“
КАРАЛДЫ”: “КИЛЕШЕНДЕ”: “РАСЛАНДЫ”:
Иҗади төркем җитәкчесе: Директор урынбасары Мәктәп директоры :
______Р.К.Кәримуллина _______Р.М._Тәҗмиева _________Медведева Н.Г.
Протокол № 1 27 август 2010 ел Приказ №86
27 август 2010 ел . 31 август 2010 ел
.
5 нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
“Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе
муниципаль белем бирү учреждениесе”
1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рәхмәтуллина Филсинә Галимулла кызы
КАРАЛДЫ:
Педогогик совет беркетмәсе
№ 1 28 август 2010ел
.
Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:
1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.
Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.
Татар теленнән эш программасы гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать һәм 1 өстәмә сәгать исәбеннән төзелде
Барлыгы өстәмә дәрес итеп 35 сәгать бирелде,шулардан:
5 дәрес башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлауга ;
12 дәрес фонетика,орфоэпия,графика һәм орфографиягә ;
8 дәрес лексика һәм лексикографиягә ;
8 дәрес сүз төзелеше һәм ясалышына ;
2 дәрес 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлауга өстәлеп бирелде
Программаның эчтәлеге
№
|
Бүлекләр, темалар
|
Барлыгы
|
Теманың бүленеше
|
1.
|
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау
|
9+5
|
Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү
|
2.
|
Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография
|
32+12
|
Аваз, хәреф, басым, иҗек, иҗек калыбы, сөйләм органнары, транскрипция,увуляр тартык, ирен гармониясе, сингармонизм законы. Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе
|
3.
|
Лексика һәм лексикография
|
22+8
|
Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе). Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү
|
4.
|
Сүз төзелеше һәм ясалышы
|
30+8
|
Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар; Сүз ясалу ысуллары. Тамырга кушымчалар ялгану үзенчәлеге.
|
5.
|
5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау
|
12+2
|
Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны кабатлау
|
Барлыгы
|
140 с.
|
|
Календарь-тематик план
План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010
Предмет
|
Сыйныф
|
Барлык сәгатьләр саны
|
Атнага сәгатьләр саны
|
Контроль эшләр саны
|
|
БСҮ дәресләре саны
|
Дәреслекнең авторы, елы
|
Татар теле
|
5аб
|
105с.+35
|
3с.+1
|
4
|
42
|
Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 2009
|
Татар әдәбияты
|
5 аб
|
70
|
2
|
-
|
11
|
ФФ.Исламов,Ә.М.Закирҗанов
“Татар әдәбияты”,2009
|
следующая страница>