Перейти на главную страницу
«Каралды» МБ җитәкчесе __________/ Г.Р.Бутяева/
«__»__________201__г. |
«Килешенде » Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары. ____________/Н.В. Журавлева / «__»____________201___г. |
«Расланды» “Төги урта гомуми белем бирү мәктәбе” директоры
«__»______________201___г. |
10
______________
Татарстан Республикасы
Зәй миниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе
«Төги урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Укытучы Попова Гөлия Мансур кызы
I кавлификацион категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы.
Педагогик совет утырышында каралды
Беркетмә № ___________
«__»___________201_ ел.
2012 ел.
Бүлек I Аңлатма язуы
ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы 10.07.2012 числосында кабул ителгән 4165/12 номерлы ТР белем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планы.
Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.
Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән.
10 нчы класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: геграфия, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.
-Татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларда татар халкының тарихына, рухи казанышларына, тормыш-яшәеш үзенчәлекләренә уңай караш формалаштыру;
-укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлекләрен үстерү;
-гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөняга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү;
-танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында сөйләргә өйрәтү,
укылган текстка карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү
Таләп ителгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кулланыла торган педагогик технологияләр:
Укыту процессын коммуникатив методика кулланып, инновацион технологиягә таянып эшлим (эшемдә компьютер, проектор, интерактив такта, магнитофон кулланам).
Эш программасына кертелгән үзгәрешләр: без укый торган дәреслектә алты тема.Дәреслектә “Белем һәм тормыш”,” Шушы яктан , шушы туфрактан без... ”, “Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз”, “Дустың булмаса эзлә, тапсаң – сакла”, “Саф хисләр - беренче хисләр” ,” Шушы яктан , шушы туфрактан без...”темасы каралган. Бу темалар укучыларга бик якын, шуңа алар буенча аралашу күпкә отышлырак.Шушы тематикага бирелгән әдәби әсәрләр буенча сөйләшүләр оештырыла, лексикасы актив сөйләмгә кертелә. Дәреслектә бик күп татар язучыларының һәм шагыйрьләренең биографиясе һәм әсәрләреннән өзекләр бирелгән. Укучылар И.Юзеевның, М.Мәһдиевның, Ризаэддин Фәхреддинның, К.Насыйриның, Ф Әмирханның, Г.Камалның, Ф.Хөснинең,Һ.Такташның, Г.Сабитовның,Ә.Еникинең биографиясе Һәм әсәрләреннән өзекләр белән таныша алалар.М.Хөсәеннең, Р.Вәлиевның, Х.Шабановның,З.Туфайлованың, А.Гыймадиевның, В.Казыйхановның иҗаты белән танышу өчен әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Моннан тыш әдәбият дәресендә танылган татар галиме Роальд Сәгъдиевның биографиясе үтелә, “Тугрылыклы дуслык” мәсәле тәкъдим ителә.
Тагын укучыларны таныштыру максатыннан инфармацион текстлар урнаштырылган: Казан Дәүләт университеты, Татарлар кайларда яши, Киенә белү, Дус була белү серләре.Сәламәтлек турында укучыларга иң кирәкле темалар сайланган: “Тәмәке тартуның зарары”, “Аракы кешене нишләтә?” “Ак үлем”нән саклан”.
Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу, сорауларга җавап бирә алу.
Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу) урынлы файдалана алу;
аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу;
киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу;
укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу;
әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.
Төрле җөмлә калыпларын кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу;
кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү;
татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу;
әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;
әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.
Тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу;
текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;
шигъри текстларны яттан сөйли белү;
әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү;
аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.
Аралашу ситуацияләренә карата фикерләрне язмача белдерә алу; укылган текстның планын төзи алу;
өйрәнелгән әсәр эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алу;
1.Телдән җавап бирүне тикшерү :
а) тыңлап аңлау – 4минут
ә) диалогик сөйләм – 14 әр реплика
б) монологик сөйләм – 16 фраза
Татар әдәбиятыннан практик эшләр
№ |
Эш төре |
1чирек |
2чирек |
3чирек |
4чирек |
Еллык сәгать саны |
1 |
Шигырь ятлау |
1 |
|
2 |
|
3 |
2 |
Сәнгатьле уку |
1 |
1 |
1 |
1 |
4 |
3 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү: -сочинение -тыңлап аңлау -тәрҗемә итү -диалогик сөйләм -монологик сөйләм |
1 2 |
1 1 1 |
1
|
1 1 1 1
|
12 2 1 2 4 3 |
4 |
Тест биремнәре |
2 |
|
|
1 |
3 |
10 нчы сыйныф программа эчтәлеге (106 сәгать)
Коммуникатив максат |
Якынча сөйләм үрнәкләре |
Сүзләр һәм сүзтезмәләр |
Белем һәм тормыш (15 сәг.) | ||
Киләчәккә минем сайлаган юлым. Теләк һәм мөмкинлекләр. Казан дәүләт университеты турында сөйли белү. Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсе турында сөйли белү. Төрле телләр өйрәнү кирәклеге турында сөйләшү. Чит илләрдәге татарлар тормышы турында сөйләшү. |
Син кем булыр идең? Ни өчен алай уйлыйсың? ... булу өчен нинди булырга кирәк? Син бүген киләчәккә ничек әзерләнәсең? Казан дәүләт университеты 1804 нче елда ачыла. Н.И.Лобачевский исемендәге китапханә Казан университетында урнашкан. <…> Татар телен һәм чит телләр белү бик кирәк, чөнки ... . Телләр белгән – илләр гизгән фикерне ничек аңлыйсың? Конкурент шәхес булу өчен телләр белү кирәкме? Синең тормышыңда татар теле нинди роль уйный? Син кайсы телне күбрәк беләсең, ни өчен?
|
Туры килә, мөмкинлек, әрәм итү, сердәш, кыйммәтле, мәгънәсез, хәсрәт, ялгызлык, алыштырыла, иркен сөйләшә, гарәп әлифбасы, латин графикасы, төбәк. Таралган, зыялы, хөрмәт яулый, түзә, көчле ихтыярлы, фәлсәфи. |
Шушы яктан , шушы туфрактан без... (15 сәг.) | ||
Татар халкы тарихы турында турында белешмә бирә белү. Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында сөйләшү. Татарстанның сынлы сәнгате турында кыскача сөйли белү Яшәгән төбәгеңдә сине борчыган проблемалар турында сөйләшү. Татарстанда яшьләр хәрәкәте, яшьләрнең төрле акцияләрдә катнашуы. |
Борынгы Болгар дәүләте Идел буенда барлыкка килә... . Сөембикә манарасы – Казанның күренекле архитектура истәлеге... Б. Урманче, С. Ахун. Х. Якупов, Л. Фәттахов – Татарстанның атаклы рәссамнары. Син яшәгән төбәктә сине нәрсә борчый. Киләчәк авылын, шәһәрен ничек күз алдына китерәсең? Волонтер – эш сөючән, намуслы, аралашучан, кешеләргә булышырга теләге булган кеше. “Парклар маршы”нда, “Чиста шәһәр”, “Чыршы” акцияләрендә катнашу - һәркемнең дә бурычы, чөнки ... .
|
Болгар, Биләр, төрки, кабилә, сәүдә, буйсынган, күн, дан казанган, мөселман, ислам дине, гонаһ, мунча, бәхәсләшкәннәр, тәнкә, оста, ханбикә, бәет, патша, патшабикә, тәкъдим итә, таләп итә, кияүгә чыга, меңъеллык, Казансу, Спас, истәлек, кирпеч, манара, шәхес, мәчет, хан, шәкерт, һәлак була, яндырыла, илче, эш сөючән, намуслы, аралашучан, катнаша, яшьләр хәрәкәте, сынлы сәнгать, бурыч, теләк, сәләтле. |
Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! (22 сәг.) | ||
Сәламәт булу – үзе бер бәхет. Зарарлы гадәтләр, алардан ничек котылырга? Модага ияреп киенү һәм сәламәтлек. |
Сәламәт булу өчен, беренче читратта Дөрес туклану организм өчен бик файдалы, чөнки ... . Зарарлы гадәтләрне булдырмас өчен Синеңчә ничек? Тәмәке тарту, сыра эчү кафеда утыру – заманча яшәүме? Хатын-кызлар – булачак аналар, шуның өчен... . Ничек уйлыйсың, кием сайлаганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәбез? Кием матур булып күренү өчен генәме, әллә ... . Еш авыру сәбәпләренең берсе – дөрес киенмәү. |
Яхшырта, спорт төрләре, акыл хезмәте, физик хезмәт, туклану, кыздырылган, агулы матдә, күңел болгану, баш әйләнү, һуштан язу, яман шеш, бозыла, шәраб, сыра, аракы, исерткеч эчемлекләр, томалый, агулана, татып карау, кешелексезлек, кәсеп, кулланучы, керем, мәҗбүри, укол кадау, күнегә, хәлсезләнә, начарлык, дару кабул итү. |
Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла (15 сәг.) | ||
Дустым, аның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яхшы һәм начар гадәтләре, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре. |
Минем дустым эшчән, ләкин ул бик тиз кызучан ... . Әгәр дустыңның кайгысы бар икән, аны уртаклаша бел, ярдәм ит ... . Исәп-хисапка, алдашуга корылган дуслык ... . Бер-береңне хөрмәт итүгә, саклауга корылган дуслык ... . |
Тәэсир итә, хыянәт итә, буйсына, уртаклаша, тиз кызучан, битараф, ялагай, үзсүзле, тугры, яхшылык, мәкерле, исәп-хисап, мавыгу, теркәлү, горурлык, кочаклашу, үбешү, дорфа, вак җанлы, ризалык, бозыклык, сафлык, хис, гадәтсез. |
Саф хисләр, беренче хисләр... (25 сәг.) | ||
Кызлар-малайлар дуслыгы, үзара аралашу әдәбе буенча сөйләшү. Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш турында сөйләшү. Бергә ял итү турында сөйләшү.
|
Без Оля белән 8 нче сыйныфта дуслаштык. <...> Миңа ... кызлар ошый. Ул миңа бик ошый. Мин аның ... сыйфатларын яратам.
Минем театрга барасым килә. |
Горур, горурлык, җитди, тәмле телле, сүгенү, әшәке сүз, аз сүзле, шаян, мин-минле, мәхәббәт, саклау, танышу, ышану, ышанмау, гашыйк булу, бер-береңә тартылу. |
Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый (15 сәг.) | ||
Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан кызлары һәм улларының батырлыгы. |
Муса Җәлилнең куен дәфтәрләрен илгә алып кайтучы кеше – Андре Тиммерманс. <...> Муса Җәлилнең көрәш биографиясен Константин Симонов, Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин өйрәнә. <...> Г. Гафиятуллин – Советлар Союзы Герое А. Матросов батырлыгын кабатлады. <...>
|
Мәгънә, куен дәфтәре, тентү, хыянәтче, үкенечле, сер эзләүче, көрәштәш, тоткынлык, васыять, каһарманлык, күмелгән, илчелек, мәрмәр, үлем ярасы, ыргытты, каплады, капланды, талаучылар, тәүлек. |
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл дөрес җавап бирелмәгән, 5 орфо график, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфо график, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегендә, “3” ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2” ле куела.
Уку тизлеге – минутына 90-95 сүз
Бүлек III
Программаның эчтәлеге буенча тематик бүленеш.
№ |
Тема |
Сәгать саны |
Әдәбият |
|
|
1. |
Белем һәм тормыш. |
15 |
2. |
Шушы яктан,шушы туфрактн. |
15 |
3. |
Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! |
22 |
4. |
Дустың булмаса эзлә,тапсаң сакла. |
15 |
5. |
Саф хисләр,беренче хисләр. |
25 |
6. |
Бер кем дә,бер нәрсәдә онытылмый. |
15 |
7 |
Барлыгы |
70 |
УМК:
2) Хисаметдинова Р.Ф.җитәкчелегендәге иҗади төркем, укыту-методик кулланма,Яр Чаллы, 2006 ел,
3) Р.З. Хәйдәрова, РЛ.Малафеева,Татар теле дәресләре –10, укытучылар өчен кулланма, Казан,2009 ел.
4) Д.Ф.Заһидуллина, Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы, К. 2004 ел,
5) Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Татар әдәбияты, Казан.2004 ел,
6) Р.З.Хәйдарова “Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Р Т “
“ Фән һәм мәктәп”, “ Мәгариф”, “ Мәйдан” журналлары, “ Мәгърифәт”, “ Ачык дәрес” газеталары
Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Ә.Г.Әхәтова, Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру, 10сыйныф, Яр Чаллы, 2009 ел
10 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә татар әдәбияты укытуның календарь - тематик планы (атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать.).
№ |
Дәреснең темасы |
Сәг. саны
|
Дәрес тибы
|
Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр |
Эш төре
|
Үткәрү вакыты | ||||||
план |
фактик | |||||||||||
Белем һәм тормыш. 10 сәгать | ||||||||||||
1 |
М.Хөсәен. "Китап" шигыре. "Минем яраткан китабым" темасына сөйләшү. |
1 |
ЛГКК Монологик сөй,. |
Туры сөйләмне искә төшерү. Китапның белем чыганагы, киңәшче, ярдәмче булуы турында сөйләшү. |
Китапның тормышта белем чыганагы киңәшче, ярдәмче булуы турында сөйли белү. Шиг. яттан сөйләү |
04.09 |
| |||||
2 |
Р.Фәхреддин "Китап һәм уку" тексты. |
1 |
ЛГКК |
Әдип мирасын өйрәнү. |
Р.Фәхреддин турында сөйли белү. |
05.09 |
| |||||
3 |
Текст эчтәлеге буенча сөйләмгә чыгу. |
1 |
Монолог сөй |
"Китап – аз хаклы, күп файдалы нәрсәдер" темасына сөйләшү. |
Китапның файдасы турында сөйли белү. |
11.09 |
| |||||
4 |
К.Насыйриның "Тәрбия китабы"ннан өзекләр . |
1 |
ЛГКК |
К.Насыйри тормыш юлын өйрәнү. |
К.Насыйри турында сөйли белү |
12.09 |
| |||||
5 |
Безнең тормышыбызда китапларның роле. |
1 |
ЛГКК |
Безнең тормышыбызда китапларның роле турында сөйләшү. |
Тема буенча диалог төзеп сөйләшү |
18.09 |
| |||||
6 |
БСҮ."Безнең район китапханәсендә" . |
1 |
д/м сөй,. |
"Китапханәдә" темасына диалоглар төзи белү ,тема буенча монологлар төзү. |
Авыл,мәктәп китапханәләре турында сөйли белү. |
19.09 |
| |||||
7 |
"Казан дәүләт университеты" тексты . |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре "КДУ – бай тарихлы уку йорты" темасына сөйләшү. |
Уку йорты турында сөйли белү. |
25.09 |
| |||||
8 |
"Роальд Сәгъдиев – фән күгендәге йолдыз" тексты . |
1 |
ЛГКК |
Галимнәр турында сөйләшү.
|
Текстның эчтәлеген сөйли белү |
26.09 |
| |||||
9 |
"Фәннәр һәм галимнәр" темасына сөйләшү . |
1 |
|
Галимнәр турында белешмә материал туплау. |
|
02.10 |
| |||||
10 |
Татар графикасы тарихы. |
1 |
ЛГКК |
Татар графикасы тарихын өйрәнү. |
Татар графикасы тарихы турында сөйли белү |
03.10 |
| |||||
Шушы яктан , шушы туфрактан без... 10 сәгать | ||||||||||||
11 |
Татар халкы тарихы. |
1 |
ЛГКК |
Татар халкы турында сөйләшү. |
Татар халкы тарихы турында белешмә бирә белү. |
09.10 |
| |||||
12 |
Р.Фәхретдинов “Идел суы ага торыр.” |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре . |
Татар халкы тарихы турында белешмә бирә белү. |
10.10 |
| |||||
13 |
Туган җирем – Татарстан. |
1 |
ЛГКК |
Татарстан турында сөйләшү. |
Татарстан турында сөйли белү. |
16.10 |
| |||||
14 |
Казан – борын шәһәр. |
1 |
ЛГКК |
Казан шәһәре турында сөйләшү. |
Текстның эчтәлеген сөйли белү |
17.10 |
| |||||
15 |
Казан шәһәрендәге тарихи урыннар. |
1 |
ЛГКК |
Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында сөйләшү. |
Казан турында сөйли белү. |
23.10 |
| |||||
16 |
Татарстанның милли музеенда. |
1 |
Моналогик сөй,. |
Милли музей турында сөйләшү. |
Милли музей турында сөйли белү. |
24.10 |
| |||||
17 |
Сәнгать дөньясында. |
1 |
Д/ м сөй
|
Татарстанның сынлы сәнгате турында сөйләшү. |
Татарстанның сынлы сәнгате турында кыскача сөйли белү |
30.10 |
| |||||
18 |
Минем төбәгем. |
1 |
Ман.сөй,. |
Яшәгән төбәгеңдә сине борчыган проблемалар турында сөйләшү. |
Үз төбәгең турында сөйли белү. |
31.10 |
| |||||
19 |
Татарстанда яшьләр хәрәкәте. |
1 |
Д/ м сөй |
Татарстанда яшьләр хәрәкәте, яшьләрнең төрле акцияләрдә катнашуы. |
“Парклар маршы”нда, “Чиста шәһәр”, “Чыршы” акцияләрендә катнашулары турында сөйләшү. |
13.11 |
| |||||
20 |
“Шушы яктан , шушы туфрактан без...” темасын кабатлау. |
1 |
Тикшерү. |
|
Алган белемнәрне куллана белү. |
14.11 |
| |||||
Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! 12 сәгать | ||||||||||||
21 |
"Сәламәтлек –зур байлык" тексты. |
1 |
ЛГКК |
"Сәламәтлек –зур байлык"темасына сөйләшү. |
“Сәламәтлек – зур байлык “ текстын сөйли белү. |
20.11 |
| |||||
22 |
Н.Дереклеева "Яшәү кыйммәте " легендасы. |
1 |
ЛГКК |
"Яшәү кыйммәте" проблемасы буенча сөйләшү |
Текстны сөйли белү. |
21.11 |
| |||||
23 |
"Ничек сәламәт булырга?" тексты. |
1 |
Д/М сөйләм |
Сәламәт яшәү кагыйдәләрен турында сөйләшү |
Сәламәт яшәү кагыйдәләрен сөйли белү |
27.11 |
| |||||
24 |
Бсү "Минем тормышымда спорт". |
1 |
ЛГКК |
Өйрәнелгән лексиканы кулланып сочинение язу |
Спорт түгәрәкләре турында сөйли белү. “Минем тормышымда спорт “темасына сөйләшә белү. |
28.11 |
| |||||
25 |
"Тәмәке тартуның зарары" тексты. |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
Аңлап текст алды күнегүләрен эшли белү. |
04.12 |
| |||||
26 |
Текст эчтәлеге буенча сөйләмгә чыгу. |
1 |
Д/М сөйләм |
Тәмәке тартуның зарары турында сөйли белү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
05.12 |
| |||||
27 |
"Аракы кешене нишләтә?" тексты. |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
|
11.12 |
| |||||
28 |
Текст эчтәлеге буенча ситуатив күнегүләр. |
1 |
ЛГКК |
Зарарлы гадәтләрдән саклану турында сөйләшү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
12.12 |
| |||||
29 |
"Ак үлемнән саклан" тексты . |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
Наркотикларның зарары турында сөйли белү. |
18.12 |
| |||||
30 |
Наркотикларның зарары турында фильм карау, эчтәлеге буенча әңгәмә. |
1 |
ЛГКК |
Парларда эшләү, каралган сюжетлар буенча монологлар төзеп сөйләү. |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
19.12 |
| |||||
31 |
Киенә белү үзе бер –һөнәр. |
1 |
ЛГКК |
Модага ияреп киенүнең сәламәтлек өчен зарары, киенә белү проблемасы турында сөйләшү. |
Киенә белү серләрен ачу,сөйли белү. |
25.12 |
| |||||
32 |
Сәламәт яшәү рәвеше. |
1 |
Моноло-гик сөй,. |
Тема буенча диалог төзеп сөйләшү |
Сәламәт яшәү рәеше турында сөйли белү. |
26.12 |
| |||||
Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.12 сәгать | ||||||||||||
33 |
"Дус була белү серләре" тексты. |
1 |
|
Текст алды күнегүләре |
Дуслык турнда сөйләшәү. |
15.01 |
| |||||
34 |
Дус була белү серләре (әңгәмә дәрес). |
1 |
|
Дуслар турында сөйләшү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
16.01 |
| |||||
35 |
Көрд халык әкияте "Өч дус" . |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. Әкияттәге дуслар кебек булмаска, үзеңә ышанычлы дуслар табарга теләк уяту. |
22.01 |
| |||||
36 |
"Чын дуслык нинди була"темасына сөйләшү. |
1 |
ЛГКК |
"Минем дустым" темасына монолог төзү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
23.01 |
| |||||
37 |
"Тугрылыклы дуслык" мәсәле. |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
29.01 |
| |||||
38 |
"Ялган дуслык нәрсәгә корыла?" (әңгәмә дәрес). |
1 |
ЛГКК |
Дус булу серләрен кабатлау(диалоглар төзү) |
Тугрылыклы һәм ялган дуслыкны аера белергә өйрәнү.
|
30.01 |
| |||||
39 |
Ф.Хөснинең "Кабак" хикәясеннән өзек (1өлеш). |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
. |
05.02 |
| |||||
40 |
Әсәр геройларына характеристика бирү. |
1 |
Д/м сөй |
Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү |
06.02 |
| |||||
41 |
Ф.Хөснинең "Кабак" хикәясеннән өзек(II өлеш) |
1 |
ЛГКК |
Өлкәннәргә карата хөрмәтле булу хакында сөйләшү
|
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
12.02 |
| |||||
42 |
Әсәр эчтәлеге буенча сөйләмгә чыгу . |
1 |
д/м сөй |
Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү |
|
13.02 |
| |||||
43 |
Һади Такташның "Мокамай" шигыре . |
1 |
ЛГКК |
Шигырьне яттан сөйләү |
Шигырьне сәнгатьле итеп сөйли белү. |
19.02 |
| |||||
44 |
И.Юзеев "Мин телим дусларга" шигыре. |
1 |
ЛГКК |
Дусларга бәйрәм теләк-ләре әйтә белү |
Шигырьне сәнгатьле итеп сөйли белү. |
20.02 |
| |||||
Саф хисләр ,беренче хисләр.10 сәгать | ||||||||||||
45 |
Габделхәй Сабитов"Ярсулы яз" әсәреннән өзек . |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
|
26.02 |
| |||||
46 |
Әсәр образларына характеристика. |
1 |
Д/М сөйләм |
Образларга характеристика бирә белү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
27.02 |
| |||||
47 |
А.Гыймадиев. "Зөлфия + мин" әсәреннән өзек (1 өлеш) |
1 |
ЛГКК |
Өзекнең эчтәлеген сөйли белү, хат язарга өйрәтү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
05.03 |
| |||||
48 |
Әсәр образларына характеристика. Ситуатив күнегүләр эшләү. |
1 |
Д/М сөйләм |
|
|
06.03 |
| |||||
49 |
А.Гыймадиев. "Зөлфия + мин" әсәреннән өзек (II өлеш) . |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
|
12.03 |
| |||||
50
|
А.Гыймадиев. "Зөлфия + мин" әсәреннән өзек (II өлеш) Укылган әсәр эчтәлеге буенча сөйләмгә чыгу. |
1 |
Д/М сөйләм |
Әсәрнең эчтәлеге буенча сөйләмгә чыгу. |
Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү |
13.03 |
| |||||
51 |
В.Казыйхановның "Йөрәк киңәш көтә" әсәреннән өзек. |
1 |
ЛГКК |
Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
19.03 |
| |||||
52 |
"Бүгенге көн проблемалары" темасына диспут. |
1 |
ЛГКК |
"Яшьләр арасындагы әх-лаксызлык күренешләре, егетләр һәм кызлар дуслыгы проблемасы буенча сөйләшү |
Тема буенча сөйләшә белү. |
20.03 |
| |||||
53 |
Ә.Еники "Кем җырлады" әсәреннән өзек. |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
02.04 |
| |||||
54 |
Әсәр өзеге буенча сөйләмгә чыгу. |
1 |
ЛГКК |
Сугыш чорын чагылдыр-ган әдәби әсәрләр белән танышу. |
|
03.04 |
| |||||
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.16 сәгать | ||||||||||||
55 |
Сугыш чорын тасвирлаган әсәреннән өзекләр уку . |
1 |
ЛГКК |
Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирергә өйрәтү, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. |
Сугыш вакыйгалары турында сөйләшү |
09.04 |
| |||||
56 |
"Өч аяклы ат" фильмын карау. |
1 |
ЛГКК |
Каралган фильм буенча әңгәмә. |
Фильмның эчтәлеген сөйли белү. |
10.04 |
| |||||
57 |
Ш.Маннур "Әсирлектә туган дуслык" әсәреннән өзек. |
1 |
ЛГКК |
Тема буенча диалог төзеп сөйләшү |
Әсәр эчтәлеген сйли белү. |
16.04 |
| |||||
58 |
Музейга сәяхәт. |
1 |
ЛКК |
Җәлилчеләр турында сөй-ләүче экспонатлар белән танышу |
Музейда күргәннәрне парларда сөйләшү. |
17.04 |
| |||||
59 |
Г.Ахунов "Шагыйрьнең каһарманлыгы" әсәреннән өзек. |
1 |
ЛГКК |
Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
23.04 |
| |||||
60 |
"Җәлил һәм җәлилчеләр" темасына әңгәмә. |
1 |
ЛГКК |
Җәлилчеләрне барлау. |
Җәлилчеләр турында сөйли белү. |
24.04 |
| |||||
61 |
БСҮ "Муса Җәлил – батырлык үрнәге" темасына изложениегә әзерлек. |
1 |
ЛГКК |
Иҗади фикерләү сәләтен үстерү |
Изложение язарга әзерләнү. |
01.05 |
| |||||
62 |
БСҮ "Муса Җәлил – батырлык үрнәге" темасына изложение. |
1 |
ЛГКК |
Изложение язу. |
Текстның эчтәлеген сөйли белү. |
07.05 |
| |||||
63 |
Г.Әпсәләмовның "Газинур" әсәреннән өзек. |
1 |
ЛГКК |
Текст алды күнегүләре |
Текстны аңлап,сәнгатьле итеп уку. |
08.05 |
| |||||
64 |
"Үлемсезлеккә бер адым" темасына сөйләшү. |
1 |
Д/М сөйләм |
Тема буенча диалог төзеп сөйләшү |
Газинур кебек батырлык күрсәткән геройлар турында сөйли белү. |
14.05 |
| |||||
65 |
М.Мәһдиев "Бәхилләшү" әсәреннән өзек. |
1 |
ЛГКК |
Иҗади фикерләү сәләтен үстерү |
Яшьләрнең бүгенге көндә сугыш ветераннарына карашы турында сөйләшү. |
15.05 |
| |||||
66 |
Әсәр эчтәлеге буенча сөйләмгә чыгу. |
1 |
Д/м сөй |
Әсәрнең эчтәлеге бунча диалог төзү. |
Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү |
21.05 |
| |||||
67 |
"Минем яраткан әдәби героем" темасына сөйләшү. |
1 |
Д/м сөй |
Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирергә өйрәтү. |
Үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. |
22.05 |
| |||||
68 |
"Күп укыган-күп белә" әдәби бәйге. |
1 |
ЛГКК |
Әдәби диктант |
|
28.05 |
| |||||
69 |
Еллык кабатлау. |
1 |
ЛГКК |
Кабатлау. |
|
29.05 |
| |||||
70 |
Йомгаклау. |
1 |
|
Кабатлау |
|
29.05 |
|
Уку курсларының, фәннәрнең эш программаларын якынча эшкәртмәләренең тәртибен тр белем бирү учреждениеләрнең раславы турында” боерыгына нигезләнеп
04 09 2014
1 стр.
Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде
13 09 2014
1 стр.
Акъяр башлангыч мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Рузия Рәүф кызының
18 12 2014
1 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы
18 12 2014
6 стр.
Натураль сан һәм арифметик гамәлләр турындагы төшенчәләрне формалаштыру предметларның төрле группалары белән практик гамәлләр нигезендә алып барыла
17 12 2014
9 стр.
15 10 2014
4 стр.
Бағдарлама 201 ж бекітілген жұмыс оқу бағдарламасының негізінде әзірленген
18 12 2014
1 стр.
Бағдарлама 201 ж бекітілген жұмыс оқу бағдарламасының негізінде әзірленген
13 10 2014
1 стр.