Татарстан Республикасы
Нурлат муниципаль районы мәгариф идарәсе
Татарстан Республикасы
Нурлат муниципаль районы
Фома урта гомуми белеем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сафиуллина Резедә Дамир кызының
VII сыйныфта татар теленнән
үткәргән дәрес эшкәртмәсе
Нурлат
2007
Сафиуллина Р.Д.,
Фома урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
Фома авылы
Тема: Эндәш сүзләр.
Максат: 1. Укучыларга эндәш сүзләрне таба һәм аларга хас
үзенчәлекләрне таный белергә өйрәнү өчен ярдәм итү.
2. Күзәтүчәнлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү сәләтләрен,
сөйләм телләрен үстерү.
3. Туган як, туган җиргә, татар теленә ихтирам тәрбияләү,
укучыларда бер-берсенә хөрмәт хисе булдыру.
Җиһазлау: Интерактив тактада күрсәтү өчен сайтлар, санакаларда эшләү өчен сәләт медио программасындагы күнегүләр,магнитофон.
Дәрес планы.
I Оештыру.
Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
II Өй эшен тикшерү.
Җөмләнең аерымланган кисәкләре турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау өчен тест
эшләү һәм эшнең үтәлешенә нәтиҗә ясау, билге кую.
III Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.
-
Схема ярдәмендә баш һәм иярчен кисәкләрне искә төшерү.
-
Баш кисәкләрне ачыклау.
-
Иярчен кисәкләрне ачыклау.
-
Дәреснең максатын җиткерү.
IV Яңа темага кереш
Без әле өйрәнмәгән кисәкне анализлау.
V Яңа белемнәрне үзләштерү.
-
Тактадагы җөмләгә грамматик анализ ясау.
-
Дәреслек буенча мөстәкыйль эш.
-
Билгеләмәне әйттерү.
V Белемнәрне ныгыту.
1) Яңа күнекмәләр формалаштыру.
2) Күнегү эшләү.
3) Сүзлек өстендә эш.
4) Нәтиҗә ясау.
VI Ял минуты
VII Белемнәрне ныгыту.
Контроль һәм үз контроль. Санакларда күнегү башкару. Нәтиҗә ясап билгеләр кую.
VIII Йомгаклау.
IX Өй эше.
1.153нче күнегүдән эндәш сүзле җөмләләрне;
2. Әдәбияттан эндәш сүзле җөмләләр;
3. Вакытлы матбугаттан эндәш сүзләре булган 4-5 җөмлә язарга.
Дәрес барышы.
I Оештыру.
Дәрес Г.Тукайның “Туган тел” җырын тыңлау белән башлана.
- Бүгенге дәрес бераз үзенчәлекле булыр, игътибарлы булыгыз. Без бүген интерактив тактада эшлиячәкбез. Һәм дәрестә үтәгән һәрбер эшкә билгеләр куеп барырга тиешбез.
(Дәреснең эпиграфы белән танышу өчен беренче сайтны ачабыз)
Укытучы - Якташыбыз Г.Сәгыйровның шигырь юлларына игътибар итеп, телебезнең байлыгына сокланыйк
II Өй эшен тикшерү.
- Сезгә өй эше аерымланган хәлләр турында кабатлап килергә иде. Әйдәгез, тикшереп карыйк.
Тактада җөмләләр тикшерелә.
( Икенче сайттагы җөмләләр тикшерелә)
III Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.
( Өченче сайттагы җөмләләр тикшерелә)
( Дүртенче сайттагы бирем иҗади башкарыла)
Схема ярдәмендә җөмлә кисәкләре турында белемнәрне искә төшерү.
Укучылар җөмләләрне тикшергәннән соң нәтиҗә ясыйлар
(Бишенче сайттагы билгеләмә белән укучыларның белемен ныгыту)
IV Яңа темага кереш
Интерактив тактага бер укучы түбәндәге җөмләне яза һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә
Юк, Гөлчәчәк, сине онытмам,
Мин җыр язам сиңа фронттан.
Бөдрә чәчле сеңелем, күз нурым,
Сиңа атап язган бу җырым.
Укучы нәтиҗә ясый - Бу җөмләләрдә җөмлә кисәге итеп каралмый торган сүзләр бар.
Укытучы - Җөмләдә тагын җөмлә кисәге итеп каралмый, әмма мәгънә ачыклыгы һәм төгәллеге өчен әһәмияте зур булган синтаксик күренешләр дә еш очрый. Шундыйлардан без эндәш сүзләрне өйрәнәбез. Эндәш сүзләрне җөмләдә таный белергә, сөйләмдә дөрес кулланырга тиешбез.
V Яңа белемнәрне үзләштерү.
Тактадагы җөмләләргә игътибар итеп, затка яки предметка төбәп әйтелгән сүзләрне табып анализлыйк.
Интерактив тактага укучылар түбәндәге җөмләрне язалар.
Беренче укучы
Менә рәхмәт,улым, зур үстең инде, кул арасына керәсең.
И каләм, безгә һәр сулуда ярдәм һәм мәрхәмәт ит.
Укытучы – Җөмләдән сөйләм төбәп әйтелгән затны һәм предметны табып, кайда урнашуын, составы ягыннан нинди булуын аңлат.
Укучы – Бу җөмләдә улым һәм каләм сүзләре - эндәш сүзләр.Улым – җөмлә уртасында,каләм - җөмлә башында килгән.Болар - составы ягыннан җыйнак эндәш сүзләр.
Икенче укучы
Әй туган җир, матур да соң
Болының, урманнарың.
Укытучы – Җөмләдән сөйләм төбәп әйтелгән затны һәм предметны табып, кайда урнашуын, составы ягыннан нинди булуын аңлат.
Укучы – Бу җөмләдә - эндәш сүз - Әй туган җир.Ул җөмлә башында килгән,составы ягыннан җәенке.
Нәтиҗә ясау.
Укучылардан билгеләмә чыгарту.
(Җиденче сайтта язылган билгеләмә белән укучыларның белемен ныгыту)
VI Ял минуты.(Сигезенче сайт)
Магнитофон тасмасына язылган җырны тыңлау.Эндәш сүзләр табу
VII Белемнәрне ныгыту.
Әйдәгез, хәзер санакларда эшләп алабыз.
Сәләт медио программасындагы “Синтаксис” бүлегендәге 7 нче биремне үтәү.
Бирем: Бирелгән мисаллар да тыныш билгеләрен куеп, эндәш сүзләрне билгеләргә.
Укучыларның белеме санаклар ярдәмендә бәяләнә.
VIII Дәрескә йомгак ясау.
(Тугызынчы сайтта язылган якташыбыз Г.Сәгыйровның шигырь юлларыннан өзек)
Укучы – Өзекне сәнгатьле итеп укый һәм шигырьдәге эндәш сүзләрне таба
Укытучы – Бары тик эндәш сүзләр ярдәмендә дә нинди матур шигырь юллары тезеп була икән.
Билгеләр кую.
IX Өй эшен аңлату.
(Унынчы сайтта язылган өй эшен укучыларга тәкъдим итү)
Өй эше анлатылып укучыларга төркемләп бирелә.