Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

МБГБУ “Олыяз лицее”

Әдәплеләр бәйрәме”



Үткәрде: Гыйниятуллина Ә.Г.

Алып баручы.

Хөрмәтле кунаклар! Кадерле балалар!

Бүген мин сезнең барыгызны да “Әдәплеләр бәйрәме”нә чакырам.

(1 нче слайд күрсәтелә).

Сез бәйрәмнәрне яратасызмы?

Ни өчен яратасыз? (бәйрәмдә күңелле була: җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз, дусларыбыз белән сөйләшәбез, аралашабыз, елмаябыз, көләбез...).


Бәйрәмнәрсез күңелсез бит,

Күңелсез бит сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.
Тик бүгенге бәйрәмдә катнашуның бер шарты бар: һәрбер бала берәр тылсымлы сүз, тәмле сүз әйтергә тиеш була.
Кунакка килгән 2 бала сөйләшә:

Алинә. Нинди була икән ул тәмле сүз? Инсаф, син белмисеңме?

Инсаф. Белмим шул, Алинә.Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап та булмый бит.

Алинә. Ярар, тыңлап карыйк әле. Монда әдәпле балалар укый дигәннәр иде. Алар белмичә калмас.
Алып баручы.

- Әйдәгез әле, балалар, без белә торган тылсымлы сүзләрне искә төшерик. (Укучылар берәр сүз әйтәләр: исәнмесез, саумысез, рәхмәт, кичерегез, гафу итегез, зинһар өчен, хәерле көн һәм башкалар).

- Ә килгән кунакларга нәрсә дип әйтербез?

Балалар.

- Исәнмесез.

Безнең бәйрәмгә рәхим итегез!
Алып баручы.

- Безнең бәйрәмебез берничә өлештән- тукталыштан торыр (2 нче слайд):

“Мәкаль – сүзнең җиләге”

“Тапкырлар”

“Шигъри мизгелләр”

“Әкият кенә димә...”

“Җырлыйк әле”

Безнең беренче тукталыш - “Мәкаль -сүзнең җиләге” (3 нче слайд).



  1. Мәкаль әйтеш” уены.

Мин мәкальне әйтә башлыйм, ә сез калганын әйтеп бетерегез.

Яхшы сүз- җан азыгы, (яман сүз - баш казыгы).

Яхшы гадәт адәм итәр, (яман гадәт әрәм итәр).

Ялганлаган тотылыр, (туры әйткән котылыр).

Аз сөйлә, (күп тыңла).

Кеше холкын күзәт, (үзеңнекен төзәт).

Бер рәхмәт (мең бәладан коткарыр).

Тәмле тел – дару, (ачы тел- агу).

Адәмне адәм иткән (әдәп).


  1. Ситуациягә мәкаль сайлау (4 нче слайд).

“Азат уку дәресендә бирелгән шигырьне ятламаган. Укытучы бүген тагын бер шигырьне яттан бирде. Азат 2 шигырьне ятлый алмаячагын әйтте. Укытучы аңа нәрсә дияр:

“Калган эшкә кар явар”.

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”.

“Үзе егылган еламас”.


Безнең алдагы тукталыш- Тапкырлар” дип атала (5-6 нчы слайдлар).

Бәйрәмебез кунаклары - Алинә белән Инсаф буш килмәгәннәр, табышмак-сораулар алып килгәннәр. Хәзер сүзне аларга бирәбез.



Алинә.

- Ул булса, һәркемгә күңелле.

- Аны һәркем булдыра ала.

- Балаларга аннан башка бик ямансу.



- Ул шат кешедә була.

- Тиргәшкәндә ул булмый.

- Явыз кеше аны яратмый.

- Аның иң җылысы әнидә була.

Ул нәрсә? (елмаю)
Инсаф.

- Ул булганда, һәркемгә рәхәт.

- Аны эшләгән кешене яраталар.

- Аны төрле вакытта эшләп була.

- Явыз кеше аны эшләми.



Ул нәрсә? (яхшылык)
Бәйрәмебезнең өченче бүлеге: “Шигъри мизгелләр” (7 нче слайд).

Алып баручы.

Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул – тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар.

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

Сүрелмәсен дә сүнмәсен

Шигырь утыгыз,

Әйбәт буласыгыз килсә.

Шигырь укыгыз!

(Р. Миңнуллин)


Бүгенге бәйрәмгә дип әзерләгән шигырьләрне тыңлап үтик әле.

(Укучылар шигырьләрен сөйлиләр).


Хикмәтле сүз.

Бер сүзне күп сөйләсәм,

Аны тәмам “иләсәм”,

Тирги мине һәммәсе:

Туйдырамын, янәсе.

Ә мин шундый сүз беләм,

Ул сүздән туймый һичкем.

Тиргәмиләр, сүкмиләр,

Сөйләп торсаң да өч көн.

Кыен түгел әйтергә,

Бик ансат, рәхәт үзе.

Сезгә дә өйрәтәм аны:

Ул була “рәхмәт” сүзе.

(Ф.Яруллин)



Алып баручы.

- “Рәхмәт”сүзен ишетү һәркемгә рәхәт. Әйдәгез, без дә Илданга “рәхмәт” әйтик.


Рәхмәт сезгә - барыгызга.

Рәхмәт сиңа, җылы кояш,

Якты нурлар сибәсең,

Рәхмәт сиңа, кара туфрак,

Безгә байлык бирәсең!

Рәхмәт сезгә, әти-әни,

Иркәлисез, сөясез.

Рәхмәт сезгә, туганнарым,

Безгә ярдәм итәсез.

Рәхмәт, укытучы апам,

Миңа китап укыйсыз.

Рәхмәт сезгә, иптәшләрем,

Минем белән уйныйсыз.

(“Без кипап яратабыз” китабыннан)



Алып баручы.

- Гүзәл сөйләгән шигырьдәге бала турында нәрсә әйтә аласыз? Ул нинди бала? (Әдәпле, рәхмәт әйтә белә, туганнарын, дусларын ярата.....)



Озын телле малай.

Яшәгән бер кәрлә малай,

Үзе шундый телчән булган,

Теле аның әйтерсең лә

Чәнечкеле билчән булган.

Тыңламаган әбисен дә,

Әнисен дә, абыйсын да:

Һәрберсенә каршы әйтеп,

Үпкәләткән барысын да.

Каршы әйткән саен аның

Теле һаман үсә барган.

Асылынып төшкәч теле,

Үзе дә ул хәйран калган.

Яшермәкче булган икән

Озын телен куенына,

Ә ул шундук, аннан чыгып,

Уралган, ди, муенына.

(Х. Халиков)


Бик әйбәт минем эшләр.
Сүз тотасыз да сорыйсыз:

-Эшләр ничек бара соң?

-Ничек барсын? Әйбәт бара!

Әйбәт бармый карасын!

Кичә хоккей уйнаганда

Ертып кайттым күлмәкне,

Шул күлмәк өчен дә әле

Әниемнән эләкте.

Ә бүген песи өстенә

Түктем ялгыш ашымны.

Сеңелем белән шаярганда

Тишә яздым башымны.

Ә аннары бозау чәйнәгән

Өр-яңа дәреслекне,

Кем кушкан аңа чәйнәргә,

Я, шушы дөреслекме?

Әллә конфет ашаганга,

Сызларга итә тешләр...

Шуларны чутламаганда

Бик әйбәт минем эшләр


Алып баручы.

- Бу бала турында ниәйтерсез? (Конфет ярата, дәреслекләрен җыеп йөрми ...).



Сүзләр.
Сүзләрдән мин сәйлән тезәм,

Сүзләр белән мин уйныйм.

Сүзләр белән мин иркәлим,

Сүзләр белән мин кыйныйм.

Сүзләрне мин дару итәм,

Агу да ул соң чиктә.

Авызда сүзләр күп була,

Торсыннар алар биктә.

Авыз ачкан саен сүзләр

Торса әгәр коелып,

Башыңа җитүләре бар,

Барысы бергә җыелып.

Сүзләр белән мактанышмыйк,

Явызланмыйк, кыланмыйк.

Сүзләрне без уйлап кына,

Үлчәп кенә кулланыйк.

(М.Әхмәтҗанов)
Алып баручы.

- Әйе, сүзләрне без уйлап кына, үлчәп кенә кулланыйк. Сүзләр алар бик зур көчкә ия.


Дүртенче тукталыш - “Әкият кенә димә...” (8-9 нчы слайдлар).

  • Бу рәсемнәр кайсы әкияттән? Алар безне нәрсәгә өйрәтә?

(“Төлке белән Торна” әкияте – кунакчыл бул, чакырган кунагыңны матур итеп сыйла, зурла, хөрмәт ит..;

“Су анасы” әкияте – кеше әйберсенә кагылма, урлашма, алдашма...).


Алып баручы.

Бишенче тукталыш - “Җырлыйк әле”(10 нчы слайд).

Җырдан башка бәйрәм бәйрәм буламыни?! Яраткан җырларыбызны башкарыр вакыт та килеп җитте.
Тылсымлы сүзләр.

1. Иртән әни уята

Кызым хәерле иртә.

Шул тылсымлы сүз мине

Көн буе саклап йөртә.

Әби мәктәпкә озата:

Кызым, дип хәерле юл.

Әбием изге күңелле

Гел хәерле була юл.

Куш. Мин шушындый сүзләр беләм,

Син дә беләсең микән?

Хәерле юл, хәерле көн

Тылсымлы сүзләр икән.

Хәерле юл, хәерле көн

Тылсымлы сүзләр икән.

2. Мәктәбемә баргач та,

Телимен хәерле көн.

Әллә шуңа әйбәт кенә

Хәерле уза бу көн.

Кичен әни каршы ала

Хәерле кич кызым, дип

Бергәләшеп уйнаганда

Хәерле уза кич бит.

Куш. Мин шушындый сүзләр беләм,

Син дә беләсең микән?

Хәерле юл, хәерле көн

Тылсымлы сүзләр икән.

Хәерле юл, хәерле көн

Тылсымлы сүзләр икән.
Алып баручы.

- Балалар, җырда әйтелгән тылсымлы сүзләрне (хәерле көн, хәерле кич, хәерле юл, хәерле көн) сез дә ешрак куллансагыз иде. Шул вакытта сезнең көннәрегез тагын да күңеллерәк, хәерлерәк узар.


Туган тел.

1. Балам диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

Әнием дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Куш. Дөньяда иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул минем туган телем.

2. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Куш. Дөньяда иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул минем туган телем

3. Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Куш. Дөньяда иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел



Ул минем туган телем.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы мбгбу “Олыяз лицее” “Әдәплеләр бәйрәме”

Ни өчен яратасыз? (бәйрәмдә күңелле була: җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз, дусларыбыз белән сөйләшәбез, аралашабыз, елмаябыз, көләбез )

74.23kb.

25 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Муниципаль гомум белем бирү учреждениесе
631.9kb.

25 12 2014
3 стр.


Татарстан республикасы республика татарстан ютазы муниципаль районы ютазинский муниципальный район
157.46kb.

12 10 2014
1 стр.


Татарстан республикасы республика татарстан ютазы муниципаль районы ютазинский муниципальный район
176kb.

12 10 2014
1 стр.


Пояснительная записка Статус документа

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесе

454.24kb.

18 12 2014
2 стр.


Татарстан республикасы мөслим муниципаль районы
130.95kb.

13 12 2014
1 стр.


Әдәби уку буенча эш программасы Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәренең муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәренең муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе

231.44kb.

01 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Республика Татарстан Алабуга муниципаль районы Елабужский муниципальный район Иске Юраш авыл жирлеге исполнительный комитет Башкарма комитеты Староюрашского сельского поселения
14.5kb.

25 12 2014
1 стр.