Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Саба муниципаль районыМичән урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мифтахова Гөлсирин Расимовнаның 2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Предметны белдерә торган сүзләр.

Максат: 1)Предметны белдергән һәм кем? нәрсә сорауларына җавап бирүче сүзләр белән таныштыру;

2) Предметны белдерүче сүзләргә сораулар куярга өйрәтү;

3) Башка сүзләр арасыннан кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера белергә өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлар: презентация, проектор, дәреслек – татар теле А.Х.Нуриева,Ч.М.Харисова, 2 класс, 3 – 5 битләр; дәфтәр, туп, сүзләр язылган яшел һәм сары төстәге карточкалар,смайликлар.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: - укучыларның предметны белдерүче сүзләргә сораулар куя алулары;

- башка сүзләр арасыннан кем? нәрсә сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера алулары.



Дәрес барышы:

  1. Уку эшчәнлегенә керү.

  • Исәнмесез, балалар!

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез.

Җиңел булсын укулар,

Матур булсын язулар,

Дәфтәр саен биш булсын,

Үзенә тартып торсын.

Хәерле иртә, укучылар.!

Релаксация. - Балалар, күзләрегезне йомыгыз һәм кояшлы аяз иртәне күз алдыгызга китерегез.

- Балалар, бүген мәктәпкә килгәндә табигатьне күзәттегезме? - Көн нинди? - Нинди хисләр кичердегез? - Сезгә көн ошадымы? -Туңдыгызмы? - Суык сезнең битләрегезне өшетә, кулларыгызны, аякларыгызны туңдыра...

- Әйдәгез, укучылар, битләребезне, кулларыбызны, аякларыбызны җылытып алыйк әле. (җылыну хәрәкәтләре). Бер – беребез белән дуслашыйк, куллар бирешик, ярдәм итик.



  1. Матур язу.

  • Балалар, мин сезгә бер табышмак укыйм, ә сез җавабын әйтерсез.

1 слайд.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил – буран,-

Бу кайчак, туган? (кыш көне)

- Дөрес укучылар.

- Әйдәгез , дәфтәрләребезне ачып кыш сүзен дөрес, матур итеп 1 юл язып куйыйк әле.( Дәфтәргә число, сыйныф эшен язу, матур язу күнегүе – кыш сүзе.)

3.Актуальләштерү.

- Балалар, кыш сүзе турында нәрсә әйтә аласыз? (тамыр сүз).

- Бу сүзгә нинди кушымчалар өстәп була?

4. Темага керү.

- Балалар, кыш нәрсәсе белән истә кала? - Кыш айларын санагыз әле? Кыш сезгә ошыймы? - Кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана)



2 слайд.

-Укучылар, рәсемгә күз салыйк әле. - Рәсемдә без кемнәрне? нәрсәләрне күрәбез?(санап китәбез). - Сез уйнаган уеннар рәсемдә дә бармы?

Бу сүзләрне нинди билгеләре буенча 2 төркемгә бүлергә мөмкин? (җаваплар тыңлана). - Әйдәгез, балалар минем янга килегез.Без хәзер ул сүзләр язылган карточкаларны 2 төркемгә бүлеп тактага урнаштырырбыз.(сүзләрне тактага урнаштыру) (төркемнәрдә эшләү)

Малайлар, кыз, балалар, әни, бабай, әби, әти, кошлар, эт, кар, агач, себерке , чаңгы, чана.

- Ни өчен шулай итеп бүлдегез?



  • Әйдәгез, сорау куеп карыйк әле? - Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр?

Димәк, бу дәрестә без нинди сүзләр өйрәнербез? (җавап бирү)

  • Предметны белдергән сүзләргә нинди сораулар куеп була? (кагыйдә чыгару, нәтиҗә ясау)

Дәреслектәге кагыйдәне уку, чагыштыру.

- Бүгенге дәрестә без башка сүзләр арасыннан кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера алырга өйрәнербез.



5.Физкультминутка.

3 - 10 слайд . Ял минуты – күзләр өчен.(музыка белән)

6.Яңа белемнәрне ачу.

- Әйдәгез, укучылар, кем? нәрсә соравына җавап бирүче предметларны сыйныфыбыздан күзәтеп, эзлик әле. (саныйлар)

- Һәрберебез дәфтәрләребезгә предметны белдерүче 5 сүзне язып куйыйк (язалар)

- Хәзер дәфтәрләребезне иптәшебез белән алыштырып хаталарын тикшерик. (Укучылар карандаш ярдәмендә хата тикшерәләр. Билге куялар.) (парлап эшләү)

Нәтиҗә ясау.

7.Беренчел ныгыту. Дәреслектәге 2 нче күнегүнең биремен укыту.

11 слайд. Хикәя өчен кирәк булган өстәмә сүзләрне чылбыр рәвешендә укыту, сорау куйдырту. ( юрган – нәрсә?,кыш – нәрсә?, тау – нәрсә?,тун – нәрсә?, көзге – нәрсә?, балаларга – кемнәргә?, елга – күлләрне- нәрсәләрне?, балалар – кемнәр?)

8.Мөстәкыйль эш.

Күнегүне кирәкле, туры килгән сүзләрне кулланып эчтән укып чыгу.

Чылбыр рәвешендә һәр укучы 1 җөмлә укый. - Безнең төзегән җөмләләребез дөрес булдымы икән?- Әйдәгез хикәяне тулысынча укып карыйк.

12 слайд.

Туган якка кыш килде.

Менә салкын кыш килде. Ул кырларга, урманнарга ак юрган япты. Чыршыларга ак тун кидерде. Наратларга да ак чуклар такты.

Кыш елга – күлләрне дә онытмады. Аларның өсләрен шома көзге белән каплады. Кышның бу эшләре балаларга бик ошады. Алар кардан биек тау ясап куйдылар. Хәзер балалар тауда чана, чаңгы шуалар.

9.Проблемага әйләнеп кайту. - Укучылар, предметны белдерүче сүзләрнең сорауларын искә төшерик әле. (җаваплар тыңлана)

- Ә хәзер, “кар атышлы” уенын уйнарбыз. Мин сезгә сүзләр әйтеп, кар йомарламы атам, сез, сүзгә дөрес сорау куярсыз.( кыш – нәрсә?, малай – кем?,укытучы – кем?, китап – нәрсә?, өстәл – нәрсә?)һ.б.



10.Йомгаклау.

  • Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

  • Ул сүзләр нәрсәне белдерә?

  • Без ул сүзләрне кайларда куллана алабыз?

  • Ул сүзләр нәрсә өчен кирәк?

Рефлексия. Кояшлар белән эш.(смайликлар)

Кем бүгенге дәрес темасын аңладым һәм башкаларны да өйрәтә алам,- дип уйлый, алар кояшларны елмайтып ясый,ә кемнәр аңладым, ләкин башкаларны өйрәтә алмыйм,- дип уйлый, алар кояшларны уйчан итеп ясасыннар, ә кемнәр теманы аңламаган, аларның кояшлары кәефсезләнеп торсын.(укучылар кояшларны ясап, тактага беркетәләр. Ясаган рәсемнәрен анализлыйлар)



13 слайд.

Өйгә эш. Кышкы табигать турында хикәя төзеп язарга.

Аннотация

Бу эшкәртмә 2 нче сыйныфта татар теле дәресе өчен төзелде. Дәреснең темасы: Предметны белдерә торган сүзләр.

Дәрес биргән вакытта планлаштырылган нәтиҗәләр: укучыларның предметны белдерүче сүзләргә сораулар куя алулары, башка сүзләр арасыннан кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера алулары.

Универсаль уку эшчәнлеген формалаштырганда :

Личностный ( Шәхес буларак ) эшчәнлек. Үз эшеңнең һәм башкаларның эшләренең уңышларын күрә белү, үзләренең һәм иптәшләренең эшләренә бәя бирүләре;

Познавательный (Танып- белү): эшчәнлеге. Танып – белү эшчәнлеге яңа

белемнәрне үзләштергәндә формалаштырылды. Балаларга проблемалы сорау куелды, алар кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне, ул сүзләрнең нәрсә белдерүләрен ачыкладылар.

Коммуникатив уку эшчәнлеге сорауларга җавап бирүләрендә, парлап эшләүләрендә формалашты.

Регулятив: ( көйләгеч эшчәнлек ) : сүзләрне төркемнәргә аеру алымнарын үзләштерү, бирелгән үрнәккә карап үзләренең эшчәнлекләрен көйли алулары.

Дәрес этаплары кызыклы формада узды, бу үз чиратында уку эшчәнлеген җанландырды, биремнәргә кызыксыну уятты, материалны яхшырак аңларга ярдәм итте, укучыларның уку эшчәнлеге оештырылды. Аларның җаваплары тыңланды һәм тулыландырып һәр этапка нәтиҗә чыгарып барылды.

Дәрестә төрле төрдәге эшчәнлек кулланылды, шунлыктан укучыларда кызыксыну уятты һәм актив булдылар. Сорауларга җавап биргәндә укучыларның бәйләнешле сөйләм телләре үстерелә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну арта, сүзлек запасы байый, үз-үзләрен тоту камилләшә.

Дәрес төзелеше, планлаштырылган сораулар, биремнәр, практик эшчәнлек укучыларның танып- белү активлыгына ярдәм итте. Укучыларның фикерләү эшчәнлеге төрле методлар белән стимуллаштырылды. Индивидуаль, фронталь , парлы, төркемнәрдә эшләү формалары аралашып барды. Дәреснең мөмкинлеген укучыларда әхлакый сыйфатлар, сәламәтлеккә сакчыл караш тәрбияләүгә багышланды.

Дәрестә күптөрле метод һәм алымнар- әңгәмә, күзәтү, эзләнү, таныштыру методлары кулланылды, күрсәтмә материаллар әзерләнде, информацион техник чаралар кулланылды.

Бу татар теле дәресе, Татарстан республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның 2 А сыйныфында үткәрелде.



Тәкъдим ителгән дәрес эшкәртмәсе башлангыч сыйныф укытучылырына, педагогик көллият һәм вузда укучы студентларга ярдәмлек булып тора.

Предметны белдерә торган сүзләр

Саба муниципаль районыМичән урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мифтахова Гөлсирин Расимовнаның 2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

65.08kb.

13 09 2014
1 стр.


Бөек Тукаебызның иҗаты буыннан-буынга мирас булып тапшырыла.Җир йөзендә яшәгән һәр мөселман кешесе Тукайга үзенең ихтирамын белдерә

Тукайга үзенең ихтирамын белдерә. Ләкин Тукайның бөек шагыйрь генә түгел, ә әдәби тәнкыйтьче, көлү остасы, журналист, сәясәтче, икътисадчы, мөгаллим һәм ислам динен яклаучы шагыйрь

45.33kb.

25 12 2014
1 стр.


Әмирхан ага әдипләр остазы

Еники –минем өчен тере классик, матур сүз остасы. Әйтер идем: ул –проза белән яза торган шагыйрь. Аның әсәрләре- кеше йөрәгенә ята торган әсәрләр. Аңа ул табигате белән нечкә күңел

79.2kb.

12 10 2014
1 стр.


Нче уку елы Алып баручы

Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?- дип каршы алу гадәткә кергән.Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнепкайту күп зиһен һәм тапкырлык сор

83.89kb.

17 12 2014
1 стр.


Әдәплелек иленә сәяхәт

Мәктәп”, “Әдәплеләр”, “Табигать”, “Театр”, поезд рәсеме, тылсымлы сүзләр, яфраклар, өч түгәрәк

53.58kb.

25 12 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан предметны белдергән диалектизмнарның татар мәкальләрендә кулланылышы

Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк

81.54kb.

15 10 2014
1 стр.


Граҗданка Т. И. Порфирьеваның “Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр

Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән т

182.47kb.

09 09 2014
1 стр.


Нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга әдәби уку дәресләре укыту өчен тематик план

Нәрсә? кайда? кая? нинди? нишли? кайдан? сорауларына җавап бирә белү, җөмләдә сүзләр тәртибе

181.05kb.

25 12 2014
1 стр.