КОДАШ ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
АНАЛАР КӨНЕНӘ
БАГЫШЛАНГАН ЧАРА
“ ҖЫРЛЫЙК, ӘЛЕ, ӘНИЛӘР!!!”
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
Халисә Кәбир кызы Мөэминова
25.11.2011
25.11.2011
АНАЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ЧАРА
“ ҖЫРЛЫЙК, ӘЛЕ, ӘНИЛӘР!!!”
Катнашучылар: мәктәп укучыларының әниләре.
Тамашачылар: мәктәп укучылары, ата-аналар
Сценарий авторы, алып баручы: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары-
Х.К. Мөэминова.
Жюри: мәктәп директоры- Н.Ә. Мөэминов, татар теле укытучысы- З.М. Җиһаншина, мәдәният йорты директоры З.С.Фәррахова.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. “ Җырлыйк әле, күңелебез тулганчы “дигән плакат, экран эленгән.
А.Б.
Хәерле кич, кадерле балалар, укытучылар, әби-бабайлар, әти-әниләр, кунаклар!
Эш мәшәкатьләр белән язлар, җәйләр үтә, көзләр җитә. Инде ноябрь. Ноябрьның соңгы якшәмбесе- ӘНИЛӘР көне. Залда утырган барлык әниләрне чын күңелдән бу бәйрәм белән котлыйбыз. Бүләккә чәчәкләр бирер идек, ул тиз шиңә. Балаңның хәләл көче кергән бүләк алу икеләтә күңелле. Сезнең хозурлыкка ,мәктәп бакчасында укытучылар белән балалар җәй буе тырышып үстергән ,ЧӘЧӘКЛӘР һәм КОТЛАУ тәкъдим итәбез.
( ПРЕЗЕНТАЦИЯ карау)
Алып баручы жюри, гармунчы- Альфрет абый, ярдәмче- Лилия Хамитовна белән таныштыра.
Тамашачылар белән кул чаптырып карау.
“ ҖЫРЛЫЙК, ӘЛЕ “УЕНЫН БАШЛЫЙБЫЗ.
Укытучылар: Венера Заһит кызы командасы, Альвира Ким кызы үзләренең командалары белән таныштыра.
1 уен. Беренче конкурстагы җырлар , әлбәттә ӘНИЛӘРЕБЕЗ турында.Һәр командадан 1 әни җырлый.
Тамашачылар белән үзем “ Җырлыйм әнием турында “ дигән җырны башкарабыз.
2 уен. “ Күңелгә ошаган җыр” дип атала. Һәр командадан 1 әни яраткан җырларын башкара.
3 уен. “ Яздым утырып такмаклар “ дип атала. Такмакның 2 юлын үзең уйлап дәвам итәргә.( командалар, жюри, тамашачылар)
ТАКМАКЛАР
-
Бүген мәктәптә бәйрәм,
Зурлыйбыз әниләрне
_____________________________________
_____________________________________
-
Гармунчысы, гармунчысы,
Бигрәкләр дә ягымлы
____________________________________
____________________________________
-
Илле биш бала укый
Бүген безнең мәктәптә
____________________________________
____________________________________
-
Бетермәс өчен мәктәпне
Табыйк күбрәк балалар
____________________________________
____________________________________
-
Матур җырлыйбыз икән,
Барыйк әле, Казанга
____________________________________
____________________________________
-
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Калсын сагынып сөйләргә
___________________________________
__________________________________
4 уен гармунчыбыздан “Көйне таны “ дип атала.
Әниләр турында баянда җырның бер өлеше уйнатыла. Кем беренче таный, шуңа приз.
5 уен. “ЯҢА ҖЫР” дип атала. Авылдашыбыз Галләмов Әхәт абыйның Кодашым дигән шигыренә туры китереп, көй сайларга һәм җырлап бирергә.
“Кодаш” дисәм күз алдымда
Гаҗәеп яшел таулар,
Елгасына сакчы сыман
Торучы биек ярлар.
Уйсу җирдә күкрәп үскән
Шул чаклы бөдрә таллар!
Таулар аша офыклардан
Чакыра алсу таңнар.
“Кодаш” дисәм үргә менәм,
Таулар өстендә урман,
Урман эче печән, җиләк...
Бәрәкәт белән тулган.
Чыксам басу-кырларыңа
Салкын чишмәләр күрәм.
Сусавымны басар өчен
Шул чишмәләргә киләм.
6 уен “Караокега кушылып “дип атала. Әйдәгез , җырлый әле, күңелләр тулганчы.
Хөкемдарлар һәр конкурстан соң бәя биреп бара.
Бәйрәмнең төп спонсоры- авыл культура йорты. Бүләкләрне Зөлфия апа тапшыра.
А.Б.
Әниләребез безгә бәйрәм ясаган өчен бик зур рәхмәт әйтәбез.Бөтен изге теләкләрне җиткерәбез СЕЗГӘ. Үзләре исән чакта,кадерләп калыйк. Хәлләрен белик. Сүзләрен тыңлыйк. Күчтәнәчләр алыйк. Ә инде яннарыннан чыгып киткәч, яннарына кайтыйк, ешрак кайтыйк.
Җырдагыча, бергәләп:
Безнең гомер – зур бәхет ул,
Кадерләрен белегез.
Чын күңелдән теләкләрне
Бездән кабул итегез.
Бәхеттә, шатлыкта, исәнлек-саулыкта,
Үтсен гомер юлларыгыз, тазалыкта-байлыкта.
Киләсе очрашуларга кадәр, саубулыгыз.