Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
граҗданка Т.И. Порфирьеваның “Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәнең 4 пунктының конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча
Казан шәһәре 2010 елның 8 апреле
Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н.Демидов, судьялары Д.Ә. Алкаева, Ф.Н. Баһаутдинов, Ә.Г. Гатауллин, Л.А. Гусева составында,

Татарстан Республикасы Конституция судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән гражданка Т.И. Порфирьева, дәгъва белдерелә торган норматив-хокукый актны чыгарган як буларак, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары эше бүлеге башлыгы А.Р. Кәримова, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының юридик бүлеге башлыгы Р.Г. Миңнеголов, Татарстан Республикасы Президенты вәкиле – Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсенең хокукый экспертиза бүлеге баш киңәшчесе Д.А. Рослов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтле вәкиле – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы А.А. Ощепков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең вәкаләтле вәкиле – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Хокук идарәсе башлыгы урынбасары Г.Л. Удачина, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе вәкиле – Татарстан Республикасы Югары суды судьясы И.Ш. Шәйхиев, Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе вәкиле – Татарстан Республикасы Арбитраж судының суд практикасын анализлау һәм гомумиләштерү бүлеге башлыгы Д.К. Крылов, Татарстан Республикасы прокуроры вәкиле – Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Г.С. Галимов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең вәкиле – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының әйдәүче белгеч-эксперты В.Д. Клюков, дәгъва белдерелә торган норматив-хокукый актны чыгарган орган үтенечнамәсе буенча суд утырышына чакырылган белгеч – Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Е.Ю. Зенина катнашында,

Татарстан Республикасы Конституциясенең 109 статьясына (4 өлеш), "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы бишенче һәм тугызынчы өлешләренә, 39 статьясының беренче өлешенә һәм икенче өлешенең 1 пунктына, 68, 83, 100, 101 һәм 103 статьяларына таянып,

ачык суд утырышында “Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәнең 4 пунктының конституциячеллеген тикшерү турындагы эшне карады.

Эшне карап тикшерүгә гражданка Т.И. Порфирьеваның “Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәнең 4 пункты белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга шикаять рәвешендәге мөрәҗәгате сәбәп булды. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган хокукый нормаларның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәве турындагы мәсьәләдә килеп туган билгесезлек эшне карап тикшерүгә нигез булды.

Докладчы судья Ә.Г. Гатауллин мәгълүматын, мөрәҗәгать итүче Т.И. Порфирьева, дәгъва белдерелә торган норматив хокукый актны кабул иткән як вәкилләре А.Р. Кәримова һәм Р.Г. Миңнеголов аңлатмаларын, суд утырышына чакырылган вәкилләрнең: Татарстан Республикасы Президентыннан – Д.А. Рослов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан – А.А. Ощепков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан – Г.Л. Удачина, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисеннән – И.Ш. Шәйхиев, Татарстан Республикасы Арбитраж судыннан – Д.К. Крылов, Татарстан Республикасы прокурорыннан – Г.С. Галимов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдән — В.Д. Клюков, дәгъва белдерелә торган норматив-хокукый актны чыгарган орган үтенечнамәсе буенча суд утырышына чакырылган белгеч – Е.Ю. Зенина чыгышларын тыңлап, тапшырылган документларны һәм башка материалларны өйрәнгәннән соң, Татарстан Республикасы Конституция суды



б и л г е л ә д е:
1. Гражданка Т.И. Порфирьева “Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәнең 4 пункты белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгать итүче күрсәткәнчә, аның гаиләсе яшь гаиләләр өчен исәпләнгән тулай торакта урнашкан, гомуми мәйданы 37.5 кв.м., өлешчә уңайлыклары булган торак урынында яши. 2001 елда Казан шәһәре Совет районы администрациясе аны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куйган. 2008 елда мөрәжәгать итүченең улы Д.Н. Порфирьев, "Гражданнарның бер фатирда бергә яшәве мөмкин булмаганда, хроник авыруларның авыр төрләре исемлеген раслау хакында" 2006 елның 16 июнендәге 378 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган авырулар исемлегенә кертелгән авыру буенча II төркем инвалид торак мәйданы белән чираттан тыш тәэмин итү хокукына ия булган затлар исемлегенә кертелгән.

Мөрәҗәгать итүче белдергәнчә, күрсәтелгән Нигезләмәнең 4 пункты нигезендә аның улы Д.Н. Порфирьев, II төркем инвалид, федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак шартларын яхшырту хокукына ия гражданнарның Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан төзелә торган җыелма исемлегенә кертелгән һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Совет районы башкарма комитеты администрациясе тарафыннан торак урынына мохтаҗ буларак яшәү урынында исәптән төшерелгән. Нәтиҗәдә, улының торак шартларын яхшырту чираты Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Совет районы башкарма комитеты администрациясе исемлегендә 7 нче тәртип саныннан Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан субсидияләр алучыларның җыелма исемлегендә 4511 нче тәртип санына күчерелгән.

Гражданка Т.И. Порфирьева Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турындагы нигезләмәнең Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары исемлекләре нигезендә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күрсәтелгән субсидияләрне алучы гражданнарның республика буенча җыелма исемлеген төзү өлешендәге нормалары аның һәм инвалид улының Татарстан Республикасы Конституциясенең 54 (1 өлеш), 55 (1 өлеш) һәм 58 (2 өлеш) статьялары нигезләмәләрендә күрсәтелгән конституциячел хокукларын һәм ирекләрен боза дип саный, анда һәркемгә, шул исәптән гарипләнгән очракта социаль тәэминат гарантияләнә; һәркем торакка хокуклы; Татарстан Республикасында кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен юкка чыгара яисә киметә торган законнар чыгарылмаска тиеш.

Шулай итеп, бу эш буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәнең 4 пункты Татарстан Республикасы Конституция судының карау предметы булып тора, аның нигезендә район администрациясе граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алучыларның Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзи торган җыелма исемлегенә кертелүгә бәйле рәвештә инвалидның яшәү урыны буенча аны торак урынына мохтаҗ буларак исәптән төшереп калдырган.

2. Мөрәҗәгать итүче дәгъва белдерә торган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәнең 4 пункты социаль яклау һәм торак законнары өлкәсенә кагыла. Россия Федерациясе Конституциясенең 72 статьясы (1 өлешендәге "ж" һәм “к” пунктлары) нигезендә социаль яклау, социаль тәэминатны да кертеп, шулай ук торак законнары Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының уртак карамагында тора. Россия Федерациясе Конституциясенең 76 статьясы (2 һәм 5 өлешләре) нигезендә Татарстан Республикасы социаль һәм торак өлкәсендә хокукый җайга салуны, федераль законнарга таянып, һәм республика законнары, башка норматив хокукый актлары федераль законга каршы килмәгән очракта гына гамәлгә ашырырга хокуклы.

"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә (2004 елның 29 декабрендәге 199-ФЗ номерлы редакциясендә) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә алынган инвалидларны һәм инвалид балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча Россия Федерациясе вәкаләтләре Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына тапшырылды. Социаль ярдәмнең күрсәтелгән чарасын бирү буенча тапшырыла торган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен акча федераль бюджетта субвенцияләр рәвешендә төзелгән Федераль компенсацияләр фонды составында карала, ә аны бирү рәвеше Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актлары белән билгеләнә (күрсәтелгән Законның 28.2 статьясындагы 1, 2 һәм 6 өлешләре).

Димәк, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турындагы нигезләмәне раслап, федераль закон нормаларына таянып эш иткән.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 102 (4 пункт) һәм 103 статьялары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бердәм дәүләт сәясәтен, аерым алганда, социаль тәэминат өлкәсендә, булдыруда катнаша, Татарстан Республикасы территориясендә федераль законнарның һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларының, Татарстан Республикасы законнарының һәм башка норматив хокукый актларының үтәлешен тәэмин итә, Татарстан Республикасының бөтен территориясендә үтәү мәҗбүри булган карарлар һәм күрсәтмәләр чыгара.

Шулай итеп, гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турындагы нигезләмәне раслап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үзенә федераль законнар нигезендә карый торган һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 102 (4 пункт) һәм 103 статьялары нигезләмәләренә нигезләнгән вәкаләтне дөрес гамәлгә ашырган.

3. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә кеше, аның хокуклары һәм ирекләре — иң зур хәзинә. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау – Татарстан Республикасының бурычы (2 статья); һәркемгә, шул исәптән авырган, гарипләнгән очракта социаль тәэминат гарантияләнә (54 статья, 1 өлеш); һәркем торакка хокуклы; дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары торакка хокукны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыралар (55 статья, 1 һәм 2 өлешләр).

Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнә, аның нигезендә инвалидларны социаль яклау – инвалидларга яшәешләрендәге чикләүләрне бетерү, алыштыру (компенсацияләү) өчен шартлар тәэмин итә торган һәм аларга җәмгыять тормышында катнашырга башка гражданнар белән тигез мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән икътисадый, хокукый чаралар һәм социаль яклау чараларының дәүләт тарафыннан гарантияләнгән системасы (2 статья, 1 өлеш).

Әлеге Федераль законның 17 статьясы (1 һәм 2 өлешләр) (2004 елның 29 декабрендәге 199-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә булган редакциясендә) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ инвалидлар һәм инвалид балалы гаиләләр Россия Федерациясе законнарында һәм Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган ташламаларны исәпкә алып исәпкә куела һәм торак урыннары белән тәэмин ителә; инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә торак урыннары сәламәтлек торышын һәм игьтибарга лаек башка сәбәпләрне исәпкә алып бирелә.

2005 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булган РСФСР Торак кодексының 29 статьясы нигезендә әгәр гаилә составында авырулар, кайбер хроник авыруларның авыр төрләре белән интегүчеләр булса, алар белән бергә бер фатирда яшәү мөмкин булмаса, берничә гаилә яши торган фатирлардагы гражданнар да торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар булып танылдылар (3 пункт). Гражданнарның мондый категорияләренә торак урыннары беренче чиратта бирелде (РСФСР Торак кодексының 36 статьясындагы 3 пункт).

Шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт һәм муниципаль торак фондлары йортларында да торак урыннарын беренче чиратта түләүсез бирү "Инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә аларны торак урыннары белән тәэмин итү, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар бирү турында" 1996 елның 27 июлендәге 901 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән каралган. Шулай итеп, тиешле Исемлектә күрсәтелгән кайбер хроник авыруларның авыр төрләре белән интегүче затлар, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең улы, 2005 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булган закон буенча торак шартларын беренче чиратта яхшырту хокукына ия булган.

"Россия Федерациясе Торак кодексын гамәлгә кертү турында" 2004 елның 29 декабрендәге 189-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә алынган гражданнар аларга социаль наем шартнамәләре буенча торак урыннарын бирүне дәвам итү максатларында социаль наем шартнамәләре буенча торак урыннары алганчыга кадәр әлеге исәптә тору хокукын саклап калалар (6 статьяның 2 өлеше). Бу очракта Россия Федерациясе Торак кодексының 57 статьясы нигезендә Гражданнарның бер фатирда бергә яшәүләре мөмкин булмаганда, хроник авыруларның авыр төрләре исемлегендә күрсәтелгән хроник авыруларның авыр төрләре белән интегүче гражданнарга Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 16 июнендәге 378 номерлы карары белән расланган торак урыннары чираттан тыш бирелә (2 өлешнең 3 пункты).

Шулай итеп, Россия Федерациясенең Торак кодексы РСФСР Торак кодексы белән чагыштырганда Гражданнарның бер фатирда бергә яшәүләре мөмкин булмаганда, хроник авыруларның авыр төрләре исемлегендә күрсәтелгән хроник авыруларның авыр төрләре белән интегүче гражданнарга торак урыннарын бирү тәртибен үзгәртте. Күрсәтелгән норма нигезендә әлеге Исемлеккә кертелгән авыру белән интегүче, II төркем инвалид Д.Н. Порфирьев Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Совет районы башкарма комитеты администрациясе тарафыннан торак шартларын чираттан тыш яхшыртуга хокуклы зат буларак исәпкә алынган.

“Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законның 17 статьясы (2004 елның 29 декабрендәге 199-ФЗ редакциясендә) нигезендә инвалидларга социаль наем шартнамәсе буенча бер кешегә бирелү нормасыннан артык гомуми мәйданлы (әмма ике тапкырдан да артык түгел) торак урын алар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән исемлектә каралган хроник авыруларның авыр төре белән интеккән очракта бирелергә мөмкин.

Югарыда аталган Федераль законның 28.2 статьясы нигезендә (1 һәм 2 өлешләр) Россия Федерациясе Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына торак урын һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү һәм 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә куелган торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ инвалидларны һәм инвалид балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча чаралар күрсәтү вәкаләтләрен тапшыра; социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча тапшырыла торган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга акча федераль бюджетта төзелгән Федераль компенсацияләр фонды составында субвенцияләр рәвешендә карала. Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субвенцияләр дигәндә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына Россия Федерациясе субъектларының һәм яисә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына һәм (яисә) муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру өчен тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килүче чыгым йөкләмәләрен финанс ягыннан тәэмин итү максатларында бирелә торган бюджетара трансфертлар аңлашыла (Россия Федерациясе Бюджет кодексының 133 статьясы). Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына Федераль компенсацияләр фондында инвалидларны һәм инвалид балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә каралган акчалар күләме Россия Федерациясе субъекты буенча торакның гомуми мәйданының 1 квадрат метрына уртача базар бәясеннән һәм гомуми торак мәйданының 18 квадрат метрыннан чыгып билгеләнә (1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль законның 28.2 статьясындагы 3 һәм 5 өлешләре).

Россия Федерациясе Конституция судының хокукый позициясе нигезендә халыкны социаль яклау системасын реформалаштыру кысаларында федераль закон чыгаручы тарафыннан күрелгән хокукый җайга салу "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" (2004 елның 29 декабрендәге 199-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә) Федераль законның 28.2 статьясы эчтәлегеннән күренгәнчә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә алынган инвалидларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт үзе элек алган йөкләмәләрне әлеге максатларга федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектларына субвенцияләр бирү юлы белән үтәүгә юнәлдергән һәм ул гражданнарның Россия Федерациясе Конституциясенең 39 һәм 40 статьяларында беркетелгән конституциячел хокукларын бозу буларак карала алмый (2008 елның 6 октябрендәге 679-О-О номерлы билгеләмә).

"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль законның 28.2 статьясын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карарында "Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы, "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак шартларын яхшырту хокукына ия гражданнарны торак белән тәэмин итү аларга торак сатып алу өчен субсидияләр бирү юлы белән башкарыла дип билгеләнә (1 пункт). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының шушы карары белән дәгъва белдерелә торган Нигезләмә раслана (2 пункт).

Димәк, гамәлдәге законнар хроник авыруның авыр төре белән интегүче инвалидларның, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең улы Д.Н. Порфирьевның торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль яклауның ике мөстәкыйль чарасын билгели: бу – федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алуга субсидияләр бирү һәм социаль наем шартнамәсе буенча чираттан тыш торак урыны бирү. Бу очракта торак белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл иткәндә күрсәтелгән социаль ярдәм чарасының берсен сайлап алу хокукы инвалидның үзенә бирелә.

Дәгъва белдерелә торган Нигезләмәнең 4 пункты түбәндәгене билгели: 2005 елның 1 гыйнварына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә алынган инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә торак сатып алу өчен субсидияләр бирү гражданнар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары исемлекләре нигезендә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән Инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр арасыннан субсидияләр алучыларның җыелма исемлеге нигезендә чират буенча башкарыла; җыелма исемлекләр гражданнар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган тәртип буенча төзелә. Монда дәгъва белдерелә торган Нигезләмәдә субсидияләр алучыларның гражданнарның яшәү урыны буенча алып барыла торган (чират буенча йә чиратсыз рәвештә) җыелма исемлегендә торучы затларны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбеннән төшерү турындагы норма юк. Киресенчә булган очракта ул Россия Федерациясе Торак кодексының гражданнарны торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптән төшерү өчен нигезләрнең төгәл исемлеген билгеләүче күрсәтмәләрен бозу дигәнне аңлатыр иде (55 һәм 56 статьялар) һәм, инвалидарны да кертеп, гражданнарның торак белән тәэмин итү хокукларын нигезсез чикләүгә китерер иде.

Күрсәтелгән затларны, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең улы Д.Н. Порфирьевны субсидияләр алучыларның җыелма исемлегенә кертелүгә бәйле рәвештә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбеннән төшерү зарурлыгы турындагы нәтиҗә дәгъва белдерелә торган пунктның Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан әлеге Карарда ачыкланган конституциячел – хокукый мәгънәсеннән дә килеп чыкмый. Исәптән төшерү хокук кулланучының – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Совет районы башкарма комитеты администрациясенең дәгъва белдерелә торган нормаларны дөрес аңлатмавы белән бәйле.

Дәгъва белдерелә торган Нигезләмә, инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә торак алуга субсидияләр бирү тәртибен билгеләп, дәүләтнең үз гражданнарының, әгәр алар объектив сәбәпләр аркасында лаеклы тормыш дәрәҗәсенә мөстәкыйль ирешүгә сәләтле булмасалар, иминлеген, социаль якланганлыгын һәм нормаль яшәү шартларын тәэмин итү турында кайгыртуын беркетә.

Әлеге хокукый җайга салу Инвалидларның хокуклары турында конвенциянең 28 статьясына туры килә (Нью-Йоркта 2006 елның 13 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы 61 нче сессияссенең 76 нчы пленар утырышында 61/106 резолюция белән кабул ителде), аның нигезендә катнашучы дәүләтләр инвалидларның торакка, социаль яклауга һәм инвалидлык билгесе буенча дискриминациядән тыш, әлеге хокуклардан файдалануга хокукларын таныйлар һәм инвалидларның дәүләт торак программаларыннан файдалануны тәэмин итү чараларын да кертеп, әлеге хокукны гамәлгә ашыруны тәэмин итү һәм хуплау чараларын күрәләр.

Дәгъва белдерелә торган нормалар Татарстан Республикасы Конституциясенең 54 статьясы (1 өлеш) һәм 103 статьялары нигезләмәләренә туры килә, алар нигезендә һәркемгә, шул исәптән авырган, гарипләнгән очракта социаль тәэминат гарантияләнә; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы территориясендә федераль законнарның һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларының үтәлешен тәэмин итә.

Димәк, дәгъва белдерелә торган нигезләмәләр инвалидларның һәм инвалид балалары булган гаиләләрнең, шул исәптән мөрәҗәгать итүче Т.И. Порфирьеваның торак шартларын яхшыртуга конституциячел хокукын кире какмыйлар һәм киметмиләр, инвалидларның абруен төшерү максатын куймыйлар, Татарстан Республикасы Конституциясенең 28 (2 өлеш) һәм 30 статьялары Нигезләмәләренә туры киләләр, аның буенча гражданнар шәхси, сәяси, социаль-икътисадый һәм мәдәни хокукларның һәм ирекләрнең бөтен тулылыгына ия һәм кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең тигезлеге принципларын тәэмин итүгә каршы килүче буларак карала алмый.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәнең 4 пункты, – ә аның буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә алынган инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә торак белән тәэмин итү буенча социаль ярдәм чаралары субсидияләр бирү юлы белән гамәлгә ашырыла, – халыкара хокук, федераль законнар нормаларына нигезләнгән һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 54 (1 өлеш), 55 (1 өлеш) һәм 58 (2 өлеш) статьяларына туры килә.

Бәян ителгәннәрдән чыгып, “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына, 66 статьясындагы икенче өлешенә, 67, 68, 69, 71 һәм 73 статьяларына, 104 статьясындагы беренче өлешенең 1 пунктына таянып, Татарстан Республикасы Конституция суды


к а р а р ч ы г а р д ы:
1. “Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәнең 4 пунктын Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип танырга.

2. Әлеге Карар катгый, шикаятькә дучар ителә алмый, игълан ителү белән үз көченә керә, турыдан-туры гамәлдә була һәм башка органнар һәм вазыйфаи затлар тарафыннан раслануны таләп итми.

3. “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 72 статьясы буенча бу Карар “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарында кичекмәстән басылып чыгарга тиеш. Карар шулай ук “Татарстан Республикасы Конституция суды хәбәрләре”ндә басылып чыгарга тиеш.

39-П Татарстан Республикасы



Конституция суды

Граҗданка Т. И. Порфирьеваның “Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр

Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары белән расланган Граҗданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән т

182.47kb.

09 09 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

Туризм өлкәсендә социаль әһәмияткә ия булган эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар чыгымнарын каплау өчен Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән субсидияләр бирү тәртибе

43.77kb.

15 10 2014
1 стр.


Ф бердәм республика имтиханы, 2007 ел физика, 11 сыйныф (001 – 1/11) изикадан бердәм республика имтиханы

Физикадан имтихан эшен башкару өчен 3,5 сәг (210 минут) вакыт бирелә. Эш 40 биремнән торган 3 өлештән тора

89.33kb.

09 09 2014
1 стр.


Программа түбәндәге төп документларга нигезләнеп төзелде: төп белем бирүнең дәүләт стандарты ( федераль компонент) 05. 03. 2004.№1089

Шуңа күрә тарих фәненә кереп китү өчен пропедевтик курс кертү планлаштырылды. Ул: “Тарих фәне нәрсә өйрәнә?”-дип атала. Темаларны ел буена бүлеп урнаштырдым

310.23kb.

25 12 2014
1 стр.


Аңлатма язуы Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен төзелгән программага нигезләнеп тәкдим ителгән тестлар җыелмасы һәм дәрестә файдалану өчен

Сүзләргә морфологик анализ ясау, сүзләрне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү өчен китерелә текстлар, аерым җөмләләр бирелде

516.6kb.

13 10 2014
4 стр.


Гамәлдә йөри торган “Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) – 2 нче басма” белән эшләү өчен методик киңәшләр
326.03kb.

15 10 2014
1 стр.


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


«Қосалқы бөлшектер» сатып алу бойынша бір көзден алу тәсілімен мемлекеттік сатып алу қорытындысы туралы хаттама Арал қаласы 25 наурыз 2011 жыл

Мемлекеттік сатып алуды ұйымдастырушы: «Арал аудандық ветеринария бөлімі» мемлекеттік мекемесі, Арал қаласы, Мектеп көшесі, 33, «Өзге де тауарлар сатып алу»

25.74kb.

03 09 2014
1 стр.