Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

2012 ел, 24 октябрь, 902 нче

карары белән расланды




Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм

коммуникацияләр агентлыгы турында

нигезләмә

1. Гомуми нигезләмәләр


1.1. Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (алга таба – Агентлык) матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча вәкаләтләр гамәлгә ашыручы махсус компетенциядәге Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы (Татарстан Республикасы ведомствосы) булып тора.

1.2. Агентлык үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы законнарына, Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президенты указларына һәм боерыкларына, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына һәм боерыкларына, шулай ук бу Нигезләмәгә таяна.

1.3. Агентлык үз компетенциясе чикләрендә теләсә нинди оештыру-хокук рәвешендәге һәм теләсә кайсы ведомствога караган предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итә.

Агентлык үз эшчәнлеген федераль дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлектә гамәлгә ашыра.

1.4. Агентлык юридик зат була, аның үз мөстәкыйль балансы, банк учреждениеләрендә хисап исәбе һәм башка исәпләре, үз исеме язылган һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәтләнгән мөһере бар.

1.5. Агентлыкның кыскартылган исеме – Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

1.6. Урнашкан урыны (юридик адрес): 420097, Казан шәһәре, Академическая урамы, 2 нче йорт.
2. Агентлыкның бурычлары
2.1. Агентлыкның төп бурычлары түбәндәгеләр:

Татарстан Республикасының мәгълүмат киңлеген үстерү һәм камилләштерү;

республиканың төрле оештыру-хокук рәвешендәге басма һәм электрон (эфир) массакүләм мәгълүмат чараларын, шул исәптән медиабазар субъектлары өчен тигез шартлар һәм мөмкинлекләр тәэмин итүче «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – медиабазар) үстерү максатыннан чыгып, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыру механизмнарын эшләү;

матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә максатчан программалар эшләү, формалаштыру һәм тормышка ашыру;

республика мәгълүмат ресурсларын эшчәнлекнең билгеләнгән өлкәсендә формалаштыруны һәм куллануны тәэмин итү;

дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту эшен яраштыру өчен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек итү;

массакүләм коммуникацияләрнең үз эшчәнлекләрен үзләре җайга сала торган институтларын формалаштыруда ярдәм итү.
3. Агентлыкның функцияләре
3.1. Агентлык матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыру өчен җаваплы.

3.2. Агентлык түбәндәгеләр белән үзара хезмәттәшлек итә:

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы белән – түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

социаль-икътисадый программалар эшләү (01.01) <*>;

Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмат ресурсларын формалаштыру белән идарә итү (01.15.01) <*>;

Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы белән – түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

бюджет процессы (Татарстан Республикасы һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары бюджеты) белән идарә итү (01.02.1) <*>;

бюджетара мөнәсәбәтләрне җайга салу (01.02.3) <*>;

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән – хезмәтне саклау белән идарә итү функцияләрен гамәлгә ашырганда (01.13.02) <*>;

Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән - гражданнар оборонасы, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (02.01) <*>;

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән - түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашырганда:

Татарстан Республикасы милкендәге күчемсез мөлкәттән (биналардан, корылмалардан), транспорттан, җиһазлардан, мәдәни мирас объектларыннан файдалану белән идарә итү (01.07.01) <*>;

--------------------------------

<*> Кодны билгеләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 ел, 2 май, 220 нче карары белән расланган Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары функцияләре кодификаторы буенча.
Татарстан Республикасы милкендәге акцияләр (өлешләр) пакетыннан файдалану белән идарә итү (01.07.02) <*>;

Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы белән - Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының нормалар язу эшчәнлеген яраштыру һәм хокукый тәэмин итү (шул исәптән Татарстан Республикасы норматив хокук актлары проектларының федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына туры килү-килмәвен тикшерү) функциясен гамәлгә ашырганда (02.04.01) <*>;

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән – мәгълүматлаштыру белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (01.15) <*>;

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән – шәһәр төзелеше белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (01.05) <*>;

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән – табигый ресурслардан файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (01.06) <*>;

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән – авыл хуҗалыгы белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (03.02) <*>;

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән – билгеләнгән тәртиптә транспорт комплексы белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (03.03) <*>;

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы белән – сәламәтлек саклау белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (04.02) <*>;

Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы белән – мәдәният (шул исәптән сәнгать, кинематография, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм аннан файдалану), төрле дини берләшмәләр арасында үзара аңлашуны һәм түземлелекне ныгытуга булышлык күрсәтү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу функциясен гамәлгә ашырганда (04.03) <*>;

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән – физкультура, спорт, туризм өлкәсендә идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (04.04) <*>;

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән – мәгариф белән идарә итү функциясен гамәлгә ашырганда (04.05) <*>;

Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары белән эшчәнлекнең билгеләнгән өлкәсендә;

федераль башкарма хакимият органнары белән – эшчәнлекнең билгеләнгән өлкәсендә.

3.3. Агентлык үз компетенциясе чикләрендә түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

социаль әһәмияткә ия булган телерадиопрограммалар, социаль әһәмияткә ия булган басма массакүләм мәгълүмат чараларын, социаль рекламаны да кертеп, мәгълүмат һәм нәшрият проектларын эшләүгә, таратуга дәүләт заказын формалаштыру, социаль әһәмияткә ия булган һәм милли әдәбият бастырып чыгару (китап бастыру), дәүләт заказын тормышка ашыруда катнашучы массакүләм коммуникацияләр субъектлары санын арттыру, бу максатларга бүлеп бирелә торган бюджет акчасыннан нәтиҗәле файдалану;

законнарда билгеләнгән тәртиптә массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт ярдәме күрсәтү, оешмаларның Татарстан Республикасы мәгълүмат киңлеге инфраструктурасын камилләштерү, республикада мәгълүмат технологияләре базарын үстерү, Татарстан Республикасының бөтен территориясендә гражданлык җәмгыятен формалаштыруда массакүләм мәгълүмат чараларының ролен арттыру, халыкка җиткерелә торган мәгълүматның сыйфатын һәм оперативлыгын арттыру, Татарстан Республикасының ике дәүләт теле тигез хокуклы булуны тәэмин итү чыгымнарын финанслау, электрон (эфир) массакүләм мәгълүмат чараларының социаль әһәмияткә ия булган продукциясен җитештерү һәм (яки) тарату, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә социаль әһәмияткә ия булган сайтлар ачу һәм аларга ярдәм итү, басма массакүләм мәгълүмат чараларының социаль әһәмияткә ия булган продукциясен җитештерү һәм (яки) тарату, тиражлау чыгымнарын каплау;

Татарстан Республикасында массакүләм мәгълүмат чараларының, нәшриятларның һәм полиграфия предприятиеләренең матди-техник базасын үстерү программаларын эшләү һәм тормышка ашыру;

республика милкендә булган эшләнгән һәм эфирга чыккан телерадиопрограммалар, тапшырулар, фонограммалар, әдәби әсәрләр һәм бүтән басма массакүләм мәгълүмат чаралары фонды белән идарә итү турындагы карарларны гамәлдәге законнар нигезендә кабул итү;

интернет-ресурсларны һәм медиабазарның башка субъектларын, барлык милек төрендәге мәгълүмат һәм реклама агентлыкларын, нәшриятларны, полиграфия предприятиеләрен кертеп, Татарстан Республикасында массакүләм коммуникацияләрне, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм китап бастыруны оештыру һәм аларны үстерүдә катнашу;

республиканың мәгълүмат ресурсларын формалаштыру һәм алардан файдалану;

республиканың максатчан, фәнни-техник һәм инновацион программаларының һәм проектларының дәүләт заказчысы функцияләрен гамәлгә ашыру;

устав капиталларында Татарстан Республикасы милке өлеше булган хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм тикшерү органнарында дәүләт мәнфәгатьләрен яклау;

электрон массакүләм мәгълүмат чаралары аудиториясен исәпләүне һәм басма массакүләм мәгълүмат чаралары тиражларын анализлауны оештыру;

социологик сорашулар һәм тикшеренүләр оештыруга һәм үткәрүгә заказ формалаштыру;

Агентлыкның мобилизация әзерлеген тәэмин итү, шулай ук оешмаларның мобилизация әзерлеге буенча эшчәнлеген тикшерүдә тоту һәм яраштыру;

Агентлык аппараты хезмәткәрләрен һөнәри әзерләүне, яңадан әзерләүне, аларның квалификациясен күтәрүне һәм стажировкасын оештыру;

Агентлык эшчәнлеге барышында җыелган архив документларын туплау, саклау, аларның исәбен алып бару һәм алардан файдалану эшләрен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә гамәлгә ашыру;

Агентлыкны тоту һәм Агентлыкка йөкләнгән функцияләрне тормышка ашыру өчен каралган Татарстан Республикасы бюджеты акчасы белән баш эш итүче һәм аны алучы функцияләрен гамәлгә ашыру;

медиабазар һәм массакүләм коммуникацияләр субъектларына консультатив, методик һәм бүтән ярдәм күрсәтү, шул исәптән кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү системасын камилләштерү;

гражданнарны кабул итүне гамәлгә ашыру, гражданнарның телдән әйтелгән һәм язма мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм тулысынча карап тикшерүне тәэмин итү, алар буенча карарлар кабул итү һәм гариза бирүчеләргә гамәлдәге законнарда билгеләнгән вакыт эчендә җавап бирү;

үз компетенциясе нигезендә федераль башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, Россиянең һәм чит илләрнең башка органнары һәм оешмалары белән төзелгән шартнамәләрнең, килешүләрнең һәм ачык-хокукый характердагы башка актлар реестрын алып бару;

ел саен, 1 февральгә кадәр, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча махсус дәүләт органына коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында хисап кертү;

эшчәнлекнең билгеләнгән өлкәсендә федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясе Президентының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең, Татарстан Республикасы Президентының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокук актлары белән күздә тотылган башка вәкаләтләр.

3.4. Агентлык заказчылар – Агентлыкның ведомство буйсынуындагы «Республика Татарстан» газетасы редакциясе» һәм «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениеләре өчен заказлар урнаштыру (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен заказны үзәкләштереп урнаштыруны оештыру мәсьәләләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Дәүләт сатып алулары идарәсен оештыру турында» 2006 ел, 15 сентябрь, 469 нчы карарына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер актлары үз көчен югалткан дип санау хакында» 2008 ел, 28 август, 615 нче карары белән расланган Татарстан Республикасының дәүләт ихтыяҗлары өчен үзәкләштереп сатып алына торган товарларның, заказ бирелә торган эшләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең детальләштерелгән исемлеге буенча заказ урнаштырудан тыш) функцияләрен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора.

4. Агентлыкның хокуклары
Агентлык, күрсәтелгән вәкаләтләрне тормышка ашыру максатларыннан чыгып, түбәндәгеләргә хокуклы:

конгресслар, конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештырырга;

үз компетенциясе чикләрендә юридик һәм физик затларга аңлатмалар бирергә;

фәнни һәм башка оешмалар, экспертлар һәм белгечләр җәлеп итәргә;

эшчәнлекнең билгеләнгән өлкәсендә яраштыру, киңәшмә һәм эксперт органнарын (советлар, комиссияләр, төркемнәр, коллегияләр) төзергә.
5. Агентлык эшчәнлеген оештыру
5.1. Агентлыкны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты указы белән вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә торган җитәкче җитәкли.

Агентлык җитәкчесе Агентлыкка йөкләнгән функцияләрнең үтәлеше өчен шәхсән җавап бирә.

5.2. Агентлык җитәкчесе:

Агентлык эшчәнлегенә бер үзе хәл итү нигезендә гомуми җитәкчелекне гамәлгә ашыра һәм Агентлыкка йөкләнгән функцияләрнең үтәлеше өчен шәхсән җавап бирә;

федераль хакимият органнарында, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында, шулай ук оешмалар белән үзара хезмәттәшлек иткәндә гамәлдәге законнар нигезендә Агентлык исеменнән эш итә;

эшчәнлекнең билгеләнгән өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча хокук актлары проектларын билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каравына кертә;

үз компетенциясе чикләрендә боерыклар һәм башка актлар чыгара, аларның үтәлешен тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыра;

үзенең урынбасарлары һәм Агентлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре арасында вазыйфалар бүлә;

Агентлык сметасын Татарстан Республикасы бюджетында аны финанслауга каралган акча чикләрендә раслый;

Агентлыкка оператив идарә хокукында беркетелгән мөлкәттән файдалана, банкларда хисап исәпләре һәм бүтән исәпләр ача;

Агентлык хезмәткәрләрен билгеләнгән тәртиптә эшкә ала һәм эштән азат итә, вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, аларга карата дисциплинар җәза һәм бүләкләү чараларын куллана;

хезмәт, гражданлык-хокук шартнамәләре, шулай ук килешүләр, дәүләт контрактлары төзи.



Агентлык исеменнән ышанычнамәдән башка гына эш итә, аның мәнфәгатьләрен яклый, гамәлдәге законнар нигезендә аның мөлкәте һәм акчасы белән эш итә, ышанычнамәләр бирә.
6. Агентлык мөлкәте
6.1. Агентлыкка оператив идарә хокукында беркетелгән мөлкәт Татарстан Республикасы дәүләт милке булып тора һәм Агентлык балансында күрсәтелә.

6.2. Агентлык тарафыннан булдырыла торган мәгълүмат ресурслары Татарстан Республикасы милке булып санала.

Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы турында нигезләмә Гомуми нигезләмәләр Республика

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча вәкаләтләр гамәлгә ашыручы махсус компетенциядәге Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкар

120.1kb.

14 12 2014
1 стр.


2011 елда республика статистика күзәтүенең түбәндәге формалар исемлеге

«Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хәйрия эшчәнлеге турында мәгълүмат»

27.77kb.

08 10 2014
1 стр.


Президентская республика полупрезидентская республика парламентская республика

По рекомендации главы правительства президент назначает других членов правительства

40.06kb.

01 10 2014
1 стр.


Программа Гомуми тарих курсын, Россия тарихы курсын һәм Татарстан тарихы курсын үз эченә ала

Анган, тарих фәне буенча дәүләт стандарты федераль компоненты таләпләре, тр фән һәм Мәгариф министрлыгының №7931, 16 октябрь, 2009 ел “Тарих һәм иҗтимагый фәннәрне укыту турында”гы

167.08kb.

24 09 2014
1 стр.


Республика Узбекистан Официальное название — Республика Узбекистан (узб. O'zbekiston, Ўзбекистон). Территория

Республика Узбекистан расположена в центре евразийского материка, в междуречье Амударьи и Сырдарьи. Граничит с Казахстаном, Киргизией, Таджикистаном, Туркменистаном, Афганистаном

378.92kb.

25 12 2014
1 стр.


Татарстан республикасының СӘламәтлек саклау министрлыгы турында нигезләМӘ

Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләренә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, Татарстан Республикасы Президенты указларына һәм боерыкла

331.56kb.

16 12 2014
1 стр.


Программа международного детского Саммита «Межнациональный диалог в поликультурном пространстве» Девиз Саммита: «Инициатива, творчество, поиск»

Вильнюса (Литовская Республика), Белостока (Республика Польша), Гомеля (Республика Беларусь), Гродненского региона; представители государственных органов и общественных объединений

44.97kb.

02 10 2014
1 стр.


Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека

Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре

82.85kb.

15 10 2014
1 стр.