Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Соңгы кыңгырау” бәйрәме.
Кичә мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта уза. Анда “Хуш, мәктәбем!”, “Сау бул, Балачак иле!” дип язылган плакатлар эленә.
Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юллаган егетләр һәм кызлар алдагы көннәрнең гаҗзеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы.


(“Мәктәп вальсы” яңгырый. Чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән сәхнәгә уза. Мәйданда вальс бара.

Кыңгырау чыңлый. Алып баручы егет белән кыз микрофонга килә.)
Алып баручы егет. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буена озата килде. Беренче Белем көне дә безнең хәтердә нык саклана әле.
Алып баручы кыз. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.
Алып баручы.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.

Алып баручы егет. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына – хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез! (Мәктәп директоры чыгышын тәмамлагач, аңа таҗ кидерәләр.)
Алып баручы кыз. Сез балачак иленең иң хөрмәтле кешесе – патшасы. Без сезне хәтеребездә шулай сакларбыз.
1 нче укучы.

Хушлашу.


Шул кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:


  • Кая ага икән бу сулар?

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың узең:


  • Дәү булдың ич, китәм, - диясең.

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!


2 нче укучы.

Эх, балачак!

Мшктәҗемә илтнр юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:


  • Исәнме! – дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгреп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?
(“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” җыры башкарыла.)
3 нче укучы. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте,һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыбыз!
(Сүз беренче укытучыга бирелә.)
4 нче укучы.

Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.


5 нче укучы.

Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән, салмак кына атлап, чәчләренәчал куна башлаган укытучыбыз керә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем – кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да, гүя, эрергә өлгермәгән.


6 нчы укучы.

Укытучы якты кочш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.
7 нче укучы.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзлзрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.
(Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыра.)
8 нче укучы.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым сезнең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.
9 нчы укучы.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы.
10 нчы укучы.

Кулларыңны суздың, кыңгырау-сорау

Тынгы бирмәгәнгә күңелгә.

Укытучым, җырым кыңгыраудай

Юлдаш булсын гомер-гомергә.
(“Кыңгыраулы мәктәп еллары” (Ш.Галиев сүзләре, Р.Хөсәенов көе) башкарыла.)
Алып баручы.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар - безнең хыяллар.

Хыялларга очар канат кирәк

Алар шулай акка буялган.

Ак болытлар – безнең хыяллар.


11 нче укучы. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез!

Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз. Сезнең якыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә. (“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла. Аннан соң сүз сыйныф җитәкчесенә бирелә.)


12 нче укучы.

Әнкәй кулына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын...
(“Минем кадерлеләрем” җыры башкарыла.)
13 нче укучы. Хөрмәтле әти-әниләребез!

Һәрдаими сезнең җылылыкны тоеп яибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.


(Сүз әти-әниләргә бирелә.)
Алып баручы. Бүген мәктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын.
Алып баручы егет.

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.
Алып баручы кыз.

Очар кошлар без ямьле бу язда,

Юл җиңел булмас, сынаулар алда.

Киңәш бирергә, ярдәм итәргә,

Абый-апалар булмаслар янда.
Алып баручы егет.

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.



(Соңгы кыңгырау яңгырый. “Саубуллашу вальсы” җыры башкарыла. Мәйданда чыгарылыш сыйныф укучылары вальс әйләнә. Шушы музыка барганда алып баручы “Хәерле юл!” шигырен укый.)
Хәерле юл!

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкемдә -

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганнан гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!



Хәерле юл сезгә, хәерле юл!

Соңгы кыңгырау” бәйрәме. 2007 нче ел

Икенче квалификацион категорияле математика, информатика укытучысы Фәтхетдинова Альбина Әнвәр кызы

188.32kb.

11 10 2014
1 стр.


Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Кичә мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта уза. Анда “Хуш, мәктәбем!”, “Сау бул, Балачак иле!” дип язылган плакатлар эленә

51.26kb.

11 10 2014
1 стр.


Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы Үдик урта гомуми белем бирү мәктәбе

А. б хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф уку

147.71kb.

17 12 2014
1 стр.


Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар
74.41kb.

09 09 2014
1 стр.


Әтнә районы Әйшияз башлангыч мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле укытучысы

Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле әниләр, укытучылар, укучылар. Бездә бүген чәй бәйрәме!

58.82kb.

25 12 2014
1 стр.


Күки авылы тарихы: документларда һәм истәлекләрдә чагылышы

Күки урта мәктәбендә соңгы ун ел эчендә өлкән класс укучылары тарафыннан авыл тарихы өйрәнелде

400.69kb.

10 10 2014
3 стр.


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы мбгбу “Олыяз лицее” “Әдәплеләр бәйрәме”

Ни өчен яратасыз? (бәйрәмдә күңелле була: җырлыйбыз, биибез, күңел ачабыз, дусларыбыз белән сөйләшәбез, аралашабыз, елмаябыз, көләбез )

74.23kb.

25 12 2014
1 стр.


Габдрахманова Раилә Әхъкәм, Габдулла Тукай исемендәге

Хәерле кич, нәниләребез безнең кәдерлеләребез, әти- әниләр, хөрмәтле кунакларыбыз. Сезне бүгенге гаилә бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Бәйрәмнәр күңелле үтсен!

73.48kb.

12 10 2014
1 стр.