“Туган як”
Чүпрәле районы
Икмәк бар нәрсәдән дә кадерле
Халыкта “Икмәк бар нәрсәдән өстен” дигән әйтем бар. Ә ул җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен район буенча барлыгы 34 мең гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп алырга кирәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июльгә район буенча барлыгы 7383 гектар җирдә урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданнарның 21,4 процентын тәшкил итә.
Шул исәптән, 4683 гектарда арпа, 1826 гектарда көзге бодай суктырылып, ашлыгы җыеп алынган. Тапшыру пункт-ларына 14629 тонна ашлык озатылган, һәр гектардан чыккан уңыш 20,5 центнерны тәшкил итә. “Цильна” җәмгыятендә арпа культурасының һәр гектарыннан–35, “Шәйморза”да–23, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы буенча 27 центнер уңыш чыга. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында 2539 гектар мәйданда эш тәмамланган инде. 2115 тонна арпа, 303 тонна борчак, 1568 тонна көзге бодай бөртекләре кабул итү пунктларына озатылган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында оештырылган сыйфат комиссиясе составында басуларга чыгып, анда барган эшләр белән таныштык. Рейдыбыз “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Элмәле һәм Зур Аксу филиалларында, “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыклары басуларында узды. Сыйфат комиссиясе тикшерүе барышында комбайннар эшләгән һәр басудагы орлыкларның дымлылыгы тикшерелде, комбайнчылар белән әңгәмәләр оештырылып, тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Без “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Зур Аксу филиалына кил-гәндә, комбайнчылар Валентин Квасов (ярдәмчесе В.Евграфов), Петр Архипов (ярдәмчесе А.Архипов), Александр Юркин (ярдәмчесе Д.Юркин), Фәрит Яфизов (ярдәмчесе Н.Яфизов) идарә иткән чит илдә эшләнгән һәм югары җитештерүчән дүрт “Нью-Холланд” комбайны 27 гектар мәйданны биләгән борчак басуында соңгы гектарларда эшне төгәллиләр иде инде.
Аннан алдагы көндә әлеге кыр корабларын берләштергән бригада 39 гектар мәйданны биләгән башка борчак басуындагы эшне тәмамлаган. Бүген исә төшке аштан соң 90 һәм 60 гектар мәйданнарны биләгән башка кырларга күчәчәкләр иде.
Зур Аксу филиалында борчак культурасы, гомумән, 210 гектар мәйданны били.
Әйтергә кирәк, “Нью-Холланд” комбайннары агрофирма басуларына үткән атналарда гына кайтарылуга һәм аларның эшчәнлеге компьютерга көйләнгән булуга карамастан, игенче-механизаторлар инде яңа техниканы үзләштерә дә алганнар һәм уңышлы гына эшләп тә киләләр. Элеккеге комбайннардан аермалы буларак, “Нью-Холланд”ларның бункерлары 7 тонна иген сыйдыруга көйләнгән һәм иген бункерларга чиста килеш эләгә, ни әйтсәң дә, заманча техника шул. Комбайннарның җитеш-терүчән эшләве игенне ашлык кабул итү пунктларына ташып торучы шоферларга да бәйле. “КамАЗ” автомобильләрен идарә итүче Ранис Дружков һәм Рамил Рәкыйпов өзеклекләргә һәм югалтуларга юл куймас өчен бар тырышлыкларын куялар.
Римма Мәүлетова
Урак алдынгылары
Мәгълүматлар 31 июльгә
“
Дон-1500”
Рифкать Хәлиуллов “Шәйморза” 6773
Ингел Җәббаров “Цильна” 6764
Рифкать Хәсәнов “Шәйморза” 5719
Илнур Мәрдиев “Шәйморза” 5200
Иршат Алимов “Цильна” 5033
Фәнис Вәлиев “Цильна” 4397
Владимир Михайлов “Чүпрәле- Азык” 1868
Виктор Сергеев “Чүпрәле- Азык” 1809
“Акрос”
Петр Маняков “Ак Барс-Чүпрәле” 2940
Михаил Чувашов “Чүпрәле-Азык” 2512
Валерий Моисеев “Чүпрәле- Азык” 2364
Николай Моисеев “Чүпрәле- Азык” 2185
Владимир Моисеев “Чүпрәле- Азык” 1746
Фәнис Садретдинов “Чүпрәле- Азык” 1623
Алексей Павлов “Чүпрәле- Азык” 1593
Иван Цыфаркин “Чүпрәле- Азык” 1424
“Нью-Холланд”
Петр Архипов “Ак Барс-Чүпрәле” 3706
Фәрит Яфизов “Ак Барс-Чүпрәле” 3006
Александр Юркин “Ак Барс-Чүпрәле” 2577
Ирек Манюков “Ак Барс-Чүпрәле” 2146
Илмас Нигманов “Ак Барс-Чүпрәле” 1574
Геннадий Фадеев “Ак Барс-Чүпрәле” 1527
Владимир Ефрейторов “Ак Барс-Чүпрәле” 1477
Айрат Җәлалов “Ак Барс-Чүпрәле” 1184
Тәлгать Исхаков “Ак Барс-Чүпрәле” 1166
“Класс-Мега”
Илгиз Миначев “Цильна” 6650
Ислам Нуртдинов “Ак Барс-Чүпрәле” 3033
Фәнис Нуртдинов “Ак Барс-Чүпрәле” 2727
Фәнис Хәйруллин “Ак Барс-Чүпрәле” 1464
Минихан Шиһапов “Ак Барс-Чүпрәле” 1412
Виктор Портнов “Ак Барс-Чүпрәле” 1080
Дмитрий Алексеев “Ак Барс-Чүпрәле” 1074
“Тукано”
Рәфикъ Шәйдуллов “Цильна” 6530
“Полесье”
Радик Төхфәтуллов “Цильна” 5730
Рамил Басыйров “Шәйморза” 4753