Перейти на главную страницу
Ни өчен тирә - якта тантана?
Сизәсезме, сөйләм бик тиз бетте.
Һәр фәннең патшасы бүген
Безгә кунакка килде.
2. Алып баручы.
Бу очрашу шатлыгын
Истә калдырыйк дуслар.
Тормышта математиканың кирәклеген
Аңласын иде һәр бала.
Математика патшасы керә.
(“Математика- фәннәр патшасы” диеп язылган тасма кигән).
Математика турында халык
Бик зирәк фикер әйткән.
“ Ул зиһенне арттыра,
Акылны тәртипкә китерә”- дигән.
1 укучы
Җиңү өчен тапкырлыкны
Зирәклекне бирә математика
Яшьләр синнән өйрәнә
Үстерергә сәләтне.
2 укучы.
Авыр чакларда җиңәргә
Ярдәм итәсең безгә.
Һәр фәннең патшасына
Багышлыйбыз кичәне.
Математика патшасы.
Рәхмәт укучылар. Күрәм сез бүген “ Математика- фәннәр патшасы” кичәсенә җыелгансыз. Математика патшалыгы –ул борынгы дәүләт. Күп гасырлардан килгән тарихы бар. Безгә кунакка борынгы грек галиме Пифагор һәм борынгы грек философы Платон Афинский килде. Әйдәгез каршы алыйк.
2. Пифагор .Исәнмесез Математика патшасы, кунаклар, укучылар.
Платон. Исәнмесез укучылар..
( Барысы да исәнләшә )
Укучы. Пифагор, ни өчен синең укучыларың пифагорей йолдызы тагып йөриләр ?
Шулай итеп , без тагын саннар белән очраштык.
Цифрларның язылышының барлыкка килүе турында тарихта бик күп төрле версияләр бар. Барлык цифрларга бүген Александр Сергеевич Пушкинның версиясе ошый. Ул барлык гарәп цифрлары магик квадратта барлыкка килгән дип санаган. Менә үзегез карагыз.
Саннарны өйрәнү фәне үскән саен саннарның магик көченә ышаныч барлыкка килгән. Пифагорчылар, тирә-як табигатьне өйрәнгәндә, бер фикергә килгәннәр. Табигатьнең һәр күренешенә , һәр җисеменә ниндидер сан туры килә дигәннәр. Пифагорның укучылары уен коралы кылы белән музыкаль тон арасындагы бәйләнешне ачканнар. 2:1 , 3:2, 6:3 чагыштырмалары музыкадагы интервалларны :октава, квинта, квартаны табарга мөмкинлек биргән. Хаттә һәр кешене дә саннар белән кодларга мөмкин дип санаганнар. Һәр сан артында сер саклана дип уйлаганнар.
Үзеңнең исем фамилияңне яз. Һәр хәрефне цифр белән алыштырып яз , килеп чыккан саннарны куш. Әгәрдә 9 дан зуррак сан чыкса , шул санның цифрларын куш.
Мәсәлән.
5 + 1+ 2+7+2+1+1+ 2+ 7+ 2+1+7+ 5+ 6+ 3+ 2+1+1=56 5+6=11 1+1=2
1) Мин 1 санын иң төп сан дип саныйм.
1не ун цифр ярдәмендә язып була, мәсәлән:
148 35
----- + ------ = 1
296 70
2) 1 не теләсә нинди дәрәҗәгә күтәргәндә ул үзгәрми, мәсәлән:
3) Теләсә нинди натураль санны үзеннән алда торган сан һәм 1санының суммасы рәвешендә язып була.
2 = 1+1, 3 = 2 + 1 , 4 = 3 + 1
Нәтиҗә ясыйбыз.. Бердән башка бернинди дә сан төзелә алмый. Борынгы галимнәр берне саннарның башлангычы һәм ахыры дигәннәр, ә 1нең башы да ахыры да юк дип санаганнар.
Мин 2 санын иң төп сан дип саныйм.
Мәсәлән 5 икеле һәм гамәлләр ярдәмендә 1дән 9 га кадәрге саннарны яза алам.
1 = 2 + 2 – 2 – 2 : 2 6 = 2 + 2 + 2 + 2 - 2
Мин сезгә 3 санының иң төп сан икәнен исбатлыйм. Бу санны борынгыдан камил сан дип санаганнар. Чөнки ул натураль саннар рәтендә бердәнбер сан, үзеннән алда торган саннар суммасына тигез.
1 + 2 = 3.
Дүрт 3 ле ярдәмендә 1 дән алып 10 га кадәр саннарны язарга мөмкин.
33 3 3 3 + 3 + 3 3 ∙ 3 + 3
1 = ---- 2 = --- + ---- 3 =------------ 4 =--------------
33 3 3 3 3
5 = 3 + 3 – 3 : 3 6 = 3 + 3 + 3 – 3
7 = 3 + 3 + 3 : 3 8 = 3 ∙ 3 – 3 : 3
9 = 3 ∙ 3 ∙ 3 : 3 10 = 3 : 3 + 3 ∙ 3
Күп кенә кызык сыйфатларын математик галимнәр Леонардо Эйлер (XVIII г.) һәм И.М.Виноградов ( XIX г.) тапканнар.
Чиркәү әһелләре 3 санын камиллек символы дип санаганнар.
Римлыларда – 3 төп алла: Юпитер, Марс, Квирин; Диана, ау алласының , 3 бите булган, христиан динендә изгелекнең 3 бите һәм Троица , “Бог любит Троицу” әйтеме. Өчпочмакның 3 ягы, 3 почмагы бар. Аны геометриядә төп фигура дип атыйлар.
4 саны.
Болар бар да кызык, ләкин иң мөһиме көч. 4 не көч символы дигәннәр, чөнки 1, 2, 3, 4 саннары суммасыннан беренче ун санны язып була. 4 + 1 = 5, 2 + 4 = 6 , 3 + 4 = 7 , 1 + 3 + 4 = 8, 2 + 3 + 4 = 9, 1 + 2 + 3 + 4 = 10. Дүрт 4ледән һәм гамәлләр ярдәмендә дә 1 дән алып 10 га кадәр саннарны язарга була.
44 4 4 4 + 4 + 4
1 = ----- , 2 = --- + --- , 3 = -------------- 4 = 4 + 4 ∙ ( 4 – 4 )
44 4 4 4
4 ∙ 4 + 4 4 + 4 4
5 = -------------- , 6 = -------- + 4 7 = 4 + 4 - ----
4 4 4
4 4
5 саны.
5 һәм 6 саннарының үзлекләре бер төрлерәк. 5 ле чыннан да төп сан дип аталыр иде. Әгәрдә 5не үз үзенә тапкырлансаң соңгы цифры 5 чыга. 5∙ 5 = 25 , 25 ∙ 5 = 125 һ.б.
Борынгылар аны түгәрәк сан , дөреслек символы дип атадылар.
Төзек бишпочмаклы йолдызчыкны пифагорчылар сәламәтлек символы дигәннәр, бу фигура аларның берләшмәсенең эмблемасы булган.
Бер сан уйлагыз. Аны 2 гә тапкырлагыз. Килеп чыккан тапкырчыгышка 5не кушыгыз. Нәтиҗәне 5 кә тапкырлагыз һәм килеп чыккан тапкырчыгышка 5нең икеләтелгәнен кушыгыз. Сумманы 5нең икеләтелгәненә тапкырлагыз.
( Задумайте число. Удвойте его и к полученному произведению прибавьте 5. Результат умножьте на 5 и к произведению прибавьте удвоенную пятерку. Сумму умножьте на удвоенную пятерку.)
(Уйланган санны белү өчен: җаваптан 350 не алырга, соңгы ике нульне алып ташларга).
6 саны.
Минем үзлекләрем нәкъ 5 неке кебек. Әгәрдә 6 ны үз үзенә тапкырласаң соңгы урында 6 килеп чыга. 6 ∙ 6 = 36, 36 ∙ 6 = 216 һ.б.
Борынгылар шуңа күрә 6 санын түгәрәк сан һәм вакыт агымы символы дигәннәр.
Әгәрдә 6 санын 9 га тапкырлап килеп чыккан санны 123456789 га тапкырласаң 666 666 666 = 6 ∙ 111 111 111 килеп чыгар.
Мәсәлән мин 5 һәм 6 белән килешмим. 7 саны борынгыдан ук изгелелек сүрүе белән чорналган. Элегрәк ачылган күк җисемнәре Кояш, Ай, Венера дан соң Марс, Меркурий, Юпитер, Сатурн ачыла. Әдәбиятькә күз салыйк. Грекларда илнең 7 могҗизасы, иң күренекле 7 акыл иясе. Легенда буенча Нил елгасының 7 җиңе (7 рукавов) бар. Римлыларның Римны 7 калкулыкка төзүе билгеле. Бәхетле кеше үзен 7нче кат күктә хис итә. 7 саны белән рус телендә мәкальләр, әйтемнәр бик күп.
“ Семь раз отмерь”- один раз отрежь”
“Семеро одного не ждут”
“Семь бед – один ответ”
“Семь пятниц на неделе”
Татар телендә дә мәкальләр , әйтемнәр күп.
“Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр.”
“Җиде кат үлчә, бер кат кис”
“Җиде кат җир астына керсә дә, эзләп табу”
Җиде якка ут чәчү”
“Җитешкән җиде җилән кияр”
“Чабата җиде юкәдән үрелә ди”.
8 саны.
8 * 1 = 8 8 + 0 = 8
8 * 2 = 15 1 + 6 = 7
8 * 3 = 24 2 + 4 = 6
8 * 4 = 32 3 + 2 = 5
8 * 5 = 40 4 + 0 = 4
( 1000 = 888 + 88 + 8 + 8 + 8 )
Мин сезгә 1 дән алып 10 га хәтле саннарны 9га тапкырларга тәкъдим итәм.
Карагыз әле, тапкырчыгыштагы цифрлар суммасы гел 9га тигез.
9 * 1 = 9 9 + 0 = 9 9 * 5 = 45 4 + 5 = 9
9 * 2 = 18 1 + 8 = 9 9 * 6 = 54 5 + 4 = 9
9 * 3 = 27 2 + 7 = 9 9 * 7 = 63 6 + 3 = 9
9 * 4 = 36 3 + 6 = 9 9 * 8 = 72 7 + 2 = 9
Шушы үзлеккә нигезләнеп пифагорчылар 9 санын даимилек акыллылык символы дип атаганнар.
Мин сезне бик ихтирам итәм. Ләкин синең төп фикерең белән килешә алмыйм. Минем укучым Аристотель әйткән иде. “Син минем дустым, ләкин дөреслек кыйммәтрәк” дип. Мин дә сиңа бү сүзләрне әйтә алам. Бит синең исемеңне йөрткән теорема бар. “Квадрат
m
диагонале озынлыгына тигез булган санны ---- рәвешендә күрсәтеп
булмый” дигәнсең.
M
----- рәвешендә язып булмаган санны сез иррациональ дип
атагансыз. Сезнеңчә иррациональ сүзе “ акылга сыймаслык дип аңлаткансыз.
Минем патшалыгымда саннар , геометрик фигуралар да бар. Алар минем ярдәмчеләрем. Бүген барсы да монда юк.
Әйе, мин бит өчпочмак.
Өч ягым бар, өч түбәм.
Мин дә бик бай ул яктан.
Күп үзлегем, күп төрем.
Мин җәенкепочмаклы (күрсәтә),
Мин кысынкыпочмаклы.
Туры почмагым булса,
Булам турыпочмаклы.
Якларыма да рәхмәт,
Кушкан исемнәре дә
Почмак туганга бәйле.
Төрле исем бирәләр.
Төрле яклы, тигезьяклы,
Тигезьянлы дияләр.
Бер үземдә бер закон!(Горур)
Пифагор бабаң тапкан
Якларыма яңа исем-
Катет, Гепотенуза дип
Матур итеп ататкан.
Минем сезгә бер серем:
Иң-иң кирәк үзлегем-
Катетларымның квадратлары суммасы
Гипотенузамның квадратына тигез.
Барыгыз да шуны белегез!
Квадрат.
Әй, турыпочмаклы өчпочмак!
Сезгә бәлки билгеледер
Якларым тигезлеге.
Почмакларым да тигез,
Тигез диагональләр,
Алар почмакларымны
Тигез итеп бүләләр.
Минем эшем бик тыгыз,
Үлчим мәйдан зурлыгын.
Минем дә диагональләрем тигез. Минем туганнарым дүртпочмаклар да күп төрле, һәрберсенең исеме матур. Параллелограмм, Ромб,Трапеция. Трапеция дә тигезьянлы, турыпочмаклы була ала.
Сезнең кайсыгыз шушы геометрик фигуралардан төлке ясап бирер.
Күзең белән кара син,
Күңелең белән уйла син,
Уен уйлап язуыңны
Ялгыш язып куйма син
Кат-кат уйла хисапны,
Дөрес чыгар шул чакны.
Уйла җитез уйла тиз,
Биш кат үлчә, бер кат кис!
(Киңәш. Шәйхи Маннур)
Хушлашырга вакыт җитте ,
Тәмамланды бу кичә.
Сәламәтлек елында без
Бәхет, шатлык телибез.
Питрәч районы Кибәк Иле төп мәктәбенең математика укытучысы Гатауллина Гөлсем Раиф кызы.
Кибәк Иле төп мәктәбенең методик берләшмәсе.
Исәнмесез, “Ачык дәрес” газетасы хезмәткәрләре. Сезнең һәркайсыгызга саулык – сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык, эшегездә иҗади уңышлар телим.
Математика фәне белән кызыксыну уятуны сыйныфтан тыш чаралар ярдәм итә.Бу чараларга әзерләнгәндә укучылар өстәмә материал белән, китаплар белән эшләргә өйрәнә. Бер- берсенә ярдәмләшергә өйрәнәләр. Газета чыгарырга, рәсем ясарга күп кенә китаплардан файдаланалар .Бу кичәне математика атналыгы үткәргәндә дә файдаланып була. Ринат Нуруллин “Өч бүре һәм өч сарык” китабы бик үзенчәлекле, мавыктыргыч. Рәссам Йосыф Вәлиәхмәтовның рәсемнәреннән файдаланып бүлмәне җиһазларга мөмкин..
темасына математикадан сыйныфтан тыш чара.
2. Саннарны өйрәнүче фән “Арифметика” турында сөйләү.
3. Борынгы грек галиме Пифагор һәм борынгы грек философы Платон Афинский турында белемнәрен арттыру.
4. Фәнара бәйләнешне күрсәтү.
5. Геометрик фигураларның үзлекләре белән уен формасында таныштыру.
Материал. 1. “Математика” газетасы, Приложение к газете “Первое сентября”,№13-2003ел, №30- 1999ел
2. Татар халык иҗаты “Мәкальләр һәм әйтемнәр” Надиров И.Н.һ.б.
3. “Мәгариф” №3 -2000 ел. 4 . “Энциклопедия математика”.
Җиһаз. 1. “Математика- фәннәр патшасы” стендгазета, саннар язылган плакатлар, компьютер.
Үзем турында.
Гатауллина Гелсем Раифовна
Туу вакыты 23 март 1966
Туган урыны ТАССР Питрәч районы Кибәк Иле авылы
Паспорт Татарстан Республикасы Питрәч районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан бирелде
Бирү вакыты 16.12.2002
Код подразделения 162 -051
Паспорт сериясе 92 03 номеры 953545
ИНН: 163-301-455-946
Рәхмәт укучылар. Күрәм сез бүген “ Математика- фәннәр патшасы” кичәсенә җыелгансыз. Математика патшалыгы –ул борынгы дәүләт. Күп гасырлардан килгән тарихы бар. Безгә кунакка борынг
10 09 2014
1 стр.
Алып баручы. Исәнмесез, „хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры яңгырый
14 10 2014
1 стр.
Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора
25 12 2014
1 стр.
Хәерле көн кадерле укучылар. Экологиягә багышланган атналыкның чираттагы көнен кошларга багышларга булдык. Кошлар ялтыравыклы матур каурыйлары, аһәңле сайраулары, сокландыргыч очыш
25 12 2014
1 стр.
Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм сөйләм телен үстерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру
25 12 2014
1 стр.
Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән
11 10 2014
1 стр.
Тарихыбыз истәлекле хәлләргә, күренекле шәхесләргә бик бай. Шундый шәхесләрнең берсе Сөембикә
25 12 2014
1 стр.
15 10 2014
1 стр.