Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1



РАСЛЫЙМ


Россия эчке эшләр министрлыгынын

Арча районы буенча булеге житәкчесе

полиция полковнигы

______________ А.Р. Багавиев

« » 2013 ел
Участок уполномоченные полиция капитаны Н.К.Нигматуллинның Яңа Кенәр авыл халкы алдында 2012 ел эш нәтижәләре буенча хисап җыелышы беркетмәсе
15 сәгать 00 минут 05 февраль, 2013 ел
Катнаштылар:

-Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Ә.Галимуллин;

- Яңа Кенәр авыл жирлеге башлыгы Р.Ә.Фәхретдинов;

- Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы булегенең полиция житәкчесе урынбасары полиция подполковнигы Л.А. Мингазов;

- участок уполномоченные Н.К.Нигматуллин ;

- авыл халкы - 50 кеше.


2 көн тәртибе: участок уполномоченные полиция капитаны Н.К.Нигматуллинның Яңа Кенәр авыл халкы алдында 2012 ел эш нәтижәләре буенча хисабы
Жыелыш барышы:

  • Яңа Кенәр авыл жирлеге башлыгы Р.Ә.Фәхретдинов чыгышы.

  • Участок уполномоченные Н.К.Нигматуллин чыгышы.

  • Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Ә.Галимуллин чыгышы.

Хәерле көн хөрмәтле президиум һәм жыелышта катнашучылар!

Мине күпләрегез белә инде, шулай булса да мин үзем белән таныштырып китәсем килә, Нигматуллин Нил Камбил улы, полиция капитаны, участок уполномоченные булып 2008 елдан бирле Яңа Кенәр авыл җирлегендә хезмәт күрсәтәм. Хәзер кыскача гына Сезне Арча эчке эшләр бүлегенең еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтим. 2012 елда районда 254 җинаять теркәлде, бу узган 2011 ел белән чагыштырганда – 22,7% ким.
Әйтеп үтәргә кирәк, кайбер җинаятьләр артты:


  • Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр- 16.7% ка 6 җинаяттән 7 гә.

  • Үтерүләр- 25% ка 4 җинаяттән 5 кә.

  • Автомототранспорт урлау- 100% ка 0 дән 1 гә.

  • Мөлкәтне ут төртеп яндыру- 30% ка 0 дән 1 гә.

Узган елдагыча калды:



  • Авыр тән җәрәхәте ясаудан үлү очрагы- 1.

  • Көчләүләр- 1.

  • Квартиралар талау – 1.

Шулай ук кимеде:



  • Урлаулар- 27,7% ка 148 дән 100 гә.

  • Складлардан, кибетләрдән һәм башка сәүдә нокталарыннан- 58% ка 12 дән 5 кә.

  • Талаулар- 14,3% ка 7 дән 6 га.

  • Юлбасарлык- 100% ка 1 дән 0 гә.

  • Квартиралар талау- 100% ка 1 дән 0 гә.

  • Законсыз рәвештә автомототранспорт үзләштерү 28,6% ка 7 дән 5 кә.

2012 нче елда безнең Яңа Кенәр авыл жирлегендэ 10 җинаять булды.

Җинаятьләр арасында шуларның 5 се урлау, 2 се тән җәрәхәте ясау, 3 кеше хуҗалыгына рөхсәтсез керү очрагы теркәлде.

Барлыгы -25 беркетмә язылган. Шуларның 15 жәмәгать урыннарында спиртлы эчемлеклар эчеп исереп йөрүчеләргә, 5 се вак хулиганлык кылучыларга, 5 се җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланучыларга.

Шәхсән минем тарафтан, төрле административ тәртип бозучыларга карата 20 беркетмә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга 15 беркетмә төзелде.

Участокта җинаятьләрне булдырмау, тәртип бозуларны киметү максатыннан, төрле профилактик эшләр алып барыла. Төрмәләрдән срокларын бетереп кайткан, шартлы рәвештә чыгарылган кешеләрне гел тикшереп торам. Шулай ук суд тарафыннан шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләрне күзәтәм.

Хезмәт күрсәткән участокта көнкүрештә килеп чыккан авыр җинаятьләрне булдырмау максатыннан зур гына эш алып барыла.

Юл - транспорт халәкәтләрен кисәтү максатыннан, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы машина хуҗаларына административ беркетмәләр төзелә.

Хәзерге вакытта урамнарны, капка төпләрен чиста тоту буенча зур эш алып барыла, урамга чүп-чар, юынтык сулар түккән өчен, капка төпләрендә кирәкмәгән агач һәм башка төрле төзелеш материаллары саклаганга, шулай ук йөрмәгән һәм кулланылмаган автомототранспортны тотканга – жаваплылык каралган.

Җинаять ясарга этәргеч булып безнең һаман да эчүчелек кала. Алар тарафыннан ясалган җинаятьләр эле һаман да югары дәрәжәдә. Бу тарафтан эчүчелек белән шөгыльләнүче кешеләр белән берөзлексез профилактик эшләр алып барыла. Алар полиция булегендә учетта торалар. Яңа Кенәр авыл җирлегендә яшәүче 6 эчкече кеше учетта, аларны тикшереп, сөйләшүләр алып барам.

Бу өлкәдә мина Яңа Кенәр авыл җирлегендә оештырылган җәмәгать советы зур ярдәм күрсәтә. 2012 елнын 12 аена 12 утырыш үткәрелде. Анда хокук бозучы 12 кеше эше каралды. Җәмәгать советы әгъзәләре белән берлектә полиция бүлегендә профилактик учетта торучы 12 кеше тикшерелде.

Хәзергесе вакытта явызларча спиртлы эчемлек кулланучылар белән эш алып бару авыр, чөнки бу категория гражданнары өчен махсус биналар юк ителде, алмашлык табылмады.

Районда яшәүче кайбер кешеләр өйләреннән кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булган спиртлы эчемлекләр сатып, халыкны эчертәләр һәм агулыйлар. Сатучыларны тоткан очракта, аларга карата җинаять эше кузгатылачак. Шул унайдан җинел генә табыш алырга телэучелэрне жавапка тарту, ә аларның клиентларын үзлеренең сәламәтлеген саклау турында кисәтәсем килә.

Бигрәк тә борчу тудыра - район территориясендә мөгезле эре терлекләрне урлау очраклары. Мондый очраклар җирлектә 1 булды: Вамин –Мәрҗани хуҗалыгының Яңа Кенәр бүлекчәсендә. Бу җинаятьләр берләшкән группа тарафыннан эшләнә, аларның терлекне йөртү өчен автотранспортлары, урнаштыру урыны, урланган терлеккә алдан әзерләп куелган документлары була. Полиция тарафыннан берничә тапкыр мөгезле эре терлек урлаган Иске Масра авылы кешесе тотылды һәм жавапка тартылды.

Бу җинаятьләрне булдырмау максатыннан, минем тарафтан төннәрен мөгезле эре терлек тораклары һәм анда торучы каравылчылар тикшерелә, хужалык җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барыла.

Үземнең чыгышымда экстремизмны профилактикалау турында тукталып китәсем килә. Бүгенге көндә терроризм җәмәгать куркынычсызлыгынын иң мөһим проблемаларның берсенә әйләнде, көннән - көн ул төрле күренешләрдә кешеләрнең тынычлыгына күбрәк яный, сәяси, икътисади һәм мораль зыян китерә, халыкка көчле психологик йогынты ясый, бер гаепсез кешеләрнең гомерен өзә. Халыкны күпләп юк итү өчен, террористлар террорчылык актларын халык күп булган урыннарда эшлиләр. Бу аларның төп максатлары.

Терроризмга каршы көрәш алып бару - эчке эшләр министрлыгы өчен төп мәсъәлә булып тора. Моны Чистай, Норлат, Биектау районында булган вакыйгалар дәлилли, бу усаллык безнен җөмһүрияткә тирәнрәк кереп бара. Бүгенге көндә Татарстан мофтие Илдус Фәизов һәм аның урынбасары Вәлиулла Якуповка карата эшләнгән җинаятьләр күрсәтә, явыз көчләр үз башларын күтәрә һәм безнең җәмгыятькә каршы чыга. Безгә, безнең районыбызда, терроризм һәм экстремизм - бездә була торган әйберләр түгел, бездә барсы да әйбәт диеп, уйларга түгел. Хәзерге вакытта, барыбызга да, бердәмлектә, бар көчебезне туплап, хакимият органнары, халык белән, җәмәгать куркынычсызлыгын кирәкле тәртиптә саклап калырга кирәк.

Әмма полиция көчләре белән генә, барлык кирәк чараларны үткәрү мөмкин түгел. Күбесе халыктан торачак.

Кеше аңларга тиеш: бердәм булып кына без үзебезнең тынычлыкны саклап кала алачакбыз. Бар туган шик: таныш тугел кеше, машиналар буенча, тәртип саклаучы органнарга җиткерелергә тиеш. Вакытлыча яшәргә килүчеләр, халык белән аралашмыйча яшәүчеләр, кемгә чит яктан еш килүчеләр бар, безнең аерым күзәтүдә булырга тиеш.

Соңгы вакытта Татарстанда телефон аша алдау очраклары ешайды. Аферистлар күп очракта яклаучысыз кешеләрне — пенсионерлар, инвалидлар, балигъ булмаган яшьтәге балаларны сайлыйлар. Мәсәлән, үзләрен полиция хезмәткәрләре дип танытып, туганнарын җинаять җаваплылыгыннан алып калу өчен акча сорыйлар, кыйммәтле бүләкләр уйнатылуы, хезмәтләргә түләү, товар, дизель ягулыгы өчен алдан түләү мөһимлеге, сыйфатсыз дарулар өчен компенсация турында телефон аша СМС-хәбәрләр тараталар. Телефон кулланмыйча алдап йөрүче мошенниклар җитәрлек. Алары кредитлаштыру өлкәсе, багу, бозым чыгару, юл-транспорт хезмәтләре күрсәтү, хезмәтләргә түләү, төрле юллар белән автотранспорт үзләштерү (шул исәптән кредит килешүләрен рәсмиләштерү) белән бәйле. Социаль хезмәткәрләр булып йөреп җинаять кылучылар да җитәрлек. Мәсәлән, мобиль элемтә операторының техник ярдәм күрсәтү хезмәте хезмәткәре булып элемтә сыйфатын яхшырту өчен яңа хезмәт тоташтырырга тәкъдим итәләр. Моның өчен абонентка әйтеп торып код җыярга тәкъдим итәләр. Ә бу, чынлыкта, абонент исәбеннән явызлык кылучылар исәбенә телефон өчен акча күчерүнең бер юлы. Яки явызлык эшләүче мобиль элемтәсе операторының, шул ук техник ярдәм күрсәтү хезмәткәре булып абонентның үзләрен кисәтмичә, төрле операцияләр башкаруы (вакытында түләмәве, кисәтмичә роуминг хезмәтеннән файдалануы, тариф планын үзгәртүе) турында әйтә һәм экспресс-түләү картасы алып, аның кодын әйтеп, билгеле күләмдә штраф түләргә куша.

Кайбер гражданнар туганнарын тикшерергә яраталар. Моны да мошенниклар үз файдаларына кулланалар. Телефон аша шалтыратып, туганнарын полиция хезмәткәре тоткарлавы, аны “коткару” өчен акча түләргә кирәклеге турында хәбәр җиткерү очраклары да бар. Акча тапшыру юлларын да алар үзләре хәл итә.

Бозым чыгару, акча алыштыру, юк кына әйбер калдырып бурычка акча алып тору, арзан бәядән товарлар тәкъдим итү кебек очраклар артык ышанучы кешеләрне уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин.

Шуңа күрә игътибарлы булыгыз. Дөреслегенә инанмыйча, телефон аша таныш булмаган кешеләрдән алынган хәбәрләргә ышанмагыз. Туганнарыгызга шалтыратыгыз, белешегез — шиклелек сезне алданудан коткарырга мөмкин. Таныш түгел кешеләргә исем-фамилиягезне әйтергә ярамый. Паспорт мәгълүматларын бигрәк тә. Сезгә әйтеп торган цифрлар җыелмасы белән буш СМС-хәбәрләр җибәрмәгез. Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре сездән бервакытта да ПИН-код сорамый. Алтын әйберләр, көнкүреш техникасын да арзанлылыгына кызыгып алырга ашыкмагыз. Оялмагыз, танышлар, туганнар, күршеләрегездән сорашыгыз, чын бәясен белергә тырышыгыз. Күз тию, бозым чыгарырга теләүчеләргә дә белешми, аңлашмый ышанмагыз.

Безне шулай ук борчыганы - балигь булмаганнарның җинаять эшләүләре һәм закон бозулары. Бу очракта безнең, олыларның да да гаебе бар. Ата –аналарның балаларына карата игътибарлары кими бара. Безнең тарафтан районда һәрдаим профилактик рейдлар уздырыла. Шушы рейдлар вакытында мәктәп укучыларының закон бозу очраклары да булды. 7 яшүсмергә спиртлы эчемлек кулланганы өчен беркетмә төзелде. Алар полиция идарәсенә учетка куелалар, профилактик эш алып барыла. Мин әти-әниләрдән сорар идем: балаларны кичке сәгать 10 нан соң урамда йөртмәскә, аларны күздән югалтмаска, вакытларын ничек һәм кем белән уздырулары турында кызыксынып торырга.

Пожар куркынычсызлыгы борчый. Һәр кеше газ җиһазларын һәм электр приборларының төзеклеген тикшереп торсын, каралты-кура тирәсендә чуп - чар якмасын. Яшь балаларга ут белән уйнамаска кирәклеген кисәтеп торырга, аларны кузәтүсез калдырмаска.

Балаларны ныграк эшкә җигеп, аларның энергияләрен спортка һәм сәнгатькә юнәлдереп, кулга –кул тотынып эшләгәндә, безнең барыбызның да күңелләр тыныч булыр, яшьләребезне дә тайгак юлдан саклап калырбыз.

Соңгы вакытта хөкемәтебез дә, президент та хокук саклау органнарына күбрәк йөз белән борылдылар. Полиция участок пунктлары барлыкка килде. Штаттан тыш полиция хезмәткәре, дружинникларны яңадан кайтару буенча, шулай ук район хакимиятенең булышуы бик нык сизелә. Шуңа да хокук саклау органнарына эшкә күңелен биргән егетләр күбрәк килсен иде. Җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш – барыбыз өчен дә кирәк.

Тармак җитәкчеләрен, белгечләрне һәм авылның башка укымышлыларын җәмәгать тәртибен сакларга ныграк игътибар бирүләрен сорар идем.

Минем чыгышым шушының белән тәмам, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сорауларыгыз булса җавап бирәм.



Сораулар булмады.


  1. Участок уполномоченные Н.К.Нигматуллинның чыгышы кабул ителде.

  2. Участок уполномоченные Н.К.Нигматуллинның эшен канәгатьләнерлек дип танырга.


Беркетмәне алып барды: И.Р.Ахметзянов

Россия эчке эшләр министрлыгынын Арча районы буенча булеге житәкчесе полиция полковнигы

Участок уполномоченные полиция капитаны Н. К. Нигматуллинның Яңа Кенәр авыл халкы алдында 2012 ел эш нәтижәләре буенча хисап җыелышы беркетмәсе

97.14kb.

15 10 2014
1 стр.


«Каралган» «Килешенгән»

Арча районы Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча ди-ректор урынбасары

230.9kb.

09 09 2014
1 стр.


Арча районы ИскеКырлай төп гомумбелем мәктәбе Укучының социаль паспорты

Моны таләп итә торган һөнәрләр ярамый: зур физик көч куеп эшләү, зиһен белән эшләү, климат ягыннан кыен шартларда эшләү, югарыда, эшләү режимы үзгәрүчән эш, аерым торышта булуга, б

39.75kb.

09 09 2014
1 стр.


Арча районы Иске кырлай төп гомумбелем бирү мәктәбе Укытучылар: Ситдикова Ф. Х
86.37kb.

12 10 2014
1 стр.


А. Р. Багавиев 2013 год Участковый уполномоченный полиция капитаны Р. Г. Рахимзяновнын Яна Кырлай авыл жирлеге халкы алдында 2013 елнын беренче квартал эш курсэткечлэре буенча отчет
227.55kb.

25 12 2014
1 стр.


«полиция и общество»

Израиле около 70 000 волонтеров, добровольно помогающих полиции в работе с обществом. Израильская полиция осуществляет надзор за соблюдением закона в духе основных ценностей госуда

51.7kb.

28 09 2014
1 стр.


“Туган як” Чүпрәле районы

Халыкта “Икмәк бар нәрсәдән өстен” дигән әйтем бар. Ә ул җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен район буенча барлыгы 34 мең гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп алырга кирәк

34.54kb.

13 12 2014
1 стр.


Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча Дүртенче Республика конкурсы II тур Эшне башкару буенча күрсәтмәләр

А1-А33. Һәр биремгә бары тик берсе генә дөрес булган 4 варианттагы җаваплар тәкъдим ителә

184.57kb.

23 09 2014
1 стр.