Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Рәхмәт сиңа, әлифбам!

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә “Рәхмәт сиңа, әлифбам” дип язылган лозунг эленгән. Укучылар музыка астында залга үтәләр.

( “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый).

Укытучы: Беренчеләр, беренчеләр,

Сез класста ничә кеше?
Укучылар: Без класста 9 кеше

Сез буласыз 10 нчы.


Укытучы: Беренчеләр, беренчеләр,

Нинди көн бу, беләсезме?

Укучылар: Әлифба бәйрәменә

Без җыелдык, күрәсезме?

Укытучы : Беренчеләр, беренчеләр,

Шуны яхшы әйтә бел:

Нәрсә соң ул туган тел?
Укучы: - Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни” дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти” дип,

- Соң минутта әйтә алсаң: “Әни” дип,

Соң минутта әйтә алсаң: “Әти” дип.


Укытучы: Татар булып, илне сөеп,

Килә алга барасы.

Нигә алга бармаска

Сез – замана баласы.

Кадерле укучыларым, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм- Әлифба бәйрәме! Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы барлык балалар да укый, яза, саный, исәпли беләләр.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны тырышып үзләштерүендә Сезнең дә өлеш бик зур! Сезгә дә бик зур рәхмәт.

Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме.

Бәйрәм белән барыгызны да!

Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук

та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар,

имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тыныч-

лык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа

болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен Казанбаш мәктәбенең 1 сый-

ныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора”- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.





























































































































  1. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.

  2. Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой.

  3. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.

  4. Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван.

  5. Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый.

  6. Озын сачен алтын тарак белән кем тарый?

- Нинди сүз килеп чыкты балалар?



- Ә-лиф-ба.

-Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.

Бу Әлифба агачы икән.

1 Тышта тып та тып тамчы тамганда 2. 39 хәреф белән

Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.

Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың син

Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!

3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,

Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.

Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре

Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.
5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне

Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.

Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга

Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.


7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга

Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.

Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә

Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .

9.Әлифбам –беренчесе,

Әнием күк кадерлесе.

Юл күрсәтте белемгә.

Өйрәтте гаделлеккә

(Ишектән Убырлы карчык килеп керә)

У.к: Туктагыз әле ,туктагыз! И, ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр.

Миңа ник бер кеше дәшсен. Миңа бер кош теле кадәр чакыру җибәрүдән кәгазегез бетәр идемени, сездә дә кризис түгелдер бит? Менә кызык итәм әле үзегезне . Тылсымым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.



Укучылар: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәм үткәргәндә чакырырбыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.

У.к: Ярый инде бер юлга гафу итәрмен, тик бер шартым бар. Мин сезгә биремнәр алып килгән идем. Шул биремнәргә дөрес җавап бирсәгез бәйрәмегезне дәвам итәрсез. Сез ризамы?

Укучылар: Риза, риза Убырлы.

У.к: - Алфавитта барысы ничә хәреф?

- .....


-Әлифбадагы берәр табышмакны әйтегез.

-.....


- Әлифбадагы берәр шигырьне ятлап күрсәтегез.



  • Әниләрегезне алфавит тәртибендә тезегез.

-...

У.к: Рәхмәт балалар , булдырдыгыз! Болай булгач бәйрәмегезне дәвам итә аласыз.Мин бик шат.Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау бул, Убырлы!

Укытучы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Алдагы биремебезне тыңлыйк әле. Безнең 1 сыйныфта 9 бөртек бала. Хәзер балалар мин укыган шигырь юллары аша үз-

ләрен танырга тиеш. Таный алмаганнарга әти-әниләр булышса да ярый.


1.Дүрт абыем да минем

Үсте инде,зур хәзер.

Апайларыма һәм әниемә

Булышырга мин әзер.

Исемем дә бик матур,

Йөземдә балкый гел нур.

Иркәләнергә яратам,

Барысын үземә каратам.(Гөлия)

2.Энем, өчен иң кадерле

Апай булам – беләмсез.

Бар әбием, әтием, әнием

Бәхетле мин – сизәмсез.

Русча да белеп сөйлим,

Яратам исәпләргә.

Матур – матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә. (Диләрә)

3.Мин гаиләдә олы малай

Булышам бөтен эштә.

Нәни энемне карау да

Әле бит минем өстә.

Малларны да карашам мин,

Юл ачам, карлар көрим.

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга телим. (Айдар)

4.Гаиләдә без 4 кеше

Кечкенәсе мин булам.

Карлар көрим,җыештырам

Бар эшне дә булдырам.

Менә шундый тырыш кыз мин

Барысына да өлгерәм

Җырлыйм,биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм(Илүзә)

5.Сыйныфта иң кечкенәсе мин

Шуңа бар бер теләгеи.

Куып җитәрмен сезне дә,

Көтегез иптәшләрем. (Илһам)

6.Апайларымнан калышмыйм дип

Тырышам бар көчемә

Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Максат куйдым үземә.(Айзилә)

7.Гаиләдә мин бер генә

Яратам күп укырга

Башваткычлар чишәргә

Чиста,пөхтә язарга.(Илнара)

8.Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле,затлы тел.(Давыт

9.Мин гаиләдә бер малай

Булышам бөтен эштә.

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга теләп.

Бөтен хәрефне беләм

Алардан сүзләр тезәм.

Тукталып уйлап куям

Мин дә бит өйрәндем диям(Илфират)

Бергә:Әгәр ничәү дисәгез

Без класста тугыз

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәбез


(Ишектән атылып-бәрелеп 1 малай керә)

-Әй, нишлисез сез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?



Укытучы: Абау кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып, бәрелеп килде дә керде, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башлады. (Малай кызларның чәчләрен тарта)

Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле син бәлки? Әле дәресләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр?



Малай: Мин укучы түгел , ләкин укучы булсам да өй эшләрен эшләмәс идем.

Сез дә эшләмәгез.Нәрсәгә ул өй эшләре. Рәхәтләнеп уйнагыз.



Укытучы: Абау, кем соң син малай,ә?Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең бит син.

Малай: Танымыйсызмы?Белмәсәгез, белегез.(Кофтасын сала, анда “2”ле дигән язу килеп чыга.) “2” ле булам мин! Сезнең янда калырга килдем.

Укытучы: Ә менә ни өчен шундый тәртипсез икәнсең син. Балалар, сезнең арада андыйлар юкмы?

Бал-р: Юк, юк.

Малай: Димәк, без сине кабул итмибез. Бар, кит.

(“2” лене куып чыгаралар)

(Ишектән “2”лене бәреп ега язып “3” ле керә)



  • Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?

Укытучы: Бездә Әлифба бәйрәме, “3” ле. Әле син тагын 1 нәрсәне оныттың, исеңә төшер әле .

-Нәрсәне?Ә,ә,ә гафу итегез.Исәнмесез.



Укучылар: Исәнмесез “3”ле.

-Мине сезнең янга билгеләр патшалыгы җибәргән иде. Сезнең янда калырга кушты.

(Бергәләп киңәшкәннән соң бик теләмиче генә “3” лене алып калалар)

(Ишектә “4”ле)

-Исәнмесез! Әлифбаны өйрәнеп бетергәнсез дип ишеткән идем.Бәйрәм итәсезмени?

Укытучы: Әйе шул “4”ле Синдә кал безнең бәйрәмебездә.

-Ярар, дусларым.Мин сирәк-мирәк булса да онытылгалап куям шул.



Укытучы: Зыян юк “4”ле . Андый хәлләр бар кеше белән дә булгалый.

Укытучы: Балалар, безгә кунакка кем килми калды соң әле?

Укучылар: Без “5” лене көтәбез.

Укытучы: Әйе балалар, Әлифба агачына күз салыгыз әле.Әнә кайда үсә икән ул “5” леләр.Алар сезнең үзләрен һичшиксез кабул итәчәгегезне белделәр һәм бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар.Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес җавап биргәнегез өчен , үзенең җимешләре – “5” леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт “5” легә генә укуыгызны теләп кала.

Җыр:


Ишектән Математика,Азбука,Татар теле,Туган тел китаплары керә.

Укытучы:Әйдәгез,түрдән үтегез кадерле кунаклар.



Туган тел.Мин Туган тел буламын.

Татар теле. Мин Татар теле булам.

Т. тел.Көн дә бергә йөрербез.

Тат.т.Бик күп белем бирербез.

Т. Тел. Мине укып сөйләрсез

Тат. Т.Мине язып сөйләрсез

Т.Тел. Минем белән сөйләшеп.

Тат. Т. Минем белән серләшеп

Т. Тел.Бик күп айлар үтәрсез

Тат. Т. Хыялыгызга җитәрсез.

Математика:Исәнмесез нәни дусларым.Минем сезнең тапкырлыгыгызны,зирәклегегезне сынап карыйсым килә.Сез ничә ай укыйсыз.(9 ай)

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтермен.

1.Кәрзиндә песи балалары утыра.Аларның 3 пар колагы бар.Кәрзиндә ничә песи баласы бар?

2.Кош сүзендә 3 хәреф бар.Хәрефләр саны артыграк булган сүз уйлап табыгыз.

3.Каенның бер ботагында 4 алма,икенчесендә 8 алма үсә.Барысы ничә алма?

Азбука:Здравстуйте,мои милые друзья.Я-Азбука.Вы со мной научились читать,слова на русском языке,разработать схему слов,выучить стихотворения,отгадывать загадки.Сегодня у вас большой праздник.Я вам приготовила задание.Мы будем решать ребусы.(ребус чишелә)

Азбука:Молодцы,ребята.



Туган тел.Мин Туган тел буламын.

Татар теле. Мин Татар теле булам.

Т. тел.Көн дә бергә йөрербез.

Тат.т.Бик күп белем бирербез.

Т. Тел. Мине укып сөйләрсез

Тат. Т.Мине язып сөйләрсез

Т.Тел. Минем белән сөйләшеп.

Тат. Т. Минем белән серләшеп

Т. Тел.Бик күп айлар үтәрсез

Тат. Т. Хыялыгызга җитәрсез.

1. Нигә безгә куанмаска 3Туган тел – иң әйбәт шигырь

Без бит инде зур үстек Туган тел – иң әйбәт җыр

Әлифбаны тәмамлап Туган тел – иң әйбәт китап

Туган телгә күчтек. Туган тел – иң якын тел.
2. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма

4 Әткәм - әнкәм сүзе белән 5Ата- бабамнар үткәнен

Ачылган телем минем Белдем мин синең аша

Син бирдең миңа ышаныч Башка телләрнең эчен

Кичкәндә белем илен. Кердем мин синең аша.


6Ядәм иттең белдерергә

Күңелемдә ни барын. 7.Иң газиз татар телем син.

Син-ярдәм иттең аңларга Кадерле туган телем.

Кешеләрнең моң-зарын. Төрле телләр бакчасында

Хуш исле гүзәл гөлем .
Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем

Җиткерәбез Һәммәбез Гомер биргәнсез безгә

Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез

Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .
(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)
1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез

Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.

“5” кә укырга.
Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

(Бүләкләр тапшыру)

ҖЫР: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
КАЗАНБАШ УРТА ГОМУМ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

УКЫТУЧЫ:Әсхәдуллина Г.Җ.



2009/2010 нчы уку елы.




Рәхмәт сиңа, әлифбам!

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә “Рәхмәт сиңа, әлифбам” дип язылган лозунг эленгән. Укучылар музыка астында залга үтәләр

98.9kb.

12 10 2014
1 стр.


1. Алып баручы Ни өчен тирә якта тантана? Сизәсезме, сөйләм бик тиз бетте

Рәхмәт укучылар. Күрәм сез бүген “ Математика- фәннәр патшасы” кичәсенә җыелгансыз. Математика патшалыгы –ул борынгы дәүләт. Күп гасырлардан килгән тарихы бар. Безгә кунакка борынг

109.89kb.

10 09 2014
1 стр.