Әбүләизова Фәнзия Шакир кызы
югары квалификацион категорияле
башлангыч класс укытучысы.
4-сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.
Тема. Сүз төркемнәрендә кунакта.
Максатлар:
-
Сүз төркемнәре турындагы белемнәре камилләштерү.Кисәкчәләр турында төшенчә бирү,аларны аерып тану күнекмәсен формалаштыру.
-
Бәйләнешле сөйләм һәм фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү.
-
Укуга җитди караш, игътибарлылык тәрбияләү;бер береңнең фикерен хөрмәт итеп, килешеп эшләү күнекмәсен үстерү,туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:Карточкалар,һәр укучыга аерым биремнәр, терәк таблица
сигнал карточкалары, магнитофон язмасы.
Метод һәм алымнар. Әңгәмә,биремнәрне аерым-аерым үтәү,төркемнәрдә эш.
Дәрес төре: дәрес эзләнү.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру. Балаларның фикерен дәрескә туплау. Кереш сүз.
Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик, (экранда языла)
"Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе-мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.”
Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез. Барыгыз да әзерме? (Балалар җавап бирә)
2. Дәреснең темасын ачыклау.
Без өйрәнергә тиешле "дәрьяның" исемен ачыклыйк. Магнитофоннан янгырый:
Борын-борын заманда Лингвиния дигән утрауда бик күп сүзләр яшәгән. Алар арасында бер дә тәртип булмаган. Өйләреннән чыгып китсәләр,
адашып, кире әйләнеп кайта алмаганнар. Аптыраганнар, йөдәгәннәр дә ханбикә - Морфологияне ярдәмгә чакырганнар, һәм Морфология тиз арада сүзләрне тәртипкә салган. ( Тактада Лингвиния утравының планы эленә).
(
3. Уку мәсьәләсен кую.
-
Нинди дәүләтләр барлыкка килгән?
-
Исем, сыйфат, фигыль, алмашлык.
-
Нинди теманы кабатлыйбыз?
-
Без бүген сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгытуны дәвам итәрбез.
- Яңа сүз төркеме белән танышырбыз.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
- Ханбикә-Морфология утрауда сүзләрне ничек тәртипкә салган? (Төркемнәрдә эш.Сорауларга җавап эзләү.Үзбәя.)
Число,класс эше языла. Тактада:
Ямьле, Тукай, мин, гына, кояш, йөгерде, да, сез, ап-ак, ява сүзләре язылган.
- Шушы сүзләрне 4 төркемгә бүлеп язарга.
( Язгач, экрандагы таблица белән үзләренекен чагыштыралар. Үзбәя).
Мөстәкыйль сүз төркемнәре.
исем
|
алмашлык
|
фигыль
|
сыйфат
|
Тукай
кояш
|
МИН
сез
|
ява
йөгерде
|
ямьле
ап-ак
|
-
Кайсы сүзләр артык калды?
-
Да, гына.
-
Нинди сүз төркеменә кертербез? Бу сорауга җавап бирер өчен, күнегү эшлибез.
-
Текстны аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп укыгыз.
( Текст экранда чыга ).
Әле
генә ап-ак кыш иде. Менә ямьле яз да җитте. Күләгә һәм дымлы урманда нәфис хуш исле чәчәк үсә. Энҗе чәчәк - язның бүләге. Бу матурлыкны саклагыз!
Текст буенча әңгәмә.
- Генә, да сүзләренә сорау куеп буламы? Нинди мәгънә белдерә?
( Парларда эш ). Нәтиҗә ясау.
Яңа сүз төркеме - кисәкчә була.Ул ярдәмче сүз төркеменә керә. Дәрестә алган белемнәрне модельләштерү.
Сүз
төркеме
Мөстәкыйль Ярдәмче
- Үзегезнең модель белән экрандагы модельне чагыштырыгыз.(Үзбәя)
Ныгыту.
1 .Бирем. Җәяләрне ачып, табышмакны күчереп яз.
Җәй (дә), кыш (та)
Яз(да),көз(дә)
Чәчәк ата бер төстә.
Нәтиҗә: кисәкчәләр аерым языла. (Үзбәя)
2.Уен "Сүз төркемнәре"
III. Йомгаклау.
1. Рефлексив-бәяләү этабы.
- Без бүген тел дәрьясының бер бүлеге булып торган " Сүз төркемнәре" темасын өйрәндек. Дәрьяның нинди энҗе-мәрҗәннәрен эзләп таптык? (Җаваплар тыңлана) -Барлык сорауларга да җавап бирә алдыкмы? -Кем үз эшеннән канәгать калды? -Кем яхшырак җавап бирә алыр идем дип уйлый?
2.Өй эше.
1 .(Индивидуаль дифференциаль карточкалар таратыла.)
2.Иҗади эш.