Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Ульянковская основная общеобразовательная школа

Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

«Рассмотрено»

Руководитель МО

_______/Развалова Т.А./

Протокол № _____от

«__» августа 2012г.

«Согласовано»

Заместитель

директора по УВР

МБОУ «Ульянковская оош»

_________/Челнокова Т.П./

«__» сентября 2012г.


«Утверждаю» Директор

МБОУ «Ульянковская оош»

_________/Челнокова Н.А./

Приказ № __от

«___» сентября 2012г.



Рабочая программа
по татарской литературе в 5 классе
Низамутдиновой Савии Тауфиковны,

учителя татарского языка и литературы

второй квалификационной категории

Рассмотрено на заседании

педагогического совета

Протокол № __от

«__» августа 2012г.
2012-2013 учебный год

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды. Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды: махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы” төзелде.

Моңа кадәр рус телендә сөйләшүче балалар татар теленең грамматик нигезләрен үзләштерү дәвамында аерым күнегүләр эшләргә, диалог һәм монологлар төзергә генә өйрәнеп килделәр. Әмма сүз сәнгатенең асыл нигезен тәшкил иткән әдәби әсәр игътибардан читтә кала килде.

Сәнгатьнең бер төре булган әдәбият белән танышу әдәби уку дәресләрендә башлана. 5-9 нчы сыйныфларда эстетик әһәмияткә ия булган күләмлерәк әсәрләрне әдәбият дәресләрендә укуны дәвам итәбез.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләре татар язучыларының иң матур әсәрләре белән танышу, аларны дөрес интонация белән, басымнарны урынлы куеп уку, аңлау, истә калдыру, аерым гыйбарәләрне, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә юнәлдерелергә тиеш. Әдәби текст баланы матур җөмләләр төзеп сөйләргә, татарча аралашуга этәрергә тиеш.

Тәкъдим ителә торган программаның максаты:



  • башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, алар гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын, ягъни уку мотивациясен көчәйтү;

  • рус телендә сөйләшүче балаларны татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләр белән таныштыру;




  • татар халкының тарихына, мәдәниятына ихтирам хисе тәрбияләү;

  • татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү;

әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

  • мәктәп баласының сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү, төрле текстларны өйрәтүнең нигезләрен аңлату;

  • баланы мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;

  • татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

  • татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтеп, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдырү;

  • тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;

  • татар телендә язылган әдәби әсәрнең моңын, аһәңен тоярга өйрәтү.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, анда иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укучыларның матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итү); аерым алып карауны талап итә торган принцип итеп коммуникативлык принцибы килеп керә, чөнки әдәбият дәресләрендә алынган белем балаларның аралашу чарасына әверелергә тиеш. Укучыларны әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү дә (аерым төркемнәргә бүленеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) үзәккә алына.

Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләгән вакытта өстенлек иҗади уку (сәнгатьле уку), репродуктив методларга бирелә. Балаларның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен эзләнү методы алына. Биредә метод һәм алымнарны төрләндерүгә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, аларның әдәби үсеш үзенчәлекләренә таяну, башка әдәбиятны кабул итү шартлары, укучыга җиткереләчәк материалның күләме, әлеге курсны үзләштерүнең максаты һәм бурычлары да йогынты ясаячак.

Төрле сәнгать вәкилләре белән таныштыру, алар турында укучыларның татарча сөйли белү күнекмәләренә ирешү – программа бурычларының берсе.

Билгеле булганча, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телендә укыту максатларының берсе – аларны язма сөйләм аша аралашырга өйрәтү. Шуңа күрә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр эшләү дә максатка ярашлы эш төре булып тора. Аларга түбәндәгеләр керергә мөмкин:



  • әсәрнең планын төзү;

  • әсәр геройлары турында үз фикереңне язу;

  • әсәрнең сюжетын үзгәртеп, яңа хикәя төзү;

  • күргән, ишеткән турында хикәяләп язу, һ.б.;

  • укылган әсәрнең эчтәлеге буенча инша язу;

  • бирелгән темага өйрәнелгән әдәби әсәр буенча сочинениеләр язу.

Гомүмән алганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын оригиналда укыта башлау татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәбият хәзинәләребезне башка халыклар арасында таратуга юл ачачак.
Укыту планында 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары”на (Р.З. Хайдарова, Р.Л. Мавлафеева. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2003) нигезләнеп төзедем. Программада 70 сәгать каралган.

5 – 9 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

  1. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

  2. Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.

  3. Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.

  4. Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучының аерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе, текстның төп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.

  5. текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.

  6. Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү.

  7. тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү, аларны сөйләмгә кертеп җибәрү. Әсәрдә аларны табу, әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләренә игътибар итү, мәгънәләрен аңлап калу.

  8. Әсәрдәге вакыйгаларны күпертеп сурәтләнгәндә, геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткшндә автор кулланган сурәтдәү чараларын (чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар, фразеологик әйтелмәләр) күрә һәм аерып алырга өйрәтү.

  9. Иҗади хикәяләр төзү: кайөсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү, күзәтү элементларын кертеп, тасвирлауны үзгәртеп сөйләүкүнекмәләрен булдыру.

  10. Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйөләү күнекмәләрен булдыру.

Тыңлап аңлау

Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү;

дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Гади җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп һәм сүзләрне җөмләдә дөрес урнаштырып, хәбәрләмә төзи белү;

җөмләләрне эзлекле урнаштырып, күренешләрне һәм вакыйгаларны тасвирлау;

лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү; яттан өйрәнелгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү.
Уку

Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне, диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап уку;

тексттагы төп мәгълүматны аерып әйтү; таныш булмаган сүзләрнең, фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү
Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:


  1. сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан төгәллеге;

  2. сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм

эзлеклелеге;

  1. сөйләмнең аңлаешлылыгы;

  2. сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге

һәм стиль бердәмлеге.

Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:




Эш төрләре

Сыйныфлар







V

VI

VII

VIII

IX

X—XI

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

2

2

3

3

3

4

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

7

8

9

10

12

14




Монологик сөйләм (фразалар саны)

8

9

10

12

14

16

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2—3 орфографик,

3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2—3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик

5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4—5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса,

6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә «2»ле куела.


Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле Төз!лмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, 7 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела. 'Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.


Укуны бәяләү

Сыйныфлар

Кычкырып уку




Сүзләр саны

V

60—65

VI

65—70

VII

75—80

VIII—IX

80—85

Х-Х1

90—95

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5—7 нче сыйныфларда — 20—30%, ә 8—9 нчы сыйныфларда 30—40% ка югарырак була.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, «5»ле куела. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2—3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела.


Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

5

70

2







11

Р.З. Хәйдәрова

2011


следующая страница>


Рабочая программа по татарской литературе в 7 классе Низамутдиновой Савии Тауфиковны

Татарстан Республикасы Дәүләт программасы нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең, икесен дә белү

265.64kb.

15 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе в 5 классе Низамутдиновой Савии Тауфиковны

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын ук

325.92kb.

12 10 2014
3 стр.


Рабочая программа по татарской литературе в 8 классе Низамутдиновой Савии Тауфиковны

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

357.6kb.

05 09 2014
3 стр.


Рабочая программа по татарскому языку в 8 классе Низамутдиновой Савии Тауфиковны

Планлаштырылган контроль дәресләр: диктантлар 7(2), сочинение 7(2), изложение 5(2), зачетлар 5, тестлар 6 сәг

579.56kb.

01 10 2014
5 стр.


Рабочая программа по татарскому языку в 5 классе Низамутдиновой Савии Тауфиковны

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

473.13kb.

12 10 2014
4 стр.


Рабочая программа по татарской литературе в 5 классе Рахматуллиной Л. А. учителя татарского языка и литературы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

280.04kb.

13 09 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 11 класса

Составитель: учитель первой квалификационной категории Загидуллина Миляуша Маратовна

288.82kb.

25 12 2014
2 стр.


Приказ № от 2011г. Рабочая программа по литературе в 6В классе
1123.6kb.

02 10 2014
5 стр.