Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Минем туган авылым”



Сафина Гөлнара Фатиховна

8 нче класс укучысы.

Эчтәлек
I. Эшнең максаты һәм бурычлары..................................................................................4

  1. Кереш...........................................................................................................................5

II. Төп өлеш

1.Туган авылымның барлыкка килү тарихы......................................................................6

2. Авылда колхозлашу еллары...........................................................................................7

3. Мәгарифтә яңалыклар.....................................................................................................9

4. Авылымның хәзергесе...................................................................................................11.

5. Авылым чишмәләре......................................................................................................12

6. Авылымның күренекле шәхесләре..............................................................................14

III. Нәтиҗәләр..................................................................................................................18

IV. Йомгаклау.................................................................................................................. 19

V. Кулланылган әдәбият һәм мәгълүмат чыганаклары исемлеге...............................20

VI. Кушымталар................................................................................................................21

Эшнең максаты:


  • Туган авылның тарихын өйрәнү;

  • авылыбызда яшәгән, эшләгән һәм үзеннән якты эз калдырган атаклы шәхесләрне барлау.

Бурычлар:


  • милләтебезгә, мәдәниятебезгә, туган төбәгебезгә, хезмәткә мәхәббәт, кешелеклелек, мөстәкыйльлек тәрбияләү;

  • гаилә һәм күренекле кешеләр тарихын өйрәнү, гаиләнең гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү;

  • җиде буын бабаларыңны белү.



КЕРЕШ

Баланнарның матурлыгы

Төймәләргә тезәрлек.

Сагынуларым бигрәк көчле,

Үзәкләрне өзәрлек.

Баланлым, Баланлым,

Бигрәк ачы баланың,

Баланың ачы булса да,

Килә өзеп аласым.

Мин туган-якны өйрәнү түгәрәгенең актив әгъзасы. Үземнең туган авылым –Баланлы тарихы белән бик кызыксынам. Шуңа күрә туган авылым елъязмасын эшләргә алындым. Бу сайлап алынган тема бүгенге көндә бик актуаль дип уйлыйм. Җирдә яшәгән һәр кеше үзе туып-үскән урынның тарихын, күренекле шәхесләрен, географик урынын белергә тиеш.

Үземә максат итеп, туган авылның тарихын өйрәнү, авылыбызда туган, яшәгән, эшләгән күренекле шәхесләрне барлауны куйдым. Бу эшләп чыккан эшем киләчәктә миллләтебезгә, мәдәниятебезгә, туган төбәгебезгә, хезмәткә мәхәббәт, кешелеклелек һәм мөстәкыйльлек тәрбияләүдә лаеклы урын алыр.

“Баланлы авылы елъязмасы”н эшләгәндә бик күп тикшеренү- эзләнү эшләре алып барылды. Авылыбызның мәктәптә урнашкан туган-якны өйрәнү музеендагы документларны өйрәнү, балалалар бакчасы, авыл китапханәсе һәм лаеклы ялдагы укытучылар сөйләгәннәрне барлау, авылыбыз аксакалларының сөйләгәннәреннән чыгып язылды.

Баланлы авылы Ык елгасының сулъяк кушылдыгы Баланны елгасы буенда Мөслимнән көньяк-көнбатышта 17 км ераклыкта урнашкан. 1870 елга караган мәгълүматларда 101 ихатада 630 кеше яши дип күрсәтелә. Мәчет, училище, су тегермәне бар дип теркәлгән.¹

Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел күгендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы – имәнле калкулык итәгеннән бормалана- бормалана тын инеш аккан. Инеш буйларын ап-ак чәчәкләргә күмеп балан куаклары үскән. Көз җитүгә, кып-кызыл балан тәлгәшләре бөтен тирә-юньгә ямь биргән. Авылыбызның нигезе өчен нәкъ менә шушы урынны сайлап алган борынгы ата-бабаларыбыз.

_____________________________________________________________________________

¹ Мөслим төбәге,Ә.Әхмәтгалиев, 2003 ел.


Төп өлеш.

Туган авылымның барлыкка килү тарихы.

XVII гасырда Баланлы авылы барлыкка килә. Баланлы авылы урнашасы урынның тау буйлары, чокыр буйлары балан агачлары белән капланган була. Авылыбызның көньяк- көнбатышында Гаделбану күле тирәләре куе урманнар белән капланган сазлыклы урыннар һәм күлләр булганнар. Шул күлләрдән дүртесе зур күл булган. Гаделбану күленең исеме дә урманга җиләккә барган Гаделбану исемле кызның качкыннар тарафыннан урлануына бәйле булуын әйтәләр.Хәзерге Мәкәр чокыры буйларындагы аланлыкка “Макар” исемле керәшен килеп утырган. Баланлы авылына нигез салына башлауга чама белән 300-350 еллар булырга тиеш. (Картлар сөйләүдән чыгып язып алынган мәгълүматлар туган-якны өйрәнү музеенда саклана)¹



_____________________________________________________________________________

¹Туган-якны өйрәнү музее материалларыннан.

Авылда колхозлашу еллары.

Авыл хуҗалыгы акрынлап кына җайга салына. Гражданнар сугышы елларында бик күп кешеләрнең тормышы таркала. Ирләр, аталар, уллар үлә. Ирсез калган гаиләләргә , атсызларга тормыш итү бик авыр була. Шушы авырлыктан чыгу өчен, партия күмәк тормыш төзергә чакыра. Колхозлашу еллары үзенә бер тамаша була.Моңа кадәр сыналмаган, бер кеше дә яшәп карамаган, бары тик бөек кешеләр күрсәтүе буенча гына билгеле булган юл белән тормышны ничек төзергә һәм яшәргә кирәклеген халыкка пропагандаларга кирәк бит. Бары җир белән генә яшәүне белгән крестьянны инандырырга кирәк. Бу эштә Аппаков Шәрипҗан белән Гыйльфанов Гарифҗаннарның хезмәте бик зур була.



1929 елның көзендә авыл тарихында беренче мәртәбә 26 хуҗалык колхозга берләшә. Беренчеләрдән булып, Гайсин Гыйлаҗетдин, Якупов Әюп, Мифтахов Мирсәяр, Гыйльфанов Гарифҗан, Гыйздуллин Хөснулла, Гыйльфанов Камалетдин, Гайсин Әсләх, Гайнетдинов Сәрвәй, Аппаков Шәрипҗан, Якупов Сабир, Гыйлаев Сираҗетдин, Гыйззәтуллин Төхвәтулла, Сөләйманов Абдулла, Габдулов Гатаулла, Садыйков Габделхак, Нигъматуллин Мостафа, Кәрәмов Сәлмән, Хафизов Гариф һәм башкалар күмәк хуҗалыкка берләшәләр.

Бу вакытта авылда укытучы булып, Таймасов һәм Искәндәровлар эшлиләр һәм алар зур оештыру эшләре алып баралар.

Колхозга берләштерелгән хуҗалыклар атлар, хезмәт кораллары, арба-чаналар, фураж һәм чәчүлек орлыклары белән берләшәләр.

1930 елның язында иген чәчәләр. Сөләйманов Абдулла председатель, Шәйхетдинов Габдулла счетовод итеп сайлана. Ләкин 1930 елда “Комсомольская правда” газетасында колхозларны оештыруда кимчелекләр турында Сталинның мәкаләсе басылгач, күп урыннарда колхозлар таркала.Безнең авылда да колхоз таралгач, чәчү орлыгын һәм фуражны бүлү өчен комиссия төзелә. Комиссиядә Әхмәтов Мөхәммәтдин эшли.

1931 нче елда яңадан колхозга 22 кеше берләшә. Алар арасында атсызлар да күп була. Беренче елны 90 гектар язгы ашлык, көз тагын шулкадәр чәчәләр. Колхозчыларның атлары аз булганлыктан, дәүләт алты баш ат бирә. Ләкин әле хезмәт кораллары бик гади, тимер тырмалар, чәчкечләр булмый. Алган уңыш кеше башыннан бүленә.

Авыл байлары ялгыз хуҗалык итә, аларның машиналары алына. Бу елларда авылга яңа укытучылар килә. Халыкны тәрбияләүдә аларның роле зур була. Коллектив хуҗалыкның ныгый баруын күреп, аяк чалучылар да була. Берничә гаилә авылдан куыла.

Ниһаять, күмәкләшеп эшләүнең файдалы икәнен аңлаган крестьяннар 1931 елның чәчүе җитәр алдыннан тагын колхозга керә башлыйлар.

1932-1933 елда тагын Гыйният һәм Шәйхетдин байларның да ургычлары, җилгәргечләре алына һәм колзозга бирелә.

Колхоз елдан-ел ныгый. Авылда бары тик Фәрхетдинов Сәйфетдин генә колхозга керми кала. Аңа бары тик урман кырыеннан гына җир бүленеп бирелә. Башта ул бераз шунда иген игеп карый, ләкин яңадан итек басучы булып райондагы артельгә китә.

Коллектив тормышның көче, авылга беренче трактор кайткач, бермә-бер арта.

1932 -1933 елны авылларга совет дәүләтенең ярдәме көчәя.Баланлы авылына беренче тракторны Муллакаев Кыям алып кайта. Беренче Фордзон тракторының кайтуын, авылга керүен бөтен авыл халкы: карт-коры, хатын-кызы һәм бала-чагасы авыл башына чыгып көтеп алалар. Ә бала-чага, яшүсмерләр трактор артыннан калмыйча, ул көнне урам буйлап чабып йөриләр.Беренче тракторның сөрүен халык кызыксынып күзәтә.

1933-1934 еллар колхозлашуның тәмамланган чорлары.Бу елларда колхоз председателе булып эшләделәр: Шәкүров Мирзаһит, Хикматуллин Госман, Нурисламова Рәшидә, Тазов Николай, Галиев Кәрәмулла, Исламов, Хәйбрахманов, Шәйхетдинов Дәүләтша.

1957 елда колхоз “Мөслим” совхозына берләшә. Совхозның бер бүлекчәсе булган Баланлыда управляющий булып эшләделәр: Кадыров Зөфәр, Хафизов Гариф, Андреев Н, Муллахметов һәм Газизуллин Ахун, Кыямов Рәис.

Авыл тормышы җайга салына. Колхозның үз активы, белгечләре, механизаторлары әзерләнде. Хатын-кызлар да бу эшкә актив тартыла башлыйлар.

Беренче хатын-кыз тракторист – Харисова Мөнәппәрә. Аннан соң Кәрәмова Мәүлидә, Харрасова Могаллимә, Камаев Мотаһаралар корыч айгырларны үзләренә буйсынырга мәҗбүр итәләр. Фронттан ирләр кайткач кына үз постларын ирләргә тапшыралар.

МӘГАРИФТӘ ЯҢАЛЫКЛАР.
Безнең татар халкы белемгә ирешү юлында төрле киртәләр булуга карамастан һәрвакыт мәгърифәткә омтылган. 922 елда болгар бабаларыбыз Ислам динен кабул иткәннән соң ,болгар – татар авылларында мәхәлләләрдә мәчетләр, мәдрәсәләр эшләп килгән. Укучы шәкертләр гарәп графикасында укырга язарга өйрәнгәннәр, шәригать кануннары нигезендә әдәп, әхлак, гаилә, өлкәннәргә мөнәсәбәт, шәхси гигиена, җәмгыятьтә шәхеснең роле турында төпле белем һәм тәрбия алганнар. Кыз балаларны абыстайлар өйләрендә укытканнар. Алар, башлыча, укырга өйрәтеп, кызларны йорт эшләренә һәм гаилә тормышына хәзерләгәннәр.

1870 нче елгы мәгьлүмәтләрдән күренгәнчә безнең Баланлы авылында 101 ихатада 630 кеше яшәгән. Авылда мәчет, училище, су тегермәне бар дип теркәлгән. Якында гына урман булса да, халык аннан файдалана алмый. Кешеләрнең күпчелеге җирсез, атсыз. Ачлык, хәерчелек крестьян гаиләләренең юлдашы булган. Шулай булуга карамастан авылыбызда мәчет, мәдрәсәләр эшләп килгән. Октябрь революциясенә кадәр авылда Бигәштән (Әлмәт районы) Әбелкәрәм хәзрәт килеп укытканы билгеле. Ул халык ярдәмендә өч тәрәзәле агач мәдрәсә салдыра. Көнчелек итүчеләр аны яндыралар. Шуннан соң Хәлфиннәр ярдәме белән таш мәдрәсә салдыралар. Идәннең яртысында гына сайгак була, шунда балалар укытыр өчен скамьялар куела. Һәр балага дәрес аерым – аерым бирелә. Балалар скамьяларга утырып, китапларын тез башларына урнаштырганнар.

Балалар төрле вакытта килеп мәдрәсәдән төрле вакытта киткәнлектән, мәдрәсә ишеге көне буе ачык торган, анда дәресләр бирелгән. Әбелкәрәм хәзрәттә белем алган авылдашларыбыз яңадан үз авылыбызда төрле вакытта укытучылар булып эшлиләр.



1918 елда беренче яңача белем бирү урыны нәкъ менә Әбелкәрәм хәзрәт салдырган мәдрәсә була. Ул елны анда Юлтимер авылыннан килгән Галимҗан Таймасов атлы кеше укыта. Габдрахман Халитов 1919 елның ахырында Баланлыга укытучы итеп күчерелә. Ул кайтканда мәдрәсә бинасы шактый тузган һәм яраксыз хәлгә килгән була. Бу турыда ул Минзәләгә барып әйткәч, аңа Ольгинодагы мәктәп мастерскоеннан 25 парта 2 кара такта бирәләр. 1924 нче елда Рус Шуган авылының иске волость правлениесе бинасын Баланлыга кайтарып мәктәп итеп салырга кушалар. Ләкин Шуган кешеләренең бинаны бирәсе килми. Шуннан соң милиция ярдәме белән генә сүтеп алып кайта алалар безнекеләр. Ул вакытта бар тарту көче – атлар. Алары да шәхси милектә. Шулай да авырлыклар җиңелә һәм ниһаять 1925 нче елда алты почмаклы агач мәктәп үзенең беренче укучыларын кабул итә. Ул елларда клуб булмаганлыктан, мәктәпнең яртысы клуб ролен үти, яшьләр шунда күңел ача торган булалар. Ул елны I –II классларны Иманаев Шайхрази дигән кеше укыта. Аннан соңгы елларда мәктәптә Латыпова Мөгаллимә, Әһелтдинова Сәлиха, Шадрина Клавдия, Исмәгыйлева Сәйдә, Шайхетдинова Газизә, Шәехзамова Зәйнәп, Галиәхмәтова Тәзкирә, Шәйхетдинова Илгизә, Хабибуллина Сәгыйдә, Әюпова Әлфия кебек укытучылар эшләде. Мәктәптә төрле елларда директор вазыйфаларын Нур Хәмиди, Мәҗитов Заһит, Әюпов Миргалим, Нургалиев Дилшатлар башкардылар. Баланлы авылы халкы өчен иң куанычлысы мөгаен 1982 нче елда бөтен уңайлыклары булган 192 балага исәпләнгән заманча ике катлы таш мәктәп бинасын сафка бастырудыр. Мондый зур эшне ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Миргалим абый Әюпов башкарып чыга. Мәктәп салынган елларда укыган укучылар да татыйлар үз җилкәләрендә ул авырлыкны.

Авылыбызда беренче мәктәп салынуга 80 ел. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган күренекле кешеләребез һәм тырыш, авылыбызда үрнәк булырлык уңганнарыбыз белән без бүген горурланабыз: Харисова Мотаһара Харис кызы – Баланлы авылында тракторчы булып эшләгән. Ул 1938 елда районнан ТАССР Югары Советына сайланган беренче депутат; Социалистик Хезмәт Герое Зәкәрия Кашапов; Дан ордены кавалеры Сәгадәт Кәримов, авыл хуҗалыгы алдынгылары бригадир Нурулла Сафин, механизатор Рәхилә Кашапова, терлекчеләр Гамбәрия Сәхбетдинова, Закирә Биктаһирова, Тәнзилә Сафина, Дөрелҗинан Кашапова, Миргасыйм Хәйруллин, Наҗия Әгьләмова; доцент, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов; “Полимэкс” берләшмәсе генераль директоры Рамиль Вагизов; сынчы Илисәй Имамов; эшмәкәр Рамиль Әюпов.

Мәктәбебез районда алдынгы сафларда бара.1998 нче елдан мәктәбебезне Сафин Фатих Нурулла улы җитәкли. Һәр ел саен үткәрелгән конкурсларда призлы урыннар алабыз. Мәктәптә заман тәләпләренә туры килә торган җиһазлы компьютер классы булдырылды. Үзәк суүткәргеч, канализация булу авыл җирлеге өчен өстәмә уңайлыклар тудыра. 2002 нче елны оптимальләштерү программасы нигезендә яңа котельный салынып, газ кертелде, җылылык системасы үзгәртелде. 2004 нче елда мәктәп түбәсенә капиталь ремонт ясалды, шул ук 2004 нче елда авыл китапханәсенә мәктәп бинасыннан бер зур бүлмә бирелде. 0,56 га лы мәктәп яны участогында мәктәп укучылары үзләренә ел әйләнәсенә җитәрлек итеп яшелчә, җиләк – җимеш әзерлиләр.

Бүгенге көндә 33 укучысы булган мәктәбебездә 12 укытучы,(шуларның дүртесе укытучы-методист Сафин Фатих Нурулла улы, Әхмәтова Сүрия Фәрис кызы, Сафина Гөлсинә Кадыйр кызы, Якупова Гөлшат Шәһәдәт кызы, сигезе - өлкән укытучылар), 9 техник персонал хезмәт куя. Шундый матур, якты туган мәктәбебез киләчәктә дә туган авылыбыз, районыбыз халкына тиешле югарылыкта хезмәт күрсәтер дип ышаныч белдерәсе килә. ¹



_____________________________________________________________________________

¹ “Авыл утлары” газетасы, 2007 ел, №87.
Авылымның хәзергесе.

Хәзерге вакытта Баланлы авылында ике катлы мәктәп бар. Мәктәп һәрвакытта да алдынгы урыннарда бара. Яңа мәктәпне салдырган Әюпов Миргалим улы инде лаеклы ялда. Ул чирек гасырдан артык Баланлы балаларын укытты, шуның 23 елын мәктәп директоры булып эшләде. Аңа “Халык мәгарифе отличныгы” дигән мактаулы исем дә бирелгән. Миргалим абый хәзерге вакытта да гаҗәеп тынгысыз тормыш белән яши.



1998 елның 7 мартында Баланлы авылында яңа балалар бакчасы ачылды. Ул 25 урынга исәпләнгән.

1989 елдан 1998 елның март аена кадәр “Михайловка” совхозыннан аерылгач, “Баланлы” совхозы директоры итеп Имаев Мөдәрис Мәхмүт улы эшләде. Аңа кадәр таралып бетә язган авыл зур үзгәрешләр кичерде. Авылның яртысына кадәр асфальт юл салынды. Авылга газ керде, 22 яшь гаиләгә яңа йортлар салынды. Машина-тракторлар өчен җылы гараж төзелде.

1996 елның 12 октябрендә Баланлы авылында кайчандыр җимерелгән иске мәчет урынына яңаны торгызу өчен беренче ташны салу тантанасы булды. Ә 1998 елның 21 декабрендә “Корбангали” мәчетендә азан әйтелде. 1999 елның 16 январендә мәчеткә ай куелды. Авылыбыз көннән-көн матурлана. Борынгы бабаларыбызга рәхмәт. Авылыбыз өчен искиткеч гүзәл урын сайлаганнар алар. Табигать –Ананың оҗмахына тиң урын. Авылымның бер ягыннан салкын, чиста сулы инеш агып ята. Ул бормаланып-бормаланып агып, Ык елгасы белән кавыша. Авылымның икенче ягыннан калкулык тезмәләре сузылып киткән. Алар мәгърур Урал тауларына барып тоташулары белән горурланып, басмаларын күккә чөйгәннәр, салкын җил-яңгырларны, өермә-бураннарны сыртлары белән каплап, авылны хәвеф-хәтәрдән саклап торалар. Авылым шулай ук чишмә-күлләргә, урманнарга да бик бай.


Авылым чишмәләре.

Көмеш йөгерек саф сулы чишмәләр! Авылым чишмәләре гасырлар буена ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп торганнар. Күз карасыдай кадерле чишмәбезнең иң өлкәне “Мәкәр чишмәсе” дип йөртелә һәм аңа капма-каршы якта авыл башында “Ак кое” чишмәсе күзен кыса-кыса талгын гына челтерәп агып ята. Ә хәзер чишмәләрнең тарихына күз салыйк.

Баланлы” чишмәсе.
Авылның көньягыннан , бәрәңге бакчалары артыннан боргалана- боргалана инеш агып үтә. Аны Баланлы суы дип йөртәләр.Ул урман буендагы сазлыктан – дөресрәге, шабырдавыктан башлана.Аның башында суы бик аз, кечкенә чишмә кебек кенә агып чыга.Бара-бара аңа бер кечкенә инеш кушыла. Бу чишмәнең исеме юк. Уң яктан бу инешкә Мөкәнәй суы, сул яктан Мәкәр чишмәсенең суы һәм Егорьевка авылына җитәрәк (бу авыл хәзерге вакытта юк) Кара елга һәм Зирекле елга дип йөртелә торган инешләр кушыла. Тагын сул яктан Гафар суы, Егорьевка авылына җитәрәк Ак кое, Чатыр кушылдыклары бар. Шулай итеп, төрле яктан сулар килеп кушылгач, Баланлы суы, шактый зураеп, Ыкка коя.

Агым тизлеге: 0,3 м\с

Составы: суы йомшак.

Авыл территориясендә киңлеге: 3-3,5 м.

Чисталыгы: суы чиста.

Кошлар: кыр үрдәге, аккош, торна, кыр казы.


Гаделбану” күле.
Авылыбызның көньяк- көнбатышында Гаделбану күле бар. Ул зур түгел, аны буа дип кенә йөртәләр.Яз көне аның суы күбәеп ташый. Гаделбану күле акмый. Ул кар, яңгыр сулары җыелып кына барлыкка килгән., төбендә чишмәсе бар дигән фараз бар.

Ераклыгы: Авылдан 600 метр чамасы.

Мәйданы: 60 мең кв.м.

Тарихы:


Хәзерге Гаделбану күле тирәләре куе урманнар белән капланган сазлыклы урыннар һәм күлләр булалар. Монда 4 зур күл булган. Урманнарда бик күп качкыннар яшәгәннәр дигән фараз йөри. Гаделбану күленең дә исеме шул урманга җиләккә барган Гаделбану исемле кызның качкыннар тарафыннан урлануы белән бәйле дип аңлаталар.

Составы: суы йомшак.

Агым тизлеге: акмый, җыелып кына тора.

Балыклар: табан, карп, алабуга.

Кошлар: кыр үрдәге, челән.

Күл буенда сирәк кенә таллар һәм камыш үсә.


Мәкәр” чишмәсе.
Авыл уртасында, урам буйлап, ике ерым – Мәкәр һәм Гафар чокырлары урнашкан.

Тарихы: Хәзерге Мәкәр чокыры буендагы аланлыкка Макар исемле чукындырылган татар килеп утырган. Аның Егорьевка авылы буенда чәчүлек җире булган. Ләкин Макарның татарларга күрше булып утыруы Татшуганлыларга ошамаган. Аның артыннан башкалары да килеп утырыр, күршедә генә керәшен авылы булыр дип курыкканнар. Шушы хәлне раслаучы буларак, халык арасында, ул басу һаман да “керәшен басуы” дип йөртелә. Татшуганлылар Макарга китәргә кушалар, ә үзләрен башка чыгасы өч гаиләне община көче белән күчереп куйганнар. Хәтта, керәшен килеп үтереп китмәде микән дип, Актауга менеп, төтеннәрен карый торган булганнар. “Мәкәр” чишмәсе исеме шуннан килеп чыккан.

Составы: суы бик йомшак, челләдә алып эчсәң дә кешенең тамагы шешми диләр өлкәннәр.

Агым тизлеге: 0,2 м\с

Бәреп чыга: тау астыннан.

Коя: Баланлы суына.

Матур гына итеп бура ясап куелган һәм тимердән улагы бар.
Ак кое” чишмәсе.
Баланлы авылын чыгып, Чакмакка барганда “ Ак кое” дигән чишмә урнашкан.

“Ак кое” чишмәсенең исемен әйләнә-тирәсен ак ташлар әйләндереп алганга күрә шулай дип кушылган дигән фараз бар. Төгәл генә кем кушканы һәм нәрсә өчен кушылганы билгеле түгел.

Составы: суы каты , эчәргә яраклы

Агым тизлеге: 0,5 м\с

Агып чыга: тигезлектән.

Әйләнә-тирәсендә камышлар үсә, тимердән улак ясап куелган.

Коя: Баланлы суына.


Авылымның күренекле шәхесләре.

Язларын шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән ?!. Табигатьнең әнә шундый көчле дәрт белән ташыган, шашкан чагы һәркемне диярлек кызыксындыра, сокландыра.

Тормышта әнә шундый язгы ташуга, язгы сулар ярсуына охшап яшәгән кешеләр бар. Әмма елгалардан аермалы буларак, андый кешеләрнең һәр көне, гомеренең бөтен агышы, барча гомере көчле ташу кебек була. Һичкайчан сүрелмичә, басынкыламыйча, үзенең киңлеген югалтмыйча шаулап аккан бер язгы ташу була аларның гомере.

Алардан ниндидер бер нур сибелә, ниндидер илаһи көч бөркелә, җылылык сизелә. Алар белән аралашсаң, күңелең сафланып китә, йөрәккә тынычлык иңә, тормышың авыр булуына карамастан, яшәү дәрте көчәя, рухланып эшлисе һәм кешеләргә мәрхәмәтле буласы килә. Үзең дә сизмәстән, шул ихлас тойгылар дулкынына кушылып, алар белән бергә, алардан калышмаска тырышып, табигатьнең язгы ташу халәтендә агасың да агасың.

Әйе, алар эчкерсез, олы җанлы, саф күңелле кешеләр. Үзләренә ияртеп кенә калмыйча, тормыш баскычларының сикәлтәле юлларын үткәндә, алар һәрвакыт ярдәм кулларын сузарга әзер торалар. Чөнки аларның күңел түрендә иң зур изге тойгы – үз халкын, үз җирен, үз илен ярату тойгысы ята. Алар беркайчан да үзләрен беренче урынга куймыйлар, бәлки башка кешеләргә ярдәм итү теләге белән яшиләр. Кешеләргә карата мәрхәмәтле булу, үз хезмәтләре белән җиргә, илгә күбрәк файда китерү, алар өчен язылмаган закон кебек.

Кашапов Зәкәрия Кашап улы 1923 нче елда Мөслим районы Баланлы авылында крестьян гаиләсендә беренче бала булып туа. Сигез яшендә әтисез кала.Бәләкәйдән Зәкәрия иген басуларын яратып, башаклар исен иснәп үсә. Зәкәрия Татар Шуган җидееллык мәктәбен 1938 нче елда бары тик “бишле” билгеләренә генә тәмамлый һәм колхозда балта остасы булып эшли башлый.

Гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләгән егет Ключищеда урнашкан авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ләкин яшәү өчен акча җитмәү сәбәпле, бер елдан укуны ташларга мәҗбүр була. Тормышын җайларга теләп, Зәкәрия Донецск өлкәсенең Чистякова шәһәренә китә һәм анда шахтерлар әзерли торган ФЗӨ дә укый. 1940 нчы елда Чистяков районында шахтер-бораулаучы булып эшләргә керешә. Бөек Ватан сугышы башлангач, шахтада эш туктый. 1941 елның се6нтябрендә Зәкәрия туган авылына кайта. Һәм “мәдәният” колхозында эшли. 1941-1942 нче елларда ул Мөслимдә МТС тракторчысы.

Сугышка киткән авыл егетенең зур сынаулар, авыр юллар үтеп өйгә кайтып керүе – туган иле, туган халкы өчен көрәшүче улын сагынучы анага нинди зур шатлык. Күкрәге тулы орден-медальләрен балкытып кадерле әнисе янына, яраткан авылына Зәкәрия Кашапов 1947 нче елда кайтып төшә һәм тракторга утыра. Аннан соң трактор бригадасын җитәкли.

1949 нчы елда Зәкәрия гаилә кора.Шунысы кызык, аның тормыш иптәше Рәхилә дә комбайнчы була!. Комбайнчылар курсында укыган кыз Мөслим МТСында эшли башлый, комбайннар рәтли. Берничә елдан соң Рәхилә үзе мөстәкыйль рәвештә комбайн штурвалы артына утыра. Шулай берзаман ике комбайнчы осрашалар да , тату гаилә коралар. Балалар тугач та, Рәхилә һөнәрен ташламый. “Сталинец-6” комбайны белән басу-кырларны иңли. Бер-ике елдан алар бергә эшлиләр: Зәкәрия комбайнчы, ә Рәхилә - аның ярдәмчесе. Гомумән алганда, Рәхилә Кашапова унбиш ел гомерен механизатор эшенә багышлый. Дүрт кыз, бер малай үстерәләр Зәкәрия белән Рәхилә.

Зәкәрия Кашапов озак еллар бер генә җирдә - туган авылында, “Михайловский” совхозының Баланны бүлекчәсендә эшли. Комбайн штурвалы артына ул 1958 нче елда утыра. Зәкәрия үз гомерендә СК-5, “Нива”, РСМ-8, СК-3, СК-4 комбайннарын йөртә. Зур тәҗрибәле механизатор беренче елда ук алдынгылар рәтенә чыга.

СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1966 нчы елның 23 июнендә Зәкәрия Кашаповка Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирелә. Зур исем алгач та, ул игенче хезмәтен башкаруын дәвам итә.

1976 нчы елда Зәкәрия Кашапов җитәкләгән комбайнчылар звеносы илнең атаклы механизаторы Бочкаревка ияреп Мөслим районында рекорд куя: 6 комбайннан торган звено бертуктаусыз 20 сәгать эшләп, 220 гектар игенне урып чыга, 5010 центнер ашлык суктырып ала. Уртача алганда һәр комбайн бер сәгатьтә 42 центнер ашлык суктыра! Зәкәрия Кашапов берүзе 1000 центнердан артык икмәк җыеп ала. Бу нәтиҗәләр бүгенге көннәр өчен дә гаҗәеп күренәләр.¹

Алар менә шулай бер-берсе белән ярышып, алдынгылардан үрнәк алып, рекорд куя-куя эшләгәннәр.

Зәкәрия Кашапов 1983 нче елда лаеклы ялга чыга. Алар тормыш иптәше Рәхилә белән 50 ел тигез гомер кичерәләр. 2000 нче елда вафат була.

Каримов Сәгадәт үзе турында менә нәрсәләр сөйли:

“ Мин Каримов Сәгадәт Вахит улы 1934 елның 13 январенда Мөслим районы Баланлы авылында туганмын. Сугыш башланган елны 1 нче класска укырга кердем. Бала чагым авыр елларга туры килде. Ир-атлар сугышка китеп беткәч, барлык эш әбиләр, әниләр җилкәсенә төште. Без дә аларга ияреп йөрдек. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша идек.

1948 елны 7 нче классны бетердем һәм колхозда эшләдем. 1952 елны Прокопьевск шәһәрендә ФЗУга укырга алдылар 1956 елга кадәр забойщик булып шахтада эшләдем.

1958 елда Бөгелмә авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын бетереп, Баланлыда механизатор булып эшли башладым. Тракторда да,комбайнда да күп эшләргә туры килде. Бирелгән эшне җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Хезмәтемне югары бәяләделәр. Бик күп почет грамоталары һәм ВДНХ медальләре, орденнары:



  • 1968 нче елда бронза медаль;

  • 1976 нчы елда III дәрәҗә Дан Ордены;

  • 1977 нче елда көмеш медаль;

  • 1979 нчы елда бронза медаль;

  • 1986 нчы елда II дәрәҗә Дан Ордены белән бүләкләндем.

1994 елда 45 ел стаж белән лаеклы ялга чыктым.” ²

Әйе, ул хәзер үзенең гаиләсе белән матур итеп, үзенең туган авылында, үзенең туган нигезендә гомер кичерә.



Имамов Илисәй Имаметдин улы 1932 елда Мөслим районы Баланлы авылында туган. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Хезмәт юлын шофер булып башлый, хисапчы була, күп еллар умартачы булып эшли. Ул хезмәт ветераны.

Сугыш афәтләренең ачысын Илисәй Имамов та татый: әтисе сугыш юлын Берлингача уза, абыйсы Закирҗан фронтта һәлак була, ул үзе үсмер малай күп нәрсәне күңеле, язмышы аша үткәрә. Бар күңелләрне тетрәндерерлек һәйкәл ясыйсы килә аның. Тик моны ничек башкарып чыгарга?

Кызганычка каршы, аның бу эштә тәҗрибәсе юк. Дөрес, кечкенә чакта ул балчыктан кошлар, куяннар әвәләргә, сурәт ясарга ярата. Бераз агач эше белән шөгыльләнә, илһамланып китеп, киндергә зур рәсемнәр ясаган чаклары да булла аның.

Иң элек һәйкәл өчен материал табарга кирәк була. Сарман районы Мортыш Тамагы авылы янындагы карьердан таш алып кайталар. Кирәклесен Илисәй абый үзе сайлап ала. Ташны уяр өчен кирәкле коралны тимерчелектә ясыйлар. Корычны чыныктырып, кискечләрнең эресен-вагын-төрлесен. Ул арада аның күңелендә булачак һәйкәл дә торган саен ачыграк күзаллана бара.

Бу эшкә ул февраль аенда керешә, ә бишенче майга һәйкәлне өлгертә һәм бәйрәм көнендә бөтен авыл җыелып, аны ачу тантанасын үткәрәләр.

... Уң кулына автомат тоткан сугышчының сул беләгендә сабый бала, сабыйның кулында –икмәк. Сугышчы каядыр биеклеккә күтәрелә. Һәйкәл менә шуны тасвирлый.

Югары сәнгать таләпләреннән чыгып караганда, бу сын бик үк камил булып җитмәгәндер, ләкин аңа карагач, авыл кешеләренң һәркайсы үзенең сугышта һәлак булган газиз кешесен искә төшерде. Һәм, хак шулай бит, безнең ирләребез, туганнарыбыз азатлык өчен, балалар исән-имин, мул тормышта үссен өчен, киләчәктә сугышлар булмасын өчен тормышларын бирделәр диделәр.

Һәйкәл тирәсендә хәзер ут кебек якты кызыл гөлләр чәчәк ата, төз наратлар тезелешеп үсәләр – боларны без, мәктәп балалары карап, тәрбияләп үстерәбез.

Илисәй Имамовтан совхоз үзәге Михайловка авылына да һәйкәл ясавын үтенәләр – хәзер ул авыл уртасында да сугышчы сыны тора: андагы солдат үзенең яралы командирын ут эченнән алып чыкканда тасвирланган.

Һәйкәлләр һәр авылда, һәр шәһәрдә бар, ләкин мондыйлары бүтән беркайда да юк, фәкать шушы авылларда гына.

Шуннан башлап ул бу эшнең бик тә, бик тә кирәк икәнлеген аңлый һәм агачтан бер-бер артлы сыннар уя башлый. Илисәй Имамовның “Студент кыз”, “Ана сагышы”, “Шүрәле һәм Былтыр”, “Герой”, “Көрәшчеләр”, “Әлмәндәр карт”, “Йөзбикә”, “Су анасы” дип аталган эшләре зур урын биләп тора. Хәзерге вакытта бу сыннар район мәдәният йорты күргәзмәләр залында урнаштырылган.”Ана сыгышы” дип аталган эшкә аерып тукталасы килә, чөнки аның үзенең бер тарихы бар. Илисәй Имамовның иҗаты хакында белеп, Баланлыга журналистлар килә башлый. Ул ясаган сыннарның рәсемнәре ил буйлап тарала торган журналларда басылып чыга. Шулай бервакыт Илисәй абыйга Житомир өлкәсеннән хат килеп төшә.”Безнең авылда фашистлар 480 өйне яндырып, кешеләрне һәлак иттеләр, шулар истәлегенә берәр әсәр иҗат итә алмассызмы? ”- дип язганнар.

“Ана сагышы” дигән сынны Илисәй Имамов шуларның үтенечен күздә тотып эшли. Аннары карточкасын Житомир өлкәсенә җибәрә. Аннан, бу эшегез безгә бик ошады, инде сынның үзен җибәрергә җай таба алмассызмы, дип язалар.

Тик ... монысын ул булдыра алмый. Сын-авыр, почтада алмыйлар, ә

башкача җибәрү чарасын ул таба алмый.³

Илисәй Имамов – сирәк очрый торган, гаҗәеп талант иясе. Шул ук вакытта, талант ияләренең күпчелегенә хас булганча, ул үзенең хезмәтләре турында кычкырып, үзенә игътибар таләп итеп йөри белми.

1977 елда Имамов үзешчән рәссамнар республика күргәзмәсендә катнаша һәм лауреат исемен ала.1997 елда II Бөтендөнья татар конгрессында да аның эшләрен карап илһамландылар.1999 елда ул “Ел ир-егете” призына лаек булды һәм Татарстан президенты М.Ш.Шәймиев белән очрашты.

Хәзерге көндә Илисәй абый картиналар ясау белән шөгыльләнә. Аның һәр иҗат эше таң калырлык.Бүгендә әле Илисәй Имамовның эшләре Казан, Мәскәү күргәзмәләренә йөри.



Даутов Гомәр Филгиз улы Татарстанның Мөслим районы Баланлы авылында 1967 елның 18 сентябрендә туган.Ул 1975 елны Баланлы сигезъеллык мәктәбенә укырга керә һәм аны 1983 елны тәмамлый. Шул ук елны Әлмәт физкультура техникумына укырга керә һәм аны 1986 елны тәмамлый. 1986-1988 елларны армия сафларында була. 1989 елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. 1994 елны университетны тәмамлагач, юллама белән Чаллы

дәүләт педагогия институтына укытырга җибәрелә һәм бүгенге көнгәчә шунда укыта. Хәзерге көндә ул доцент, филология фәннәре кандидаты. “XX йөз башы татар тарихында Риза Фәхретдин”, “Риза Фәхретдин: галим һәм әдип”, “Мәгариф тарихында тирән эз”дип аталган китаплар һәм күпсанлы фәнни мәкаләләр авторы.

¹Авыл утлары” газетасы,2.09.1976, 16.06.98. С.Моратова.

² Каримов Сәгадәт сөйләгәннәрдән

³ ”Азат хатын” 1986 ел, ноябрь

Нәтиҗәләр.
Мин бу тарихи елъязманы әзерләгәндә үз алдыма максат һәм бурычлар куйган идем. Эшемнең азагына килеп җиткәч, чынлап та туган авылым тарихы матур һәм истәлекле вакыйгаларга бай булуы, күренекле шәхесләрнең туган яклары өчен күп эшләр башкарулары белән аерылып торулары ачыкланды.

Туган авылның боорынгысын һәм хәзергесен өйрәнү минем өчен бик файдалы булды. Безнең бабаларыбызның ничек яшәгәнен, көн итүләрен өйрәндем һәм бүгенге көндә авылыбызда яшәгән, эшләгән һәм үзеннән якты эз калдырган атаклы шәхесләрне барлый алдым дип исәплим.



Йомгаклау.

Бу эшемне тәмәмлагач, киләчәктә тагын бик күп эшлисе эшләр бар икәне дә ачыкланды.



  1. Сугышта киткән һәм кире әйләнеп кайта алмаган берничә ватандашымны барлап, кайда күмелгәннәрен ачыклыйсы бар. Шуларны эшләгәч, аларны “Хәтер китабы”на кертергә кирәк.

  2. Туган ягымның табигате, үсемлекләре, хайваннары турында да язма эш эшләргә кирәк.

  3. Шәҗәрә төзү һәм алардан туган-якны өйрәнү музеенда күргәзмә ясау.


Кулланылган әдәбият һәм мәгълүмат чыганаклары исемлеге

1. “Азат хатын” 1986 ел, ноябрь.


2. “Авыл утлары” газетасы, 2.09.1976, 16.06.98. С.Моратова.


3. “Авыл утлары” газетасы, 2007 ел, №87.

4. Герои Социалистического Труда Татарии. 1984. У.Б.Белялов, Л.В.Горохова

5. “Казан утлары” журналы, №7, 2002.

6. ”Мөслим төбәге”-Ә.Әхмәтгалиев, 2003 нче ел.



  1. “Сөембикә” журналы, №5, 2004.

  2. Сочинениеләр җыентыгы, Казан, 2002, З.Хабибуллина, Р.Миңнуллина.

  3. Совет мәктәбе №5,1976.

  4. Хезмәт Геройлары Китабы, 2003, Ш.Н.Муллаянов,

тәрҗемәче: Булатов Н.Х.”Хәтер” нәшрияты.

  1. “Ялкын” журналы №5, 2003.


Иңне куеп иңгә, ярты гасыр бергә.

(Илисәй Имамов тормыш иптәше Илгизә апа белән)



Мөслим мәдәният йортының күргәзмәләр залы.






Шүрәле”, “Көрәшчеләр”, “Йөзембикә” сыннары.




Әлмәндәр карт”,”Ана сагышы”, “Су анасы” сыннары.

Дан ордены кавалеры Каримов Сәгәдәт тормыш иптәше Халидә апа белән.

Их яшь чаклар, корыч айгырны иярләгән чаклар...



ҺӘЙКӘЛНЕ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КАРАП, ЧИСТАРТЫП ТОРАЛАР

АВЫЛЫМНЫҢ КҮРКЕ – “КОРБАНГАЛИ” МӘЧЕТЕ.

Даутов Гомәр Филгиз улы – доцент, филология фәннәре кандидаты

МИНЕМ ЯРАТКАН МӘКТӘБЕМ





Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе. “Минем туган авылым” Сафина Гөлнара Фатиховна 8 нче класс укучысы. Эчтәлек

Эшнең максаты һәм бурычлары

247.7kb.

12 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе
44.47kb.

25 12 2014
1 стр.


Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе профсоюз членнары исемлеге
34.12kb.

12 10 2014
1 стр.


*Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе профсоюз членнары исемлеге
32.59kb.

12 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел, Татарстан Республикасының Базис укыту планына, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2012-2013 уку елы өчен

767.37kb.

25 12 2014
4 стр.


Мөслим районы Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова тәҗрибәсеннән
25.34kb.

12 10 2014
1 стр.


Китап киңәшчең синең, дустың,ярдәмчең синең

Балтач муниципаль районы Норма урта гомум белем бирү мәктәбе филиалы Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

36.06kb.

25 12 2014
1 стр.


Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека

Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре

82.85kb.

15 10 2014
1 стр.