Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Аңлатма язуы.

Процесс буларак уку ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын авазлаштыру. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы— укучыларда аңлап-төшенеп, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку күнекмәсе — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор, киләчәктә төпле белем алуларына нигез. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте нәкъ шушы ике күрсәткечкә бәйле..

Моңа бәйле рәвештә 5 нче сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:

-баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

-төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

-яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

-әсәрне уку — аның «серенә» төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү,автор белән аралашу өчен уку;
Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, 5нче сыйныфларда әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре,сурәтләү чаралары (чагыштыру, эпитет, метафора, сынландыруларны терминнарын әйтмичә генә күзәтү). Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен өйрәнеләләр.
Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгати тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлау ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.



Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.


5нче сыйныф укучыларының белем,осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.
Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:



  • аңлап,дөрес һәм сәнгатьле итеп,сүзләп укый белергә;

  • таныш булмаган тексттан 1минутка 40сүз укырга;

  • укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлә, аларга исем куя,укылган әсәрнең төп уен билгели белергә;

  • текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирергә,сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып күрсәтә белергә;

  • укыган әсәрне бәяли белергә;

  • укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белергә;

  • Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтли,хикәяләү эзлеклелеген саклап,бер үк сүзләрне кабатламыйча,җентекле итеп,сюжеты ачык булган кечкенә әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белергә;

  • укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бергәләп сөйли,фикер алыша,әсәрдәге хәлләрне ,анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын,холыкларын,кыланышларын әхлакый бәяли белергә;

  • Әкият,хикәя һәм шигырьне гамәли аера,чагыштырып укып күрсәтә белергә.


Әдәби укудан календарь-тематик план.



Дәрес темасы

Сәгать-ләр

саны

Дәрес тибы

Укучы эшчәнлегенең төрләре

Белем һәм күнекмәләр-не тикшерү төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү срогы

план буен-ча

факт-та

I чирек 18 сәгать

Белем көне 2 сәгать

1.

Балаларның якын дусты-мәктәп һәм китап.

Г. Тукай. ”Сабыйлар җыры”.

Дәрдемән. ”Балалар, әйдә мәктәпкә!”

Н.Думави.” Мәктәп.”

1

Катнаш дәрес

-сәнгатьле уку;

-сайлап уку күнегү-ләре;

-шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.


Сәнгатьле уку

-укучыларның кычкырып, аңлап укый белүләре;

-шигъри әсәрләрне анализлый белүләре.



Шигырьләрне укырга.







2.

Туган илем,туган, телем-иң кадерлем сез минем.

Б. Рәхмәт.”Алтын безнең җир”. З.Туфайлова “Туган ил”.



1

Катнаш дәрес

-аңлап, сәнгатьле уку күнегүләре;

-шигырьне сорау-лар ярдәмендә анализлау.




Сәнгатьле уку

-аңлап,сәнгатьле укый белүләре;

-шигырьнең эчтәлеген аңлый белүләре;

-сорауларга тулы җавап бирә белүләре.


“Туган ил” шигырен сәнгатьле итеп укырга

.




Туган телем – татар теле, Ватаным - Татарстан 5 сәгать

3.

Татарстан-туган йортым.

”М. Гафури. ”Ана теле”. Ватан.



1

Яңа мате-риал бирү, аңлату.

-аңлап, сәнгатьле уку;

-шигырьнең эчтәлеген сөйләүләре;

-Казанның истәлек-ле урыннары буйлап виртуаль сәяхәт.


Сәнгатьле уку;

сайлап уку



-аңлап, сәнгатьле укый белүләре;

-шигырьгә карата үз фикерләрен белдерә белүләре.



сөйләргә өйрәнергә

.




4.

Нинди ул Татарстан? Г.Бәширов.

1

Катнаш дәрес

-аңлап,сәнгатьле уку;

-сораулар буенча әсәрне анализлау.



Сорауларга җавап

-аңлап,сәнгатьле укый белүләре;

-сораулар буенча әсәрне анализлый белүләре.



Татарстан ту-рында шигырьләр табарга, сәнгатьле укырга өйрәнергә

.




5.

Казан –Татарстанның баш-каласы. Г.Ахуновтан.

1

Катнаш дәрес

-аңлап,йөгерек уку;

-сорауларга җавап бирү.



Сәнгатьле уку, сорауларга җавап

-аңлап,йөгерек укый белүләре;

-укылган әсәрнең төп уен билгели белүләре.



Укырга өйрәнергә. 14-15б.

.




6.

Кл.тыш уку №1.

Г.Галиев. “Безнең авылда”



1

Катнаш дәрес

-аңлап, йөгерек уку;

-сораулар буенча укылган әсәрне анализлау;

-сайлап алып уку күнегүләре.





-укыганны аңлап,бәйләнешле итеп сөйли белүләре;

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга тулы җавап бирә белүләре;

-әсәрдәге геройларың үз-үзләрен ничек тоту-ларын бәяли белүләре.


“Эчтәлеген сөйли белергә.







7.

Мин яратам сине, Татарстан!

Ватан. Р.Рәкыйпов.”Мин яратам сине, Татарстан!”



1

Белемнәр-не ныгыту.

-“Мин яратам сине, Татарстан!” җырын дисктан тыңлау, җырлау;

-сәнгатьле уку.






-сәнгатьле, логик басымнарны дөрес итеп куеп укый белүләре;

-шигырьне сораулар буенча анализлый белүләре.



шигырьне

ятларга








Кырлар буйлап уңган көз йөри – 4 сәгать


8.

Хезмәт җимешләре.

Г. Тукай.”Көз”.




1

Яңа материал бирү,аңлату

-көз турында клип карау, аның буенча фикер алышу;

-көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә;

-сәнгатьле уку күнегүләре;

-


Сорауларга җавап бирү, сәнгатьле уку

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга тулы җавап бирә белүләре;


Шигырьнең тулы эчтә-леген өйрә-нергә







9.

Җәйге хезмәт – көзге горурлык.

М. Гафури. “Хушыгыз, кыр казлары! “

С. Сүнчәләй.”Күңелсез көз”.


1

Катнаш дәрес

-сәнгатьле уку күн-гүләре;

-текстта очраган аңлашылмаган сүзләрнең мәгьнәсен “Аң-латмалы сүзлектән табу”.






-текстның төп фикерен аңлаулары;

-укылган әсәргә карата үз фикерләрен белдерә белүләре;

-кеше хезмәтен бәяли белүләре;

-сүзлек белән эшли белүләре.



Йөгерек укырга өйрәнергә.







10.

Матур һәм юмарт көз.

К. Тәхау.”Көзге урман”.



1

Гомумиләштерү,системага салу.

Тексттагы сурәт-ләү чараларын табу;

-сынамышлар уку;

-аңлап һәм сәнгатьле итеп уку.


Сәнгатьле уку

-текстның төп фикерен аңлаулары;

-текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтли белүләре;

-терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне анализлый белүләре.


“Көз көне җәнлекләр кышка ни-чек әзер-ләнә?”дигән темага тел-дән хикәя төзергә







11.

Көз темасын йомгаклау.

1

Кабатлау дәресе

-көз турында ши-гырьләр һәм хикәя-ләр уку;

-укылган хикәягә яки шигырьгә кара-та рәсем ясау(теләк буенча);

.


Сәнгатьле уку

-сәнгатьле, логик басымнарны дөрес итеп куеп укый белүләре;

-шигырьне һәм әсәрне сораулар буенча анализлый белүләре.



Темага карата сорауларга җавап әзерләргә.







Гаиләмне яратам – 3 сәгать

12.

Ана мәхәббәте.

С. Җәләл. “Ана мәхәббәте”.



1

Әбәби әсәрне өйрәнү.

-диск язмасыннан бишек җырлары тыңлау;

-аңлап һәм сәнгатьле уку;

-сайлап алып уку күнегүләре.


Сәнгатьле уку, сорауларга җавап

-текстта чагылдырылган төп фикерне таба белү-ләре;

-текст эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә белүләре.



Текстны укырга өйрәнергә.







13.

Иң кадерле кешеләребез.

М. Әхмәтҗанов ”Кирәк”.



1

Катнаш дәрес

-әти-әниләр турында әңгәмә;

-шигырьдә язылганнарны тормыш белән чагыштыру;

-дөрес интонация белән сәнгатьле уку.


Яттан сөйләү, сәнгать ле уку


-әти-әниләргә, әсәр ге-ройларына,шигырь юллары кулланып, телдән характеристика бирә белүләре;

-дөрес интонация белән укый белүләре.



Сәнгатьле укырга өйрәнергә.







14.

Роберт Миңнуллин. “Менә шундый кеше ул!”.

1

Белемнәр-не ныгыту.

- -сәнгатьле уку;

-сорауларга җавап бирү;

-укылган әсәргә


Дөрес интона-ция белән уку

-сурәтләнгән күренешне ачык итеп күз алдына китерә белүләре;

-дөрес интонация сак-лап, сәнгатьле укый белүләре;

-укылган әсәргә үз фи-керләрен белдерә бе-лүләре.


Укырга өйрәнергә.







Әдәп башы – матур гадәт 11 сәгать

15.

Әти-әнидән дә зур кеше юк.

Р. Мингалим.”Дусларың гына булсын”.



1

Катнаш дәрес

-дөрес интонация саклап, сәнгатьле уку;

-сорауларга җавап бирү.



Сәнгатьле уку, сорауларга җавап

-текст эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә белүләре;

-логик яктан дөрес уйлый һәм кирәк очракларда үзләрен тота белүләре;

-логик эзлеклелектә сөйли белүләре.


Шигырьне ятларга







16.

Малайлар һәм кызлар-үзара ышанычлы дуслар.

Л. Гангнус.”Малайлар, кызлар”.



1

Катнаш дәрес

-малайлар һәм кызлар өчен булган

Кагыйдәләр уку, өс-тәмәләр кертү;

-аңлап һәм йөгерек уку.


Сайлап алып уку

-аңлап һәм дөрес итеп укый белүләре;

-укылган әсәрләгә карата үз фикерәрен әйтә белүләре;

-сорауларга төгәл җавап бирүләре.


Эчтәлеген сөйли белергә.







17.

Кунак булсаң-тыйнак бул!

Ә.Бикчәнтәева.”Өстәл янында.



1

Әдәби әсәрне уку.

-сәнгатьле уку;

-бүлекләргә исем кую;

-кыскача эчтәлек сөйләү.


Яттан шигырь сөйләү, сән-гатьле уку

-аңлап укый һәм текст эчтәлеге буенча үз фи-керләрен әйтә, аны дә-лилли белүләре;

-әсәрнең кыскача эчтә-леген сөйли белүләре.



Хикәяне укырга өйрәнергә.







18.

Кл. тыш уку №2.

Минеке,тимә!” А.Әхмәт.



1

Катнаш дәрес

-сайлап алып уку күнегүләре;

-укылган буенча фикер алышу.



Яттан шигырь сөйләү, аңлап укуларын тик-шерү

-укыганны аңлап,бәйләнешле итеп сөйли белүләре;

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга тулы җавап бирә белүләре;

-әсәрдәге геройларың үз- үзләрен ничек тотуларын бәяли белүләре.


Укып бетерергә.

.




IIчирек 14 сәгать

19.

(1)


Әләкләү – начар гадәт.

З.Әхмә.ров. “Әләкче”.



1

Яңа материал бирү,аңлату.

-рольләргә бүлеп уку;

-укылган буенча фикер алышу;

-әдәби геройларга характеристика бирү.


Рольләргә бү-леп уку, кыскача эчтәлек сөй-ләү

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга төгәл җавап бирә белүләре;

-әсәрдәге геройларны характерлый белүләре;

-текст эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә белүләре;

-логик эзлеклелектә сөй-ли белүләре.



Әсәрнең эч-тәлеген ту-лысы белән сөйләргә өйрәнергә.

.




20.

(2)


Р.Ишморатова.”Яңа чана”.

1

Катнаш дәрес

-рольләргә бүлеп уку;

-әдәби геройларга характеристика би-рү.



Рольләргә бү-леп уку, кыскача эчтәлек сөй-ләү

-текстта чагылд-ырылган төп фикерне аңлый, үз фикерәрен әйтә белүләре;

-әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ача, аны хикәянең тиешле өзеге-нә туры китереп укый, шул рәсемгә караган җөмләләрне таба белү-ләре.



Укырга,эчтәлеген сөйли белергә.







21.

(3)


И.Туктар.”Нилектән икән?”

1

Катнаш дәрес

-сәнгатьле уку;

-Хәйдәрнең ялгышларын төзәтү;

-сорауларга җавап бирү.


Сәнгатьле уку күнегүләре, сорауларга җавап

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга төгәл итеп җавап бирүләре;

--әсәрдәге геройларың үз-үзләрен ничек тоту-ларын бәяли белүләре.



Укырга өйрәнергә.







22.

(4)


Әдәпле сүзләр.

Ә.Бикчәнтәева.”Тәмле сүз”,




1

Әдәби әсәрне өйрәнү.

-рольләргә бүлеп уку;

-укылган буенча фи--кер алышу;

-әдәби геройларга характеристика би--рү.


Сәнгатьле һәм йөгерек уку

-өлкәннәр белән арала-ша белүләре;

-әдәпле сүзләрне сөй-ләмдә дөрес куллана белүләре;

-текст белән эшли белүләре.


Текст ахырында-гы сорауларга җавап әзерләргә.







23.

(5)


“Сак-Сок”бәетен тыңлаганда. Ш.Галиев.

1

Белемнәр-не ныгыту.

-сәнгатьле уку;

-укылган буенча фикер алышу;

-сайлап уку күнегү-ләре.


Сорауларга җавап

-укыганны аңлап,бәйлә-нешле итеп сөйли белүләре;

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирә белүләре;

-әсәрдәге геройларың үз-үзләрен ничек тотула-рын бәяли белүләре.


Сак-Сок хикәятен укырга.







24.

(6)


Класстан тыш уку.

Афзал Шамов.”Ипи кадере”.



1

Белемнәр-не ныгыту.

-әдәби геройларга характеристика би-рү;

-“Балаларга үгет-нә-сихәт” китабыннан ялган турында уку;

-ялган турында татар халык мәкальләре уку;

-укылган буенча фикер алышу.



Уку техникасын тикшерү, эчтә-лек

-ялганлауның начар га-дәт икәнен һәм ялганларга ярама-ганлыгын белүләре;

-


Хикәянең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли белергә.







25.

(7)


Ипи кадере.

Дәрдемәнд.”Өч угыл”.




1

Катнаш дәрес)

--әдәби геройларга характеристика би-рү;

-сәнгатьле уку.




Дөрес интона-ция белән уку, кыскача эчтә-лек

-укыганны аңлап,бәйлә-нешле итеп сөйли белү-ләре;

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга тулы җавап бирә белүләре;

-әсәрдәге геройларың үз-үзләрен ничек тотула-рын бәяли белүләре.


Укырга өйрәнергә.







26.

(8)


Бәхет – хезмәттә.

М. Гафури.”Балалар эше”.




1

Яңа материал бирү.

-укылган буенча фи-кер алышу;

-әдәби геройларга характеристика би-рү;

-хезмәт турындагы мәкальләр уку, аларның мәгънәсен аңлату.





-

-логик яктан дөрес уй-лый һәм кирәк очрак-ларда үзләрен тота белү-ләре;

-логик эзлеклелектә сөй-ли белүләре.


Йөгерек укый белергә.







27.

(9)


Иренгән – ике эшләр.

Ш.Галиев. “Уң кул белән сул кул”.




1

Катнаш дәрес

-сәнгатьле уку;

-укылган буенча фи-кер алышу;

-сайлап уку күнегү-ләре;

-ялкаулык турында мәкальләр уку.



Сайлап алып уку , кыскача эчтәлек

--укыганны аңлап,бәйләнешле итеп сөйли белүләре;

-әсәрдәге геройларың үз-үзләрен ничек тотуларын бәяли белүләре;

-эшне иренми эшләргә кирәклегенә төшенүлә-ре.


Ятларга. (өзек).







28.

(10)


Бергәләп эшләү кызык.

Г.Бәширов.”Үзебез карап үстерәбез”.



1

Катнаш дәрес

-рольләргә бүлеп уку;

-укылган буенча фи-кер алышу;

-әдәби геройларга характеристика би-рү;


Сәнгатьле һәм йөгерек уку,

-укыганны аңлап,бәйлә-нешле итеп сөйли белү-ләре;

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга тулы җавап бирә белүләре;

-әсәрдәге геройларың үз-үзләрен ничек тотуларын бәяли белүләре.


Сорауларга җавап әзерләргә.







29.

(11)


Класстан тыш уку.

Н.Фәттах.”Өч туган”.



1

Катнаш дәрес

-рольләргә бүлеп уку;

-рәсемгә карап әки-ятнең кыскача эчтә-леген сөйләү;

-укылган текст буен-ча фикер алышу.


Дөрес инто-нация белән уку, эчтәлек сөйләү

-әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ача, аны хикәянең тиешле өзеге-нә туры китереп укый, шул рәсемгә караган җөмләләрне таба белү-ләре;

-әсәрне сораулар ярдә-мендә анализлый белү-ләре.



Эчтәлеген белергә.

.




30.

(12)


Өмә - борынгы йола.

Р. Төхфәтуллин. “Каз өмәсен-дә”



1

Яңа материал бирү,аңла-ту

-татар халкының йо-лалары белән таны-шу;

-сәнгатьле, йөгерек уку;

-укылган текст буен-ча фикер алышу.


Сәнгатьле уку, сорауларга җавап

-хезмәтне ихтыяҗ итеп аңлый белүләре;

--укыганны аңлап,бәйлә-нешле итеп сөйли белү-ләре;

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга тулы җавап бирә белүләре.


Укырга өйрәнергә.







31.

(13)


Эшкә өйрәнү.

Г.Хисамов. “Үз юлыңа чык-тың, хуш, балам”.



1

Катнаш дәрес

-сәнгатьле уку күне-гүләре;

-текстта очраган аң-лашылмаган сүзләр-нең мәгьнәсен “Аң-латмалы сүзлектән табу”.



Сорауларга җавап, эчтәлек.

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга төгәл җавап бирә белүләре;

-әсәрдәге геройларны характерлый белүләре;

-текст эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә бе-лүләре;


Укырга.






32.


(14)


Беренче кар шатлыгы.

Б.Рәхмәт. “Кыш килде”.


1


Яңа материал бирү,аңла-ту.

-дөрес интонация белән уку;

-шигырьдән чагыштыруларны табу.




-шигырьне дөрес интона-ция белән укый белүлә-ре;

-сөйләмдә сурәтләү ча-ралары куллана белүлә-ре;

.

“Кыш кил-де” шигы-рен ятларга

.






III чирек. 19 сәгать

33.

(1)


Балаларның кышкы күңел ачулары.

Г.Бәширов. “Чана шуу”.



1

Катнаш дәрес

-сайлап алып уку кү-негүләре;

-сорауларга җавап бирү.



Кыскача эчтә-лек, сорауларга җавап.

-текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга төгәл җавап бирә белүләре;

-әсәрдәге геройларны характерлый белүләре;

-текст эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә бе-лүләре.


Укып бетерергә.







34.

(2)


Аксакал кыш.

Җ.Тәрҗеманов. “Һай, Кыш бабай...”




1

Катнаш дәрес

-сәнгатьле уку күнегүләре;

-





-шигырьне дөрес интонация белән укый белүлә-ре;

-сөйләмдә сурәтләү чаралары куллана белүләре;

-әсәрнең тулы эчтәлеген сөйли белүләре.


Шигырьне ятларга.







35.

(3)


Класстан тыш уку.

“Кыш ачуланды”.



1

Катнаш дәрес

-аңлап, сәнгатье уку күнегүләре;

-әсәрнең эчтәлеген сөйләү.



Тулы эчтәлек, сорауларга җавап, сәнгатьле уку

-мөстәкыйль укуга кара-та уңай мөнәсәбәттә бу-лулары;

-хикәяләү эзлеклеген саклап, бер үк сүзне кабатламыйча, әсәрнең эчтәлеген сөйләү.



Текст ахырында-гы сорауларга җавап әзерләргә.







36.

(4)


Авылда кыш

1

Сөйләм үстерү.

-аңлап, сәнгатье уку күнегүләре;

-әсәрнең кыскача эч-тәлеген сөйләү.






--текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга төгәл җавап бирә белүләре;

-текст эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә белүләре.



Йөгерек укырга өйрәнергә.







37.

(5)


Суык көннәрдә.

И. Туктар.”Җем-җем!.. Чвик!..”



1

Катнаш дәрес

--сәнгатьле уку;

-укылган буенча фикер алышу;

-сайлап уку күнегү-ләре;


Сәнгатьле уку, сорауларга җ-вап бирү

-текстны аңлап, сәнгатьле укый белү-ләре;

-текст эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә белүләре;

-логик яктан дөрес уй-лый белүләре.


Бездә кышлаучы кошларны белергә.







Курыкма, тимим! - 8 сәгать


38.

(6)


Курыкма, тимим!

Ш.Галиев.”Курыкма тимим”.



1

Катнаш дәрес

-сәнгатьле уку;

-укылган буенча фикер алышу, эчтәлеген ачу.



Сорауларга җавап бирү, шигырьне анализлау

-шигырьне дөрес интонация белән укый белүләре;

-сөйләмдә сурәтләү чаралары куллана белүл-ре;

-әсәрнең эчтәлеген сөйли белүләре.


Ятларга.(өз-ек).







39.

(7)


Керпе.

Г.Гатауллин. “Керпе”.



1

Белемнәр-не ныгыту

-сәнгатьле уку күнегүләре;

-өстәмә әгълүмат--лардан керпе турын-да уку күн-егүләре.;

-сайлап алып уку.





-укылганны гомуми-ләштерә һәм нәтиҗә чыгара белүләре;

-әсәрнең тулы эчтәлеген сөйли белүләре.



Хикәяне сәнг.итеп укырга өйрәнергә.







40.

(8)


Күке – ялгыз кош.

Ф.Яруллин. “Хәтересез күке”.



1

Катнаш дәрес

-күке турында тулы информация алу;

-сорауларга җавап бирү.



Сорауларга җавап бирү, кыскача эчтәлек сөйләү.

-текстны аңлап, сәнгатьле укый белүләре;

-текст эчтәлегенә карата үз фикерләрен әйтә белүләре;

-логик яктан дөрес уй-лый белүләре.


Хикәяне укып бетерергә, эчтәлеген белергә.







41.

(9)

Г.Тукай.”Кошчык”.


1

Катнаш дәрес

Дөрес интонация белән уку; сүзлек эше.




-укылганны гомуми-ләштерә һәм нәтиҗә чы-ара белүләре;

-әсәрнең тулы эчтәлеген сөйли белүләре.



Сәнг.укырга өйрәнергә.







42.

(10)


Кл. тыш уку.

Ә.Баян.“Рәхмәт өчен түгел”.



1

Катнаш дәрес

Сүзләрне,авазларны дөрес әйтеп уку күнекмәләрен камилләштерү.




-мөстәкыйль укуга кара-та уңай мөнәсәбәттә бу-лулары;

-хикәяләү эзлеклеген саклап, бер үк сүзне ка-батламыйча, әсәрнең эч-тәлеген сөйләү.



Хикәядәге вакыйга турында сөйли белү.

.




43.

(11)


Кошлар – безнең дуслары-быз.

Ә.Бикчәнтәева.”Сөйкемсез песи”.



1

Катнаш дәрес

Әсәрнең төп идеясен укытучы ярдәмендә билгеләү.Үз фикереңне әйтә белү.







Өйдәге песи турында сөйләргә.

.




44.

(12)


Р.Мингалим.”Канатларың булса”.


1

Катнаш дәрес

Әдәби норма-ларны саклап укый алу.Рольләргә бүлеп уку.

О авазын дөрес уку.




Укырга,эчтәлеген белергә.







45.

(13)


Курыкма, тимим!” тема-сын йомгаклау.


1

Катнаш дәрес

Темага карата сораулар һәм биремнәр буенча эш.

Әсәрләр,язучыларны белү.

Текстка якын итеп эчтәлекне сөйли белү.

Тема буенча 1 хикәя укып килергә.







Иң йошак куллар - әни куллары - 3 сәгать

46.

(14)


Әни кирәк.

Р. Миңнуллин. “Әни кирәк”.

.


1

Яңа белемнәр-не үзләштерү.

Укытучы ярдәмендә шиг.нең төп фикерен билгеләү.







Ятларга.







47.

(15)

К.Булатова.”Әниемнең кызы юк бит”.


1

Белемнәр-не ныгыту.

Кайбер җөмләләрнең мәгънәсен үз сүзләрең белән аңлата белү.




Сәнгатьлеуку.

Сорауларга җавап әзерләргә.







48.

(16)


Тылсымлы елмаю.

Й.Шәрәпова.”Тылсымлы елмаю”.



1

Әдәби әсәрне уку.

Әдәби нормаларны саклап укый алу.

“Әни кирәк”шиг.яттан сөйләтү.




Укырга,эчтәлеген белергә.







Яз бигрәк шук икән - 6 сәгать

49.

(17)


Язгы авазлар.

К.Маховский.” Язгы авазлар”.



1

Яңа белемнәр-не үзләш-терү

Рольләргә бүлеп уку.Монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү.

Язның төп билгеләре.




Яз рәсеме ясап килергә.







50.

(18)


Яз хәбәрчеләре.

Ә.Бикчәнтәева.“Кошларны каршы алыйк!””.



1

Белемнәр-не ныгыту.

Текстны кисәкләргә бүлү,исемләү.




Җылы яктан кайтучы кошларның исемнәрен белү.

Укырга өйрәнергә.







51.

(19)



Кл. тыш уку. Г.Хәсәнов.Беренче күк күкрәү”.

1

Катнаш дәрес.

Аңлап һәм дөрес итеп уку күнекмәләрен үстерү.Эчтәлеген үзләштерү.Ирекле укуны оештыру.Табигать матурлыгы.




Текстка якын итеп эчтәлекне сөйли алу.

Хикәяне укып бетерергә.







IV чирек 17 сәгать

52.

(1)


Авылда яз.

Б.Рәхмәт. “Яз килә”.




1

Катнаш дәрес

Язның төп билгеләрен әйтә белү.Сәнг. уку.







Шигырьдән өзек ятларга.







53.

(2)


Ләйсән яңгыр.

Г.Афзал.”Язгы яңгыр”.



1

Катнаш дәрес



















54.

(3)


Һәр ел фасылы үзенчә матур.

К.Ушинский.” Дүрт теләк”.



1

Катнаш дәрес

Рольләргә бүлеп уку.Текстны кисәкләргә бүлү,исемләү.

Туры сөйләмне дөрес уку.




Укырга өйрәнергә.







Рәхмәт сезгә ветераннар! - 2 сәгать

55.

(4)


Җиңү көне.

Э.Мөэминова.”Моңсу бәйрәм”.



1

Яңа материал бирү.

Эчтән һәм кычкырып укуны оештыру.Ятлау күнекмәләрен камилләштерү.




Дөрес интонация белән укуларына ирешү.

Шиг.не сәнг.итеп укырга өйрәнеп килергә.







56.

(5)

З.Моталлапов.”Балачаккка кайту”,”Һәйкәл”.


1

Катнаш дәрес

Җиңү бәйрәме турында белемнәрне тулыландыру.Уку

Сугыш даталары.




Тема буенча сораулар һәм биремнәр.







Халык авыз иҗаты - 7 сәгать

57.

(6)


Татар халык авыз иҗаты турында мәгълъүмат бирү

1

Яңа материал бирү,аңла-ту.

Халык җырларын тыңлау.Х.А.И.ның төрләре белән таныштыру.







“Ялкау малай”әкиятен укып килергә.







58.

(7)


Табышмаклар. Мәкальләрһәм әйтемнәр.

1

Катнаш дәрес

-табышмак-крос-свордлар чишү;уку,истә калдыру.

-


Мәкальләр,табышмаклар әйтешү.




5табышмак,5мәкаль,язып килергә.







59.

(8)



Татар халык әкияте.“Дүрт дус”.

1

Әкият уку.

-дисктан әкият тыңлау;

-уку,әкиятне кисәк-ләргә бүлү,-исемләү.



Әкият геройлары.

Әкиятләрнең ничек башлануын һәм бетүен белү.

“Зөһрә кыз” әкиятен укырга, эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә







60.

(9)


Татар халык әкияте. “Әтәч ничек көлкегә калган”.



1

Әкият уку.

Дөрес итеп уку күнекмәләрен ныгыту.Эчтәлеген үзләштерү.







1әкият укырга,үз теләгең буенча.







61.

(10)


Татар халык әкияте.”Кем көчле?”.

1

Катнаш дәрес.

-аңлап,дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү; -сөйли белү.




Әкияттәге төп фикерләрне әйтә белү.

Әкиятнең эчтәлеген белергә.







62.

(11)


Кл. тыш уку.Әтәч белән борчак.Рус халык әкияте.

1

Катнаш дәрес.

Әдәби нормаларны саклап уку,куелган сорауларга җавап бирү.

Авазларны дөрес уку.

Текстка якын тиеп эчтәлекне сөйли белү.

Йөгерек укырга өйрәнергә.







63.

(12)


Индонезия әкияте.” Күгәрчен белән кырмыска”.

Инглиз халык әкияте. Аҗдаһа.



1

Катнаш дәрес.

Чит ил халыкларының әкиятләре белән танышу.







1 әкият укырга,чит ил халыкларыныкын







Күренекле әдипләребез иҗаты - 5 сәгать

64.

(13)



Г. Тукай.”Эш беткәч уйнарга ярый”.

1

Яңа материал бирү.

Тукай иҗаты белән таныш-тыру.Аңлап,дөрес итеп,сәнгатьле уку.




Тукай шигырләрен яттан сөйләтү.

Шиг.не сәнг. Укырга өйрәнергә.







65.

(14)


М. Гафури.” Кыр казы”.



1

Яңа материал бирү.

М.Гафури иҗаты турында мәг. бирү. Әсәрне уку,текст-ны кисәкләргә бүлү,исемләү,план буенчасөйләү.







Укырга өйрәнергә.







66.

(15)


Г. Ибраһимов.”Укудан кайткач”.

1

Әдәби әсәрне уку.

Хикәяне сәнг.итеп укырга өйрәнү.Ике кисәккә бүлү,эч-тәлеген сөйләү.







Укырга,эчтәлеген сөйли белергә.







67.

(16)


М. Җәлил. “Имән”,” Чиш-мә”.


1

Яңа белемнәр үзләштерү.

М.Җәлил белән таныштыру.Шиг.не уку,эчтәлеген үзләштерү.

Дөрес уку

Күренекле татар язучыларының исемнәрен һәм әсәрләрен белү.

Шиг.не сәнг.укырга өйрәнергә.







68.

(17)


Класстан тыш уку.

Йомгаклау



1

Катнаш дәрес.

Әсәрләрдән өзекләр уку.
















Аңлатма язуы

Мб җитәкчесе “Коноваловкауртагомумибелеммәктәбе”

282.89kb.

12 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы

219.18kb.

16 12 2014
1 стр.


Аңлатма язуы. Документ статусы

Географиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, РФ базислы укыту планы һәм якынча укыту планнарына нигезләнеп төзелде

361.44kb.

08 10 2014
1 стр.


Аңлатма язуы. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты

Фдт авт.,Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне,сөйләм үстерү

1315.83kb.

25 12 2014
8 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Татар әдәбиятыннан эш программасы 8 нче сыйныф (70 сәг) Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты про

230.11kb.

30 09 2014
1 стр.


Аңлатма язуы

Уку күнекмәсе — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор, киләчәктә төпле белем алуларына нигез. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, ба

294.86kb.

16 12 2014
1 стр.