Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Методические материалы об использовании учебников татарского языка и литературы в первых классах в условиях внедрения ФГОС

Гамәлдә йөри торган “Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) – 2 нче басма” белән эшләү өчен методик киңәшләр

Төзүче – авторы Ф.Ф. Харисов

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле укыту программасы: 1 нче сыйныф. (Казан: Мәгариф, 2010. – 17-18 б.) һәм дәреслек “Башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандарты”ның гомуми нигезләмәләренә туры килә. Анда дәүләт аккредитациясе булган мәгариф учреждениеләрендә бирелә торган башлангыч белемгә, шул исәптән 1 нче сыйныфка карата гомуми таләпләр бәян ителгән, Россия Федарациясенең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән.

Ул түбәндәгеләрне истә тота:

-беренче сыйныф укучыларына башлангыч белемне сыйфатлы итеп алу өчен бердәй шартлар тудыра;

-укучының рухи-әхлакый үсешкә ирешүен һәм тәрбия алуын тәэмин итә;

-күп милләтле Россия халыкларының мәдәниятын сакларга һәм үстерергә ярдәм итә, туган телдә башлангыч белем алуга мөмкинлек тудыра, төрле милләтләрнең рухи кыйммәтләрен үзләштерергә җирлек булдыра;

-укучының сәләтен һәм сәламәтлеген истә тотып оештырырга тиешле шартлар тудыра.

Бу Стандартка туры килгән программа һәм дәреслек башлангыч сыйныф укучысының түбәндәге шәхси сыйфатларын күзалларга ярдәм итә:

-укучы үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярата;

-гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итә;

-тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтыла;

-белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерә;

-гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтә;

-тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә ала;

-үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итә.

Программа һәм дәреслек укучыларның беренче сыйныфта алган белемнәренә түбәндәге таләпләрне куя:

-шәхес буларак, укучы белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;

-үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяданы фәнни яктан күзаллый белә торган шәхес;

- үз иле һәм халкы өчен горурлык хисләренә ия булган укучы;

-төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;

-бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;

-рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, укучы үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;

-тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, укучыда иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.

Программа буенча каралган материалны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар түбәндәгеләрне өйрәнә:

- Россия Федерациясендәге телләрнең һәм мәдәниятларның күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат ала;

-телнең милли мәдәни күренеш һәм аралашу чарасы булуына төшенә, рус теленең Россия Федерациясендә дәүләт теле буларак тоткан урынын һәм аның төрле милләтләр арасында аралашу коралы булуын аңлый;

-укучыларда телдән һәм язма сөйләмне дөрес итеп төзүгә уңай караш тәрбияләнә, алар аны шәхеснең тәрбияле булу билгесе итеп кабул итә;

-туган телдә (татар телендә) башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерә, аралашуның максат һәм бурычларыннан чыгып, тиешле тел берәмлекләреннән урынлы итеп файдалана белә;

-аралашу вакытында өйрәнелгән тел берәмлекләрен танып-белү һәм гамәли максатлардан чыгып файдалана.

Башлангыч сыйныфлар ахырына укучылар хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрне, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү үз җөмләләрен төзегәндә һәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, морфология һәм синтаксис буенча беренчел мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүз төркемнәрен табарга, аларга характеристика бирергә өйрәнә, бу исә үз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка килә һәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә.



Телне система буларак өйрәнү

“Фонетика. Графика” бүлегендә беренче сыйныф укучылары түбәндәгеләрне үзләштерә:



  • аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәнә;

- татар телендәге сузык һәм тартык авазларга характеристика бирә: сузык авазларның калын һәм нечкә булуы, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау төрләргә бүленүе күрсәтелә;

- татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләү өчен алфавиттан файдаланырга өйрәнә.

Орфоэпиябүлегендә түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:


  • дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә татар әдәби теле нормаларының саклануын аңлый;

  • сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белә ала.

Лексика” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

  • мәгънәсе ачыкланырга тиешле сүзләрне таба белә;

  • тексттагы (җөмләдәге) сүзнең мәгънәсен ачыклый белә яки аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә аера.

Морфология” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын үзләштерә;

  • сыйфатларның мәгънәсен, сорауларын өйрәнә;

  • фигыльләрнең мәгънәсен, сораулары белән таныша

  • тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба.

Синтаксис” бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:

  • укучы сүз һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнә;

  • җөмләдәге тойгылы һәм тойгысыз интонацияне аера, алар янындагы тыныш билгеләре белән таныша.

Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:

  • дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә файдалана;

  • сүзнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карап билгели;

  • якынча 5-7 сњздђн торган сњзлек диктантлары, 10-15 сњздђн торган контроль диктантлар яза.

Сөйләм үстерү бүлегендә укучы:

  • иҗеклђрдђн сњзлђр, сњзлђрдђн сњзтезмђлђр џђм ќљмлђлђр тљзеп ђйтә. Терђк сњзлђр ярдђмендђ ќљмлђлђр тљзи;

  • аерым темалардагы сњзлђрне кертеп, тђкъдим ителгђн грамматик конструкциялђр нигезендђ, ќљмлђлђр тљзи, сорауларга ќаваплар бирә, 3-4 ќљмлђдђн торган бђйлђнешле сљйлђм оештыра;

  • рђсемнђргђ сораулар куярга љйрђнә џђм аларга ќавап кайтара, рђсем буенча кечкенђ хикђялђр тљзергђ љйрђнә;

  • шигырь, мђкаль, ђйтем џђм табышмаклар ятлый;

  • татар сљйлђм этикетына хас булган сњзлђрне дљрес кулланып сљйлђм оештыра (танышканда, саубуллашканда, табын артында утырганда, рђхмђт ђйткђндђ, мљрђќђгать иткђндђ, гафу њтенгђндђ, тђбриклђгђндђ џ.б. очракларда).

Рус телендә сөйләшүче 1 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән “Татар теле” дәреслеге белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр.

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә - төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты - балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү, шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына, балаларның танып белү активлыгына юнәлтү. Беренче класста укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту - методик комплексы федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы буларак куллану, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру максатларын күзаллый. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

Укыту-методик комплексы аша татар телен танып белү чарасы буларак өйрәнү укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүне күзаллый. Шулай ук укучыларны татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру өчен мөмкинлекләр тудыруны максат итеп куя.


Укыту - методик комплексы балаларның психик үсешендә федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Укыту-методик комплексына эчтәлек коммуникатив методика принципларына нигезләп сайланылды.

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә дәреслек өчен материал беренче сыйеыф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланылды. 6-7 яшьлекләр тормышында уен, өй һәм уку хезмәте, гаиләдә һәм дуслар белән аралашу зур урын алып тора. Балалар хайваннар турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Әйдәгез, танышабыз!”, “Урман дусларыбыз”, “Йорт хайваннары һәм кошлары”, “Спорт бәйрәме”, “Без дәрестә”, “ Без хезмә яратабыз”, “Без уйныйбыз, җырлыйбыз”, “Кибеттә”, “Сәламәт бул”, “ Туган көн – зур бәйрәм”, “Җәй”.

Шушы темалар буенча сөйләшү өчен продуктив лексика якынча 350 сүз тәшкил итә.

Кече яшьтәге мәктәп балалары эмоциональ, хәрәкәтчән балалар. Алар тиз арыйлар, бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыяҗына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Шуңа күрә дәреслектә бирелгән күнегүләр системасы аша үзләштерү процессы, нигездә, ихтыярсыз хәтергә корылырга тиеш.

Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләр дәреслекнең эчтәлеген сайлаганда исәпкә алынды. Дәреслеккә сайланган материал билгеле бер әкияти сюжет аша таныштырыла барды. Балалар янына урман хуҗасы Шүрәле кунакка килә, балалар белән таныша (танышу, хушлашу лексикасы кертелә). Шүрәле бары тик татарча гына сөйләшә. Шүрәле белән аралашу өчен балаларда татар телен өйрәнү теләге уяна. Ул балаларга Сабантуйга килергә вәгъдә биреп, урманга кайтып китә. Урманда үз дуслары – кыргый хайваннар белән очраша (кыргый хайваннар белән танышу лексикасы кертелә). Алар спорт бәйрәменә әзерләнәләр, спорт белән шөгыльләнәләр (“Спорт бәйрәме” темасы кертелә) һ.б.

Балаларның истә калдыру сәләтләре төрлечә. Бер дәрескә алынган сөйләм материалын дәрес азагында һәр бала да үзләштереп бетерә алмый. Хәтердә калдыру үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге күнегүләр системасы шундый итеп урнаштырылды ки, ул бер үк материалның бер дәрес дәвамында кимендә 5-6 тапкыр кабатлануын тәэмин итә. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне системалы кабатлатып бару – дәреслекнең төп бурычы. Бары шулай булганда гына, дәреслек үзенең төп функциясен – үзләштерү процессы белән идарә итү функциясен үти ала.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү – чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен беренче чиратта аралашуны хәтерләтүче ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була. Ситуатив күнегүләр методик ярдәмлектә бирелде. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырылганда да (бу очракта мотивация тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да куллана ала.

Дәреслеккә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелде. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта, ихтыярсыз, өйрәнелгән сөйләм структуралары кабатлана. Дәреслектәге биремнәр белән генә чикләнмичә, укытучы шундый биремнәрне өстәмә әзерләсә, әлбәттә, дәресләр тагын да нәтиҗәлерәк булыр.

Укыту-методик комплексының тагын бер үзенчәлеге шунда: сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель, бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәтү бурычы куела. Ягъни һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша, һәм дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Аралашу процессы сөйләшү, ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла. Алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.



I. Сөйләшү

Дәреслекнең төп максаты – сөйләшергә, ләкин аралашуда кулланырлык итеп сөйләшергә өйрәнү. 1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ы сөйләшергә өйрәнүгә китә. Сөйләшү өчен алынган сөйләм үрнәкләре, аларның нинди максатта кулланылуы дәреслек материалында ачыкланды. Сөйләшү үрнәкләре тематик планда тулысынча күрсәтелде.



II. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:



  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III. Уку

Уку эшчәнлеген оештырганда, укытучы укучыларның “Букварь” белән эшләүләрен даими рәвештә күзәтә, башлангыч сыйныф укытучысы белән элемтәдә тора.

Уку эшчәнлеген оештыру буенча материал дәреслектә түбәндәге принциплар нигезендә бирелде:

1. Авазларны өйрәнү “Букварь”ны өйрәнү белән параллель яисә аз гына соңга калып бара.

2. Татар әлифбасына гына хас ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре а, о, у, ж, н, х хәрефләре белән бергә бирелә.

3. Бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүе, хәреф белән таныштырганда ук, транскрипцион билгеләр ярдәмендә күрсәтелә. Балалар транскрипцион билгеләрне укый һәм куллана белсеннәр өчен, дәреслектә махсус күнегүләр системасы бирелде.

4. Бер үк сөйләм материалының сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә саклану принцибын истә тотып, дәрестә үзләштерергә тиешле сөйләм үрнәкләре уку текстларында, диалогларда, язуда кабатланылды.

5. Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.



IV.Язу

1нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. Язуны коммуникатив максатларда куллана белү мөмкинлегенә басым ясалды: чакыру, иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәргә котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен үстерү буенча биремнәр дә дәреслектә урын алды.

Укыту-методик комплексының башка компонентлары булган укытучы өчен дәрес эшкәртмәләре, тематик план, ишетеп аңлау күнегүләре укыту процессын яңа стандартлар таләпләре нигезендә оештыруга тулы бер системаның аерым өлешләре буларак хезмәт итә.
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен 1 нче сыйныф татар теле дәреслеге (авторлары - Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова) белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр.
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән, шул исәптән татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә дә игътибарны арттыра. Яңа шартларда беренче сыйныфта ук инновацион технологияләрдән, төрле заманча алымнардан, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан эзлекле рәвештә файдалану зарур.

Мәктәп программасында (“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. 1-11 нче сыйныфлар. Төзүче – авторлары: К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. – Казан, Мәгариф, 2010) әйтелгәнчә, 1 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең гомуми максаты – укучыларда телдән аралашу нигезләре булдыру. Укучыларның аралашу күнекмәләренә нигез салу этабы нәтиҗәле булсын өчен, укытучы түбәндәгеләрне истә тотып эш итәргә тиеш:

1) татар сүзләрен һәм җөмлә калыпларын (исәнләшү, саубуллашу, танышу, сораштыру, раслау һәм инкяр итү һ.б.) дөрес әйтергә өйрәтү;

2) аралашу темаларына бәйле лексик берәмлекләрне истә калдыруга ирешү;

3) укучыларга татар теле аша татар халкының яшәеше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре турында башлангыч мәгълүмат җиткерү;

4) укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, аларның аралашу культурасын формалаштыру;

5) татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлату;

6) укучыларда көндәлек тормышта аралашу, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы булдыру.

Татар теле танып белү чарасы буларак 1 нче сыйныфта ук укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук рус телендә сөйләшүче укучыларда татар халкына карата хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү, мәдәниара диалогка осталык формалаштыру да мөһим мәсьәлә булып тора.

Татар теленә өйрәтүнең максатлары: беренче сыйныф укучыларының аралашу даирәсен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата ихтирам тәрбияләү.

1 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең төп эчтәлеге укучыларда тел, сөйләм һәм социаль–мәдәни компетенцияләр булдыруга юнәлтелә. Моның өчен телгә өйрәтүне аңлы-коммуникатив методка нигезләнеп оештыру таләп ителә. Аның төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (укытуның сөйләм эшчәнлегенә юнәлтелгән һәм табигый аралашуга максималь рәвештә якын булуы); аңлылык принцибы (тел материалын укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү өчен системалы оештырылган уку-укыту материалының бер өлеше буларак карау). Моннан тыш, татар теленә өйрәтү сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерүне, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алуны һәм укутының күчүчәнлеген күздә тотарга тиеш. Әлеге уку-укыту юнәлешеннән эзлекле рәвештә файдалану телгә өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, укучыларда кызыксыну булдырырга мөмкинлекләр тудыра. Укый белү — укучыларда күнекмәләр һәм осталыклар булдыруның мөһим факторы.

1 нче сыйныф дәреслеге укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән. Ул телдән әзерлек чоры белән башланып китә. Беренче дәресләрдән үк балалар татарча исәнләшергә, сыйныф бүлмәсендәге әйберләрне һәм башка предметларны атарга, рәсемнәр буенча кечкенә хикәяләр һәм элементар диалоглар төзеп сөйләргә, сорау-җавап репликаларын, җөмлә калыпларын дөрес кулланырга, укытучының сорауларына күмәк рәвештә һәм аерым-аерым җавап биререгә өйрәнәләр. Телдән әзерлек чорыннан соң татар алфавиты белән танышу, үзенчәлекле авазларның әйтелешен һәм хәрефләрнең язылышын гамәли үзләштерүгә юнәлтелгән эшләр башкарыла, авазлар - сүзләр аша, сүзләр җөмләләр аша истә калдырыла. Моның өчен һәр дәрестә күп санлы сөйләм күнегүләре кулланыла. Телдән әзерлек чорында гамәли үзләштерелгән берәмлекләр алга таба тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу аша тагын да ныгытыла, укучыларның сөйләм күнекмәләре камилләштерелә. Сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүне системалы оештыру куелган максатларга ирешүне тәэмин итәргә тиеш.

Беренче сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен истә тотып, укытучыдан дәрес этапларын дөрес билгеләү, эш төрләрен урынлы файдалану, тел һәм сөйләм берәмлекләрен күп санлы кабатлаулар аша истә калдыру һәм аңлы рәвештә үзләштерүгә ирешү сорала. Шулай ук дәресләрдә уеннардан күбрәк файдалану, татар җырларын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен яттан өйрәнү, һәр укучыга индивидуаль якын килеп, аның сәләтен ачып бирергә омтылуга дә зур игътибар бирелергә тиеш.

1 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә түбәндәгеләр карый:

- беренчел коммуникатив компетенциягә, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән аралашуга әзер булу; татар теленең төзелеше турында һәм аның рус теленнән төп аермалыклары турында гомуми мәгълүмат алу;

- аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларын адекват рәвештә куллана алу; татар сөйләм этикетыннан файдалану, итагатьле әңгәмәдәш булу;

- татар телен өйрәнүгә уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, кирәкле универсаль һәм махсус уку күнекмәләре формалаштыру һәм шуның нигезендә алдагы сыйныфта татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

Моның белән беррәттән 1 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар туган якны ярату, татар халкының мәдәниятен хөрмәт итү, әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек һәм үз гамәлләре өчен җавап бирү кебек күнекмәләргә ия булырга тиешләр.


Татарский язык» (для русскоязычных учащихся)

авторы: И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыкова, Л.И. Гарипова.
В основу данных учебников положен пошаговый принцип изучения татарского языка. Здесь представлена новая система ввода и закрепления слов активного словарного запаса в практике преподавания татарского языка как неродного, в основе которой на первом этапе обучения лежит не тематический принцип, на котором базируются все существующие учебники татарского языка для начальной школы, а грамматический с последующим плавным переходом к тематическому принципу. Материал предлагается не по темам, а в определенной последовательности изучения грамматических структур, которыми учащиеся овладевают постепенно одна за другой. С этими грамматическими структурами связывается все остальное: звуки, буквы, лексика, тексты и т.д.

В каждом уроке отражаются важнейшие требования педагогики, психологии, физиологии, социологии и преподаваемого предмета «татарский язык»; реализуются общие и непосредственные задачи обучения, воспитания и развития; органически сочетаются деятельность учителя и учащихся, выступают в сложном взаимодействии цели, содержание, методы.

Специфика уроков вытекает из возрастных особенностей учащихся, из задач, стоящих перед этим периодом, из его содержания, из психолого-педагогического факта, что этот период начинает обучение.

Исходя из цели обучения татарскому языку в школах с русским языком обучения, учебник написан с учетом коммуникативной направленности, с соблюдением основных дидактических, лингвистических и методических принципов обучения татарскому языку как неродному, обогащен дополнительным содержанием с учетом специфики татарского языка и предполагает обучение через общение в ходе овладения аудированием, говорением, чтением и письмом.

Основное содержание учебника включает в себя разделы «фонетика и графика», «орфоэпия», «состав слова», «лексика», «морфология», «орфография и пунктуация», «развитие речи».

Основные виды работ, используемые в учебнике:

1) усвоение чтения букв татарского языка и правил чтения;

2) овладение техникой чтения;

3)овладение умением читать;

4) усвоение написания букв татарского языка;

5) овладение записью на слух с однократного предъявления;

6) усвоение произношения звуков татарского языка;

7) усвоение ударения в татарских словах;

8) усвоение правильного логического ударения;

9) усвоение смысловой паузации;

10) усвоение татарской интонации;

11) усвоение новых лексических единиц:

а) их семантизация (основной прием – использование наглядности),

б) овладение ими в речевой деятельности (упражнения);

12) освоение новых грамматических форм:

а) их осознание путем обобщения усвоенного практически и правил конструкций,

б) овладение ими в речевой деятельности (упражнения);

13) овладение речевым материалом в играх;

14) овладение приемами учебной деятельности;

15) развитие способностей:

а) слуховой памяти,

б) зрительной памяти,

в) фонематического слуха,

г) мыслить логически,

д) делать обобщения,

е) догадываться о значении слова и др.;

16) овладение приемами общения (на основе ролевых игр).



Таким образом, обучение татарскому языку учащихся первых классов русской школы прежде всего творческих процесс, содержание которого соответствует накоплению речевого материала и постепенному установлению связей между языковыми значениями и формами их выражения, а также формированию речевых умений и навыков, позволяющих применять усвоенный языковой материал для выражения своих мыслей и понимания других в пределах требований ФГОС.

Гамәлдә йөри торган “Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) – 2 нче басма” белән эшләү өчен методик киңәшләр
326.03kb.

15 10 2014
1 стр.


Тема. Сыйфат темасын кабатлау. Сәяхәт дәрес

А. Х. Нуриева. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, Мәгариф, 2007

47.25kb.

25 12 2014
1 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Предметны белдерә торган сүзләр

Саба муниципаль районыМичән урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мифтахова Гөлсирин Расимовнаның 2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

65.08kb.

13 09 2014
1 стр.


9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Мәгариф” нәшриятында басылган “ Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на нигезләнеп төзелде.Әлеге программа укучылар үзләштерергә тиешле мәсьәләләр һәм тема

190.02kb.

05 09 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Vii сыйныфта татар теленнән үткәргән дәрес эшкәртмәсе Нурлат

Интерактив тактада күрсәтү өчен сайтлар, санакаларда эшләү өчен сәләт медио программасындагы күнегүләр,магнитофон

40.72kb.

25 12 2014
1 стр.


10 нчы сыйныф Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар/ Ф. Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2005

293kb.

08 10 2014
1 стр.