Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

28 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе”



Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган фәнни – эзләнү конференциясенә

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше.“ темасына эш



Башкарды:

Вәлиева Айсылу Нурхада кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яр Чаллы

2013 ел

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт −

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда,

Олы данга ирешеп тә

Кече булып калганда.

Олы җан булып калганга,

Олы җанлы булганга.

Р. Харис.

Татар шигърияте талантлар күплеге белән генә түгел, талантларның төрлелеге белән дә безне гаҗәпләндерә. Нинди генә талант иясе, нинди генә шәхесләр юк! Күпме шагыйрь туган халкы язмышын үз йөрәге аша үткәргән, халык бәхете дип янган, шуларны шигъри юлларга салып безгә җиткергән, әнкәйләргә мәдхия җырлаган. Шундый шагыйрьләрнең берсе - Роберт Миңнуллин, минемчә. Роберт абый үзе менә болай дип сөйли. Әнкәйләр турында ник күп язасың? дип сорыйлар. Ничек жавап бирсәм дә тулы булмас кебек. Әнкәй белән генә үскәнгәдер, бәлки? Әллә инде Әнкәйнең безне — биш баланы - нинди авырлыклар газаплар белән үстергәнен белгәнгәме икән? Аның олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, гадел һәм горур булуын аңлагангамы? Төгәл генә әйтә алмыйм (шигырь укыла).

Без дә әтисез үстек. Әнкәй безне ничек тә Кеше итәргә тырышты. Көчен дә, саләмәтлеген дә, вакытын да кызганмады. Балаларымны үстерсәм, укытсам. Кеше итсәм, авылдашларым алдында йөзем ак булыр, — дигәндер инде. Рәхмәт аңа. Безнең әнинең язмышы –үзе Бер жыр кебек.



Әнкәйнең ак чәчләре Сокланып карап торырлык

Агарган безнең хакка. Күзне ала алмыйбыз.

Ул һаман яктыра бара Әнкәйләрнең бөеклеген

Күңеле, җаны акка. Яши-яши аңлыйбыз.

Әни, әнием, әнкәй... Һәркем өчен бик кадерле, назлы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә дәшәбез.

И Әнкәем – сыңар канат…
Сабыр канат – бәгырьләрем
Телгәләнә сиңа карап!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Җил иссә дә каерылыр,
Җил иссә дә сынар канат!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Кирәк булса, безне яклап
Алышка да чыгар канат!
Сыңар канат…



И Әнкәем – сыңар канат…
Безне яклап, безне саклап
Беткәндер ул канат…канап!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Безнең хакка барсына да,
Барсына да чыдар канат!
Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат…
Сыңар канат асларында
Үсәр идем кабат-кабат!
Сыңар канат…


ӘНКӘЙНЕ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР
Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, -
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул – Илаһи,
Безнең өчен ул – Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, -
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер –
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар –
Бердәнбер генә бит ул!

Мин үзем Роберт Миңнуллин иҗатының буеннан -буена сузылып килгән ике образга сокланам - берсе туган як булса, икенчесе - Ана образы. Р.Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерүгә тиңдәшсез иҗади көч куйды.

Робер Миңнуллин шигъриятендә Ана – Әнкәй - Әнкәйләр образларына багышланган шигырьләр аерым урын алып тора. Дөньядагы иң бөек затлар -әниләр турындагы шигырьләрен укып карыйк. Һәрберебезнең күңелләрендә тулып йөргән хисләрне ул сүзләр белән әйтеп бирә алган. Шуңа да аның язган һәрбер сүзе, һәрбер юлы безгә якын, кадерле.

Әнкәйнең чәчләре ап-ак Сокланып карап торырлык-

Агарган –безнең хакка. Күзне ала алмыйбыз.

Ул һаман яктыра бара, Әнкәйләрнең бөеклеген

Күңеле, җаны акка. Соңрак… соңрак аңлыйбыз.

( «Әнкәйнең ак чәчләре»)

Минемчә, Роберт Миннуллинның олы тормыш юлына басуында, олы поэзиягә килүендә әнисенең - Гөлҗәүһәр апаның роле чиксез зур. Дөрес, бу бик сабыр һәм гаять акыллы татар хатыны шигырьләр язмаган, хисләрен халыкка күрсәтмәгән, сөекле ире үлгәч тә, нибары «Ык буйлары», «Вәгьдә» дигән жырлар җырлау белән чикләнгән. Иң мөһиме шул: улларын, кызын чын кеше булырга, тормышта үз урыннарын табарга, кыенлыклар алдында җебеп төшмәскә өйрәткән.

Әнкәй ул чит - ят булалмый,-

Газиз генә булала!

Безнең өчен ул - Илаһи,

Безнең өчен ул - Алла! («Әнкәйне сайлап алмыйлар»)

Роберт Миңнуллинның сөекле Әнкәенә багышланган шигырьләренең гомуми саны байтак. 1986 нчы елда « Әнкәйнең ак чәчләре», 2000 нче елда «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» китаплары да дөнья күрде.

Шагыйрь үзе бу образга еш мөрәжәгать итүе турында болай ди: «Әнкәйләр турында нигә күп язасың?» - дип сорыйлар. Ничек җавап бирсәм дә тулы булмас кебек. Әнкәй белән генә үскәнгәдер, бәлки? Әллә инде Әнкәйнең безне - биш баланы - нинди авырлыклар, газаплар белән үстергәнен белгәнгәме икән? Аның олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, һәм горур булуын аңлагангамы? Төгәл генә әйтә дә алмыйм.»

Равил Рахмани үзенең «Талантлар ничә төрле?» дигән мәкаләсендә болай ди:«Әйе, әнисе турында күп яза Роберт. Әмма биредә бернәрсәне истән чыгарырга ярамый. Бу хикмәтле темада Робертның югалтулы ерак балачагы яшерелгән. Аның «әнкәй» дип язуында «әткәй» сүзләре дә ишетелә сыман» Шулай итеп, бик яшьли әтисез калган шагыйрь ата тәрбиясен ала алмый: кадерле әткәсе образы тик аның истәлекләрендә генә кала. Бу яктан аның «Әткәм алмагачлары» шигыре чыннан да бик матур истәлек булып яңгырый:

Бакчабызда шаулап үскән

Алмагачлар - әткәм төсе.

Алар мине якын итеп

Елмаялар әткәм төсле.

Роберт Миңнуллинның сөекле әтисе истәлеге белән бәйле тагын бер шигыре «Элегия» дип атала. Шагыйрь инде күптән бу фани дөньядан киткән әткәсенең каберен зиярәт кылырга килә:

Таныйсыңмы, Әткәй, олы улыңны?

Кайттым әле тагын яныңа.

Күңелемә җылы җитмәгәнгә,

Җиңел булмасмы дип җаныма,

Кайттым әле, Әткәй, яныңа.

Шул рәвешчә, шагыйрьнең бала чагыннан калган онытылмас моң-хәсрәт,

Әнкәенә булган саф - чиста хисләр аны гомере буена озата бара һәм беркайчан

да юкка чыкмый.

Мәхәбәттә кануннар юк.

Тик менә хәзергесе…

Шулай да буласы килә

Кемнеңдер кадерлесе. ( «Мәхәббәттә кануннар юк»)

Әлеге шигырь юллары кешенең иң изге хисләренең берсе булган темага багышланга. Керсез - саф мәхәббәт турындагы шигырьләр бәләкәй чагында ук укыла, һәр бала күңелендә зур булып үсү хыялы һәм мәхәббәткә омтылыш яши. Ә Роберт Миңнуллинның мәхәббәт шигырьләре - саф та, ягымлы да. Алар кайсы ягы беләндер назлы җилне хәтерләтә. Укыганда да алар кемдер язган шигырь булып түгел, ә табигый рәвештә үзеңнеке итеп хис ителә.

Шагыйрьнең «Әнкәй» исемле шигыренә язылган (С.Садыйкова музыкасы) җырын аның визит карточкасы дисәк тә ялгышмабыз. Аны бөтен кеше бер эчке дулкынлану белән тыңлый.

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек.

Бишек җыры көйләп төннәр буе

Без үскәнне көткән тилмереп.

Бу өлкәдә дә Әнкәй образы читтә калмаган. Шагыйрь әнкәйләргә багышлап егермедән артык җыр иҗат итеп, аларга җырдан һәйкәл куйды.

«Әнкәмнең догалары» иң яхшы шигъри әсәрләрнең берсе - бу һич тә арттыру түгел. Бу җырны тыңлаганда, кеше тирән уйга чума, елап та ала. Моның сере шул: шигырь тексты белән музыка - көй тәңгәл килгәннәр. Һәм җырны иң таланты улларына (Илгиз Закиров, Роберт Миңнуллин, Салават Фәтхетдинов) халкыбызның хәер – догасы итеп тә кабул итсәк дөресрәк булыр.

Ташлама, әнкәй, ташлама,

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

Йомгаклау


Роберт Миңнуллин мине, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә кешелеклелеге белән дә җанга якын ул. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп,яктырып кала.Чыннан да, Татарстанның бер генә төбәгендә дә (һәм Башкортстанда да) аның иҗатын якын күрмәгән, җырларын яратып җырламаган, үзен ихлас күңелдән хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Үз эшемдә Р. Миңнуллин шигъриятенә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр атап үтәсем килә. Барыннан да элек, Роберт Миңнуллин шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан - туры чагылышы булып тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә Сөн елгасы, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җир - су темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган Әнкәй образы урын ала. Ул - балалар күңеленә тирән үтеп керердәй итеп язылган шигырьләр, кечкенә әкиятләр, табышмаклар, сүз уйнатулар авторы. Биредә, кабатлап булса да, өстәргә кирәк: Роберт Миңнуллин - өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә талантлы итеп язучы шагыйрь.

«Миңа калса, Роберт Миңнуллинның төп максаты әдәбият, сәнгать, каләмдәшләр, балалар дөньясы, милли тел, дин, туган тел, туган төбәк, туган ил һәм туган халык турында шагыйрь акылында, шагыйрь күңелендә булган уй-хисләр, фикерләр, икеләнүләр, борчылулар, сөенүләр, кирәк урында чүт кенә күкрәк кагып алулар аша замандашлар белән ачыктан - ачык, бернинди рыясыз рәвештә күзгә - күз карап сөйләшү»,- ди шагыйрь иҗаты турында Гәрәй Рәхим. Чыннан дә, Татарстан Дәүләт Советы трибунасыннан һәм башка трибуналардан сөйләгән докладлар һәм чыгышлар, журналист яки каләмдәшең белән күзгә- күз карап сөйләшкән интервьюлар һәм әңгәмәләр, конкрет әдәби жанрга, китапка, каләмдәшкә багышланган мәкаләләр - барысы да моны исбат итә. Иҗади эшемнең йомгак сүзләре итеп мин Равил Рахманиның сүзләрен китерер идем: «Роберт Миңнуллин, милләтебезнең улы буларак, тормышыбызның дүрт мөстәкыйль өлкәсендә һәм жанрында үзенең нәрсәгә сәләтле булуын раслап күрсәтте. Иң әһәмиятлесе, безгә татарның кайсы юлдан барырга кирәклеген яшәп күрсәтте».

Кулланылган әдәбият
1. Миңнуллин Р. Дөньядагы иң зур алма.// Казан: Татар. китап нәшр., 1992.

2. Миңнуллин Р. Талбишек. Сайланма лирика.Гыйльманов Г. кереш сүзе// Казан: Татар китап нәшр.,1995.

3. Миңнуллин Р. Шагыйрь генә булып калалмадым…// Казан: Матбугат йорты, 1998.

4. Миңнуллин Р. Мин нечкә күңелле сәясәтче.// Казан: Мастер Лайн, 1999.

5. Миңнуллн Р. Хәрефләр бәйрәме.Шигырьләр.// Казан: Татар. Китап нәшр., 2002.

6. Миңнуллин Р. Сайланма әсәрләр.// Казан: Мәгариф нәшрияты, 2004, 4 томлык.

7.Урманче Ф. Роберт Миңнуллин. Шигъри осталык серләре. //Казан: Мәгариф нәшрияты, 2005.

8. Рәхим Г. Коеп куйган. // Мирас, 1999, № 7.

9. Әгъзамов Ф. Шагыйрьнең сабантуе.// Татарстан, 1998 № 8-9.

10. Галиева Р. « Бер язучы» клубы.// Көмеш кыңгырау, 2000 № 25.

11. Закирова Г. Сөн суының ак чәчәге.// Татарстан, 2000 № 3.

12. Рахмани Р. Талантлар ничә төрле?// Мәйдан, 2003 № 9.

13. Кәбиров М. Ул да берәү генә…// Казан утлары, 2008 № 8.

14. Корбан Р. Юл яраткан хадим арымас.// Мәдәни җомга, 2008, 1 нче август.



15. Миңнуллин Р. Яшимен сабыр гына.// Мәйдан, 2008 № 8.

16. Гыйлаҗетдинова Г. Балачак- үзе бәйрәм.// Мәгариф, 2008 № 7 .

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше.“ темасына эш Башкарды: Вәлиева Айсылу Нурхада кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яр Чаллы

Аның олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, гадел һәм горур булуын аңлагангамы? Төгәл генә әйтә алмыйм

82.7kb.

25 12 2014
1 стр.


Зәйнуллина Гөлшат Нурсәлим кызы, Әлки районы Әхмәт төп белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
23.7kb.

12 10 2014
1 стр.


Мөслим районы Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова тәҗрибәсеннән
25.34kb.

12 10 2014
1 стр.


Рус мәктәбендәге татар балаларына бәйләнешле сөйләм телен үстерү” Зиатдинова Гөлназ Ш

Зиатдинова Гөлназ Шәйхетдин кызы – II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

157.79kb.

23 09 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Җырлыйк, ӘЛЕ, ӘниләР!!!” Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: Халисә Кәбир кызы Мөэминова

Жюри: мәктәп директоры- н.Ә. Мөэминов, татар теле укытучысы- з. М. Җиһаншина, мәдәният йорты директоры З. С. Фәррахова

34.82kb.

12 10 2014
1 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.


Тема: Ана – бөек исем! ( Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып үткәрелгән тәрбия сәгате) Максат

Спас районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

55.72kb.

14 10 2014
1 стр.