Арча районы Иске кырлай төп гомумбелем бирү мәктәбе
Укытучылар: Ситдикова Ф.Х.
Фазлиева И.В.
2009 ел
Укытучы: Кадерле ата-аналар һәм хөрмәтле кунаклар! Бездә бүген зур бәйрәм. Без үзебезнең иң якындустыбыз - Әлифба белән саубуллашырга җыендык. әлифба бәйрәме –ул укучыларның үткән эшенә йомгак ясау ул.
Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәя төзергә, шигырьләр , җырлар, әйтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә өйрәнделәр.
Хөрмәтле ата- аналар! Бүген сезнең өчен дә зур бәйрәм. Балаларыгызның ирешкән уңышларындә сезнең дә өлешегез бар.
(әлифба тотып 1 укучы “Әлифба” шигырен сөйли)
1 укучы: Бүген без дә зур бәйрәм
Һәммәбез дә шат безнең
Соңгы битен укыдык
Кичә Әлифбабызның
2 укучы: Без бит хәзер һәммәбез дә
Укый – яза беләбез
Моның өчен Әлифбага
Бергә:Бик зур рәхмәт, диябез.
Ямьсез тавышлар чыгарып, себеркесенә утырып, артына куллары бәйләнгән балаларны ияртеп, Убырлы карчык керә. Балалар ә, л, и, ф, б, а хәрефләре булып киенгәннәр.
Укытучы:Убырлы карчык нишләп, нишләп болай ямьсезләнеп килеп кердең әле? Бездә бүген Әлифба бәйрәме. Ә син безнең бәйрәмебезне бозарга йөрисең.
Убырлы: менә шуңа күрә килдем дә инде мин. Бу балаларны Шүрәле алып китеп адаштырган. Ярый минем йортыма килеп чыктылар. Карап – карап тордым да, болардан башка бәйрәмегез барып чыкмас төсле. Тик кулларын чишә алмадым. Табышмакларның җавапларын белсәгез, иптәшләрегезне коткарырсыз.
1.татлы булса да алма түгел.
Сары булса да, лимон түгел.
Җылы яклар да үсә
Кабыгын әрчеп аша (әфлисун)
2.Юл хәрефеннән язылсам, мин – чәчәк,
Баш хәрефтән язсагыз, мин кызга әйләнәчәк. (Лилия)
3.Һәрчак кирәк өстәлдә
Безгә куәт өстәргә. (ипи)
4.җылы якларда яши,
Авыр йөкләрдә ташый. (Фил)
5.Без – без безелдәп
Кортлар җыялар мине
Салкын тиеп авыртканда
Дәвалыйм мин сине. (Бал).
6. Син йоклагач, тәрәзә артында
Елмаеп карый сиңа. (Ай)
(Балаларның куллары чишелә. Алар Әлифба схзен ясап тезелеп басалар.)
Укытучы: Рәхмәт сиңа Убырлы карчык! Без сине бик явыз дип йөри идек, син мәрхәмәтле дә була беләсең икән. Теләсәң, бәйрәмебез дә кал.
Убырлы: Юк, балалар, миңа урманыма китәргә кирәк. Бәлки тагын берәрсенә ярдәмен тияр. Сау булыгыз!
Балалар: Сау бул әбекәй!
3 укучы: Әлифбам өйрәтте
Хәрефләр танырга
Тукталып тормыйча,
Гел алга барырга.
4 укучы: Хәрефләр диңгезе
Чайкалды каршымда
Хәрефләр бер төсле
Тоелды барсы да.
5 укучы:Аларны танырга
Әлифбам булышты.
Шәп укый алырлар
Диеп ул тырышты.
6 укучы:Һәр көн бер авазның
Исемен белдек без,
Сузыкка, тартыкка
Аларны бүлдек без.
7 укучы: Сузыкны җырладык,
Туган тел көенә,
Ә тартык сузылмый,
Җырламый һич кенә.
8 укучы: Ана сүзен һәммәбез дә
Яратабыз, сөябез
Шуңа күрә “А” хәрефен
Беренче өйрәнәбез
9 укучы: “Ә” хәрефе дә сөйкемле,
Чакырып тора безне.
Әни белән рәттән куям
“Әтием ” дигән сүзне.
10 укучы: “И” хәрефеннән башлана
“Илем” дигән матур сүз.
Туган илнең бик бәхетле
Уллары, кызлары без.
1 укучы: Унга кадәр санарга
Өйрәтте безне апа.
“У” хәрефе – уңган хәреф,
“У” ны һәркем ярата.
2 укучы: “Н” хәрефе наратта бар,
“На” дигәндә дә кирәк.
Безнең кебек малайларның
“На” димәгәне сирәк.
3 укучы: Дуслык дигән олы сүзне
Язабыз “Д” белән
Дуслар булса, дөнья ямьле
Икәнлеген мин беләм.
4 укучы: Тартма төсле “ Т” хәрефе,
Шулай калдырдым истә.
Тырманы ат итеп йөрдем
әле бүген мин төштә.
5 укучы: Татарларның баш шәһәре
Казан “К” дан башлана.
Үзенә чакырып тора
Казан дигән башкала
6 укучы: Сөекле Әлифбам!
Әйләндең чын дуска,
Тик безнең арада
Вакытың бик кыска.
7 укучы: Әлифба, без сине
Онытмабыз бер дә.
Иң якын дус булып
Калырсың күңелдә.
8 укучы: син алга таба да
Киңәшче булырсың,
Җиткерәбез сиңа
Рәхмәтнең олысын.
Бергә: Рәхмә сиңа, Әлифба!
Сау бул Әлифба!
9 укучы: Туган телдә аңлашабыз,
Әкиятләр сөйлибез.
Бигрәк матур, бигрәк назлы
Безнең татар телебез.
10 укучы: Бөек Тукай шигырьләрен
Язган татар телендә.
Тукай шигырьләрен укып
Шатланабыз без көндә.
1 укучы: Су анасын ,Шүрәлене
Яратып та өлгердек.
Шүрәле урманнарның
Матурлыкларын күрдек.
2 укучы: Урманда озатып йөрдек
Сарык белән Кәҗәне
Йөрәкләрне сихерләде
Тукай әкиятләре.
Залга Шүрәле керә:Ә-ә-ә! Менә кайда икән болар! Мин мең бәләләргә очрый-очрый аларны урлап йөрим, ә Убырлыминем үземне алдап киткән.
У-у. Мин аны тотып алсаммы! Кытыклап үтерәм! (кытыклаган кыяфәт чыгара ) Кая әле, бариакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алый бераз.
Укытучы: Чү, чү Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар. Синең турындагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң. Син җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең. Ризамы?
Шүрәле: Риза! Һи, мин беләмгән нәрсә юк ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!
1сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?
Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар! Солдатлар!
Укытучы: Белмәдең шул. Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!
Балалар:Алфавит!
2 сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе) һәм ь (нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?
Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.
Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар кайсыгыз әйтә?
1 бала: ъ һәм ь аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.
Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!
Укытучы: Ягез әле, балалар күрсәтегез Шүрәле абзагызга нәрсәләр белгәнегезне.
1 уен “Лото”
А Ч р ф
О т ә й
Ы с б г
И к җ ж
Хәрефләр өстенә балалар шул хәрефтән башланган рәсемнәр куярга тиеш. Рәсемнәр: агач, орчык, ылыс, ипи, чана, тарак, сәгать, китап, ручка, әтәч, барабан, җиләк, фил, йолдыз, гөмбә, жираф.
Укытучы: Балалар, сез 1 сентябрьдә бүләккә беренче китапны – “Әлифба”ны алдыгыз. Ул сезне укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер “Әлифба ”белән саубуллашыр вакыт җитте. әйдәгез, “Әлифба”бызны бәйрәмебезгә чакырыйк.
Балалар: Әлифба, әлифба, әлифба!(залга, хәрефләр урнаштырылган машина белән кәефсез генә Әлифба керә. Кулында - Алфавит сараеннан калган истәлекле фоторәсемнәр).
Укытучы: Исәнме, Әлифба! Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.
Әлифба: (боек кына). Исәнмесез, дуслар.
Укытучы: нәрсә булды, Әлифба, нигә син болай боек?
Әлифба: Минем дустым алфавит белән күңелсезлек килеп чыкты. Күл буенда аның гаҗәеп матур сарае тора иде. Бу сарайда хәрефләр яши иде, аларның һәрберсенең үз бүлмәсе бар иде. Кинәт көчле җил чыкты, давыл купты һәм сарай җимерелде.
Укытучы: Елама, Әлифба! Без сиңа да, дустыбыз Алфавитка да ярдәм итәрбез. Шулаймы балалар? Булышабызмы?
Балалар: Булышабыз. (ике бала, Әлифбаны юатып үзләре янына утырталар)
Укытучы: Балалар, әйдәгез арбадагы хәрефләрне, бушатып, дөрес итеп төзик. Карагыз әле, хәрефләр төрле-төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән. Нигә алар төрле- төрле икән?
Балалар: кызыл тасмалар – сузыклар, парлы зәңгәр тартмалар – парлы тартыклар, яшел тасмалар парсыз тартыклар.
2 уен
“Һәр хәрефнең үз урыны”
Уенда балалар һәм өлкәннәр катнаша. Хәрефәрне алфавит тәртибендә төзү.
Укытучы: яле, Әлифба, синеңбиремеңне эшли алганбызмы, тикшер әле.
(бергәләшеп алфавитны әйтү, машина арбасына тәртип буенча төзү.)
Әлифба: (куанып) Булдырдыгыз! Барысында дөрес эшләгәнсез! Мин алфавитка шалтыратыйм әле.
(Әлифба Алфавитның номерын җыя. Кыска гудок тавышлары гына ишетелә.)
- нишләп телефонны алмый икән? әллә хәле авыраеп китте микән? Тагын бер шалтыратып карыйм әле. (Номерын җыя.)
-Алло, Алфавит, хәлләрең ничек?
- Әкренләп инде. (Хәлсез генә җавап бирә.)
- Әллә авырып киттеңме? Балалар Синең хәрефләреңне җыйдылар,килеп җит тизрәк.
- Чынлапмы? Хәзер килеп җитәм.
(музыка яңгырый, залга алфавит керә.)
Алфавит: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар! Мин сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерде. Бүгеннән һәм киләчәктә дә алар сезнең дусларыгыз булыр.
(“Туган тел” китабы булып киенгән укучы керә.)
Укытучы: Әйдә, Туган тел, рәхим ит. Түрдән уз.
Әлифба: Сез хәрефләрне яхшы беләсез, бу бездә ышаныч тудырды. Ә менә сез ничек итеп хәрефләрдән сүзләр төзисез икән? Менә шуны тикшереп карыйк. Мин сезгә хайваннар һәм җәнлекләр турында табышмклар әйтәм, ә сез шуларның җавапларын хәрефләрдән төзерсез.
Өстенә энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе “йомшагым ” дип сөя. (Керпе)
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярта.
Кышын сөя йокыны,
Язгачатормый ята. (Аю)
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар күзли. (Бүре)
Урманнан чыгар,корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле (Төлке)
Алфавит: Мин дә сезгә бирем әзерләдем. Менә бу сүздән яңа сүзләр табарга. Кем кыю һәм җитез? (
“Кырмыска” сүзе бирелә
)
Укытучы: Кадерле Әлифба , балаларның сиңа әйтәсе сүзләре бар.
1 укучы: Мин иртә белән мәктәпкә барам,
Беренче китап минем кулымда.
Буран булса да, мин юлны табам,
Мине өйрәтте дустым - Әлифба.
2 укучы: Шат күңел белән мәктәпкә барам,
Сабак укырга, белем алырга.
Мин хәрефләрне инде күп беләм,
Мине өйрәтте дустым - Әлифба.
3 укучы: Хәрефләр белгәч, сүзләр язармын,
Каләмем кулда, дәфтәрем алда.
Яшә, диярмен, туган Ватаным,
Мине өйрәтте дустым - Әлифба.
4 укучы: Мин үсә - үсә буйга җитәрмен,
Бәлки юлларым китәр еракка.
Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,
Сине онытмам, дустым Әлифба.
5 укучы: Хәрефләр серле-серле,
Хәрефләр тылсым – тылсым,
Тылсымлы бу хәрефләр
Һәрвакыт юлдаш булсын.
6 укучы: Хәзер инде без, дуслар,
Тылсымчылар үзебез.
Рәхәтләнеп укыйбыз
Татарның һәрбер сүзен.
7 укучы: Өйрәттең син безне
Ватанны сөяргә,
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
8 укучы: Сезнең белән хушлашканда
Дулкынланабыз.
Сау бул инде, сау бул,
Сау бул Әлифба.
Талпына безнең күңелләр,
Бер сүзне кабатлый телләр:
Барысы бергә: Мең рәхмәт, мең рәхмәт,
Кадерле Әлифба!
Әлифба: Менә безгә китәр вакытта җитте. Мин сезнең тырышып укуыгызны һәм Әлифбаны онытмавыгызны телим. Минем урынга “Туган тел ”кала. Ул сезнең дустыгыз булыр. Миннән бүләк итеп шушы китапларны алыгыз. Ул сезне белем иленә алып барыр. (Укучыларга китаплар тапшырыла).
Алфавит: Мин дә китәм, хушыгыз,
Тәртипле булыгыз,
Гел “5” кә укыгыз.
Укучыларны котлау өчен сүз әти-әниләргә бирелә. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам ителә.