Перейти на главную страницу
II тур эшен башкару өчен 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Эш 50 бирем кертелгән 3 бүлектән тора.
1 бүлек 33 биремнән тора (А1-А33). Һәр биремгә бары тик берсе генә дөрес булган 4 варианттагы җаваплар тәкъдим ителә.
2 бүлек 10 биремнән гыйбарәт (В1-В10). Аларга бер-ике сүз яки хәреф һәм сан тезмәсеннән генә торган кыска җаваплар бирергә кирәк.
3 бүлек 7 биремнән тора (С1-С7). Аларны үтәгәндә киңәйтелгән җавап язарга кирәк.
Һәрбер биремне һәм тәкъдим ителгән җавап төрләрен (әгәр булсалар) игътибар белән укыгыз. Сорауны аңлаганнан соң һәм барлык җавап төрләрен тирәнтен анализлагач кына, җавапларыгызны бирегез.
Биремнәр ничек бирелсә, аларны шул тәртиптә башкарыгыз. Әгәр кайсы да булса бирем авырлык тудырса, аны калдырып торыгыз. Вакытыгыз калса, төшереп калдырган биремнәргә сез кабат әйләнеп кайта аласыз.
Төрле авырлыктагы биремнәрне эшләгән өчен бер һәм аннан да күбрәк балл бирелә. Биремнәрне үтәгән өчен сез алган баллар суммасы буенча гомум нәтиҗә чыгарыла, шуңа күрә биремнәрне күбрәк башкарырга һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.
Дөрес җавапның коды күрсәтелгән очракта гына биремнәр дөрес башкарылган санала, башка очракларда (башка җавап бирелгән, ике яки күбрәк җаваплар бирелгән, аларның арасында дөрес җавап булса да, сорауга җавап бирелмәсә) бирем үтәлмәгән санала.
Игътибар!!! 1 номерлы җаваплар бланкында төзәтмәләр ясаү тыела.
Бу бүлекнең биремнәрен үтәгәндә 1 номерлы җаваплар бланкысындагы читлекләргә үзегез башкарган биремнәрне (А1-АЗЗ) хәрефләр белән (А, Б, В һ.б.) билгеләгез, алар сез сайлаган җавап хәрефләре белән туры килергә тиеш. |
а) урта палеолит
б) мезолит
в) неолит
г) энеолит
А2. Урта Идел җирлегендәге археологик культураларның исемнәрен аларның барлыкка килүе вакыты белән бәйле рәвештә хронологик эзлеклелектә урнаштырыгыз.
а) казан яны культурасы;
б) пьянобор культурасы;
в) Идел-Кама культурасы;
г) имәнкискә культурасы.
1) а-г-д-б 2) г-а-в-б 3) в-а-б-г 4) в-б-г-а
А3. Бөек Болгар иленә нигез салучы кем булган?
а) Аспарух
б) Мамай
в) Кубрат
г) Маодунь
А4. Вакыйгаларны хронологик эзлеклелектә урнаштырыгыз.
а) Төрки каһанлыкның барлыкка килүе;
б) халыкларның Бөек күчеше башлануы;
в) Дунай Болгариясе төзелүе;
г) Бөек Болгар иленең төзелүе.
1) б-г-д-а 2) б-а-г-в 3) г-а-в-б 4) а-б-г-в
А5. Бөек Болгар иленең башкаласы:
а) Итил;
б) Сәмәндәр;
в) Фанагория;
г) София.
А6. Урта Идел җирлегендәге кайсы археологик культура төркиләрнеке дип санала?
а) Пьянобор
б) Ананьино
в) Имәнкискә
г) Буралы (Срубный)
А7. Беренче Төрки каһанлыгының каханнар династиясе?
а) Мәтә
в) Истәми
г) Ашин
А8. Хәзәр каһанлыгы ничәнче гасырда төзелә?
а) IV
в) VII
а) Идел Болгарында исламның дәүләт диненә әверелүе.
б) Идел Болгарының монголлар тарафыннан яулап алынуы.
в) Идел Болгарының руслар тарафыннан яулап алынуы.
г) Халыкларның бөек күчеше башлануы.
А10. Идел Болгары монголлар тарафыннан ничәнче елда яулап алына?
а) 1222 ел.
б) 1236 ел.
в) 1242 ел.
г) 1269 ел.
А11. Кайсы елда Җүчи Олысы аерым олыс булып оеша?
а) 1180 ел
б) 1200 ел
в) 1207 ел
г) 1235 ел
А12. Монгол империясенең көнбатыш походын кем җитәкли?
а) Батый хан
б) Җүчи хан
в) Чыңгыз хан
г) Бәркә хан
А13. Алтын Урда кайсы хан дәверендә чәчәк аткан?
а) Үзбәк хан
б) Туктамыш хан
в) Олуг Мөхәммәт хан
г) Бәркә хан
А14. Русьның Алтын Урдага бәйле чорында (XIII-XV гг.) рус князьләренә үз князьлекләрдә хакимлек итәргә хокук биргән хан грамотасы ничек аталган?
а) сан
в) ярлык
г) выход
А15. «Казан сугышы» дәвам итте:
а) 1552-1554 еллар;
б) 1552-1557 еллар;
в) 1552-1564 еллар;
г) 1556-1557 еллар.
А16. Бердәм Алтын Урданың соңгы ханы кем булган?
а) Җанибәк
б) Үзбәк
в) Туктамыш
г) Олуг Мөхәммәт
А17. Казан ханлыгында «карачылар» термины нәрсәне аңлаткан?
а) Казан ханлыгының иң затлы нәселдән чыккан затлар титулын;
б) Казан ханы каршындагы законнар чыгара торган киңәш органын;
в) Казан ханлыгында халык җыенын;
г) Мөселман руханилары башлыгы титулын.
А18. «Нәһҗел-фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы») исемле проза әсәренең авторын атагыз.
а) Котб
в) Сәйф Сараи
г) Өмми Камал
А19. Тарихчы Н.И. Костомаров әсәреннән өзекне укып чыгыгыз, анда кайсы дәүләтне яулап алуның нәтиҗәләре турында сүз бара.
«<...> яулап алу рус державасына көнчыгышка таба – Нократ (Вятка) һәм Пермьгә кадәр, көньякка таба исә, Чулманга (Кама) кадәр шактый зур киңлекләрне буйсындырды, һәм рус кавеменең киләчәктәге хәрәкәт итүенә юл ачты. Әмма бу илнең тынычсыз кавемнәрен буйсындыру өчен эшлисе эш күп иде әле. Русь берничә тапкыр татар һәм чирмешләрнең баш күтәрүләре белән көрәшергә тиеш иде, ләкин инде киләсе, 1553 елда <...> епархиясен урнаштыру яңа гына буйсындырылган илдә рус стихиясенең хакимлеге өчен мөһим дәлил булды».
а) Әстерхан ханлыгы
б) Казан ханлыгы
в) Себер ханлыгы
г) Кырым ханлыгы
а) Олуг Мөхәммәт
б) Сафа-Гәрәй
в) Ядегәр
г) Шаһгали
А21. Өзекне укып чыгыгыз һәм 1571 елда Явыз Иванга хат җибәргән ханның исемен атагыз:
«Бөтен нәрсәне Казан һәм Әстерхан өчен яндырам һәм харап итәм. Онытмассың. <...> Синең җиреңә гаскәрләр белән килдем, барысын да яктым, кешеләрне һәлак иттем. Син Серпуховта дигән хәбәр килде, мин Серпуховка бардым, син исә Серпуховтан качкансың. Уйлаган идем, син үз дәүләтеңдә, Мәскәүдәдер дип, һәм анда бардым, ә син аннан да качкансың. Мәскәүдә утарларны яндырдым, шәһәрне дә яктым һәм юкка чыгардым, күп халыкны кылыч белән кырдым, калганнарын әсирлеккә алдым. Һаман синең таҗыңны һәм башыңны теләгән идем, ә син килмәдең дә, миңа каршы да чыкмадың. Мактанган буласың үзең, Мәскәү башлыгы мин дип! Оятың һәм сәләтең булган булса, син безгә каршы чыгар идең! Инде бир миңа кире Казанны һәм Әстерханны, бирмәсәң – дәүләтеңнең юлларын күрдем һәм өйрәндем, мине яңадан әзерлекле килеш күрерсең.»
а) Дәүләт-Гәрәй
б) Сафа-Гәрәй
в) Сахиб-Гәрәй
г) Шахин-Гәрәй
а) Казан ханлыгында салым түләүче катлау;
б) Адмиралтействога урман кисүдә ялланып эшләүче ясаклы крестьяннар;
в) Казан губернасында урман белән сәүдә итүче татар сәүдәгәрләре;
г) Дәүләткә кораблар төзү өчен урман кисү һәм ташуны феодаль йөкләмәләр буларак, бушлай башкаручылар.
А23. Казандагы татар бистәләренең үзидарә органы 1781-1855 елларда ничек аталган?
а) Ратман
б) Земство
в) Казан Магистраты
г) Татар Ратушасы
А24. Казан университетына кайчан нигез салынган?
а) 1804 елда
б) 1842 елда
в) 1796 елда
г) 1864 елда
А25. Казан университетының татарлардан беренче адъюнкт-профессоры:
а) Ибраһим Хәлфин
б) Салихҗан Кукляшев
в) Мөхәммәтгали Мәхмүдов
г) Хөсәен Фәезханов
А26. XIX гасырда Казан губернасында икмәк сату буенча беренче урында торган шәһәр.
а) Казан
в) Мамадыш
г) Тәтеш.
А27. Казан шәһәр музее экспозициясенең нигезен тәшкил иткән бай картиналар коллекциясен Казан шәһәренә бүләк иткән Казан губернасының Спасс өязе алпавыты:
а) А.Ф. Лихачев
б) М.М. Апанаев
в) С.Г. Вәлидов
г) П.К. Ушков
А28. 1905 елның ноябрендә Казанда татар телендә беренче вакытлы басма нәшер ителә башлый. Ул ничек дип аталган?
а) «Йолдыз»
б) «Тәрҗеман»
в) «Казан мөхбире»
г) «Вакыт»
д) «Шура»
а) М.Х. Солтангалиев
б) Я.С. Шейнкман
в) С.С. Сәедгалиев
г) Г.Г. Ибраһимов
д) М.М. Вахитов
а) М.Вахитов
б) Г.Шәрәф
в) З.Вәлиди
г) Ф.Туктаров
А31. Түбәндә исемнәре аталган язучыларның кайсысы сугыш елларында Муса Җәлилнең көрәштәше булган һәм «Идел-Урал» легионында аның белән бергә хәрби әсирләр арасында актив антифашистик агитация алып барган?
а) Нәби Дәүли
б) Фатыйх Кәрим
в) Мөхәммәт Садри
г) Абдулла Алиш
д) Сибгат Хәким
а) Петр Михайлович Гаврилов
б) Михаил Петрович Девятаев
в) Газинур Гафиятуллович Гафиятуллин
г) Никита Фадеевич Кайманов
д) Николай Георгиевич Столяров
а) сәнгать интеллигенциясе
б) әдәби нәшрият хезмәткәрләре
в) композиторлар
г) мәгариф хезмәткәрләре
д) эшчеләр
е) крестьяннар
Барлык җавапларны 1нче номерлы җаваплар бланкысына теркәргә онытмагыз. |
В1-В10 биремнәре бер-ике сүз яки хәреф һәм саннардан торган тезмәләр белән генә җавап бирүне сорый. Аларны иң элек имтихан эше текстына языгыз, аннан соң 1нче номерлы җаваплар бланкысын уң ягындагы биремнең туры килә торган номер (В1-В10) читлегенә күчерергә. Патшалар исемнәрен бары тик хәрефләр белән генә язарга кирәк (мәсәлән: Николай икенче). |
а) Туктамыш
б) Үзбәк
в) Җанибәк
г) Олуг Мөхәммәт
1 |
2 |
3 |
4 |
|
|
|
|
«Явыз җанны утырткан арба эшафотка килеп җитәргә өлгермәде, инде аны тотып алып, эшафот баскычыннан меңгерделәр дә, көнчыгыш кырыена, нәкъ безнең каршыбызга бастырдылар. <…>. Ул, өстендә тышланмаган сарык толып белән, катып калган диярлек басып тора иде, үз-үзен онытып, чукынып дога кыла иде. Тышкы кыяфәтенең бу ерткыч кылган гамәлләргә һич тә туры килмәгән кебек тоелды миңа. <…> Кечкенә генә сакалы, тырпайган чәчләре, үземә шактый күп тапкыр якыннан күрергә насыйп булган мәрхүм император Петр III белән охшашлыгы шулкадәр аз булган һәм һич әһәмияте булмаган килеш-килбәте <…>».
а) Казан төбәге халыкларының Степан Разин хәрәкәтендә катнашуы.
б) «Казан сугышы».
в) Җангали башкүтәрүе.
г) «Чирмеш сугышы».
1 |
2 |
3 |
4 |
|
|
|
|
а) химия
в) постау (сукно) җитештерү
г) тире эшкәртү
В5. Вакыйгаларны һәм аларның даталарын бер-берсе белән туры китерегез.
Беренче баганадагы һәр позициягә туры килгән икенче баганадагы позицияне табыгыз һәм сайланган цифрларны таблицада аларга туры килгән хәрефләр астында язып чыгыгыз.
|
ВАКЫЙГАЛАР |
|
ДАТАЛАР | |||
А) |
Калка елгасында бәрелеш |
1) |
1236 ел | |||
Б) |
Болгарның монголлар тарафыннан тар-мар ителүе |
2) |
1223 ел | |||
В) |
Аксак Тимернең Алтын Урдага яулары |
3) |
1382 ел | |||
Г) |
Туктамыш ханның Мәскәүне алуы |
4) |
1391, 1395 еллар | |||
|
|
|
| |||
1 |
2 |
3 |
4 | |||
|
|
|
|
|
КАЗАНЫШЛАР |
|
ГАЛИМНӘР | |||
|
1) азык-төлек ресурслары комиссиясе 2) синтетик каучук җитештерү 3) кетгут җитештерү
|
|
А) Г.Х.Камай Б) Л.И.Орбели В) И.В.Курчатов Г) Б.А.Арбузов | |||
1 |
2 |
3 |
| |||
|
|
|
|
ВАКЫЙГАЛАР: ДАТАЛАР:
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
6 |
|
|
|
|
|
|
1 |
2 |
3 |
4 |
|
|
|
|
1 |
2 |
3 |
4 |
|
|
|
|
– 1743 елда Казан губернасында туган, Алтын Урда чорыннан билгеле Багрим морза токымы.
– Кече яшьтән «фәнгә чиктән тыш һәвәслек» күрсәтә, әмма аңа Казан гимназиясен тәмамлау насыйп булмый, Петербургка китәргә мәҗбүр була.
– 1773 елда Е.Пугачевны «тоту» максатында Казанга килә.
– Россия тарихына «рус шагыйрьләре атасы» буларак керә.
– Аның хөрмәтенә Казанда бронза һәйкәл куела.
– Туган шәһәренә багышлап шигырь яза, ул шундый сүзләр белән тәмамлана: «Туган якның төтене дә безгә татлы һәм кадерле».
Җавап: ____________________________________
Барлык җавапларны 1нче номерлы җаваплар бланкына теркәргә онытмагыз |
Бу бүлекнең биремнәренә (С1-С7) җаваплар өчен биремнәрдән соң калдырылган махсус урыннарны файдаланыгыз. Җавапларыгыз аңлаешлы язылган булсын |
Тарихи чыганаклардан өзекләрне укыгыз һәм С1-С3 биремнәренә кыскача җавап бирегез |
Документтан өзекне укыгыз һәм куелган сорауларга җавап бирегез:
«Советларның VIII съезды билгеләп үткәнчә, культура революциясе бурычларын үтәү юнәлешендә яңалифкә күчү алга таба хәлиткеч адым булып тора. Артта калган, техник яктан камил булмаган, урта гасыр калдыкларына бәйле гарәп алфавитын алыштыра торган яңа алфавитка күчү тирән сәяси һәм мәдәни әһәмияткә ия. Яңалиф хезмәт ияләренең тиз арада социалистик интернациональ мәдәнияткә катнашуларын тәэмин итә һәм татар халкының культура дәрәҗәсе үсешен тизләтергә мөмкинлек бирә.
Татар эшче-крестьян массалары һәм татар интеллигенциясе, яңалифнең революцион әһәмиятен аңлап, тулысынча яңа алфавитны кертү ягында булдылар, буржуаз-милли элементлар басымы астына эләккән, яңалиф хәрәкәтенә каршы торучы интеллигенциядән катгый рәвештә баш тарттылар. Тиз арада җәелеп, яңалиф хәрәкәте татар хезмәт ияләренең массакүләм революцион хәрәкәтенә әйләнде».
С4 – С7 биремнәре төрле эшчәнлек төрләрен күздә тота: тарихи вакыйгаларның һәм күренешләрнең гомуми характеристикасын күзаллау (С4), тарихи фаразларны һәм бәяләмәләрне карау (С5), тарихи ситуацияләрне анализлау (С6), чагыштыру (С7). Әлеге биремнәрне үтәгәндә, һәрбер сорауның тәгъбиренә игътибарлы булыгыз. |
ХХ гасыр башында хөкүмәт көнчыгыш халыклары мәгарифе мәсьәләләре буенча мөһим киңәшмә үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча Н.И.Ильминский системасына уңай бәя бирелде. Бу система беренче тапкыр кайчан, кайсы өлкәдә һәм нинди максатларда кертелгәнлеген языгыз. Ул халыкның кайсы категорияләренә кагылган? Ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләгән?
Дәүләт тарафыннан аның рәсми кабул ителүенең икедән ким булмаган сәбәбен атагыз.
Аның татар халкы тарихында тоткан роле хакында икедән ким булмаган карашны китерегез.
Уртак (икедән ким булмаган) һәм аермалы (өчтән ким булмаган) сыйфатларын билгеләгез.
Уртак
_______________________________________________________
_______________________________________________________ | |
Аермалы | |
… |
… |
|
|
|
|
|
––––– |
––––– |
|
А1-А33. Һәр биремгә бары тик берсе генә дөрес булган 4 варианттагы җаваплар тәкъдим ителә
23 09 2014
1 стр.
Лар өчен махсус төзелгән әлеге программа абитуриентларның татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәптә алган белемнәрен барлау, билгеле бер эзлеклелеккә салу, аларны тулыландыру ма
12 10 2014
1 стр.
Анган, тарих фәне буенча дәүләт стандарты федераль компоненты таләпләре, тр фән һәм Мәгариф министрлыгының №7931, 16 октябрь, 2009 ел “Тарих һәм иҗтимагый фәннәрне укыту турында”гы
24 09 2014
1 стр.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча вәкаләтләр гамәлгә ашыручы махсус компетенциядәге Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкар
14 12 2014
1 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын ук
12 10 2014
3 стр.
Участок уполномоченные полиция капитаны Н. К. Нигматуллинның Яңа Кенәр авыл халкы алдында 2012 ел эш нәтижәләре буенча хисап җыелышы беркетмәсе
15 10 2014
1 стр.
Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының аерым нигезләмәләре белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга граҗданка О
15 10 2014
1 стр.
Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм системага салу
06 10 2014
1 стр.