Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2 ... страница 5страница 6

«Каралды»

МО җитәкчесе

_______/Бадртдинова Р.Ф./

беркетмә № 1

“27” август 2012 ел


«Килешенде»

Укыту эшләре буенча

директор урынбасары Югары Мактама төп белем бирү мәктәбе

________/Закирова М.Ә./


“28”август 2012 ел

«Раслыйм»

Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбе

директоры
_______ /Рахимова Р.С./



I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Бадретдинова Роза Фаикъ кызының

әдәби укудан 1 сыйныфны укыту өчен

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

“23” август 2012елны №1 укытучылар киңәшмәсендә каралды


2012 – 2013 уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

1 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:


  1. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь)

  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4.”2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

5.”Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы, 06.10. № 373, ред. 06.10.2009)

6.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

7.Үрнәк программалар. Татар теле һәм әдәбият. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен. 1-11 сыйныфлар. Казан: Татарстан китап нәшрияты. 2011.

8.Белем бирү оешмасының уку-укыту программасы.

9.ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планы.

10. Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2012-2013 уку елына базис укыту планы.



11.”Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбенең эш программалары” положениесе, боерык № 53. 1.09.2011.

12. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге.


Татарстан Республикасынын Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба» (авторлары: Мияссарова И. Х., Шәмсетдинова Р. Р.), “Әдәби уку” (авторлары: Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина)

нигезләнеп язылган тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде.

Эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 66 сәгать.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Курсның максаты – әлифба укыганда укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота. Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, татарча сөйләү – аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычы:


  • баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

  • аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек - уку берәмлеге, сүз – аңлау берәмлеге, җөмлә – мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу» ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешү;

  • балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);

  • уку-язу күнекмәләренә өйрәтү, грамоталы булуга нигез салу;

  • туган телнең матурлыгына , әдәбиятның һәм халыкның зур тарихына, традицияләренә һәм рухи байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

  • әдәби әсәрләрне аңлап , хис-кичереш белән укырга , кабул итәргә өйрәтү;

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп, сәнгатьнең хыял һәм иҗат дөньясы икәнлегенә, хисләрнең байлыгына игътибарны юнәлтү; мөмкин кадәр укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;

  • алты - җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән үк, балалар бакчасында йөрсә бигрәк тә таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә).

  • Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.

* әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле,чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре һәм кыска хикәяләр белән танышалар);

* җиде яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң актуаль булып тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияли.)



Укучылар башкара алырга тиешле эшләр: сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һэм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сүзыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

Укучылар белергә тиеш:

-татар алфавитның барлык хәрефләрен дөрес итеп әйтә белергә, аваз һәм хәрефнең аермасын (авазны әйтәбез һәм ишетәбез, хәрефне күрәбез һәм язабыз);

-сүзләрне авазларга таркатып, дөрес итеп әйтә белергә;

-сузык һәм тартык аваз хәрефләрен аерырга;

-сүзләрдә һәм сүздән тыш калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне дөрес итеп уку ,

-сүзләрне иҗекләргә бүлү;

- аваз, хәреф – тану берәмлеге, иҗек – уку берәмлеге, сүз – аңлау берәмлеге,җөмлә-мәгълүмат – хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлап, “чын уку ”ның җөмлә укудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Әлифбадан соңгы чорда:

-сүзләр, җөмләләр һәм кыска текстларны иҗекләп салмак уку ;

- укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү, рәсемгә карап, текст эчтәлеген сөйләү; укыган әсәрнең исемен аңлату, дәлилләү, әсәрне гади генә итеп бәяли белү, мисаллар китерү; рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйләү;

- балалар китабы белән “эшли” белү, алынган күнекмәләрдән, алымнардан, эш төрләреннән файдалана белергә.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.

Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)


сыйныф

I ярты ел ахырында

Уку елы ахырында

I



30 сүз

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ . УКЫРГА ӨЙРӘТҮ

Грамотага өйрәтү чоры һәм уку




Тема

Сәгать саны

1

Әзерлек чоры

3

2

Төп чор (Хәрефләр һәм авазлар )

39

3

Уку

24




Барысы

66

Грамотага өйрәтү ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры һәм укый-яза белергә өйрәтү чоры (төп чор).

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Шул ук вакытта нәниләр өчен басылган китаплар белән кызыксыну да уятыла, мөстәкыйль укырга омтылыш тудырыла. Тора-бара кечкенәләр өчен чыгарылган журналлар белән дә таныштырырга мөмкин. Бу эштә укытучы дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү, рәсемнәргә карап, әсәр эчтәлеген сөйләп күрсәтү, китап, журнал, әсәр исемнәрен уку кебек гамәлләр төп ысул булып тора.

Аваз, хәреф — тану берәмлеге, иҗек — уку берәмлеге, сүз — аңлау берәмлеге, җөмлә — мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Әзерлек чоры (3 сәгать)

Сөйләм. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.

Җөмлә һәм сүз. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — Җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

Иҗекләр. Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр (уа, ил, ант), кушылмадан торган һәм кУШылма авазлардан башланган иҗекләр (чабу, күл-мәк, сирт-•Нэ> шомырт). Сузык авазларга басым ясап (умарта) яки суза төшеп (әә-реек-мәән), сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтү һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгеләү.

Авазлар һәм хәрефләр. Аваз турында күзаллау тудыру. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны әйтеп һәм ишетеп, ягъни конкрет авазны әйткәндә авыз эчендә сулышның тоткарлануы яки тоткарланмавына а), калын яки нечкә әйтелүенә ә), яңгырап яки пышылдап ишетелүенә с) карап аера белү. Авазларны әдәби дөрес әйтү.

Аерым (сузык яки тартык) авазны сүздән аерып алу, сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау (сүзләрдәге авазлар санын, аларның характерлы билгеләрен, сүздәге тәртибен күрсәтү), әйтелгән һәм ишетелгән сүзләрне аларның иҗек-аваз төзелешен күрсәткән схема-модельләр белән бәйләү, ягъни конкрет сүзнең иҗек һәм авазларын сүздәге тәртиптә схемада күрә белү.

Укытучы тәкъдим иткән аваз кергән сүзләрне мөстәкыйль уйлап табу (ш: таш, шар, шешә...); сүзләрнең әзер иҗек-аваз схемаларын эзләп табу.

Калын сузык авазларны белдергән, а, у, ы һәм нечкә сузык авазларны белдергән ә, ү, и хәрефләре белән таныштыру; сузык аваз хәрефләрен, шул хәрефләрдән төзелгән сүзләрне укырга өйрәтү (ә, әү, у, и, иа!, ау!)



Әлифба чоры, яки төп чор (39 сәгать) Укырга өйрәтү

Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык авазлар белән танышу. Сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү (урыла үрелә).

Сузык аваз хәрефләренә карап, кушылмадан торган (ике хәрефле ачык) иҗекләрне, өйрәнелгән хәрефләрдән төзелгән иҗекләрне телдән аваз анализы һәм синтезы ясалганнан соң

уку.


Башта — аваз анализы ясап, алга таба анализ ясамыйча гына күңелдән әйтеп, кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушылмалардан (та, ла, тә, ти) сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып, җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку (эре — [эрә], тиен — [тийэн], юкә — [йүкә], юка — [йукъа] һ. б.). Сузыктан башланган ике хәрефле (ал, ит, үт), сузыктан һәм кушылмалардан торган ике иҗекле (а/ла, тә/ти, ә/ти) сүзләрне уку; аннары артикуляцион берәмлекләр буенча кушылмалардан башланган иҗекләрдән төзелгән сүзләрне уку (мә,



мә:к тә:п, кө:р:т ле:к, ба:л ты:р га:н); ахырдан сүзләрне турыдан-туры иҗекләп, кыска һәм гади сүзләрне бөтен килеш әйтеп уку. Сүзләрне, кыска гади җөмләләрне, балаларга аңлаешлы кечкенә текстларны аңлап, әдәби дөрес һәм салмак итеп, сүзләп кычкырып укырга эзлекле күнектерү.

Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә (нокта, сорау, өндәү), җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп, укытучы үрнәгендә укырга өйрәнү.

Уку гигиенасы кагыйдәләре белән балаларны таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.

Кычкырып укырга тәкъдим ителгән балалар әдәбияты тематикасы

Туган илем, туган телем, Ватаным Татарстан, гомумкеше-лек әдәп-әхлагы, гаилә тормышы, уку һәм хезмәт сөю, халкыбыз тарихында милли азатлык өчен көрәш сәхифәләре, халыклар дуслыгы, тереклек һәм үсемлекләр дөньясында кеше, ел фасыллары, маҗаралар, тылсымнар турында язучылар һәм халык иҗат иткән, хис һәм кичерешләргә бай әсәрләр (хикәя, әкият, җыр, шигырь, мәзәк, табышмак, мәкаль).

Балалар китабы белән эшләү

Китап уку даирәсен формалаштыру (һәр дәрескә — бер китап). Балалар өчен басылган китаплар белән кызыксындыру, китапларны эчтәлегенә карап аера белергә өйрәтү, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтү, китапны язган кешенең (авторның) исемен укып күрсәтү. Дәрестә, дәрестән тыш укылган китап, әсәр буенча гади генә уеннар оештыру. Сөйләгәндә, әсәрдән алынган әдәби сөйләм үрнәкләреннән файдалану (сүзләр, сүзтезмәләр, әйтемнәр, мәкальләр, җор җөмләләр һ. б.).

Уку гигиенасы һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәү.

Әйтмә сөйләмне үстерү

Сөйләмнең аваз культурасы. Балаларда үз сөйләменең, шулай ук башка кешеләр сөйләменең авазларына игътибарны көчәйтү; ишетү сизгерлеген һәм хәтерен, сөйләм органнары хәрәкәтен үстерү, шомарту. Сөйләмнең гомуми күнекмәләрен камилләштерү, сөйләмнең салмак темпы һәм ритмына, сөйләм сулышына һәм агышына, уртача тавышка (көчәнмичә кычкырып сөйләүгә) һәм дөрес интонациягә (тавышны күтәрә, түбәнәйтә белергә) өйрәтү.

Сүзләрне (аеруча иҗек-аваз төзелеше катлаулы булганнарын) орфоэпия нормаларына туры китереп, басымнарны

саклап әйтүне эзлекле камилләштерә бару. Туган телдәге парлы авазларны әдәби дөрес әйтү, аеруча балалар еш бутый, бозып әйтә торган з с, ч с, н ң, х һ, ш ж, ж й, п б, хю в һ.б. авазларны ишетеп аера, дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү (сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткеч, тел чәбәләндергечләрдә анык итеп әйтү).

Сүз өстендә эшләү. Балаларның сүзлеген (сүзлек хәзинәсен) ачыклау, аныклау, баету һәм активлаштыру. Предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдергән, хәрәкәт вакытын һәм урынын күрсәткән (кичә, бүген, иртә, иртән, иртәгә, ары, бире, монда, алда, читтә, өстә, югары, эчтә, тышта, түбән, аста һ. б.) сүзләрне дөрес (урынлы) куллану һәм аларның мәгънәләрен аңлату. Мөһим билгеләре буенча предметларны берләштерү һәм аеру, төркемне һәм төрне атаган сүзләрне дөрес куллану {хайван, кош, җәнлек, сыер, болан, тавык, көртлек һ. б.). Уйны төгәл белдерү өчен кирәк булган сүзләрне таба һәм аларны дөрес грамматик бәйләнешкә кертә белү (кичә кич, иртәгә иртән..., чибәр йөз, зифа буй, матур гөл..., тактага яза, тактада чишә, сузык аваздан башлана, тартык авазга бетә, күргәзмә оештыра, күрсәтмә әсбап ясый һ. б.). Сүзләрнең мәгънә төсмерләренә сизгерлек сыйфатын үстерү, күп мәгънәле, мәгънәдәш, капма-каршы мәгънәле сүзләрне иң гади мисалларда тану, аеру. Әдәби әсәрләрдәге күчерелмә мәгънәдә (образлы итеп) кулланылган сүзләрне, әйтелмәләрне балаларның үз сөйләмендә кулланырга өйрәтү.

Сүзләрне грамматик дөрес формада куллану, сөйләмне әдәби дөрес булмаган сүзләрдән арындыру.

Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү.

Балаларның мәктәпкәчә яшьтә ирешкән сөйләү осталыгын камилләштерү. Укытучы соравына биреләчәк җавапны яхшылап уйлап җиткерү, анык, төзек һәм кыска гына төгәл итеп әйтү. Җавапта төрле тип җөмләләр куллану.

Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләү.

Рәсем яки рәсемнәр сериясе буенча гомуми бер темага берләштерелгән җөмләләр яки сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү.

Укылган җөмләләргә яки текстларга карата куелган сорауларга телдән җавап бирү.

Әдәби әсәрдәге хәлләргә бәйле сүзләрне кулланып, төрле күренешләрне укытучы ярдәмендә телдән сурәтләү. Сюжетны тулыландыру, кечкенә хикәя башына, аеруча ахырына, мөстәкыйль рәвештә төрле күренеш һәм хәлләр уйлап чыгарып өстәү.

Укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үз тормышында булган хәлләр турында телдән кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүләрен оештыру.

Табышмакларны җентекләп аңлату; шигырь, җыр, такмак, такмаза, сынамыш, тизәйткеч һәм мәзәкләрне ятлау, эчтәлек таләп иткән дәрәҗәдә аларны төрле интонациядә сөйләү.

Үз хикәяләрен телдән иншалаганда һәм укыган текст эчтәлеген сөйләгәндә, балалар сөйләменең грамматик дөреслеген, төгәллеген, тулылыгын, хисләргә, кичерешләргә бай, эзлекле, эчтәлекле һәм нәфис булуын үстерү.

Башка укучыларның җавапларына һәм сөйләмнәренә игътибарлы һәм теләктәш мөнәсәбәттә булу сыйфатын һәр укучыда тәрбияләү.



Әлифбадан соңгы чор Уку. Сөйләм үстерү (24 сәгать)

Дәрестә уку

Уку тематикасы. Туган ил, уку һәм хезмәт, әдәп-әхлак, табигать һәм җәмгыять тормышында кеше; мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр; Г. Тукай, Г. Ибра-һимов, М. Җәлил һәм аларның әсәрләре.

Ятлау өчен әсәрләр. Уку елы дәвамында 5—6 шигырьне яттан сөйләргә өйрәнү.

Уку күнекмәләре. Беренче ярты елда өйрәнелгән хәрефләрдән торган сүзләр, җөмләләр һәм кыска текстларны иҗекләп салмак уку.

Икенче ярты елда алфавитның барлык хәрефләре булган кечкенә текстларны дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, кыска сүзләрне бөтен килеш уку. Таныш булмаган текстны уку темпы — минутына 30 сүз. Җөмләләр арасында пауза ясау.

Текст өстендә эшләү, бәйләнешле итеп сөйләү. Укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү; рәсемгә карап, текст эчтәлеген сөйләү, укыган әсәрнең исемен аңлату, дәлилләү, әсәрне гади генә итеп бәяли белү, мисаллар китерү, рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйләү.

Балалар китабы белән эшләү. Таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера-таный белү; таныш китапларның исемнәрен әйтү; китап исемен, авторын укып күрсәтү. Китапханәдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган китапларны алып уку. Китап кибетләреннән нәниләр өчен чыгарылган китапларны сатып алу.

Дәрестән тыш күмәкләп китап укыганда, дәрестә текст өстендә эшләгәндә алынган күнекмәләрдән, алымнардан, эш төрләреннән киң файдалану.

Эш программасын корректировкалау бите




Темасы

План буенча үткәрү вакыты

Корректировка сәбәбе

Коректировка чарасы

Фактта үткәрү вакыты

1

Ш.Галиев Рифма.

08.03

Бәйрәм көн

Материалны берләштерү

06.03

2

Р.Кутуй. “ Төнге әкият”


01.05

Бәйрәм көн

Материалны берләштерү

03.05



















следующая страница>


мо җитәкчесе /Бадртдинова Р. Ф./ беркетмә №1 “27” август 2012 ел

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

1010.38kb.

18 12 2014
6 стр.


Каралды: Методик берләшмә җитәкчесе: /Закиева Л. З./ Беркетмә № от " " 20

Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде

116.39kb.

13 09 2014
1 стр.


«Каралды» мб җитәкчесе / Г. Р. Бутяева/ Беркетмә № 201 г.

Уку курсларының, фәннәрнең эш программаларын якынча эшкәртмәләренең тәртибен тр белем бирү учреждениеләрнең раславы турында” боерыгына нигезләнеп

258.4kb.

04 09 2014
1 стр.


Программа педагогик киңәшмәдә каралды, раслатылды. Беркетмә №1 «31» август 2012нче ел. 2012-2013 нче уку елы

Акъяр башлангыч мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Рузия Рәүф кызының

289.41kb.

18 12 2014
1 стр.


Новинки литературы (Август 2012)

Великий и таинственный океан / А. С. Бернацкий. – Минск: Народная асвета, 2012. 189 с

73.93kb.

17 12 2014
1 стр.


Новое поступление литературы за август месяц 2012 года

Булеулиев, Б. Т. Отечественный суд присяжных: история, теория, практика. Монография. Астана, 2012. 516 с

11.81kb.

13 09 2014
1 стр.


Беркетмә №6 күчермә 17 март, 2012 ел

Көн тәртибе белән мәктәп китапханәчесе Ә.Ә. Мохтарова таныштырды. Ул РФ мәгариф һәм Фән министрлыгы тәкъдим иткән дәреслекләр белән таныштырды

42.06kb.

10 09 2014
1 стр.


Заседание педагогического совета Август 2011г., август 2012г. Директор Уразова А
61.36kb.

13 12 2014
1 стр.