыкчан әдәби телнең формалашуы, шәхес культы һәм татар язучылары, Бөек Ватан сыгышы һәм татар язучылары төшенчәләрен үзләштерәчәкләр.
Г.Исхакый иҗаты белән шактый киң танышу мөмкин булачак.Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Тукай, Дәрдемәнд,С.Рәмиев, М.Гафури, Н.Думави, Һ.Такташ кебек күренекле язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш һәм иҗат юллары хакында белемнәрне тирәнәйтү максат итеп алына. XX йөз башы татар драматургиясенә гомуми күзәтү ясаганда Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи, Ф.Бурнаш иҗатларына игътибар ителә.Татар театрына нигез салучы Г.Камалның, К.Тинчуринның тормыш һәм иҗат юлларын тирәнтенрәк өйрәнү максат итеп алына.
10 нчы сыйныф татар әдәбиятын укытканда үз алдыма түбәндәге максатларны куям:
1. Татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” (А.Г.Әхмәдуллин, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
2. Татар мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты
3. 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. (А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин. Казан, “Мәгариф”, 2005.)
4. Хрестоматия. А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин. 10 сыйныф, . Казан, “Мәгариф”, 2005.
5. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005
6. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 5-6, 7-9 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма.
Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф, 2007
7. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан, “Мәгариф”, 2004
8. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория.
Тарих. – Казан, “Мәгариф”, 2004
№ |
Төп темалар |
Сәг. |
Белем һәм күнекмәләр |
1 |
Кереш. 20 йөз башы татар әдәбиятына күзәтү. |
2 |
20 йөз башы татар әдәбияты турында белешмә. Татар әдәбиятының жанр һәм стиль ягыннан баюы, әдәби юнәлешләр. Реализның төрле тармак-төсләре. Романтизм агымы. Иҗат методы турында төшенчәне киңәйтү. |
2 |
Гаяз Исхакый |
6 |
Тормыш һәм иҗат юлы. Беренче әсәрләре. “Сөннәтче бабай”, “200 елдан соң инкыйраз”, “Теләнче кыз”, “Тормышмы бу”, “Мулла бабай”, “Алдым-бирдем”, “Зөләйха” әсәрләре . Г.Исхакыйның татар әдәбияты өчен әһәмияте. |
3 |
Фатих Әмирхан |
2 |
Тормыш һәм иҗат юлы. “Хәят” повесте. Язучының кешедәге күңел тирбәнешләрен бирүдәге табышлары. Психологик анализ турында төшенчә. |
4 |
Шәриф Камал |
1 |
“Акчарлаклар” повесте турында 8 сыйныф материалын искә төшерү, ныгыту. Образ турында тулырак мәгълүмат бирү. |
5 |
20 йөз башы татар прозасының уңышлары. |
1 |
20 йөз башы татар прозасы ирешкән уңышларны гомумиләштерү |
6 |
20 йөз башы татар поэзиясе. |
1 |
20 йөз башы татар поэзиясенең яңа баскычка күтәрелүе. Күренекле шагыйрьләр. Гражданлык лирикасының көчәюе. Сатира өлкәсендәге уңышлар. Жанр төрләре баю. |
7 |
ГабдуллаТукай. |
4 |
Тормыш баскычлары, беренче иҗат тәҗрибәләре. Тукай иҗатында халык авыз иҗаты принциплары һәм традицияләренең көчәюе. Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе. Тукай лирикасы, үзенчәлекләре. Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар. Тукай – тәнкыйтьче. Аның турында тәнкыйтьчеләр. |
8 |
Дәрдемәнд. |
2 |
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Шигырьләрен уку, анализ, фикер алышу. |
9 |
Сәгыйт Рәмиев |
2 |
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Таң вакыты”, “Мин” һ.б. шигырьләрен уку, анализ, фикер алышу. |
10 |
Нәҗип Думави |
1 |
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Шигырьләрендә романтик мотивлар һәм рух. Иҗатының әһәмияте. |
11 |
Мәҗит Гафури |
2 |
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Шагыйрь һәм иҗтимагый аң үсеше. Гафури поэзиясендә лирик герой образы. Иҗатының художество үзенчәлекләре. Прозасы турында кыскача мәгълүмат бирү. |
12 |
20 йөз башы татар драматургиясе |
3 |
Жанрның оешып җитүе, төрләргә баюы. Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи драмалары. Драматургиягә килгән яшь көчләр. |
13 |
Галиәсгар Камал |
3 |
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Банкрот” комедиясе. Драмалары. Татар драматургиясенә керткән өлеше. |
14 |
Гафур Коләхмәтов |
1 |
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Яшь гомер” драмасы. Иҗатының әһәмияте. |
15 |
20 гасыр татар әдәбиятына күзәтү |
1 |
Бу чордагы балалар әдәбияты, публицистика, әдәби тәнкыйть турында белешмә бирү. |
16 |
Совет чоры башланганда татар әдәбияты. |
1 |
Революцияләр һәм гражданнар сугышы чоры татар әдәбиятына гомуми күзәтү. |
17 |
Галимҗан Ибраһимов |
5 |
Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Беренче әсәрләре. “Казакъ кызы” романыннан өзекләр уку, фикер алышу, анализ.. Иҗатының әһәмияте. |
18 |
Һади Такташ |
3 |
Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Шигырьләрен уку, анализ, фикер алышу. “Мәхәббәт тәүбәсе”, “киләчәккә хатлар” поэмалары. Шагыйрьнең поэзиягә алып килгән яңалыгы. Иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте. Шигырь төзелеше турында мәгълү\матларны киңәйтү. |
19 |
Фатих Әмирхан “Шәфигулла агай” |
1 |
Әсәрнең язылу һәм саклану тарихы. Повестьнең төзелеше, үзенчәлекләре, арттыру алымнары. Әсәрнең совет тәртипләренә һәм вульгар социализмга беренче үткен сатира булуы. Гипербола. Шарж. |
20 |
20 йөз әдәбияты |
1 |
20 йөз әдәбиятына хас сыйфатлар. |
21 |
Кәрим Тинчурин |
3 |
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Американ” комедиясен уку, анализлау. Иҗатының әһәмияте. Комедия жанры турында бербөтен төшенчә тудыру. |
22 |
20 йөз башы татар әдәбияты буенча йомгаклау. |
1 |
Үтелгән темалар буенча белемнәрне бергә туплау, тишерү. |
23 |
Йомгаклау. |
1 |
Еллык материалны йомгаклау. |
24 |
Кл. тыш уку |
8 |
Өстәмә укылган әсәрләрне анализлау. |
25 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү |
12 |
Сочинение , образларга характеристика, сәнг. уку. |
№ |
Тема |
Максат |
Җиһазлау |
Метод һәм алымнар |
Контроль төре |
Өй эше |
Дәрес тибы һәм төре |
Сәг. саны |
Үтәлү вакыты
|
Факт |
Факт |
1 |
Кереш дәрес. 20 йөз татар әдәбиятында илдәге һәм дөньядагы сәяси иҗтимагый хәлләр. Шәхес культы һәм татар язучылары. |
20 йөздә әдәбиятта барган социаль тетрәнүләр, бу чордагы әдәбиятның яңа жанрларга баюы турында аңлату |
“Татар әдәбияты тарихы” дәреслек |
Әңгәмә, укытучы сүзе.”Әдәбият белеме” сүзлеге буенча эш |
|
3-6 битләрне укырга |
Кереш дәрес |
1 |
|
|
|
2 |
20 йөз башындагы татар әдәбиятына күзәтү. Әдәби юнәлешләр |
1905-1907 еллар революциясе тудырган шартларда милли әдәбиятнең чәчәк атуы турында аңлату |
“Татар әдәбияты тарихы”, дәреслек |
Әңгәмә, укытучы сүзе.”Әдәбият белеме” сүзлеге буенча эш. |
|
Дәреслек буенча укып килергә |
Яңа теманы өйрәнү |
1 |
|
|
|
3 |
Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге. Аның беренче әсәрләре. |
Г.Исхакыйның патша хөкүмәтенә каршы көрәше, аның язмышы өчен борчылуы, милли азатлык хәрәкәт. катнашуы турында укучыларга аңлату |
Портрет, дәреслек, “Казан утлары” журналы, Г.Исхакыйга багышланган газета материаллары |
Укытучы лекциясе (төп моментлар язып барыла), эчтәлек сөйләү, әңгәмә. |
|
Г.Исхакый-ның био-графиясен өйрәнергә, иҗаты белән танышты-рырга |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
4 |
Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясен уку, фикер алышу |
Укучыларга халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары турында аңлату |
Хрестоматия, “Зиндан” җыентыгы |
Сәнг., аңлатмалы уку, әсәр буенча фикер алышу. |
|
Сораулар һәм биремнәр |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
5 |
Б.С.Ү.(бәйл.сөйләм үстерү) “Сөннәтче бабай” образына характеристика язу. |
Укучыларның сөйләм телен үстерү, баету өстендә эшләү |
Дәреслек, терәк сүзләр |
Әңгәмә, мөст. иҗади эшләү |
Образга характе-ристика, сораулар һәм биремнәр |
Давам итеп язарга |
Белемнәр-не ныгыту |
1 |
|
|
|
6 |
Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрен уку, анализлау ( кл. тыш уку) |
Укучыларда егет белән кыз кавышканда аларның милләт аермалары кайбер гаиләләргә фаҗига китерүе турында аңлату, үзара дуслык хисләре тәрбияләү |
хрестоматия |
Әңгәмә, эчтәлек сөйләү, диспут,мөст. бирем |
Мөст. биремнәр |
Әсәрләрен укуны дәвам итү |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
7 |
Г.Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” повесте |
Повестның татар әдәбияты һәм милләте өчен әһәмияте |
Дәреслек |
Укылган әсәр буенча фикер алышу. |
|
“Теләнче кыз” романын укырга |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
8 |
Г.Исхакыйның “Теләнче кыз” романын анализлау |
Кешене һәрчак сагалап торган бозыклык белән изгелек, мәрхәмәтлек сафлык сыйфатлары тәрбияләү |
Дәреслек, “Зиндан ” җыентыгы |
Әсәр буенча эш ,алдан әзерлекле укучылар-ның чыгы-шы дәфтәр-ләрдә эш, |
|
49-50 нче биттәге сораулар |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
9 |
Г.Исхакыйның “Тормышмы бу?”, “Мулла бабай”,”Алдым-бирдем “ әсәрләре буенча фикер алышу. |
Әсәрнең әһәмиятен ачыклау |
Дәреслек |
Сорауларга җавап, Әлеге әсәрләр буенча бүлеп бирелгән укучылар сөйләме, дәфтәрләрдә эш |
Сораулар һәм биремнәр |
Сорауларга җавап, “ Зөләйха” драмасын укырга. |
Теманы өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
10 |
Г. Исхакыйның “Зөләйха” драмасында сурәтләнгән милләт язмышы “Зөләйха” образына характеристика |
Драмадагы милләт язмышын ачыклау. Татар хатын- кызларына хас сыйфатларны билгеләү |
“Зиндан ” җыентыгы |
Сорауларга җавап, әсәр өстендә эш, мөст эш |
Образга характеристика |
Дәвам итеп язарга |
Теманы өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
11-12
|
Г. Исхакыйның татар әдәбиятында тоткан урыны Б.с.ү. Г. Исхакый иҗаты буенча сочинение язу.(тема ирекле) |
Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү |
Дәреслек, сочинениеләр җыентыгы , тестлар |
Әңгәмә, тест биремнәрен үтәү, мөст. иҗади эш. |
Тест, сочине-ние |
Дәвам итеп язып бетерергә |
Йомгаклау |
2 |
|
|
|
13 |
Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты.”Хәят”повесте |
Язучының тормышы , иҗаты белән таныштыру |
Портреты, Фатих Әмирхан турында газета-журналдан алынган материал |
Укытучы лекциясе (төп моментлар язып барыла), әңгәмә, әсәр уку. |
|
”Хәят”повестен укырга |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
14 |
”Хәят”повестен уку һәм фикер алышу |
Укучыларда кешелеклелек , үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен аңлату |
”Хәят”повесте |
Әңгәмә, эчтәлек сөйләү, мөст. бирем |
Мөст. биремнәр |
Сорауларга җавап |
Теманы өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
15 |
Класстан тыш уку.Ф.Әмирхан “Фатхулла хәзрәт” |
Әсәр буенча фикер алышу, матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту |
Ф.Әмирхан “Фатхулла хәзрәт” повесте |
Әңгәмә, эчтәлек сөйләү, сүзлек эше, сораулар һәм биремнәр |
Сораулар һәм биремнәр |
Тиешле китапларны укырга |
Белемнәр-не тикшерү |
1 |
|
|
|
16 |
Шәриф Камалның тормыш һөм иҗат юлы. “Акчарлаклар” повесте Әсәрдә гади хезмәт кешеләре, аларның рухи матурлыгы чагылу, эчке кичерешләр байлыгы |
Әдипнең иҗаты б-н танышу. Кешенең эчке дөньясы, рухи матурлык төшенчәләрен аңлату |
Портрет, Дәреслек
Повесть |
Әңгәмә, өзекләр уку, фикер алышу. |
|
Повестьны укып бетерергә сораулар һәм биремнәр |
Белемнәр-не ныгыту, кабатлау. |
1 |
|
|
|
17 |
Б.с.ү. Гариф образына характеристика |
Укучыларны логик фикерләргә өйрәтү |
Дәреслек |
Әңгәмә, мөст. иҗади эшләү |
Образга характеристика |
Дәвам итеп язып бетерергә |
Белемнәр-не тикшерү |
1 |
|
|
|
18 |
20 йөз башында татар прозасының уңышлары |
Татар прозасының уңышларын аңлату |
Дәреслек |
Укытучы лекциясе (төп моментлар язып барыла), әңгәмә, мөст биремнәр |
Мөст. биремнәр |
Дәреслек буенча укырга |
Йомгаклау |
1 |
|
|
|
19 |
20 йөз башы татар поэзиясенә күзәтү |
Татар поэзиясенең яңа баскычка күтәрелүе |
Дәреслек, Татар әдәбияты тарихы |
Укытучы лекциясе (төп моментлар язып барыла), әңгәмә |
|
Дәреслекнең 105-114нче битләрен укырга |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
20 |
Г. Тукайның тормыш баскычлары, беренче иҗат тәҗрибәләре |
Автор турында алдагы классларда өйрәнгәннәрне искә төшерү, яңа фактлар белән танышу Шагыйрьнең 1 нче иҗат тәҗрибәләре белән таныштыру |
Тукайга багышланган альбом, китаплар күргәзмәсе, дәреслек, хронологик таблица |
Әңгәмә, тест биремнәре, укытучы сөйләме, укучылар чыгышы. |
|
Дәреслек буенча биогр. укырга, сорауларга җавап. “Милли моңнар ” шигырен ятларга. |
Белемнәр-не киңәйтү |
1 |
|
|
|
21 |
Г.Тукайның шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе |
Тукай шигъриятендә милли моңның артуы турында аңлату |
Дәреслек, томлыклар. |
Укытучы сөйләме, сораларга җавап, яттан сөйләү |
Яттан сөйләү |
Докладлар әзерләргә. |
Белемнәр-не киңәйтү |
1 |
|
|
|
22 |
Тукай лирикасы, үзенчәлекләре |
Шигырьләрен укып фикер алышу, шагыйрьнең эстетик идеалы, милләтебезгә хөрмәте турында аңлату |
Дәреслек, шигырьләр җыентыгы |
Укучылар чыгышы, сәнг. уку, анализ |
Докладлар |
Шигырьлә-рен сәнгатьле укырга |
Теманы өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
23 |
Б.с.т.ү. Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку. Укучылар белән шигырьләр иҗат итү. Якташ шагыйрьләре без турында әңгәмә “Г. Тукай һәм мәхәббәт” |
Тукай шигырьләре аша милләтебезгә хөрмәт, шагыйребез белән горурлану хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эш |
Шигырьләр җыентыгы, якташ шагыйрьләрең шигырьләре, дәреслек |
Әңгәмә, сәнг. уку, иҗади эш, |
|
Укучыларга үзләре теләгән шигырьне яттан өйрәнергә (өйрәнелмәгәнне) |
Теманы өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
24 |
Тукай – тәнкыйтьче, аның авыз иҗаты һәм милләт тарихы турындагы хезмәтләре |
Г.Тукайның үзенең тәнкыйтьләвенең максатын белдерүе, тәнкыйчеләрнең бурычлары |
“Мирас” журналы, дәреслек |
Укытучы сөйләме, әңгәмә, яттан сөйләү |
Яттан сөйләү |
Дәреслектә-ге сораулар-га җавап әзерләргә, сочинение язарга әзерләнергә |
Теманы өйрәнүне дәвам итү. |
1 |
|
|
|
25 |
Б.с.ү.Сочинение “Габдулла Тукай – халыкның үз баласы” |
Укучыларның шагыйрь турында үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза белергә өйрәтү, Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү |
Г.Тукай турында мәгълүматлар , мәкаләләр, матбугат материаллары, сочинение үрнәкләре |
Әңгәмә, мөст. иҗади эш. |
Сочине-ние |
Сочинение дәвам итеп язып бетерергә. Мөстәкыйль уку өчен “Тәнкыйть кирәклеге шәйдер” мәкаләсен укырга |
Йомгаклау |
1 |
|
|
|
26 |
Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) |
Дәрдмәнд шигырьләренә кызыксыну уяту |
Портрет, китап күргәзмәсе. |
Әңгәмә, укытучы сөйләме, сәнг. уку. |
|
Теләгән бер шигырен ятларга, анализларга |
Яңа теманы өйрәнү |
1 |
|
|
|
27 |
Дәрдмәнд шигырьләренең төзелеше, үзенчәлекләре. Поэзия төрләре |
Шигырьләрендә лирик геройның халык күтәрелешләренә, инкыйлаби үзгәрешләргә мөнәсәбәте тур. аңлату, лирик герой төшенчәсен аңлату |
Дәреслек, шигырьләр җыентыгы. |
Яттан сөйләү, сәнг уку, анализ, дәфтәрләрдә эш. |
Яттан сөйләү |
Дәреслектә-ге шигырь-ләрен сәнгатьле укырга сораулар һәм биремнәр |
Рәмиевләр нәселе һәм аларның татар халкы язмышына мөнәсәбәт-ләрен аңлату |
1 |
|
|
|
28 |
Сәгыйт Рәмиев иҗаты, тормыш юлы.Яшьлек елларындагы рухи эзләнүләре |
Язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.Иҗат эшчәнлегенең башлануы турында мәгълүмат бирү |
Портрет, дәреслек, С.Рәмиев истәлекләре |
Әңгәмә, укытучы сөйләме, сәнг. уку. |
|
Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында дәреслек буенча укырга, сораулар һәм бирмнәр |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
29 |
Шагыйрьнең “Идел” газетасындагы эшчәнлеге. С.Рәмиевнең иҗатының төп үзенчәлекләре |
Әсәрдәге мәгърифәтчелек традицияләрен укучыларга аңлату, иҗат методы буларак романтизм |
Шигырләр җыентыгы, дәреслек |
Сорауларга җавап, сәнг уку, анализ, дәфтәрләрдә эш. |
|
2 шиг. Язмача анализ ясарга. “Таң вакыты” шигырен яттан өйрәнергә |
Теманы өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
30 |
Кл.тыш уку Сәгыйть Рәмиевның “Яшә Зөбәйдә, яшим мин” әсәре буенча |
Әсәр буенча фикер алышу, укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләтләрен үстерү |
“Татар пьесалары анталогиясе” |
Яттан сөйләү, әсәр буенча фикер алышу |
Яттан сөйләү |
Сорауларга җавап әзерләргә |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
31 |
Нәҗип Думави. Думави шигъриятендә тормышның караңгы, шыксыз яклары. Шигырьләрдә романтик мотивлар
|
Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырләрен уку һәм анализлау |
Портрет, дәреслек |
Әңгәмә, укытучы сөйләме, сәнг. уку. |
|
Дәреслекнең 206 нчы битендәге сораулар |
Яңа материал өстендә эш |
1 |
|
|
|
32 |
М. Гафури поэзиясендә лирик герой образы |
М.Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру |
Портрет, дәреслек, Сайланма әсәрләре |
Әңгәмә, укытучы сөйләме, сәнг. уку, сорауларга җавап |
Сораулар һәм биремнәр |
Шигырьлә-рен укып анализларга |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
33 |
М.Гафури иҗатында шәхес иреге һәм ирек(социаль) мәсьәләләре Гафури иҗатының художство үзенчәлекләре. Прозасы.
|
Иҗатының художство үзенчәлекләре, проза турында кыскача мәгълүмат бирү |
|
Әңгәмә, укытучы сөйләме, проза әсәренә анализ |
|
Сорауларга җавап |
Материалны өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
34 |
20 йөз башы татар драматургиясе. |
20 йөз ахырында барлыкка килгән татар драматургиясе формалашуы турында мәгл.бирү Жанрның оешып җитүе, төрләргә һәм жанр формаларына баюы |
Дәреслек, Татар әдәбияты тарихы, “Сәхнә” журналы |
Әңгәмә, укытучы сөйләме, конспект язу |
|
Дәреслектә-ге материал белән танышырга, аерым укучыларга докладлар |
Гомуми күзәтү |
1 |
|
|
|
35 |
Г.Исхакыйның пьесалары. Ф.Әмирхан драмалары Мирхәйдәр Фәйзи драматургиясе |
Пьесса һәм драмаларда иҗтимагый мәсьәләләрнең хәл ителеше. Шәхес азатлыгы мәсьәләсе Ромнтик драма тудыру чаралары, романтик пафос һәм геройлар турында аңлату |
Дәреслек Г.Исхакый “Зиндан” Ф.Әмирхан драмалары М.Фәйзи драмалары |
Укытучы сүзе, укучылар чыгышы, әңгәмә |
Доклад-лар |
Дәреслек буенча укырга |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
36 |
20 гасыр башында драматургиягә килгән яшь көчләр |
Бу чор сәхнә әдәбиятының тематик байлыгы һәм сәнгатьчә эшләнешендәге үзенчәлекләр турында аңлату |
Татар әдәбияты тарихы, дәреслек |
Әңгәмә, укытучы сүзе,тест биремнәре, |
Тестлар |
Сорауларга җавап әзерләргә |
Йомгаклау |
1 |
|
|
|
37 |
Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты, беренче пьесалары |
6 нчы сыйныфта өйрәннгәннәрне искә төшерү. Язучының беренче әсәрләрендә үзәккә куелган мәсьәләләр турында аңлату |
Дәреслек, портрет, альбом, әсәрләре |
Әңгәмә, укытучы сөйләме, конспект язу |
|
Г.Камал иҗатының әһәмияте тур.сөйләр-гә, “Банкрот” комедиясен укырга |
Яңа белем үзләштерү, искә төшерү |
1 |
|
|
|
38 |
“Банкрот”комедиясенең сюжеты |
“Банкрот”комедиясенең сюжеты, композициясе, образлар системасы б-н таныштыру.Акчага омтылышның кешене түбәнлеккә, оятсызлыкка төшерү ихтималын күрсәтү. |
Дәреслек, ”Банкрот” комедиясе |
Укучылар сөйләме, сәнг. роль-ләп уку,әсәр буенча фи-кер алышу, сүзлек эше |
|
Образларга характерис-тика |
Әсәрне өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
39 |
Г.Камалның татар драматургиясенә керткән өлеше |
Драматургның совет чорындагы иҗат эшчәнлеге тур.кыскача мәгълүмат бирү |
Дәреслек, тестлар |
Әңгәмә, тест биремнәрен үтәү, соч-гә әзерлек |
Тестлар |
Сочинение язарга әзерләнү |
Йомгаклау |
1 |
|
|
|
40-41 |
Б.с.ү.”Банкрот” комедиясе буенча сочинение “Сираҗетдин- комсызлык корбаны” |
Укучының бәйлән. сөйләм телен үстерү, логик фикер йорт. өйрәтү |
Сочинение өчен план, дәреслек, “Банкрот “әсәре |
Әңгәмә, мөст. иҗади эш |
Сочине-ние |
Дәвам итеп язып бетерергә, кл. тыш укуга әзерләнергә |
Йомгаклау |
2 |
|
|
|
42 |
Кл.тыш уку.Г.Камал “Безнең шәһәрнең серләре” |
Әсәрдә күтәрелгән төп проблеманы ачу, фикерләү сәләтләрен үстерү |
Г.Камалның әсәрләре |
Әңгәмә, эчтәлек сөйләү, өзекләр уку, фикер алышу |
|
Сорауларга җавап бирергә |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
43 |
Гафур Колахметовның тормыш юлы, иҗаты,драмаларының яңалыгы. “Яшь гомер”. |
Г.Колахметовның тормыш юлы һәм иҗаты, публицистик эшчәнлеге белән таныштыру |
Дәреслек, портрет, газета материаллары |
Сорауларга җавап, укытучы сүзе, сәнг. рольләп ук |
|
Дәреслек буенча укырга, кл. тыш укуга әзерләнергә |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
44 |
Кл.тыш уку.Г.Колахметов “Ике фикер” |
Әсәрне укып анализлау, драмалар ның яңалыгы турында әңгәмә |
“Ике фикер” драмасы, дәреслек |
Әңгәмә, эчтәлек сөйләү, өзекләр уку, фикер алышу |
Мөст. биремнәр |
Ике фикергә чагыштырма характерис-тика |
Язучы иҗатын өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
45 |
20 нче гасыр татар әдәбиятына күзәтү |
20 гасыр башы татар әдәбиятына күзәтү рухында йомгак ясау |
Дәреслек |
Укытучы лекциясе (төп моментлар язып барыла), әңгәмә |
|
Дәреслек буенча укырга |
Күзәту, йомгаклау |
1 |
|
|
|
46 |
Совет чоры башланганда татар әдәбияты. С.Сүнчәләй, М.Гафури, Ф.Бурнаш әсәрләренә кыскача күзәтү.”Яшь йөрәкләр” комедиясе. |
1917 елда революцияләр, татар язучылары-ның инкыйлабка килү юлларын аңлату,комедиянең эчтәлеге буенча фикер алышу. |
Дәреслек, тарих дәреслеге, язучыларның әсәрләре. |
Укытучы сүзе, алдан әзерләнгән укучылар чыгышы |
|
271 нче биттәге сораулар, Г. Ибраһи-мовның “Тирән тамырлар” әсәрен укырга. |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
47 |
Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты, беренче әсәр-ләре |
Г.Ибраһимовның тормышы, көрәш һәм иҗат юлы тур. аңлату, авторның Совет чоры иҗатына кыскача күзәтү |
Дәреслек, портрет, Г.Ибраһимов әсәрләреннән күргәзмә |
Сорауларга җавап, әңгәмә, укытучы сөйләме, конспект |
Сорауларга җавап |
“Казакъ кызы” романын укырга |
Кабатлау, белемнәрне киңәйтү. |
1 |
|
|
|
48-49 |
Г.ибраһимовның “Казакъ кызы” романын укып фикер алышу |
Әсәрнең язылу тарихы, Казакъ халкының рев-гә кадәрге тормыш көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру |
“Казакъ кызы” романы |
Әңгәмә, аңлатмалы уку, сүзлек эше |
|
Романны укып бетер. |
|
2 |
|
|
|
50 |
Романдагы образларга характеристика. Романның сюжет төзелеше |
Карлыгачсылу, Арысланбай Биремҗан карт һ.б образларга характеристика, әсәрдәге тел стиль үзенчәлекләре белән танышу |
“Казакъ кызы” романы, дәреслек |
Әңгәмә, әсәрне анализлау, характерис-тика |
Иҗади бирем |
Сочинение язарга әзерләнергә. |
Теманы өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
51 |
Г.Ибраһимовның совет чорындагы күпьяклы иҗаты |
Язучының әсәрләрендә, гыйльми хезмәтләрендә эшче сыйныф идеологиясе үткәрелү тур.аңлату |
Дәреслек |
Укытучы сөйләме, конспект, |
|
Дәреслектән 287-293 нче битләрне укырга |
Материал-ны өйрәнүне дәвам итү |
1 |
|
|
|
52-53 |
Б.с.ү. Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы” романы буенча сочинение. “Киң даланың ирек сөюче кызы” |
Укучының бәйләнешле сөйләм телен үстерү, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү |
Дәреслек, Сочинение өчен план үрнәге, үрнәк сочинение |
Әңгәмә, иҗади эш |
Сочине-ние |
Дәвам итеп язып бетерергә |
Йомгаклау |
2 |
|
|
|
54 |
Кл.тыш уку. “Тирән тамырлар” |
Әсәрне укып фикер алышу, фикер йөртү сәләтләрен үстерү. |
“ Тирән тамырлар” әсәре , тестлар |
Әңгәмә, тест биремнәрен үтәү, әсәрне анализлау |
Тестлар |
Образлар-ның харак-терлы сый-фатларын язарга. |
Кл.тыш уку. |
1 |
|
|
|
55 |
Һади Такташның тормыш юлы, иҗаты Һ.Такташның манифест рухындагы шигырьләре |
Тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, Һ.Такташның романтик шагыйрь икәнлеген төшендерү, Шигырьләрендәге искелеккә каршылыкны чагылдыру үзенчәлекләрен аңлату
|
Һ.Такташның портреты, дәреслек, газета-журнал материаллары шигырьләр җыентыгы |
Әңгәмә, укытучы сүзе, сәнг. уку |
|
Шигырьлә-рен укып анализларга |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
56 |
Һ.Такташның иҗатына яңа, реалистик алым-сурәт килеп керү |
Шагыйрьнең поэзиягә алып килгән яңалыгы.Бу иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте. |
Дәреслек, газета-журнал материаллары, альбом. |
Әңгәмә, укытучы сүзе, сәнг. уку, шиг-н анализлау |
|
“Үтеп барышлый”, “Ак чәчәк-ләр” шиг-ң кыскача анализын дәфтәргә язарга |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
57 |
Һ.Такташ”Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы |
Мәхәббәт, ата-ана һәм балалар мө-нәсәбәтләренең иң бөек икәнлеген аңлату. |
Дәреслек, Һ. Такташ поэмалары |
Әңгәмә, укытучы сүзе, сәнг. уку, анализ |
|
Өзек ятларга |
Яңа белем үзләштерү. |
1 |
|
|
|
58 |
Кл.тыш.уку.”Югалган матурлык” драмасы |
Укучыларның бәйләнешле сөйләм үстерү |
Һ.Такташ сайланма әсәрләре, драмалары |
Эчтәлек сөйләү, яттан сөйләү, әңгәмә |
Яттан сөйләү |
“Гаиләдә ирнең һәм хатынның тоткан урыны” бәхәскә әзерләнергә |
Кл.тыш уку дәресе |
1 |
|
|
|
59 |
Ф.Әмирхан “Шәфигулла агай” |
Әсәрнең язылу һәм саклану тарихы турында сөйләү |
Ф.Әмирхан “Шәфигулла агай” әсәре, әдәбият дәреслеге |
Әсәр буенча фикер алышу, диспут |
|
Сорауларга җавап әзерләргә |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
60 |
Егерменче еллар әдәбияты |
Егерменче еллар әдәбият әһелләренең иҗат итү шартлары белән таныштыру |
Дәреслек |
Әңгәмә, укытучы сүзе |
Сорауларга җавап |
338-351 нче битләрен укырга, конспект |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
61 |
Кәрим Тинчурин иҗаты, тормыш юлы |
К.Тинчуринның торм.иҗаты белән таныштыру |
Портрет , тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап |
Укытучы сөйләме, конспект, әңгәмә |
|
“Сакла шартлама-сын” |
Яңа белем бирү |
1 |
|
|
|
62 |
Кл.тыш уку К.Тинчуринның “Сакла шартламасын” әсәре |
Укучыларда драма әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; комедия буенча фикер алышу |
К.Тинчурин драмалары |
Әңгәмә, әсәр буенча фикер алышу, мөст биремнәр |
Мөст. биремнәр |
Комед. образларга хар-ка |
Яңа белем үзләштерү |
1 |
|
|
|
63-64 |
К.Тинчуринның “Американ” комедиясе |
Комедияне укып, конфликтларын билгеләү |
Дәреслек, хрестоматия |
Укучылар сөйләме, сәнг. роль-ләп уку,әсәр буенча фи-кер алышу, сүзлек эше |
|
Комедия укып бетерергә. Сорауларга җавап. |
Яңа белем үзләштерү |
2 |
|
|
|
65-66 |
Б.с.ү. К.Тинчурин- комедия остасы сочинение язу |
К. Тинчуринның тормышын иҗатын, уй- теләкләрен, өмет-хыялларын соч-дә чагылдыру |
Тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап, газета-журнал материаллары |
Әңгәмә, иҗади эш |
Сочине-ние |
Дәвам итеп язып бетерергә, кабатлауга әзерләнергә |
Белемнәр-не ныгыту, тикшерү |
2 |
|
|
|
67 |
20 йөз башындагы татар әдәбияты буенча кабатлау. |
20 йөз башындагы татар әдәбияты буенча белемнәрне ныгыту |
Кабатлау өчен тестлар |
Әңгәмә, тест биремнәрен үтәү. |
Тестлар |
|
Кабатлау дәресе |
1 |
|
|
|
68 |
Йомгаклау |
Еллык эшкә нәтиҗә ясау |
|
Йомгаклау әңгәмәсе, киләсе елга кл. тыш уку өчен китаплар исемлеге бирү |
|
|
Йомгаклау дәресе |
1 |
|
|
|
Планлаштыру нигезләнеп төзелгән программа Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары 5-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010
08 10 2014
1 стр.
15 10 2014
4 стр.
Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү
05 09 2014
64 стр.
Натураль сан һәм арифметик гамәлләр турындагы төшенчәләрне формалаштыру предметларның төрле группалары белән практик гамәлләр нигезендә алып барыла
17 12 2014
9 стр.
Осветить взаимодействие человека с окружающей природной средой, экономическое развитие древних обществ
04 09 2014
1 стр.
Дәреслек: 1 В. А. Ведюшкин, С. Н. Бурин “Новая история зарубежных стран”, “Дрофа” 2007
12 10 2014
1 стр.
Укыту-тәрбия эшчәнлегенә анализ бит
09 09 2014
6 стр.
План Дәүләт белем бирү стандартына нигезләнеп, башлангыч сыйныфлар өчен “Урта мәктәп программалары” буенча төзелде
25 12 2014
1 стр.